en
Feedback
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Open in Telegram

«Ватаным Татарстан» газетасының телеграм-каналы. Бары тик ИҢ МӨҺИМ (һәм вакыт-вакыт кызыклы) яңалыклар һәм мәкаләләр. 📱VK: https://goo.su/4g25 📱 YouTube: https://goo.su/4g28

Show more
4 112
Subscribers
+224 hours
-37 days
-1930 days
Posts Archive
Татар Борнае авылында 63 яшьлек ир-ат буада батып үлгән. Пенсионер коенганда су астына киткән, гәүдәсен ярдан 10 метрда тапка
Татар Борнае авылында 63 яшьлек ир-ат буада батып үлгән. Пенсионер коенганда су астына киткән, гәүдәсен ярдан 10 метрда тапканнар. Су коену урыны җиһазландырылмаган булган. МЧС искәртә: коену сезоны тәмамланды, салкын суда спазмнар башланырга мөмкин.

Татарстанда урып-җыюның 80%ы төгәлләнде. Җыелган ашлык 3 млн тоннадан артык, уртача уңыш – гектардан 35,1 центнер. Саба район
Татарстанда урып-җыюның 80%ы төгәлләнде. Җыелган ашлык 3 млн тоннадан артык, уртача уңыш – гектардан 35,1 центнер. Саба районында игенчеләр белән таныштык: хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов чыгымнар күп булуга зарланса да, төп байлык – кешеләр ди. Гаиләләр бердәм эшли, яшьләр авылга кайта.

Татарстанда исемнәр модасы үзгәрә! Рамил, Илдар сирәк очрый. Популяр: Марк, Александр, Әмир, Ева, София. Сирәк сайланганнар а
Татарстанда исемнәр модасы үзгәрә! Рамил, Илдар сирәк очрый. Популяр: Марк, Александр, Әмир, Ева, София. Сирәк сайланганнар арасында Луан, Максимилиан, Златослава бар.

✏️ Профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон»га гаризалар кабул итү башланды! Мәктәп укучылары һәм студентлар! Се
✏️ Профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон»га гаризалар кабул итү башланды! Мәктәп укучылары һәм студентлар! Сезне татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT-проектлар булдыруда катнашырга чакырабыз. 🔖 Кемнәр катнаша ала? • 7–11 нче сыйныф укучылары • көллият студентлары • югары уку йортларының 1–5нче курс студентлары Катнашу нәрсә бирә? • идеяңне прототипка кадәр җиткерү мөмкинлеге • ябык инструментлардан файдалану мөмкинлеге • ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка узу мөмкинлеге 🤩 Бүләкләү фонды 600 000 сум! Җиңүчеләр үз проектларын Kazan Digital Week–2026 форумында Стартаплар аллеясында тәкъдим итә алачак. 🗓 Төп даталар • 7 сентябрьгә кадәр — гаризалар кабул итү • 11 сентябрь — катнашучыларны сайлап алу • 18–20 сентябрь — хакатон • 29–31 октябрь — җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында катнаша Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү: Гариза бирү #хакатон #татар_бу_хакатон Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз. TatSoft | @ipsanr

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын 30 август — Республика көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын 30 август — Республика көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан илнең алдынгы төбәкләреннән санала, биредә 175 милләт дус яши. Бүгенге көндә меңләгән татарстанлы СВОда Ватанны саклый.

Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артты. Республика илдә иң күп сөт савучы төбәк. Ләк
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артты. Республика илдә иң күп сөт савучы төбәк. Ләкин бәяләр борчу тудыра: шәхси хуҗалыклар өчен уртача хак — 24,54 сум. Кайбер районнарда август башыннан бәяне ике тапкыр күтәрүчеләр дә бар, әмма фермерларга һаман да авырга туры килә.

Татарстанның дәүләт бурычы 2026 ел башыннан 24 млрд сумга кимегән. 1 августка ул 74,1 млрд сум тәшкил итте. Төп өлеше – федер
Татарстанның дәүләт бурычы 2026 ел башыннан 24 млрд сумга кимегән. 1 августка ул 74,1 млрд сум тәшкил итте. Төп өлеше – федераль бюджет кредитлары (66,4 млрд). Калган бурычны да исәптән чыгару эше бара.

Казанда хатын-кызны онлайн-кибеттә алдаганнар. Ул 15 мең сумнан артык акча күчергән, әмма товар килмәгән. Ялган сатучыны тотк
Казанда хатын-кызны онлайн-кибеттә алдаганнар. Ул 15 мең сумнан артык акча күчергән, әмма товар килмәгән. Ялган сатучыны тоткарлаганнар, ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Полиция уяу булырга чакыра.

«Ура, авылга!» проектының быелгы сезоны йомгакланды. Лагерь 17 райондагы 50+ авылны колачлады, 3 меңнән артык кеше катнашты.
«Ура, авылга!» проектының быелгы сезоны йомгакланды. Лагерь 17 райондагы 50+ авылны колачлады, 3 меңнән артык кеше катнашты. Балалар татар, удмурт, чуаш, мари мәдәнияте белән танышты, Сабантуйда булды, милли биюләр һәм көрәш өйрәнде. Марат Әхмәтов проектны уңышлы дип атады: "Балалар туган телне ярата!"

Амур өлкәсендә газ-химия комбинатындагы янгын корбаннары саны артты. 131 кеше зыян күргән, шуларның 6сының хәле авыр. Бер Кыт
Амур өлкәсендә газ-химия комбинатындагы янгын корбаннары саны артты. 131 кеше зыян күргән, шуларның 6сының хәле авыр. Бер Кытай гражданины һәлак булган, ди РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

Ка-52 вертолеты командиры, гвардия капитаны Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Ул 20 мартта СВО зонас
Ка-52 вертолеты командиры, гвардия капитаны Тимур Гыймрановка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Ул 20 мартта СВО зонасында һәлак булган. Ул Биектау районында җирләнгән һәм Татарстаннан Россия Герое исеменә лаек булган 18нче хәрби булды.

Татарстанда мәктәпләрдә тарих һәм җәмгыять белеме укыту яңара. 2028 елдан 9 нчы сыйныфлар өчен тарихтан телдән имтихан кертел
Татарстанда мәктәпләрдә тарих һәм җәмгыять белеме укыту яңара. 2028 елдан 9 нчы сыйныфлар өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәк. Бердәм дәреслекләр сатып алынган, төбәк тарихы буенча иң яхшы комплект дип табылган. Җәмгыять белеме сәгатьләре кыскартыла, бушаган вакыт тарихка биреләчәк.

2027 елда ураза 8 февральдә башлана һәм 29 көн дәвам итәчәк, аның соңгы көне 8 мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза б
2027 елда ураза 8 февральдә башлана һәм 29 көн дәвам итәчәк, аның соңгы көне 8 мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

2027 елда ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне 8 Мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
2027 елда ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне 8 Мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торалар. Рамазан аенда кич белән мөселманнар мәчетләргә таравих намазы укырга йөриләр.

Казанда «Яңа дулкын» 2.0! Халыкара яшь башкаручылар конкурсы 20-26 августта «Ак Барс Арена» янындагы New Wave Hall да узачак.
Казанда «Яңа дулкын» 2.0! Халыкара яшь башкаручылар конкурсы 20-26 августта «Ак Барс Арена» янындагы New Wave Hall да узачак. Билетлар кыйммәт, ләкин сатылып беткән: иң арзаны — 5 мең сумнан, беренче рәтләр — 110 меңгә кадәр. Сәхнәдә – Филипп Киркоров (6 концерт!), Валерий Леонтьев, SHAMAN һәм 12 илдән финалчы.

Татарстанда яңа уку елына әзерлек: 1385 мәктәпкә 511 мең укучы барачак, шуларның 44 меңе — беренче сыйныфка. 4 яңа мәктәп ачы
Татарстанда яңа уку елына әзерлек: 1385 мәктәпкә 511 мең укучы барачак, шуларның 44 меңе — беренче сыйныфка. 4 яңа мәктәп ачыла. Соңгы 5 елда мәктәпләрдә 19 янгын чыккан, сәбәбе — электр җиһазларын бозу (53%).

Депутат күп балалы гаиләләргә мәктәп формасы өчен компенсацияне федераль ярдәмгә әйләндерергә тәкъдим итте. Ул уку елы башлан
Депутат күп балалы гаиләләргә мәктәп формасы өчен компенсацияне федераль ярдәмгә әйләндерергә тәкъдим итте. Ул уку елы башланырга бер ай кала түләнергә тиеш.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. 16нчы тапкыр уздырыла торган чарада республик
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. 16нчы тапкыр уздырыла торган чарада республика Язучылар берлеге әгъзалары, яшь авторлар катнашты. «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Татарстанда 2015 елдан бирле иҗтимагый киңлекләрне яңарту бара. Шушы вакыт эчендә 450 объект төзекләндерелде, моңа 29 млрд су
Татарстанда 2015 елдан бирле иҗтимагый киңлекләрне яңарту бара. Шушы вакыт эчендә 450 объект төзекләндерелде, моңа 29 млрд сум тотылды. Быел тагын 51 парк һәм скверга 2,7 миллиард сумлык эш планлаштырыла. Федераль бәйгеләрдә республика алдынгы урында тора.

Кемдер мунча себеркесен әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан кебек үләннәр кыстырып бәйли, кайберәүләр үләннәрдән генә себерке ясый.
Кемдер мунча себеркесен әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан кебек үләннәр кыстырып бәйли, кайберәүләр үләннәрдән генә себерке ясый. Гөлбадран (пижма) да бу максатта бик кулай. Әлеге үләнне чәчәк атканда җыярга кирәк. Бөтнекне исә җәй буе җыярга мөмкин: тән тиресен яшәртә, тынычландыра, сулыш юлларына уңай йогынты ясый. Ләкин организмыңны «тыңлап» кына чабыну, ягъни кан басымындагы, аллергия, сулыш юлларындагы кимчелекләрне онытмау кирәк. Шулай ук ялкынсыну вакытында, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәйгәндә чабынырга киңәш ителми.
😍 Үләнче Фирая Захарова себерке җыю серләре белән уртаклашты: https://vatantat.ru/news/ulance-firaia-zaxarova-kaen-seberkese-in-sifalysy-116665