ru
Feedback
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Открыть в Telegram

«Ватаным Татарстан» газетасының телеграм-каналы. Бары тик ИҢ МӨҺИМ (һәм вакыт-вакыт кызыклы) яңалыклар һәм мәкаләләр. 📱VK: https://goo.su/4g25 📱 YouTube: https://goo.su/4g28

Больше
4 136
Подписчики
+124 часа
-77 дней
-2430 день
Архив постов
Кемдер мунча себеркесен әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан кебек үләннәр кыстырып бәйли, кайберәүләр үләннәрдән генә себерке ясый.
Кемдер мунча себеркесен әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан кебек үләннәр кыстырып бәйли, кайберәүләр үләннәрдән генә себерке ясый. Гөлбадран (пижма) да бу максатта бик кулай. Әлеге үләнне чәчәк атканда җыярга кирәк. Бөтнекне исә җәй буе җыярга мөмкин: тән тиресен яшәртә, тынычландыра, сулыш юлларына уңай йогынты ясый. Ләкин организмыңны «тыңлап» кына чабыну, ягъни кан басымындагы, аллергия, сулыш юлларындагы кимчелекләрне онытмау кирәк. Шулай ук ялкынсыну вакытында, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәйгәндә чабынырга киңәш ителми.
😍 Үләнче Фирая Захарова себерке җыю серләре белән уртаклашты: https://vatantat.ru/news/ulance-firaia-zaxarova-kaen-seberkese-in-sifalysy-116665

Дөньяда колорадо коңгызыннан да хәстәрлеклерәк зат бар микән? Әле бәрәңге чыгып та өлгермәгән, болар һәр төпкә бишәр-алтышар булып чиратка басып, көтеп торалар. Кешеләр дөньясы да шулайрак бит инде бер карасаң. Бездә дә бит талантлы, акыллы кешеләрнең туганын көтәләр. Ул туып, нәрсәләрдер эшләп, тормышны алгарак җибәрер, дип өметләнәбез бит инде. Юк икән. Монда да шул колорадо кортлары кебек теге талантның башын ашарга өметләнеп утыручылар җыела. ✍️ Марат Кәбиров яза

Әлмәндәр ролен уйнау хыялымда бар иде һәм ул тормышка ашты. Минемчә, бу образ татар драматургиясендә иң-иңнәрнең дә иңе. Монд
Әлмәндәр ролен уйнау хыялымда бар иде һәм ул тормышка ашты. Минемчә, бу образ татар драматургиясендә иң-иңнәрнең дә иңе. Монда Туфан абый тарафыннан тирән фәлсәфә салынган. Әлмәндәр карт татар халкының символы буларак яктыртылды. 30 елдан соң күпмедер вакыт тынлык булды. Ләкин татар халкы «Әлдермештән Әлмәндәр»не көтте. Шунысы да бар: син Туфан абый язган шул ук сүзләрне сөйләп йөрсәң дә, Әлмәндәр я бар, я юк. Халык аны я кабул итә, я юк. Миңа Шәүкәт абыйга охшаган дигән сүзләрне дә әйттеләр. Шалтыратып: «Тавышыңны компьютер аша үзгәртәсеңме әллә?» – дип сораучылар да булды. Юк, үзгәртмим. Премьера көнендә беренче тапкыр уйнаганда янымда Шәүкәт абый рухы очып йөргән кебек тоелды 💬 Рамил Төхвәтуллин белән ӘҢГӘМӘ 👇🏻 https://vatantat.ru/news/ramil-toxvatullin-almandar-kart-obrazyn-ale-baetasy-da-baetasy-116648

💔 Алексеевск районының Коры Көрнәле авылындагы күлдә 15 яшьлек малай батып үлә. Бик тәртипле, кешелекле, дин юлындагы бала б
💔 Алексеевск районының Коры Көрнәле авылындагы күлдә 15 яшьлек малай батып үлә. Бик тәртипле, кешелекле, дин юлындагы бала була ул. Салаватның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөя Әхмәтҗанова укучысын бик яратып сөйли: Салават бик акыллы бала иде. Әти-әнисе дә тәртипле, бик матур гаиләдә үсте. 5 сыйныфта укучы сеңлесе белән дә бик дус иделәр.Тәнәфесләрдә гел яныма керде. Мине аеруча якын итә иде. Кабинетымда үзем булмасам, “Апа, сез бик яхшы кеше” дип язу калдырыр иде… https://vatantat.ru/news/suga-batkan-salavat-turynda-ansyz-nicek-iasarbez-inde-116900

📣🧐 Россиядә күпчелек кешенең гомере йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан өзелә. Яман шешләрне дә берничә тапкыр узып, күңелсез
📣🧐 Россиядә күпчелек кешенең гомере йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан өзелә. Яман шешләрне дә берничә тапкыр узып, күңелсез рейтингны җитәкләгән бу чирләр елдан-ел яшәрә дә әле. 35–40 яшьтә булган инфарктның сәбәбе нидә? Җәй көне йөрәккә нәрсә яный? Баш авыртуын баса торган дарулар нәрсәгә китерә? Гомерне озынайта торган нинди дарулар бар? МКДЦ поликлиникасы табиб-кардиологы Данил САФИН белән йөрәк сәламәтлеге өчен көрәшергә өйрәнәбез 👇🏻 https://vatantat.ru/news/tabib-kardiolog-danil-safin-tormys-inelrak-es-azrak-bulgan-saen-kese-ocen-zyiany-da-kubrak-116871

📣 Җәен нинди коммуналь хезмәтләр өчен түләмәскә мөмкин булуы турында аңлаттылар

* Су температурасы 22 градус булган очракта, тән һәр 4 минут узган саен 100 калория (коры җирдәгегә караганда 15 тапкыр тизрә
* Су температурасы 22 градус булган очракта, тән һәр 4 минут узган саен 100 калория (коры җирдәгегә караганда 15 тапкыр тизрәк) югалта. * Ашаганнан соң кимендә 30 минут узгач кына суга керергә кирәк 📌 Йөзү буенча инструктор киңәшләре 👇🏻 https://vatantat.ru/news/iogerase-da-sikerase-da-tugel-iozu-buenca-instruktor-kinaslare-116856

⚡Татарстанда 46 кеше утырган автобус әйләнгән: 3 пассажир авыр хәлдә Бу хакта тулырак 👇 https://vatantat.tatmedia.ru/news/ta
+2
⚡Татарстанда 46 кеше утырган автобус әйләнгән: 3 пассажир авыр хәлдә Бу хакта тулырак 👇 https://vatantat.tatmedia.ru/news/tatarstanda-46-kese-utyrgan-avtobus-ailangan-3-passazir-avyr-xalda-116898

🧐 Ничек сезгә бу җыр? Ленар Шәех сүзләре, Рамил Канипов көе, ә башкара... ясалма фәһем! Аранжировкасын да ул ясаган. Фикерләрегезне языгыз әле, «тере» җырчыны алыштыра алырлык булганмы? Бу күренешкә карашыгыз нинди?

Сезнекеләр дә өлгерәдер? 😊
+1
Сезнекеләр дә өлгерәдер? 😊

📣 Гаилә ипотекасы шартларын үзгәртү көзгә кадәр кичектерелде Россиядә 1 июльгә билгеләнгән гаилә ипотекасы программасы шартларын үзгәртү вакыты кичектерелә.

📣🧐 Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел
📣🧐 Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум 👇🏻 https://vatantat.ru/news/21-iunales-buenca-rais-granty-alu-momkinlege-bar-116566

Чәчкәдән ялкауларча сметанник рецепты ☺️

🔥 Татарстанда күп балалы гаиләләргә 100 мең сум түләячәкләр

📌 Халык сыерлар кысыр калудан да зарлана, моның сәбәпләрен нидә күрәсез? Чыннан да, бүген бу – авылларда иң нык борчыган про
📌 Халык сыерлар кысыр калудан да зарлана, моның сәбәпләрен нидә күрәсез? Чыннан да, бүген бу – авылларда иң нык борчыган проблема. Сыерлар үгез сорамый, капланмый. Моның өчен аның сәламәтлеген тиешенчә кайгыртырга кирәк. Минем гел әйтә торган сүзем: бер кулың белән сыерның җиленен тартасың икән, икенчесе белән авызына да каптырырга кирәк. 40–50 шәр литр сөт бирә торган сыерлар бар. Мул сөтне эшкәртер өчен генә дә сыер организмында никадәрле эш башкарыла, ул бер заводны хәтерләтә. Шуңа күрә кирәкле матдәләр җитмәгәнлектән, организмның эшчәнлеге бозыла. 💬 Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина белән ӘҢГӘМӘ 👇🏻 https://vatantat.ru/news/mal-tabiby-tanzila-gyibadullina-ilenen-tartasyn-ikan-avyzyna-da-sal-116456

😍 Журналист, «Татмедиа» холдингының медиа директоры Алсу Исмәгыйлева хаҗ сәфәреннән кайтты. Аның белән Мәккәдә ниләр күрүе, изге юлга чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Ә менә аннан кайткач, күңел чисталыгын ничек сакларга? 👇🏻 https://vatantat.ru/news/zurnalist-alsu-ismagyileva-xa-turynda-kaitkanga-nica-kon-uzsa-da-kunel-makkada-kaldy-116110

😍 «Татар радиосы» казанлыларны һәм башкала кунакларын KazanMall террасасында булачак татар дискотекасына чакыра Әгәр кичегез
😍 «Татар радиосы» казанлыларны һәм башкала кунакларын KazanMall террасасында булачак татар дискотекасына чакыра Әгәр кичегезне яраткан алып баручылар һәм артистлар белән бергә уздырасыгыз килә икән, 25 июньдә 20:00дә KazanMallга килегез. Бу кичтә сезнең өчен Сиринә Зәйнетдинова, Рәдиф Зарипов, Ильдар Әхмәтов, DAVLYAN, DJ Ali чыгыш ясаячак. Кичәне Илнар Хөсәенов алып бара. Керү ирекле. Яшь чикләве 12+

🤩 Арча районының Урта Сәрдә авылында 3 көндә 4 егет армия сафларыннан кайткан Алмаз, Дәниф, Ильсаф һәм Альбертны әти-әниләре
+1
🤩 Арча районының Урта Сәрдә авылында 3 көндә 4 егет армия сафларыннан кайткан Алмаз, Дәниф, Ильсаф һәм Альбертны әти-әниләре, якыннары һәм авылдашлары зурлап каршы алган

📣🧐 Авылда сыер, ат яки сарык, кәҗә асраучылар дәүләт ярдәмнәрен ала башлады. Узган атна ахырында документлар җыюның икенче
📣🧐 Авылда сыер, ат яки сарык, кәҗә асраучылар дәүләт ярдәмнәрен ала башлады. Узган атна ахырында документлар җыюның икенче этабын игълан иттеләр. Түләүләр тулысынча электрон форматка күчсә дә, сораулар һәм мәшәкатьләр әле дә бар. Берәүләр дәүләт ярдәменә рәхмәт укыса, икенчеләр сөт бәясе төшү аркасында, малларын күпләп киметә башлады. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, беренче этапта 16 мең шәхси хуҗалыкка 300 млн сумга якын акча күчерелгән 👇🏻 https://vatantat.ru/news/akcasy-kuca-borcuy-kala-syer-at-iaki-saryk-kaa-asraucylar-daulat-iardamnaren-ala-baslady-116315

Эштә күп хәрәкәтләнсәгез, ялда үзегезгә «берни эшләми торган көн» оештырыгыз. Ә инде эш көннәрендә күпчелек компьютер янында
Эштә күп хәрәкәтләнсәгез, ялда үзегезгә «берни эшләми торган көн» оештырыгыз. Ә инде эш көннәрендә күпчелек компьютер янында утырасыз икән, киресенчә, күбрәк хәрәкәтләнегез: ешрак йөрергә тырышыгыз, зарядка ясагыз, йөзегез. Шәһәрдә дә ял итәргә мөмкин: паркка барыгыз, елга буенда пикник оештырыгыз, һичьюгында сквердагы эскәмиягә утырып ял итегез.
📌 Энергия туплап, дәртләнеп, илһамланып эшкә кире кайту өчен ничек дөрес ял итәргә? Моның нинди серләре бар? Белгечләрнең киңәшләре белән танышыйк 👇🏻 https://vatantat.ru/news/ai-koc-kuatne-torgyzu-cory-116009