ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Open in Telegram
Ислам турында татар телендә, аңлаешлы итеп язабыз. Сезнең сорауларга җавап бирәбез. «Хозур» нәшрият йорты.
Show more4 136
Subscribers
No data24 hours
-57 days
-2330 days
Posts Archive
4 136
4 136
4 136
«Белем алу – энә белән кое казу», – дигән ата-бабаларыбыз.
Белем алу авыр булса да, Раббыбыз аны ихлас күңеллеләргә ача. Шуңа күрә безгә, һәрвакыт җиңеллек сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Аллаһ безгә «Раббым, белемемне арттыр!» дип дога кылырга кушкан (Таһа, 114).
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 136
+7
Мөселманның байлыгы — акчада түгел. Килешәсезме?
Саклагыз, якыннарыгыз белән уртаклашыгыз.
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 136
Җомга мөбарәк булсын!
Бүгенге җомга вәгазе — әдәп һәм әхлак турында. Күркәм холык - кешене Җәннәткә алып баручы сыйфат.
🎧 Тыңлагыз, якыннарыгызга җибәрегез!
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 136
Һичшиксез, Аллаһ һәр масаеп йөргән, үзен яратучы кешене сөйми [һәм аларның бу кыланышларыннан разый булмый].
Локман сүрәсе, 18 аят.
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 136
+5
12 тәсбих — 12 савап.
Телдә җиңел. Үлчәмдә авыр.
Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез.
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА4 136
Вәгъдә бирдеңме — үтә!
Аны саклау — иман билгесе, ә вату — күңелнең зәгыйфьлеге.
Вәгъдәсендә тормаучы кеше:
▪️Үзен түбәнлеккә төшерә.
▪️Башкаларның хакларын хөрмәт итми.
▪️Ышанычны югалта.
▪️Кыямәт көнендә җавап тотачак.
ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА | ЯЗЫЛЫРГА
#ИскәртүХозур
4 136
4 136
Без Аллаһтан нидер сорыйбыз гел,
Эчтән генә теләк телибез.
Ни сорарга кирәклеген кайчак
Үзебез дә төгәл белмибез.
Кемдер сорый аннан байлык, муллык,
Бик күбебез сорый саулыкны.
Ә мин сорыйм күңел тынычлыгы,
Алыштырмас бөтен байлыкны.
Күңел тыныч булса яшәү рәхәт,
Тормыш ямьле була һәр көндә.
Бер сәбәпсез җаның бәргәләнсә,
Кояш сүнә күңел күгеңдә.
Күңел тынычлыгы бирче, Аллаһым,
Салма зинһар борчу-хәсрәткә.
Яши алсак иде гомерләрне,
Кайгы күрми, бары рәхәттә!
Гөлара Шәрипова.
📲 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
#ХозурТынычлык
4 136
Мәүлид ае ахырына якынлаша.
Шушы айда Пәйгамбәребез ﷺ турында мөмкин кадәр күбрәк белем алып калсак иде. Бу ай узганнан соң да, аның тормышы, әхлагы һәм сөннәтләре безнең көндәлек юл күрсәткечебез булып калсын иде.
Бүгенге Җомга вәгазе — «Казан Нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыповтан.
Тыңлагыз, күңелегезгә салыгыз, якыннарыгызга җибәрегез.
Бәлки нәкъ бүгенге сүзләр кемнеңдер күңеленә ачкыч булыр. 🤲
📲 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 136
Галиев мәчетендә
Җомга намазына
көтеп калабыз! 🤲
🗓 11 нче сентябрь
🕕 11.30 да
🕌 Галиев мечетендә
#ҖомгаХозур
4 136
+6
Әл-Бәкара сүрәсе, 267нче аять:
«Тапканнарыгызның иң яхшыларын [хәләлләрен] һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән [садака итеп] сарыф итегез...»
🌾 19 сентябрьдә Татарстанда Гошер көне уза. Кушылыгыз!
📲 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 136
+5
Динне өйрәнүне нинди китаплардан башларга?
«Хозур нәшрият йорты» Ислам динен өйрәнә башлаучылар өчен махсус китаплар сериясен тәкъдим итә. Алар гади телдә, эзлекле итеп язылган, игътибар иң әһәмиятле темаларга юнәлдерелгән.
🛒 Барлык китапларны huzurshop.ru
сайтыннан яки ozon.ru маркетплейсыннан сатып алырга мөмкин.
📲 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
#КитапларХозур
4 136
Дин – көчләп китерү турында түгел. Ул – йөрәккә юл табу турында.
Ә йөрәккә юл – басымнан түгел, рәхәтлектән башлана.
📲 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 136
