Дөрес сүзгә җавап юк!
Ir al canal en Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Mostrar más1 717
Suscriptores
Sin datos24 horas
-57 días
-1430 días
Archivo de publicaciones
Балаларны тәрбияләмәгез. Алар барыбер сезнең кебек булачак. Үзегезне тәрбияләгез!
Инглиз мәкале
Хатын-кызда — сул канат, ир-атта — уң канат. Алар бер-берсенә тартылса гына хыял күкләренә менә.
Нәбирә Гыйматдинова
Сүз, кош кебек, бер авыздан очса — тоттырмый. Әгәр бик күп сөйләнеп йөрсәң, аягыңа да урала.
Нәбирә Гыйматдинова
Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма.
Долли Партон
Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк.
Кәрим Тинчурин
Күңелеңдә ни үкенечләр булса да, кеше, яше арта барган саен, тыныч тормышка омтылып яши башлый.
Рафаэль Сибат
Бер кеше узса – эз кала, йөз кеше узса – юл барлыкка килә.
Чуваш халык мәкале
Туры килә торган вакыт бөтенләй дә килеп җитмәскә мөмкин. Әгәр сезнең чыннан да нәрсә дә булса эшлисегез килә икән, вакыт турында онытыгыз һәм башлагыз.
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла.
Фәнис Яруллин
Бер тамчы су җитә кайчак гөлләргә, бер җылы сүз җитә кайчак кеше күңеленә.
Бер шәмнән мең шәмне кабызып була, моңа карап кына аның гомере кыскармый. Бәхет белән бүлешкәндә дә ул кимеми.
Будда
Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач.
Шәүкәт Галиев
¡Ya disponible! Investigación de Telegram 2025 — los principales insights del año 
