КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР
Открыть в Telegram
Официальный telegram-канал КРЯШЕНЫ - КЕРӘШЕННӘР «Туганайлар» - единственная в России газета для кряшен и о кряшенах Наш сайт – tuganaylar.ru Связаться: 8917 250 97 95
Больше1 574
Подписчики
-224 часа
-47 дней
-1230 день
Архив постов
1 574
🎭Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган 🎞«Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика финалы узды🙌
Бу матур бәйрәмнең кунаклары булып 🏡Кызыл Баран авылыннан 💞Анисимовлар гаиләсе катнашты, алар Татарстанның бай гаилә традицияләре мирасы белән танышу мөмкинлеге алдылар👏
Бу хакта тулырак: http://tuganaylar.ru/news/xabarlar/krbarannan-anisimovlar-respublikakulam-gaila-festivalenda-katnasty
1 574
+4
Котлыйбыз!💐
Бүген Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының идарә члены, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә бүлек җитәкчесе Ирина МУЛЛИНАның туган көне!🎂🎉
Хөрмәтле Ирина Айдаровна!💫
Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Җаваплы эшегездә уңышлар, яңа үрләр! Якыннарыгыз һәрвакыт яныгызда булсын, хатын-кыз һәм әни бәхете, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!💗
Сез һәрвакытта матур, зәвыклы, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле һәм ярдәмчел. Гомерегез бүгенге кояшлы җылы рәхәт көн кебек булсын!☀️
Яратып һәм хөрмәт итеп "Туганайлар" редакциясе коллективы❤️
1 574
⛪️Иртәнге ашларыбыз өчен Ходайга тау итеп, Җир-Анага да шифалы яңгырлар (күктәге дәүләтен) җибәрүен сорыйк!
Ашаганнан соң әйтелә торган бу иман да шуны искәртә:
Эй Аллабыз Христосъ! Жирдяге дяӱлятеҥ белян туйдырганыҥа Сиҥа тау итябез, Кюктяге дяӱлятеҥнян дя безне буш калдырма. Эй Коткарыучы, ӧйрянеӱчеляреҥ уртасына килеб, аларга тынычлык биргян кюк, безгя дя килеб, безне коткар!
1 574
«Жырак әбиебездә Җөридә тәбикмәк белән сыйланабыз!» - дип карендәшебез Лидия Нуриева шушы җәмле фотоны безгә юллады💌
Мария һәм Таисия😍🧿
Хәерле иртәләр, карендәшләр! Сезнең дә иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!☕️
1 574
Тугрылык өчен — ⚜️затлы шкатулка⚜️
Мамадыш шәһәрендә 47 ел тату гомер кичергән туганнарым 💞Римма һәм Виктор Гоубновларның гаилә тормышы тирә-яктагыларга, Владимирда һәм Атиязда яшәүче авылдашларына да үрнәк булды🙌
✉️Лидия ПАСЫЕВА язмасы:
https://tuganaylar.ru/news/xater-xatira/tugrylyk-ocen-zatly-skatulka
1 574
+4
Через годы и расстояния: Татарстан и Сибирь встречаются на Питрау🤝❤️🔥
✍️Юлия ГУБИНА
На празднике Питрау, прошедшем в селе Комаровка Казачинско-Пировского муниципального округа Красноярского края, побывали и гости из Татарстана. Впечатлениями от тёплой встречи на сибирской земле делимся в нашем материале.
Читать статью: https://tuganaylar.ru/news/novosti/cerez-gody-i-rasstoianiia-tatarstan-i-sibir-vstrecaiutsia-na-pitrau
1 574
Сылу кызлар халкыбызның чәчәкләре,
Кызларыбыз халкыбызның киләчәге.
Исегезгә төшерәбез!
“Туганайлар”ның ВКонтакте төркемендә 👑"On-line кряшен чибяре"👑 номинациясе өчен тавыш бирү башланды! Бу номинациядә кызларның җиңүе бары тик сездән тора🙌
1 574
+9
Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәменнән фоторепортажны карагыз😍
Сылтама (ссылка): https://vk.ru/album-11373411_311406620
1 574
+3
9 июль — ⛪️Алла Анасының Тихвин тәресе көне. Бу — Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме.
Иртән иртүк Тихвин чиркәве бар керәшеннәрне келәүгә җыйды❤️
Келәү чиркәү-керәшен телендә булды. Аны Казан духовная семинариясе ректоры, протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде. Бәйрәмгә керәшен священникларының күбесе җыелган иде. Алар — Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчерин, Яр Чаллы шәһәренең «Неупиваемая Чаша» настоятеле протоиерей Владимир Иванов, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов һәм башкалар.
Келәү барышында, певчийларга кушылып, храмдагы бар халык «Ышанамын» иманын җырлады.
Халык та шактый җыелган иде, берпгәләп келәү иттеләр. Келәүдән чыгучылар Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур көч куйган, күп еллар анда настоятель булган отец Павел Павловның ишегалдындагы кабере янында да тукталдылар.
📸 Алиса Ахметшина фотолары
1 574
Теләкләр чынга ашканда✨
«Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы 💫Алиса АХМЕТШИНА кичектереп килгән теләген тормышка ашырган❤️🔥 Ул Мәскәүдәге ⛪️Покров ставропигиаль хатын-кызлар монастырена, Изге Матрона янында булып кайтты🙌
«Тормыш юлымда Изге Матрона Московскаяның кайчан килүен төгәл әйтә алмыйм. Аның тәресе, аңа багышланган китапның, иманнарның миңа ничек килеп эләгүен дә хәтерләмим. Ниндидер бер могҗиза белән килде алар. Шунысын тәгаен беләм, Изге Матрона мине ярдәменнән ташламады, аның булышуын һәрвакыт тойдым»
ЯЗМАНЫ УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/telaklar-cynga-askanda
1 574
+2
Янып, пешеп язерләдек бу саныбызны!😍🗞
Сез көттегезме, туганайлар?!🤗
🌸Июль аеның беренче санына анонс:🌸
https://tuganaylar.ru/news/r-kershen-ortyna-tuganaylar/iiul-aenyn-berence-sanyna-anons-1783515776
1 574
+3
8 июльдә Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә❤️🫶
💬«Без дә бүген бу матур традицияне дәвам итеп, авылдашларыбызга ак ромашкалар бүләк иттек, аларның йөзләренә елмаю өстәргә тырыштык. Алабуганың Олы Шүрнәк авылында үрнәк булырлык гаиләләр бик күп, алар – безнең горурлыгыбыз: 💞Татьяна Васильевна һәм Николай Яковлевич Каишевлар – 45 ел буе гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә булган хөрмәтләрен саклап яшәүче пар. Алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп, бүген балаларының, оныкларының кадерле кешеләре булып, тигезлектә гомер кичерәләр.
💞Елена Николаевна һәм Валерий Яковлевич Каишевлар да – 40 ел дәвамында иңне-иңгә куеп, тормыш юлының барлык сынауларын бергә җиңеп килүче, авылыбызның хөрмәтле кешеләре.
💞Ирина Александровна һәм Валерий Николаевич Даниловларның да 20 еллык бердәмлеге сокландыра. Аларның гаиләсе – үзара аңлашу, киңәшләшеп яшәү һәм чын мәхәббәт үрнәге.
Без авылыбызның һәр гаиләсенә чиксез бәхет, йортларына иминлек, җан тынычлыгы һәм ныклы сәламәтлек телибез. Бер-берегезне саклагыз, яратыгыз һәм кадерләгез!», – мәдәният йорты хезмәткәре Роза Роева.
1 574
⛪️Просфора ашар һәм арыу су эчәр алдыннан әйтелә торган иман:
Эй Ходай Аллам, Синеҥ бу арыу бӱлягеҥ: просфора, Синеҥ арыу сыуыҥ минем жазыкларым кичерелер ӧчӧн булсын, уйым жактырылыр ӧчӧн, жанымнын да тянемнен дя кӧчӧ ныгайыр ӧчӧн, жанымнын да тянемнен дя тазалыгы ӧчӧн, халсезлекляремне дя, няпесляремне дя бетерер ӧчӧн булсын ыйы, Ӱзеҥнен чиксез изгелегеҥ какына Синеҥ иҥ Таза Анаҥнын да, бар ӓӱлеяляреҥнен дя телякляре какына. Аминь
1 574
Ару-имин иртәләр булсын, карендәшләр!☀️
Шәп дәдәйләребезгә ❤️❤️❤️ өеп куйыйк әле!👍
1 574
+9
🌾Красноярск крае Комаровка авылында узган Питрау бәйрәменнән 📸фоторепортажны түбәндәге сылтама (ссылка) аша кереп карый аласыз:
https://vk.ru/album-11373411_311398845
1 574
Тукай районының 🏡«Багряж утары»ндагы (Усадьба Багряж) 💦купельне аруландыру.
Аруландыруны Яр Чаллы шәһәрендәге Алла Анасының «Неупиваемая Чаша» тәресе чиркәве настоятеле протоиерей 💫Владимир Иванов башкарган.
1 574
+4
Татарстан уңайлы ял итү өчен туристлык инфраструктурасын үстерә. «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында Татарстанның берничә районында ял зоналары төзекләндерелде💚🙌
Аларның берсе – 🌿Тукай районының 🏡«Багряж утары» (Усадьба Багряж). Анда яңа модульле 🏘️йортлар һәм 💦купель пәйда булды.
Монда эшләүчеләрнең төп бурычы – табигый гармонияне саклап, аны үстерү. Безгә бу хакта Яр Чаллы шәһәр советы депутаты, Бордыда туып-үскән 💫Иван КУЗЬМИН сөйләде:
https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/bordynyn-bagriaz-utaryna-kilep-tanegezga-sixat-alygyz
1 574
Красноярск крае Комаровка авылында узган Питрау бәйрәменең күңелле мизгелләренән бергә узыйк әле😍
Ерактагы якын карендәшләр❤️
🎥видео: Юлия Губина
🎬монтаж: Алиса Ахметшина
1 574
✨Елена Дементьеваның калын тәбәсе 🏡Керәшен Сәрдәсенең визит карточкасына әйләнгән😍
Керәшен Сәрдәсендәге Питрауда да, район Сабантуенда да, башка төбәкләрдән кунаклар кабул итүдә, телевидениега төшерүләр дә Елена Петровна пешергән калын тәбәсез узмый🤗
Язманы укырга (рецепт та бар анда😋😉): https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/elena-dementevanyn-kalyn-tabase-kerasen-sardasenen-vizit-kartockasyna-ailangan
