ch
Feedback
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

前往频道在 Telegram

«Ватаным Татарстан» газетасының телеграм-каналы. Бары тик ИҢ МӨҺИМ (һәм вакыт-вакыт кызыклы) яңалыклар һәм мәкаләләр. 📱VK: https://goo.su/4g25 📱 YouTube: https://goo.su/4g28

显示更多
4 157
订阅者
无数据24 小时
-37
-2230
帖子存档
🧐 Ничек сезгә бу җыр? Ленар Шәех сүзләре, Рамил Канипов көе, ә башкара... ясалма фәһем! Аранжировкасын да ул ясаган. Фикерләрегезне языгыз әле, «тере» җырчыны алыштыра алырлык булганмы? Бу күренешкә карашыгыз нинди?

Сезнекеләр дә өлгерәдер? 😊
+1
Сезнекеләр дә өлгерәдер? 😊

📣 Гаилә ипотекасы шартларын үзгәртү көзгә кадәр кичектерелде Россиядә 1 июльгә билгеләнгән гаилә ипотекасы программасы шартларын үзгәртү вакыты кичектерелә.

📣🧐 Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел
📣🧐 Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум 👇🏻 https://vatantat.ru/news/21-iunales-buenca-rais-granty-alu-momkinlege-bar-116566

Чәчкәдән ялкауларча сметанник рецепты ☺️

🔥 Татарстанда күп балалы гаиләләргә 100 мең сум түләячәкләр

📌 Халык сыерлар кысыр калудан да зарлана, моның сәбәпләрен нидә күрәсез? Чыннан да, бүген бу – авылларда иң нык борчыган про
📌 Халык сыерлар кысыр калудан да зарлана, моның сәбәпләрен нидә күрәсез? Чыннан да, бүген бу – авылларда иң нык борчыган проблема. Сыерлар үгез сорамый, капланмый. Моның өчен аның сәламәтлеген тиешенчә кайгыртырга кирәк. Минем гел әйтә торган сүзем: бер кулың белән сыерның җиленен тартасың икән, икенчесе белән авызына да каптырырга кирәк. 40–50 шәр литр сөт бирә торган сыерлар бар. Мул сөтне эшкәртер өчен генә дә сыер организмында никадәрле эш башкарыла, ул бер заводны хәтерләтә. Шуңа күрә кирәкле матдәләр җитмәгәнлектән, организмның эшчәнлеге бозыла. 💬 Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина белән ӘҢГӘМӘ 👇🏻 https://vatantat.ru/news/mal-tabiby-tanzila-gyibadullina-ilenen-tartasyn-ikan-avyzyna-da-sal-116456

😍 Журналист, «Татмедиа» холдингының медиа директоры Алсу Исмәгыйлева хаҗ сәфәреннән кайтты. Аның белән Мәккәдә ниләр күрүе, изге юлга чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Ә менә аннан кайткач, күңел чисталыгын ничек сакларга? 👇🏻 https://vatantat.ru/news/zurnalist-alsu-ismagyileva-xa-turynda-kaitkanga-nica-kon-uzsa-da-kunel-makkada-kaldy-116110

😍 «Татар радиосы» казанлыларны һәм башкала кунакларын KazanMall террасасында булачак татар дискотекасына чакыра Әгәр кичегез
😍 «Татар радиосы» казанлыларны һәм башкала кунакларын KazanMall террасасында булачак татар дискотекасына чакыра Әгәр кичегезне яраткан алып баручылар һәм артистлар белән бергә уздырасыгыз килә икән, 25 июньдә 20:00дә KazanMallга килегез. Бу кичтә сезнең өчен Сиринә Зәйнетдинова, Рәдиф Зарипов, Ильдар Әхмәтов, DAVLYAN, DJ Ali чыгыш ясаячак. Кичәне Илнар Хөсәенов алып бара. Керү ирекле. Яшь чикләве 12+

🤩 Арча районының Урта Сәрдә авылында 3 көндә 4 егет армия сафларыннан кайткан Алмаз, Дәниф, Ильсаф һәм Альбертны әти-әниләре
+1
🤩 Арча районының Урта Сәрдә авылында 3 көндә 4 егет армия сафларыннан кайткан Алмаз, Дәниф, Ильсаф һәм Альбертны әти-әниләре, якыннары һәм авылдашлары зурлап каршы алган

📣🧐 Авылда сыер, ат яки сарык, кәҗә асраучылар дәүләт ярдәмнәрен ала башлады. Узган атна ахырында документлар җыюның икенче
📣🧐 Авылда сыер, ат яки сарык, кәҗә асраучылар дәүләт ярдәмнәрен ала башлады. Узган атна ахырында документлар җыюның икенче этабын игълан иттеләр. Түләүләр тулысынча электрон форматка күчсә дә, сораулар һәм мәшәкатьләр әле дә бар. Берәүләр дәүләт ярдәменә рәхмәт укыса, икенчеләр сөт бәясе төшү аркасында, малларын күпләп киметә башлады. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, беренче этапта 16 мең шәхси хуҗалыкка 300 млн сумга якын акча күчерелгән 👇🏻 https://vatantat.ru/news/akcasy-kuca-borcuy-kala-syer-at-iaki-saryk-kaa-asraucylar-daulat-iardamnaren-ala-baslady-116315

Эштә күп хәрәкәтләнсәгез, ялда үзегезгә «берни эшләми торган көн» оештырыгыз. Ә инде эш көннәрендә күпчелек компьютер янында
Эштә күп хәрәкәтләнсәгез, ялда үзегезгә «берни эшләми торган көн» оештырыгыз. Ә инде эш көннәрендә күпчелек компьютер янында утырасыз икән, киресенчә, күбрәк хәрәкәтләнегез: ешрак йөрергә тырышыгыз, зарядка ясагыз, йөзегез. Шәһәрдә дә ял итәргә мөмкин: паркка барыгыз, елга буенда пикник оештырыгыз, һичьюгында сквердагы эскәмиягә утырып ял итегез.
📌 Энергия туплап, дәртләнеп, илһамланып эшкә кире кайту өчен ничек дөрес ял итәргә? Моның нинди серләре бар? Белгечләрнең киңәшләре белән танышыйк 👇🏻 https://vatantat.ru/news/ai-koc-kuatne-torgyzu-cory-116009

Пилотсыз очкычлар һөҗүме ил икътисадына авыр югалтулар белән яный: бензин инфляциясе көчәя һәм гомуми инфляцияне алга этә. Федераль газеталар 21 июньгә каршы төндә Кырымга аеруча көчле һөҗүмнәр оештырылуын хәбәр итә. Нәтиҗәдә ярымутрауда физик һәм юридик затларның автомобильләренә ягулык салу туктатылды. Бары тик дәүләт оешмалары гына мотор ягулыгы белән тәэмин ителә. Тикшерү комитеты теракт турында эш ачты, әмма якындагы перспективада бу вазгыятьне үзгәртмәячәк.
✍️ Рәшит Фәтхрахманов яза

саклап куй, дустыңа юлла 😍 📌 Кирәк булачак: 500 г сөт өсте (33%), 500 г җиләк, 1 чәй кашыгы ванилин, 200 г куертылган сөт (
саклап куй, дустыңа юлла 😍 📌 Кирәк булачак: 500 г сөт өсте (33%), 500 г җиләк, 1 чәй кашыгы ванилин, 200 г куертылган сөт (сгущенка), 200 г шикәр пудрасы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы лимон согы.
Сөт өстен блендерда күпертәбез. Ванилин, куертылган сөт һәм шикәр пудрасы өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Катнашманы савытка тутырып, өстен азык-төлек пленкасы белән каплыйбыз да 3 сәгатькә туңдыргычка куябыз. Туңдырма шома булсын, боз бөртекләреннән тормасын өчен, һәр 30 минут саен болгатабыз. Шул арада җиләкне юып, яфракларыннан чистартабыз. Викторияне турап, шикәр комы белән катнаштырабыз һәм блендерда боламыкка әйләндергәч, 1 сәгатькә суыткычка озатабыз. Пыяла бокалга яртылаш туңдырма салып, өстенә җиләк боламыгы һәм туралган җиләк куябыз.
Тәмле булсын! ❤️

🥹 Чынга ашмый калган балачак хыялыгыз бармы? Бәлки сез балерина булырга яки нинди дә булса музыка уен коралын үзләштерергә т
🥹
Чынга ашмый калган балачак хыялыгыз бармы? Бәлки сез балерина булырга яки нинди дә булса музыка уен коралын үзләштерергә теләгәнсездер? Бәлки теш табибы булып, күп итеп акча эшләргә җыенгансыздыр? Күпләрнең бардыр ул күңелдә генә калган хыяллары. Кайбер кешеләр аларны дәвамчылары – балалары аша чынга ашырырга тырыша. Үз хыялларыңны балаңа көчләп «тагу» нәрсәсе белән куркыныч?
📌 Әлеге күренешнең сәбәпләре нинди? Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Резеда Абдулина ярдәм итте 👇🏻 https://vatantat.ru/news/davamcym-uz-xyiallarynny-balana-koclap-tagu-narsase-belan-kurkynyc-116255

Яшь узганчы... Яңа буынга яңа тормышта ни җитми? Күп вакытларын интернетта үткәрәләр, гаилә корырга ашыкмыйлар, бала тапмыйла
Яшь узганчы... Яңа буынга яңа тормышта ни җитми? Күп вакытларын интернетта үткәрәләр, гаилә корырга ашыкмыйлар, бала тапмыйлар. Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәзерге буынның «авырткан җир»ләренә төртеп күрсәтте.
‼️ Дөрес, өлкәннәр кайчак яшьләрне аңлап та бетерми. Әмма дөрес юлны бергәләп эзләү хәерле. Борчыган сорауларга җавапны белгечләр ярдәме белән табарга тырыштык👇🏻 https://vatantat.ru/news/ias-uzgancy-iana-buynga-iana-tormysta-ni-itmi-115978

📣 Кешенең холкын, хәлен һәм рухи халәтен кулыннан белеп була, ди белгечләр: – Төшенкелеккә бирелә торган кешеләрнең куллары
📣 Кешенең холкын, хәлен һәм рухи халәтен кулыннан белеп була, ди белгечләр:
– Төшенкелеккә бирелә торган кешеләрнең куллары аксыл, ә кызу кешеләрнең кызыл була. – Куллары даими салкын булганнарда анемия, гипотония, йөрәк авырулары булырга мөмкин. – Дымлы куллар организм өчен кирәкле матдәләр бүлеп чыгаручы бизләрнең тәртиптә булмавын аңлата.

🙌Суга баткан малайны коткарып премия алган Галия: – Бу вакыйгалар әле дә күз алдында тора. Ахырдан сораштым, малайлар кабарт
🙌Суга баткан малайны коткарып премия алган Галия: – Бу вакыйгалар әле дә күз алдында тора. Ахырдан сораштым, малайлар кабартыла торган матраска утырып, күлгә кергәннәр. Берсе чыккан, икенчесе суга бата башлаган. Ул күл яр буеннан ук бик тирән. Без килгәндә суга батучы малайның дусты ярдәм сорап кычкыра иде. Ә тегесенең инде хәле калмаган, ул бер бата, бер күтәрелә... 👇🏻 https://vatantat.ru/news/suga-batkan-malainy-kotkaryp-premiia-algan-galiia-uzem-turynda-uilarga-vakyt-bulmady-116242

😍 Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасы «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылучыларыбыз арасында бәйге оештырган идек. «Остаз
😍 Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасы «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылучыларыбыз арасында бәйге оештырган идек. «Остазлар» брендының матур костюмы Арчадан Алисә Ахуновага эләкте. Җиңүчебез инде бүләгенең куанычын күрә. Газетаны электән әти-әниләр укыды. Берара үзебезнең дә өйгә килде, тик соңгы елларда алдырганыбыз юк иде. Мин милли бизәкләр, киемнәр белән кызыксынам. Бәйге турында ишеткәч, газетага барып язылдым да бәхетемне сынап карарга булдым, – дип сөйләде Алисә, редакциябезгә кунакка килгәч. – Моңа кадәр дә төрле конкурсларда катнашканым булды. Сез уздырган Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйгедә дә үземне сынап караган идем. Монысының нәтиҗәсен дә бик зур түземсезлек белән көттем. «Бүләк миңа булыр», – дип, күңелем белән сизендем. Белгәч, бик нык сөендем. Шунда ук әти белән әнигә шалтыратып, сөенче алдым. Сезгә дә, «Остазлар» бренды хуҗасына да бик зур рәхмәт. 😊 Бездә бәйгеләр дәвам итә. Язылучыларыбыз арасында ЭЛЕКТР САМОКАТЫ уйнатабыз

Каз канаты каурый-каурый Таба майларга ярый 🙈 мондый майлагычны кулланасызмы әле, әллә барыгыз да пластикка күчеп беттеме? �
Каз канаты каурый-каурый Таба майларга ярый 🙈
мондый майлагычны кулланасызмы әле, әллә барыгыз да пластикка күчеп беттеме? 👇🏻