uk
Feedback

Не попадись на ботовода! Telemetrio знаходить і позначає такі канали мітками 👉 Хочеш бачити мітку, оформляй підписку

ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

Відкрити в Telegram

Ислам турында татар телендә, аңлаешлы итеп язабыз. Сезнең сорауларга җавап бирәбез. «Хозур» нәшрият йорты.

Показати більше
4 122
Підписники
Немає даних24 години
-37 днів
-1230 днів
Архів дописів
«Хозур нәшрият йорты» яңа, уңайлы дога җыентыклары тәкъдим итә! 📍Уңайлы, үзең белән кесәдә йортеп була; 📍Һәр брошюра - аерым очрак өчен: - Тәүбә һәм истигъфар догалары; - Көндәлек догалар; - Балаларга укый торган догалар; - Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре; - Гаилә бәхете теләп укыла торган догалар; - Авырулардан шифа сорап укыла торган догалар; - Пәйгамбәрләр догалары; - Юл догалары; - Кыенлыклар килгәндә укыла торган догалар; - Үлем белән бәйле догалар. Китапларны huzurshop.ru сайтыннан яки түбәндәге адрес буенча сатып алырга мөмкин: Казан шәһәре, Магистральная урамы, 88 йорт. Эш режимы: дүшәмбе-җомга 8:00-17:00. Элемтә өчен телефон: ☎️ +79033888633 ☎️ +79662500009 ☎️ +784332538633

Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык насыйп итсә иде! Раббыбыз кылган догаларыбызны кабул итеп, хата-гөнаһлар
Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык насыйп итсә иде! Раббыбыз кылган догаларыбызны кабул итеп, хата-гөнаһларыбызны гафу итсен иде! Тормыш юлларыбызда изге күңелле, матур уйлы кешеләр генә очрасын иде. Гайбәткә бирелгән, тәкәбберләнүче һәм башкаларга начарлык кылучылардан Раббыбыз безне ерак тотсын иде! Аллаһының чиксез рәхмәтенә һәм шушы дөньяның да, ахирәтнең дә бәхетенә һәркайсыбызга ирешергә насыйп булса иде! Әмин! @ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

Дөньядагы акча да, дан да – барысы да вакытлыча. Алар безнең белән ахирәткә бармый. Безнең белән бара торган бердәнбер нәрсә – безнең гамәлләребез. @ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

Аллаһы Тәгаләгә Аның матур исемнәре белән дога кылу – кабул булуның бер сәбәбе. 🤲 🕌 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА #КоръәнТәфсиреХозур
Аллаһы Тәгаләгә Аның матур исемнәре белән дога кылу – кабул булуның бер сәбәбе. 🤲 🕌 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА #КоръәнТәфсиреХозур

Бүгенге дөньяда тыйнак булып яшәү авыр диләр. Әмма бу чыннан да шулаймы? «Имамнан сорыйк» тапшыруында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев сезнең кыю сорауларга төгәл һәм гамәли җавап бирә: 📍 Тыйнаклык бүген комачаулыймы? 📍 Ул оялу белән бер үк нәрсәме? 📍 Балаларны тыйнаклыкка өйрәтергә кирәкме? 📍 Гаиләдә ир һәм хатын арасында тыйнаклык ничек булырга тиеш? Тулы тапшыруны үзегезгә уңайлы булган платформадан карагыз: ▶️ Rutubе ▶️ ВКонтакте #ХозурТВ

Бөтен хикмәт — проблемаларны Аллаһның сынавы итеп кабул итүдә, Аңа сыенып, Аның рәхмәтенә тәвәккәл кылуда. 🕌 ХОЗУР ДИН ТУРЫН
Бөтен хикмәт — проблемаларны Аллаһның сынавы итеп кабул итүдә, Аңа сыенып, Аның рәхмәтенә тәвәккәл кылуда. 🕌 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА Языл: ВК / МАХ / ТГ

«Мин колым Минем хакта уйлаган рәвештә һәм ул Мине искә алганда Мин аның белән бергә. Әгәр дә ул Мине эченнән генә искә алса, Мин дә аны күңелемнән искә алам. Әгәр дә ул Мине кешеләр янында искә алса, Мин аны кешеләрдән яхшырак затлар (ягъни, фәрештәләр) янында искә алам. Әгәр дә кол Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям...». Аллаһка якынлык - урында түгел, күңелдә!

Раббым, гаиләләребезне сакла, балаларыбызны итагатьле һәм тәрбияле ит. Йортларыбызга тынычлык, өйләребезгә муллык бир. Безне
Раббым, гаиләләребезне сакла, балаларыбызны итагатьле һәм тәрбияле ит. Йортларыбызга тынычлык, өйләребезгә муллык бир. Безне бер-беребезгә мәрхәмәтле кыл, күңелләребезне берләштер. 🤲

«Аллаһыма мең рәхмәтлемен, миңа әни булу бәхетен миңа бүләк иткәне өчен...».
«Дин һәм мин» тапшыруының чираттагы кунагы - дөньяны күңел күзе белән күрә белүче шәхес, танылган җырчы һәм автор-башкаручы Альбина Абрамова. Тулы тапшыруны үзегезгә уңайлы булган платформадан карагыз: ▶️ Rutubе ▶️ ВКонтакте #ХозурТВ

Авырудан савыгу өчен дога. Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез. @ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
+3
Авырудан савыгу өчен дога. Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез. @ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

Хәләл ризыкка шөкер иткән йөрәккә Аллаһ бәрәкәт ишеген ача. 🤲 Хәрамнан сакланган кешегә Аллаһ көтмәгән җирдән ризык бирә.🤲
Хәләл ризыкка шөкер иткән йөрәккә Аллаһ бәрәкәт ишеген ача. 🤲 Хәрамнан сакланган кешегә Аллаһ көтмәгән җирдән ризык бирә.🤲

Рамазан аена 4 ай калып бара. Бу айга ничек әзерләнергә? Аннары үкенмәс өчен — бүгеннән үк башлагыз. Бергәләп әзерләник. Безн
+4
Рамазан аена 4 ай калып бара. Бу айга ничек әзерләнергә? Аннары үкенмәс өчен — бүгеннән үк башлагыз. Бергәләп әзерләник. Безнең Мах-каналга язылыгыз, якыннарыгыз белән уртаклашыгыз. 👉 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

Балаларны саклау өчен догалар. Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез. @ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
+8
Балаларны саклау өчен догалар. Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез. @ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

Хаталарны төзәтү өчен беркайчан да соң түгел. Тәүбә ишекләре — һəрвакыт ачык.
Хаталарны төзәтү өчен беркайчан да соң түгел. Тәүбә ишекләре — һəрвакыт ачык.

Раббым, үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка. Дөньяда да, ахирәттә дә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Гаиләл
Раббым, үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка. Дөньяда да, ахирәттә дә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Гаиләләребезгә бәрәкәт, йортларыбызга тынычлык бир. 🤲

Җомга — гарәп телендәге «җәмәга» (җыйды, берләштерде) сүзеннән. 👉 Карусельне саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез. @ ХОЗУР ДИН
+7
Җомга — гарәп телендәге «җәмәга» (җыйды, берләштерде) сүзеннән. 👉 Карусельне саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез. @ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

Бу дөньяда яшәүнең асылы нәрсәдә? Адәм баласына нинди догада буларга кирәк? Яхшы үлем белән начар үлемнең галәмәтләре нинди? Вафат буларга торучы кеше янында нишләргә? Бу һәм башка сорауларга тулы итеп Ленар хәзрәт Хамматов “Мәңгелеккә сәяхәт» тапшыруында җавап бирә. Тулы тапшыруны үзегезгә уңайлы булган платформадан карагыз: ▶️ Rutube ▶️ ВКонтакте

«Хозур ТВ» телеканалы яңа проектлар өчен алып баручылар, катнашучылар һәм экспертлар эзли. Яшь чикләре: Өлкәннәр — 18+, Балал
«Хозур ТВ» телеканалы яңа проектлар өчен алып баручылар, катнашучылар һәм экспертлар эзли. Яшь чикләре: Өлкәннәр — 18+, Балалар — 3 яшьтән 17 яшькә кадәр. Кадрда тәҗрибә — мөһим түгел! ⚠️ 18 яшькә кадәрге кандидатлар өчен анкетаны әти-әни яки законлы вәкиле тутыра. Хозур ТВ проектларында үзеңне сынап карарга телисеңме? 📋 Сылтама аша анкетаны тутыр

Авырлыклар артыннан җиңеллек килә. Аллаһы Тәгалә вәгъдә итте 🤲 ↪️ Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез.
Авырлыклар артыннан җиңеллек килә. Аллаһы Тәгалә вәгъдә итте 🤲 ↪️ Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез.

Бүген белем бирүчеләргә һәм безне дөрес юлга юнәлтүчеләргә рәхмәт әйтү көне. Хөрмәтле укытучылар! Сезне Укытучылар көне белән
Бүген белем бирүчеләргә һәм безне дөрес юлга юнәлтүчеләргә рәхмәт әйтү көне. Хөрмәтле укытучылар! Сезне Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Белем орлыклары чәчкән изге хезмәтегез һәрчак мул уңыш бирсен! Аллаһы Тәгалә һәр укытучыга көч һәм сабырлык бирсен! 🤲 Хозур дин турында | Язылырга