en
Feedback
КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР

КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР

Open in Telegram

Официальный telegram-канал КРЯШЕНЫ - КЕРӘШЕННӘР «Туганайлар» - единственная в России газета для кряшен и о кряшенах Наш сайт – tuganaylar.ru Связаться: 8917 250 97 95

Show more
1 571
Subscribers
No data24 hours
-47 days
-1130 days
Posts Archive
🗞️«Туганайлар»🗞️ редакциясенең бүгенге коллективы белән таныштырабыз☺️ Язманы укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/t
+4
🗞️«Туганайлар»🗞️ редакциясенең бүгенге коллективы белән таныштырабыз☺️ Язманы укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/tuganailar-zurnalistlary-kerasen-gazetasyndagy-escanleklare-turynda-soilade

«Үзеңне табу, үзең булып калу — бәхет»❤️‍🔥 «Туганайлар» газетасының элекке журналисты, керәшен киеме һәм саклавыч-бизәкләре
+4
«Үзеңне табу, үзең булып калу — бәхет»❤️‍🔥 «Туганайлар» газетасының элекке журналисты, керәшен киеме һәм саклавыч-бизәкләре белгече, һәвәскәр этнограф Валентина МАКСИМОВА 8 июньдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте🎂🎉 💫Валентина Петровна — халкыбызның мирасын саклау һәм аны яшь буынга тапшыру буенча бар җанын биреп йөрүче зат❤️ ЯЗМАНЫҢ ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/valentina-maksimova-uzenne-tabu-uzen-bulyp-kalu-baxet

Бу видео бары тик хөрмәт итеп һәм яратып кына ясалды🤍 P.s. Трендлардан калышмыйбыз☺️ 🎥: Алиса Ахметшина

Питрау дусларны җыя🎶 Карендәшләрбез Елена Григорьева-Данилова, Никифор Тукмачев, Валентина Кибякова, Ольга Афонова иҗаты📝💖
Питрау дусларны җыя🎶 Карендәшләрбез Елена Григорьева-Данилова, Никифор Тукмачев, Валентина Кибякова, Ольга Афонова иҗаты📝💖 Шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/pitrau-duslarny-yia-sigyrlar

🏤Җәкәү йорты төрле як керәшеннәренең традицион костюмнарыннан фотокүргәзмә әзерләде😍 Бу — безнең үткәннәрне данлавыбыз, хәт
🏤Җәкәү йорты төрле як керәшеннәренең традицион костюмнарыннан фотокүргәзмә әзерләде😍 Бу — безнең үткәннәрне данлавыбыз, хәтерне барлавыбыз, киләчәк буынга рухи мирасыбыз✨ 🖼️Фотокүргәзмәнең максаты – традицион керәшен киемнәре культурасын саклау, актуальләштерү һәм популярлаштыру; керәшен костюмының кабатланмас бизәкләре һәм тарихы аша яшь буынны мәдәни яктан баету, аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Фотокүргәзмә керәшеннәрнең традицион киемнәрендәге җирле үзенчәлекләрнең күптөрлелеген һәм байлыгын күрсәтү, шулай ук халыкның игътибарын этник мәдәниятебезне саклау проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Керәшеннәрнең традицион киемнәре күп нәрсә турында сөйли: кешенең яше, гаилә хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны һәм киемнең функциясе. Фотокүргәзмә ачылачак: 🗓Көне: 14 июль 🕰Вакыты: 15:00 сәгатьтә 📍Урыны: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк. Ул, 2027 елның 30 апреленә кадәр эшләячәк. Аның мәдәни үзәкнең эш сәгатьләрендә Худякова урамы, 11 йорт буенча килеп карарга мөмкин😍

Әлмәт районының Кәләй авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, гаиләләренә ярдәм итү актив алып барыла❤️🙏 Тулырак: h
+1
Әлмәт районының Кәләй авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, гаиләләренә ярдәм итү актив алып барыла❤️🙏 Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kalailelar-maxsus-xarbi-operaciiadage-egetlarga-iardam-azerli-uzlarena-ial-da-oestyra

🎭Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган 🎞
🎭Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган 🎞«Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика финалы узды🙌 Бу матур бәйрәмнең кунаклары булып 🏡Кызыл Баран авылыннан 💞Анисимовлар гаиләсе катнашты, алар Татарстанның бай гаилә традицияләре мирасы белән танышу мөмкинлеге алдылар👏 Бу хакта тулырак: http://tuganaylar.ru/news/xabarlar/krbarannan-anisimovlar-respublikakulam-gaila-festivalenda-katnasty

Котлыйбыз!💐 Бүген Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының идарә члены, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә бүлек җитәкч
+4
Котлыйбыз!💐 Бүген Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының идарә члены, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә бүлек җитәкчесе Ирина МУЛЛИНАның туган көне!🎂🎉 Хөрмәтле Ирина Айдаровна!💫 Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Җаваплы эшегездә уңышлар, яңа үрләр! Якыннарыгыз һәрвакыт яныгызда булсын, хатын-кыз һәм әни бәхете, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!💗 Сез һәрвакытта матур, зәвыклы, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле һәм ярдәмчел. Гомерегез бүгенге кояшлы җылы рәхәт көн кебек булсын!☀️ Яратып һәм хөрмәт итеп "Туганайлар" редакциясе коллективы❤️

⛪️Иртәнге ашларыбыз өчен Ходайга тау итеп, Җир-Анага да шифалы яңгырлар (күктәге дәүләтен) җибәрүен сорыйк! Ашаганнан соң әйт
⛪️Иртәнге ашларыбыз өчен Ходайга тау итеп, Җир-Анага да шифалы яңгырлар (күктәге дәүләтен) җибәрүен сорыйк! Ашаганнан соң әйтелә торган бу иман да шуны искәртә: Эй Аллабыз Христосъ! Жирдяге дяӱлятеҥ белян туйдырганыҥа Сиҥа тау итябез, Кюктяге дяӱлятеҥнян дя безне буш калдырма. Эй Коткарыучы, ӧйрянеӱчеляреҥ уртасына килеб, аларга тынычлык биргян кюк, безгя дя килеб, безне коткар!

«Жырак әбиебездә Җөридә тәбикмәк белән сыйланабыз!» - дип карендәшебез Лидия Нуриева шушы җәмле фотоны безгә юллады💌 Мария һ
«Жырак әбиебездә Җөридә тәбикмәк белән сыйланабыз!» - дип карендәшебез Лидия Нуриева шушы җәмле фотоны безгә юллады💌 Мария һәм Таисия😍🧿 Хәерле иртәләр, карендәшләр! Сезнең дә иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!☕️

Тугрылык өчен — ⚜️затлы шкатулка⚜️ Мамадыш шәһәрендә 47 ел тату гомер кичергән туганнарым 💞Римма һәм Виктор Гоубновларның га
Тугрылык өчен — ⚜️затлы шкатулка⚜️ Мамадыш шәһәрендә 47 ел тату гомер кичергән туганнарым 💞Римма һәм Виктор Гоубновларның гаилә тормышы тирә-яктагыларга, Владимирда һәм Атиязда яшәүче авылдашларына да үрнәк булды🙌 ✉️Лидия ПАСЫЕВА язмасы: https://tuganaylar.ru/news/xater-xatira/tugrylyk-ocen-zatly-skatulka

Через годы и расстояния: Татарстан и Сибирь встречаются на Питрау🤝❤️‍🔥 ✍️Юлия ГУБИНА На празднике Питрау, прошедшем в селе
+4
Через годы и расстояния: Татарстан и Сибирь встречаются на Питрау🤝❤️‍🔥 ✍️Юлия ГУБИНА На празднике Питрау, прошедшем в селе Комаровка Казачинско-Пировского муниципального округа Красноярского края, побывали и гости из Татарстана. Впечатлениями от тёплой встречи на сибирской земле делимся в нашем материале. Читать статью: https://tuganaylar.ru/news/novosti/cerez-gody-i-rasstoianiia-tatarstan-i-sibir-vstrecaiutsia-na-pitrau

Сылу кызлар халкыбызның чәчәкләре, Кызларыбыз халкыбызның киләчәге. Исегезгә төшерәбез! “Туганайлар”ның ВКонтакте төркемендә 👑"On-line кряшен чибяре"👑 номинациясе өчен тавыш бирү башланды! Бу номинациядә кызларның җиңүе бары тик сездән тора🙌

Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәменнән фоторепортажны карагыз😍 Сылтама (ссылка): https://vk.ru/album-11373411_31140
+9
Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәменнән фоторепортажны карагыз😍 Сылтама (ссылка): https://vk.ru/album-11373411_311406620

9 июль — ⛪️Алла Анасының Тихвин тәресе көне. Бу — Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме. Иртән иртүк Тихвин чиркәве бар
+3
9 июль — ⛪️Алла Анасының Тихвин тәресе көне. Бу — Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме. Иртән иртүк Тихвин чиркәве бар керәшеннәрне келәүгә җыйды❤️ Келәү чиркәү-керәшен телендә булды. Аны Казан духовная семинариясе ректоры, протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде. Бәйрәмгә керәшен священникларының күбесе җыелган иде. Алар — Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчерин, Яр Чаллы шәһәренең «Неупиваемая Чаша» настоятеле протоиерей Владимир Иванов, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов һәм башкалар. Келәү барышында, певчийларга кушылып, храмдагы бар халык «Ышанамын» иманын җырлады. Халык та шактый җыелган иде, берпгәләп келәү иттеләр. Келәүдән чыгучылар Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур көч куйган, күп еллар анда настоятель булган отец Павел Павловның ишегалдындагы кабере янында да тукталдылар. 📸 Алиса Ахметшина фотолары

Теләкләр чынга ашканда✨ «Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы 💫Алиса АХМЕТШИНА кичектереп килгән теләген тормышка ашыр
Теләкләр чынга ашканда✨ «Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы 💫Алиса АХМЕТШИНА кичектереп килгән теләген тормышка ашырган❤️‍🔥 Ул Мәскәүдәге ⛪️Покров ставропигиаль хатын-кызлар монастырена, Изге Матрона янында булып кайтты🙌 «Тормыш юлымда Изге Матрона Московскаяның кайчан килүен төгәл әйтә алмыйм. Аның тәресе, аңа багышланган китапның, иманнарның миңа ничек килеп эләгүен дә хәтерләмим. Ниндидер бер могҗиза белән килде алар. Шунысын тәгаен беләм, Изге Матрона мине ярдәменнән ташламады, аның булышуын һәрвакыт тойдым» ЯЗМАНЫ УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/telaklar-cynga-askanda

Акчага күмеләсе урынга, кәгазьгә күмелеп утырабыз😆
Акчага күмеләсе урынга, кәгазьгә күмелеп утырабыз😆

Янып, пешеп язерләдек бу саныбызны!😍🗞 Сез көттегезме, туганайлар?!🤗 🌸Июль аеның беренче санына анонс:🌸 https://tuganayla
+2
Янып, пешеп язерләдек бу саныбызны!😍🗞 Сез көттегезме, туганайлар?!🤗 🌸Июль аеның беренче санына анонс:🌸 https://tuganaylar.ru/news/r-kershen-ortyna-tuganaylar/iiul-aenyn-berence-sanyna-anons-1783515776

8 июльдә Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә❤️🫶 💬«Без дә бүген бу матур традицияне дәвам итеп, авыл
+3
8 июльдә Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә❤️🫶 💬«Без дә бүген бу матур традицияне дәвам итеп, авылдашларыбызга ак ромашкалар бүләк иттек, аларның йөзләренә елмаю өстәргә тырыштык. Алабуганың Олы Шүрнәк авылында үрнәк булырлык гаиләләр бик күп, алар – безнең горурлыгыбыз: 💞Татьяна Васильевна һәм Николай Яковлевич Каишевлар – 45 ел буе гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә булган хөрмәтләрен саклап яшәүче пар. Алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп, бүген балаларының, оныкларының кадерле кешеләре булып, тигезлектә гомер кичерәләр. 💞Елена Николаевна һәм Валерий Яковлевич Каишевлар да – 40 ел дәвамында иңне-иңгә куеп, тормыш юлының барлык сынауларын бергә җиңеп килүче, авылыбызның хөрмәтле кешеләре. 💞Ирина Александровна һәм Валерий Николаевич Даниловларның да 20 еллык бердәмлеге сокландыра. Аларның гаиләсе – үзара аңлашу, киңәшләшеп яшәү һәм чын мәхәббәт үрнәге. Без авылыбызның һәр гаиләсенә чиксез бәхет, йортларына иминлек, җан тынычлыгы һәм ныклы сәламәтлек телибез. Бер-берегезне саклагыз, яратыгыз һәм кадерләгез!», – мәдәният йорты хезмәткәре Роза Роева.

⛪️Просфора ашар һәм арыу су эчәр алдыннан әйтелә торган иман: Эй Ходай Аллам, Синеҥ бу арыу бӱлягеҥ: просфора, Синеҥ арыу сыу
⛪️Просфора ашар һәм арыу су эчәр алдыннан әйтелә торган иман: Эй Ходай Аллам, Синеҥ бу арыу бӱлягеҥ: просфора, Синеҥ арыу сыуыҥ минем жазыкларым кичерелер ӧчӧн булсын, уйым жактырылыр ӧчӧн, жанымнын да тянемнен дя кӧчӧ ныгайыр ӧчӧн, жанымнын да тянемнен дя тазалыгы ӧчӧн, халсезлекляремне дя, няпесляремне дя бетерер ӧчӧн булсын ыйы, Ӱзеҥнен чиксез изгелегеҥ какына Синеҥ иҥ Таза Анаҥнын да, бар ӓӱлеяляреҥнен дя телякляре какына. Аминь