es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 717
Suscriptores
Sin datos24 horas
-57 días
-1430 días
Archivo de publicaciones
Беркайчан да искерми торган вакыйгалар була. Шуңа да аларны "хатирә" дип атыйлар.

Һәр сәламәт хатын-кыз бала таба ала, әмма бу әле "АНА" дигән бөек исемгә лаек була ала дигән сүз түгел.

Беркайчан да бирешмә!

Вакыт җил булып уйный, болытлар булып агыла. Ә күңелдә — өметне җуясы килмәгән тынлык. Марсель Галиев

Мәктәптә безне "Әлеге мисалның чишелеше юк" дип язарга өйрәтәләр. Әмма тормыш чишелмәслек мәсьәләнең дә чишелешен таләп итә...

Бары тик кешенең гамәлләре генә аның нинди шәхес булуы һәм үзеңә карата мөнәсәбәте турында сөйли. Бары күзәтегез. Шул вакытта чынбарлыкны күрерсез. Бернард Шоу

Китап — бакча ул, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре. Каюм Насыйри

Ялгызлар — башкаларны үзләренә караганда ныграк яратырга куркучылар...

Гамәлләре сүзләре белән туры килгәндә генә кеше кадерле була.

Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын. Муса Җәлил

Кешедә БЕР генә йөрәк. Димәк, сөйгәне дә БЕР генә булырга тиеш.

Тормыш юлында иң ышанычлы компас — максат.

Үзендә нур булганнарга һәрвакыт җылы, ә кояш йөрткәннәргә һәрвакыт якты.

"ӘГӘР" — бу сүзне оныт. Тормыш — ул бүгенге көн. Бернинди "әгәр" дә, "бәлки" дә чынбарлыкны үзгәртә алмый. Бүгенге белән яшә!

Мөнәсәбәтләрдә авырлыклар чыкса, утырып сөйләшергә, таләп һәм теләкләрне тыныч кына аңлатырга, барысын да бергәләп үзгәртергә тырышырга кирәк, ә авырлыклардан куркып аерылышырга түгел. Идеаль мөнәсәбәтләр булмый.

Ялган, мең булса да, бер хаклыкны җиңә алмый. Татар халык мәкале

Яратырга акыл кирәк түгел, кешелекле йөрәк кирәк.

Теләк булса, беләк карышмый.

Аракы — акчага, тәмәке — акчага, дискотека — акчага, зина — акчага... Тәмугъ — түләүле, баручы күп! Иман — бушка, намаз — бушка, ураза — бушка! Җәннәт — бушка, ә баручы бик аз...

Һәр таштан да ут чыкмый. Шәүкәт Галиев