ar
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

إظهار المزيد
1 713
المشتركون
لا توجد بيانات24 ساعات
-47 أيام
-1730 أيام
أرشيف المشاركات
Сөйләшергә өйрәндең — үстең, дәшмәскә өйрәндең — акыл керде.

Җанның гариплеге тәннең гариплегенә караганда куркынычрак.

photo content

Кирәкмәгән кешеләргә никадәр артык сүзләр әйтелгәнен артка карагач кына аңлыйсың...

Адәм баласы өч аршын җир биләр өчен гомер буе бил бөгә. Газинур Морат

Үткәнне төзәтергә тырышма. Киләчәкне бозмас өчен бар тырышлыгыңны куйсаң, күпкә яхшырак.

Кем идем димә, кем булырмын диген! Татар халык мәкале

Беркайчан беркемне тыңлама. Беркайчан беркемгә ышанма. Беркайчан беркемнән берни дә көтмә. Ал да, барысын үзең эшлә. Бу күпкә җиңелрәк.

Осталык – иң зур байлык

Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзисен уйлый башла.

Нишләп Рәсәй рәтле тормыш кора алмый? Чөнки Ватан хисе юк. Бер халык та бу илне үз Ватаны дип санамый. Зөлфәт Хәким

Кешегә пычрак атасың икән, уйла — аңарга ул барып җитмәскә мөмкин, ә синең кулыңда калачак. Омар Хайям

Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә. К. Сухомлинский

Мин моны телим. Димәк, ул булачак. Генри Форд

Миңа иртәгә дөнья бетәчәк дип әйтсәләр, мин бүген үк агач утыртыр идем. Мартин Лютер

Кешене өмет, ә өметне сабырлык яшәтә.

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. Кәрим Тинчурин

Кешенең күңелен җылыту, яшәү дәрте белән канатландыру өчен, нибары бер сүз яисә бер елмаю җитә. Елмаю теләсә нинди сугышлардан, ызгыш-талашлардан өстен. Рашат Низамиев

Безнең һәркайсыбызның да җитешмәгән ягы бар. Әмма аларның кайберләре тормышыбызны матурлый һәм аңа кабатланмас яңа төсмер өсти. Һәр кешене ул ничек бар шулай кабул итәргә һәм аның яхшы якларын күрә белергә кирәк.

Татар-башкорт халкы ул — бер бөркет. Рабит Батулла