uz
Feedback
КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР

КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР

Kanalga Telegram’da o‘tish

Официальный telegram-канал КРЯШЕНЫ - КЕРӘШЕННӘР «Туганайлар» - единственная в России газета для кряшен и о кряшенах Наш сайт – tuganaylar.ru Связаться: 8917 250 97 95

Ko'proq ko'rsatish
1 576
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
-27 kunlar
-1230 kunlar
Postlar arxiv
⚡"On-line кряшен чибяре" номинациясе өчен тавыш бирү башланды! 👑 Бу номинациядә кызларның җиңүе бары тик сездән тора, каренд
⚡"On-line кряшен чибяре" номинациясе өчен тавыш бирү башланды! 👑 Бу номинациядә кызларның җиңүе бары тик сездән тора, карендәшләр! Тизрәк үзегезгә хуш килгән чибәр өчен тавыш бирегез!☝😃 👑 "On-line кряшен чибяре" номинациясе җиңүчесенең исеме 18 июль көнне Җөри авылында уза торган "Питрау" республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәмендә игълан ителәчәк! ❗️ИГЪТИБАР❗️ Онлайн-тавыш бирүдә җиңү конкурсантка бәйгенең үзендә өстенлек яки өстәмә баллар бирми. Тавышларны ялган ысул белән (накрутка) җыю тыела. Онлайн тавыш бирү 18 июль көнне 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. 🌸 Конкурста 10 керәшен кызы катнаша 🌸 КЫЗЛАР турында 👉 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kriasen-cibiare-2026-konkursy-10-finalist ТАВЫШ БИРҮ👇👇👇 https://vk.ru/wall-11373411_168852

Илнең төп законнар чыгару органы тарихында беренче мәртәбә буларак, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган гаиләлә
Илнең төп законнар чыгару органы тарихында беренче мәртәбә буларак, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган гаиләләрне бүләкләделәр💞🎖️ Алар арасында Маргарита һәм Анатолий Ивановлар гаиләсе дә бар😍 Бу хакта: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/margarita-ham-anatolii-ivanovlarga-maxabbat-ham-tugyrylyk-medale-tapsyryldy

⛪️Тәрене кием астына яшерергәме? - Совет вакытында моны куркудан эшләделәр. Хәзер иманнан оялырга кирәкми. Тәрене кием остенн
⛪️Тәрене кием астына яшерергәме? - Совет вакытында моны куркудан эшләделәр. Хәзер иманнан оялырга кирәкми. Тәрене кием остеннән тагу - гадәти хәл, бу - Христоска ачыктан-ачык ышану. Әгәр сез аны бизәк буларак (сырга, беләзек) тагарга уйласагыз, моның иман символы икәнен, ә мода өчен бизәк түгеллеген анларга кирәк.

Ару-имин иртәләр, туганайлар!❤️ Тагын бер кояшлы җылы иртәгә аяк бастык☀️ 📸Балык Бистәсе районынының Бирдебәк авылыннан Евдо
Ару-имин иртәләр, туганайлар!❤️ Тагын бер кояшлы җылы иртәгә аяк бастык☀️ 📸Балык Бистәсе районынының Бирдебәк авылыннан Евдокия Толстова😍

👑«Кряшен чибяре - 2026»👑 конкурсы: 10 финалист😍 Республикакүләм Питрау бәйрәменең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-202
👑«Кряшен чибяре - 2026»👑 конкурсы: 10 финалист😍 Республикакүләм Питрау бәйрәменең иң матур конкурсына — «Кряшен чибяре-2026» финалына үткән кызлар белән таныштырабыз🤗 МЕНӘ АЛАР:👉 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kriasen-cibiare-2026-konkursy-10-finalist

🌾Мамадыш районының 🏘️Җөри авылы янындагы 🎪Тырлау аланында оештырыла торган 🌼Питрау бәйрәмендә быел 50дән артык керәшен фо
🌾Мамадыш районының 🏘️Җөри авылы янындагы 🎪Тырлау аланында оештырыла торган 🌼Питрау бәйрәмендә быел 50дән артык керәшен фольклор коллективын күреп булачак🤗 «Түгәрәк уен» фестивале 🌼Питраудагы төп мәйданнарның берсендә уза. Фестивален Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк әзерли. Республикабызның төрле районнарындагы һәм чит төбәкләрдәге керәшен фольклор ансамбльләре «Питрау түгәрәк уены»нда һәр елны катнашырга тырышалар. «Питрау түгәрәк уены» фестиваленә килүчеләр саны елдан-ел арта. Быел исә, Татарстаннан — 48, Башкортстанның Бакалы районыннан 1 ансамбльнең килүе көтелә🤗 Килгән һәр ансамбль бәйрәмнең 📜Лауреат дипломы белән бүләкләнеләчәк. Ансамбльләр чыгышы 19:00 сәгатьтә, «Керәшен авылы» мәйданчыгында башланып китәчәк», – дип хәбәр итте Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре 💫Илүзә Галиуллина. 🎶Фольклор ансамбльләре — 🌸Питрау күрке. Бәйрәм башында әлеге ансамбльләрнең төп мәйданны әйләнеп чыгуы фестивальгә матур бер бизәк өстәячәк🥰

🗞️«Туганайлар» редакциясе, матур традицияне дәвам итеп, 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да кыймм
🗞️«Туганайлар» редакциясе, матур традицияне дәвам итеп, 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да кыйммәтле бүләкләр уйнатты🎁🤗 ✅Бүләк отуның шарты бик гади иде: 1. 2026 елның икенче яртыеллыгына «Туганайлар» газетасына язылырга; 2. Язылу квитанциясен МАХ аша 8917 250 97 95 номерына җибәрергә; Призларны уйнату нәтиҗәләре түбәндәгечә: ⚡️Плед Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан Токранова Аннага чыкты; ⚡️Үтүк Мамадыш районының Новый поселогында яшәүче Емельянова Раисага китә; ⚡️Табага Казаннан Касьянов А. ия булды; Фенны Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Федотова А. отты; ⚡️Чәй сервизы Кукмара районының Кече-Чура авылына Агеева Марияга китәчәк; ⚡️Духовка өчен пыяла табага Мамадыш районының Владимир авылыннан Степанова Любовь ия булды; ⚡️Бокаллар җыелмасын Мамадыш районының Владимир авылыннан Абдряшев Михаил отты. ☎️Бүләк отучылар безгә 8 917 250 97 95 номерына хәбәргә чыксыннар!

🗞️«Туганайлар» редакциясе, матур традицияне дәвам итеп, 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да кыймм
🗞️«Туганайлар» редакциясе, матур традицияне дәвам итеп, 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да кыйммәтле бүләкләр уйнатты🎁🤗 ✅Бүләк отуның шарты бик гади иде: 1. 2026 елның икенче яртыеллыгына «Туганайлар» газетасына язылырга; 2. Язылу квитанциясен МАХ аша 8917 250 97 95 номерына җибәрергә; Призларны уйнату нәтиҗәләре түбәндәгечә: ⚡️Плед Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан Токранова Аннага чыкты; ⚡️Үтүк Мамадыш районының Новый поселогында яшәүче Емельянова Раисага китә; ⚡️Табага Казаннан Касьянов А. ия булды; Фенны Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан Федотова А. отты; ⚡️Чәй сервизы Кукмара районының Кече-Чура авылына Агеева Марияга китәчәк; ⚡️Духовка өчен пыяла табага Мамадыш районының Владимир авылыннан Степанова Любовь ия булды; ⚡️Бокаллар җыелмасын Мамадыш районының Владимир авылыннан Абдряшев Михаил отты. ☎️Бүләк отучылар безгә 8 917 250 97 95 номерына хәбәргә чыксыннар!

🌼Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Тирә-якка кипкән печән исе таралган вакытта 🌾Питрау бәйрәмнәре гөрли😍👏 Республикабызның
+4
🌼Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Тирә-якка кипкән печән исе таралган вакытта 🌾Питрау бәйрәмнәре гөрли😍👏 Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәмен 🗓️үткәрү вакытлары билгеле булды.

https://vk.ru/video-11373411_456243597 Туганайлар»ның ВКонтакте челтәрендә туры эфирда 🎬подписчиклар арасында бүләкләр уйнату бара🎁🎉

🍀Чистай районының 🏡Бахта авылында Питрауга ⚜️«Сөлге җыю»⚜️ йоласы оештырылды😍 Сөлге җыю ул гадәти генә чара түгел, ә бөтен
+1
🍀Чистай районының 🏡Бахта авылында Питрауга ⚜️«Сөлге җыю»⚜️ йоласы оештырылды😍 Сөлге җыю ул гадәти генә чара түгел, ә бөтен авыл халкы да бердәм катнаша торган истәлекле, эчтәлекле вакыйга🙌 💬«Һәр йортның хуҗалары бүләкләрен кулына тотып, капка төбенә чыгып каршы алды. Бергәләп халык җырларын башкардык, авылдашлар дәртле биюгә кушылды. Шул рәвешле авылның дүрт урамын да бәйрәм алды рухы биләп алды. Җыр, моң, кәефләрне күтәрде. Менә шулай авылны барлап, булачак Питрау бәйрәменә бүләкләр җыелды. Бахта авылы халкы киң күңелле, кунакчыл бит ул. Авылдашларыбыз сөлге җыючыларга җылы сүзләрен эйттелэр, тәмле ризык, кайнар чәй белән сыйладылар, аларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез», – диде мәдәният йорты хезмәткәре Венера Миняева💚

⛪️Июль аенда чиркәү календаре буенча бәйрәм, изгеләрне искә алу һәм ураза көннәре 7 июль – Чумылдыручы изге Иоанн пагамбәр ту
⛪️Июль аенда чиркәү календаре буенча бәйрәм, изгеләрне искә алу һәм ураза көннәре 7 июль – Чумылдыручы изге Иоанн пагамбәр туган көн 9 июль – Алла Анасының Тихвин тәресен зурлау көне 12 июль – Питрау. Изге апостоллар Пётр белән Павелны искә алу көне 21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Мариянең Казан каласында төсе табылган көн 11 июльгә кадәр – Питрау уразасы 15, 17, 22, 24, 29, 31 июль – һәр атнаның среда һәм пятницасында була торган аерым ураза көннәре. Питрау уразасы вакытыннан кала, айның һәр понедельник, среда, пятница һәм воскресенье көннәрендә чиркәүдә кәбен койдырырга ярый. Бу – 12, 13, 15, 17, 19, 20, 22, 24, 26, 27, 29, 31 июль көннәре. 📸Алиса Ахметшина фотосы

Кайтып җиттек без Красноярскийдан, карендәшләр! Кайтыр юл озын булды, опасность булгач, Казанга утыра алмадык. Чебоксар аэроп
+1
Кайтып җиттек без Красноярскийдан, карендәшләр! Кайтыр юл озын булды, опасность булгач, Казанга утыра алмадык. Чебоксар аэропортына төшеп, 3 сәгать көткәннән соң, кабат Казанга очтык. Самолетларга утырып, җәяү кайттык ат белән 😅 Бу 3 тәүлектә 8 сәгать кенә йокладык, биииик тыгыз көннәр булды, нык арылган. Красноярскийга, керәшеннәр яши торган Комаровкага барабыз дигәч, фото, видеолар куйгач, бик күп обратный связь алдым: күбесе Мамадыш ягыннан. Аңлашыла да, чөнки Себергә Мамадыш ягыннан күченгән карендәшләргә бардык бит. Кайсыдыр яза: әбисенең/бабасының/ерак тутасының һәм башка туганнарының китеп төпләнүләре турында; кемдер кайсы авылга күченгәннәре, яки авылы исемен хәтерләмәвен... Чыннан да, Себердә безнекеләр бик күп икән. Алар анда берничә авылда яшәгәннәр, бүгенге көндә керәшеннәр компактно Комаровкада яши. Бик йөрәкле булганнар инде алар бер гасыр элек... Туган җирләрен, туганнарын калдырып китү җиңел булмагандыр. Рәхәт тормыштан шулай эшләмәгәннәрдер... Кемдер Мамадыштан миңа язды: җырак әби балалары/оныклары бн киткән. Шунда үлгән, дип. Хәзерге әбиләрнең шәһәргә балалары янына да барасылары килми, үз өемдә үләм, диләр. Ә болар балаларын/оныкларын ашату өчен Себергә китәргә дә ризалашканнар. Авыр вакытлар булган инде. Кеше язмышлары, күрмешләре... Алар тимер юл белән киткән, Енисей буйлап паромнарда чыкканнар. Билетка дәүләт акча биргән. (Кире кайтмый торган, бер якка билет инде бу). Себергә барып урнашкач та, подъемный акчалар биргәннәр, техника бн дә ярдәм иткәннәр. Колхозлары миллионер булган - эйбәт яшәгәннәр. Ә монда Татариядә ул вакытта ачлыкка интеккәннәр. Ә менә СССР таркалгач, Себердәге карендәшләргә ярдәм итү туктала. Үзләре шулай диләр: "Безгә Себердә яхшы тормыш көтә дип әйттеләр. Ләкин бервакыт Татария шулкадәр алга китте, ә безнең үсеш туктап калды. Без авылча яшибез..." Ә менә Тайгада авылча яшәү белән Татарстанда авылча яшәү нык аерыла икән, карендәшләр. Бездәге рәхәтлек белән чагыштырып та булмый, сулары коедан алына, газ юк һәм башкалар. Ләкин алар керәшенлекләрен, телләрен саклап калганнар, шундый киң күңелле, кунакчыл алар. Шушы Питрау бәйрәмен үткәрү өчен дә бөтен авыллары белән әзерләнгәннәр. Үзләренә үзләре бәйрәм ясаганнар! Поездка җиңелләрдән булмаса да, Себердәге якын туганнарыбызны күреп кайтуыбызга нык сөенәбез!

Хәерле иртә, туганайлар!💗 Матур керәшен кызына - күп лайклар!👍❤
Хәерле иртә, туганайлар!💗 Матур керәшен кызына - күп лайклар!👍❤

Керәшеннәрдә өйләнешү/кәбен койдыру йолалары✨ «Кәбен койдырган парлар төрле сәбәпләр аркасында аерым яшәсәләр, имеш теге дөнь
Керәшеннәрдә өйләнешү/кәбен койдыру йолалары «Кәбен койдырган парлар төрле сәбәпләр аркасында аерым яшәсәләр, имеш теге дөньяда бергә булалар диләр иде» Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылыннан Евдокия Толстова өйләнешү, кәбен койдыру йолалары турында язды📝 Язманы укырга: https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/kerasennarda-oilanesukaben-koidyru-iolalary

«— Сез бит сугышка китеп барасыз, улым, — дип әйтә борчуга төшкән Ирина. Күз яше аша үзенә төбәлгән әнисенә Эльмир берни дә с
«— Сез бит сугышка китеп барасыз, улым, — дип әйтә борчуга төшкән Ирина. Күз яше аша үзенә төбәлгән әнисенә Эльмир берни дә сиздерми. — Безне хәрби өйрәнүләргә генә күчерәләр, — ди ул тыныч тавыш белән» Подполковник Эльмир Муфтахутдинов Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылы халкының горурлыгы❤️ Көнчыгыш хәрби округының 77нче аерым пилотсыз системалар полкы командиры, көчле рухлы карендәшебез подполковник Эльмир Муфтахутдинов мәктәп тәмамлауга, хәрби хезмәт сайлаган. Эльмир Муфтахутдиновны карендәшебез дип язуның сәбәбе бар, әнисе — керәшен кызы Ирина Гурьева. Бу хакта безгә Иринаның туганнан туганы, «Туганайлар» редакциясе белән хезмәттәшлек итүче карендәшебез Лариса Әхмәтшина сөйләде👇 ЯЗМАНЫ УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/beznen-geroilar/podpolkovnik-elmir-muftaxutdinov-iana-malkan-xalkynyn-gorurlygy

Медиа-Сабантуй 2026🎉 🎥 Алиса Ахметшина #керәшеннәр #сабантуй #медиасабантуй2026 #татмедиа

🏡Кәләйдә 97 яшен тутырган 💫Агафия Степанованы котладылар Агафия Ивановна чыгышы белән Зәй районының Сәвәләй авылыннан. 1929
🏡Кәләйдә 97 яшен тутырган 💫Агафия Степанованы котладылар Агафия Ивановна чыгышы белән Зәй районының Сәвәләй авылыннан. 1929 елның 27 июнендә дөньяга килгән. Тормыш юлы аны Әлмәт районының Кәләй авылына алып килгән. Ул авыл җирлеге башлыгы Светлана Петровна, ветераннар советы һәм Кәләй мәдәният йорты коллективы исеменнән – иң ихлас котлаулар кабул иткән. 💬«Барлыгы 37 ел хезмәт стажым. 4 бала тәрбияләп үстердек. Тормышның күп авырлыкларын күрдек, хәзер яшәүләре рәхәт, дөньялар гына тыныч торсын», – ди Агафия түти. Гомумән алганда, бер гасырга якын гомер – бу хезмәт, кайгырту, шатлыклар һәм сынаулар белән тулы бер тарих. Агафия түтигә ныклы сәламәтлек, ә иң мөһиме – янында һәрвакыт яратучан һәм кайгыртучан кешеләр булсын дип телибез. 📸Фото Кәләй мәдәният йортыннан.

Мамадыш районының Юкәче авылында, Алла Анасы изге Мария тәресе табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узачак⛪️ 🌿Казанский
+3
Мамадыш районының Юкәче авылында, Алла Анасы изге Мария тәресе табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узачак⛪️ 🌿Казанский — Мамадыш районының Юкәче авылының престол бәйрәме, аны ел да зурлап оештыралар. Быел ул 🗓️21 июльдә, көндезге 🕰️12дә 🏤Юкәче авылының ял һәм спорт мәйданында булачак. 4 июльдә 🏡Юкәче халкы бәйрәмгә яулык җыйды. «Җүкяче» керәшен халык фольклор ансамбле, «Эзәр» балалар фольклор инструменталь ансамбле (җитәкчеләре – 💫Нина Сәлимуллина) элгәреге күлмәк-алъяпкычлар киеп, үз җыруларыбыз белән авыл әйләнделәр. Карендәшләр арасында үз капка төпләрендә сыйлы табын әзерләп көтеп торучылар да бар иде. Җыру әйтә-әйтә урам тутырып килгән бүләк җыючылар, һәр капка төбендә диярлек тукталдылар. Казанскийга әзерләнгән бүләкләрне бии-бии алдылар. Бүләк бирүчеләрне дә биергә чакырдылар🙌 📸 Нина Сәлимуллина фотолары.

🌿Тукай районының 🏡Мәләкәс авылында төзелеп килә торган чиркәүнең качын һәм куполын аруландыру тантанасы узды. ⛪️Аруландырун
+1
🌿Тукай районының 🏡Мәләкәс авылында төзелеп килә торган чиркәүнең качын һәм куполын аруландыру тантанасы узды. ⛪️Аруландыруны Түбән Кама һәм Алабуга епископы Гавриил үткәрде. 💬«Ял көне булуга карамастан, кеше күп җыелды. Мәләкәстән генә түгел, ә тирә-юньдәге барлык авыллардан да карендәшләр килде. Җыелган халык бергәләп иман әйтте. Ялтырап торган качлы куполны урнаштыру изге урынны төзелешендәге иң мөһим этапларның берсе булды. Хәзер ул ерактан күренеп торачак, бөтен тирә-юнь өчен рухи ориентир булып хезмәт итәчәк. Бу урын Ходайның бәхиллеге символы булачак. Төзүчеләрнең эчке бизәкләүне һәм башка эшләрне тәмамлыйсы кала», – дип хәбәр иттеләр Мәләкәстән💚 📸Фотолар Мәләкәс авылы мәдәният йортыннан.