ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
Kanalga Telegram’da o‘tish
Ислам турында татар телендә, аңлаешлы итеп язабыз. Сезнең сорауларга җавап бирәбез. «Хозур» нәшрият йорты.
Ko'proq ko'rsatish4 122
Obunachilar
-224 soatlar
-67 kun
-1130 kun
Postlar arxiv
4 122
«Хозур нәшрият йорты» яңа, уңайлы дога җыентыклары тәкъдим итә!
📍Уңайлы, үзең белән кесәдә йортеп була;
📍Һәр брошюра - аерым очрак өчен:
- Тәүбә һәм истигъфар догалары;
- Көндәлек догалар;
- Балаларга укый торган догалар;
- Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре;
- Гаилә бәхете теләп укыла торган догалар;
- Авырулардан шифа сорап укыла торган догалар;
- Пәйгамбәрләр догалары;
- Юл догалары;
- Кыенлыклар килгәндә укыла торган догалар;
- Үлем белән бәйле догалар.
Китапларны huzurshop.ru сайтыннан яки түбәндәге адрес буенча сатып алырга мөмкин: Казан шәһәре, Магистральная урамы, 88 йорт. Эш режимы: дүшәмбе-җомга 8:00-17:00.
Элемтә өчен телефон:
☎️ +79033888633
☎️ +79662500009
☎️ +784332538633
4 122
Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык насыйп итсә иде! Раббыбыз кылган догаларыбызны кабул итеп, хата-гөнаһларыбызны гафу итсен иде!
Тормыш юлларыбызда изге күңелле, матур уйлы кешеләр генә очрасын иде. Гайбәткә бирелгән, тәкәбберләнүче һәм башкаларга начарлык кылучылардан Раббыбыз безне ерак тотсын иде!
Аллаһының чиксез рәхмәтенә һәм шушы дөньяның да, ахирәтнең дә бәхетенә һәркайсыбызга ирешергә насыйп булса иде! Әмин!
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 122
Дөньядагы акча да, дан да – барысы да вакытлыча. Алар безнең белән ахирәткә бармый. Безнең белән бара торган бердәнбер нәрсә – безнең гамәлләребез.
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 122
Аллаһы Тәгаләгә Аның матур исемнәре белән дога кылу – кабул булуның бер сәбәбе. 🤲
🕌 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
#КоръәнТәфсиреХозур
4 122
Бүгенге дөньяда тыйнак булып яшәү авыр диләр. Әмма бу чыннан да шулаймы?
«Имамнан сорыйк» тапшыруында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев сезнең кыю сорауларга төгәл һәм гамәли җавап бирә:
📍 Тыйнаклык бүген комачаулыймы?
📍 Ул оялу белән бер үк нәрсәме?
📍 Балаларны тыйнаклыкка өйрәтергә кирәкме?
📍 Гаиләдә ир һәм хатын арасында тыйнаклык ничек булырга тиеш?
Тулы тапшыруны үзегезгә уңайлы булган платформадан карагыз:
▶️ Rutubе
▶️ ВКонтакте
#ХозурТВ
4 122
4 122
«Мин колым Минем хакта уйлаган рәвештә һәм ул Мине искә алганда Мин аның белән бергә. Әгәр дә ул Мине эченнән генә искә алса, Мин дә аны күңелемнән искә алам. Әгәр дә ул Мине кешеләр янында искә алса, Мин аны кешеләрдән яхшырак затлар (ягъни, фәрештәләр) янында искә алам. Әгәр дә кол Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаям...».
Аллаһка якынлык - урында түгел, күңелдә!
4 122
Раббым, гаиләләребезне сакла, балаларыбызны итагатьле һәм тәрбияле ит. Йортларыбызга тынычлык, өйләребезгә муллык бир. Безне бер-беребезгә мәрхәмәтле кыл, күңелләребезне берләштер. 🤲
4 122
«Аллаһыма мең рәхмәтлемен, миңа әни булу бәхетен миңа бүләк иткәне өчен...».«Дин һәм мин» тапшыруының чираттагы кунагы - дөньяны күңел күзе белән күрә белүче шәхес, танылган җырчы һәм автор-башкаручы Альбина Абрамова. Тулы тапшыруны үзегезгә уңайлы булган платформадан карагыз: ▶️ Rutubе ▶️ ВКонтакте #ХозурТВ
4 122
Хәләл ризыкка шөкер иткән йөрәккә Аллаһ бәрәкәт ишеген ача. 🤲
Хәрамнан сакланган кешегә Аллаһ көтмәгән җирдән ризык бирә.🤲
4 122
+4
Рамазан аена 4 ай калып бара.
Бу айга ничек әзерләнергә? Аннары үкенмәс өчен — бүгеннән үк башлагыз.
Бергәләп әзерләник. Безнең Мах-каналга язылыгыз, якыннарыгыз белән уртаклашыгыз.
👉 ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 122
Раббым, үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка. Дөньяда да, ахирәттә дә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Гаиләләребезгә бәрәкәт, йортларыбызга тынычлык бир. 🤲
4 122
+7
Җомга — гарәп телендәге «җәмәга» (җыйды, берләштерде) сүзеннән.
👉 Карусельне саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез.
@ ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
4 122
Бу дөньяда яшәүнең асылы нәрсәдә? Адәм баласына нинди догада буларга кирәк? Яхшы үлем белән начар үлемнең галәмәтләре нинди?
Вафат буларга торучы кеше янында нишләргә?
Бу һәм башка сорауларга тулы итеп Ленар хәзрәт Хамматов “Мәңгелеккә сәяхәт» тапшыруында җавап бирә.
Тулы тапшыруны үзегезгә уңайлы булган платформадан карагыз:
▶️ Rutube
▶️ ВКонтакте
4 122
«Хозур ТВ» телеканалы яңа проектлар өчен алып баручылар, катнашучылар һәм экспертлар эзли.
Яшь чикләре:
Өлкәннәр — 18+,
Балалар — 3 яшьтән 17 яшькә кадәр.
Кадрда тәҗрибә — мөһим түгел!
⚠️ 18 яшькә кадәрге кандидатлар өчен анкетаны әти-әни яки законлы вәкиле тутыра.
Хозур ТВ проектларында үзеңне сынап карарга телисеңме?
📋 Сылтама аша анкетаны тутыр
4 122
Авырлыклар артыннан җиңеллек килә. Аллаһы Тәгалә вәгъдә итте 🤲
↪️ Саклагыз, якыннарыгызга җибәрегез.
4 122
Бүген белем бирүчеләргә һәм безне дөрес юлга юнәлтүчеләргә рәхмәт әйтү көне.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Белем орлыклары чәчкән изге хезмәтегез һәрчак мул уңыш бирсен! Аллаһы Тәгалә һәр укытучыга көч һәм сабырлык бирсен! 🤲
Хозур дин турында | Язылырга
