en
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

Open in Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
268
Subscribers
No data24 hours
+47 days
+1530 days
Posts Archive
Шәхри Казан маддәсе: Яңа тренд – балалар һәм яшүсмерләр яңа төрле “йорт хайваны” ала башлаган Ике күзле ташларның киемнәре, р
Шәхри Казан маддәсе: Яңа тренд – балалар һәм яшүсмерләр яңа төрле “йорт хайваны” ала башлаган Ике күзле ташларның киемнәре, ризыклары, хәтта паспортларына кадәр бар. Эт тә, мәче дә түгел, таш! Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/amgyiat/iana-trend-balalar-ham-iasusmerlar-iana-torle-iort-xaivany-ala-baslagan

Британия галимнәре Саффолк графлыгында дөньяда иң борынгы кул белән ясалган учак (костер) дәлилләрен тапкан. Ул якынча 400 ме
Британия галимнәре Саффолк графлыгында дөньяда иң борынгы кул белән ясалган учак (костер) дәлилләрен тапкан. Ул якынча 400 мең ел элек кулланылган, дип хәбәр итә Nature журналы.

Кичә төп халыкара яңалыклар берсе. Хегсет (сул яктан) Дрисколлны Украина буенча тыныч сөйләшүләрдә катнашудан артык инициатив
Кичә төп халыкара яңалыклар берсе. Хегсет (сул яктан) Дрисколлны Украина буенча тыныч сөйләшүләрдә катнашудан артык инициатива күрсәткәне өчен читләштергән (отстранил), дип яза The Telegraph. Исегезгә төшерәбез, Дрисколл (тынычлык планы тарафдары) элегрәк Келлогны (сугыш тарафдары) алыштырды. Дрисколл барлыкка килү белән "договорнячок" турында сөйләшүләр көчәйде. Источник: https://t.me/bbbreaking/221220

1980 елгы Олимпиададан аю РФ җыелмасының талисманы булачак. Яңа образ күпләргә ошамаган зәңгәр аюны алыштырачак.
1980 елгы Олимпиададан аю РФ җыелмасының талисманы булачак. Яңа образ күпләргә ошамаган зәңгәр аюны алыштырачак.

Татар ядкарьләре маддәсе: һәр елны 13 нче декабрьдә Россиянең күп кенә төбәкләрендә Аю көне билгеләп үтелә. Ни өчен нәкъ менә
Татар ядкарьләре маддәсе: һәр елны 13 нче декабрьдә Россиянең күп кенә төбәкләрендә Аю көне билгеләп үтелә. Ни өчен нәкъ менә 13 декабрьдә дисезме? Чөнки бу көнне барлык аюлар өннәрендә кышкы йокыга талалар һәм язга кадәр чыкмыйлар дип санала. «Аю» (лат. Ursus) - ерткыч имезүче (хищное млекопитающие). Палеонтологик мәгълүматларга караганда, аюлар нәселе 5-6 миллион ел элек барлыкка килгән. Хәзерге вакытта аларның төп 4 төрен (көрән, ак, ак күкрәкле аю, барибал яки кара аю) аерып чыгаралар. Алар барысы да моннан 1-2 миллион ел элек яшәгән этрус аюына барып тоташалар (восходят к этрусскому медведю) дип исәпләнә. Безнең бабаларыбыз - борынгы төркиләрдә аю тотем хайван исәпләнгән. Аңа бәйле бик күп йолалар (обрядов), ырымнар (ритуалов), мифлар булган, бүген дә аларның калдыклары (остатки) саклана килә. Мәсәлән, Себер татарларының өлкән буыны аю биюе дип аталган аучыларның ауга чыгар алдыннан (охотники перед охотой) башкара торган ритуал биюләрен хәтерлиләр. Аларда бүгенге көндә дә 14-16 яшькә җиткән ир балаларны беренче тапкыр аю аулауга алып чыгу - үзенә күрә балигълыкка күчү сынавы (переходное испытание к совершеннолетию) буларак кабул ителә. Ә менә Нижгар татарларының ХХ гасырның беренче чирегенәчә (до первой четверти ХХ века) төрле ярминкәләрдә кулга ияләштерелгән аюлар белән аю кәмитләре куеп акча эшләп йөрүләре хакында бу җирлекләрдә шактый күп вариантларда таралган "Аючылар" бәете сөйли. Аларда аю кәмите куеп акча эшләп йөрүчеләрнең аюлары тарафыннан ботарланып һәлак (гибель) булулары хакында сөйләнә. Телебездә әле дә сакланып килүче "аю биетү" телбизәге нәкъ менә шушы Нижгар мишәрләренә хас булган аю кәмите белән бәйле килеп чыккан. Инде әкиятләребезгә килсәк, аю образы белән бәйлеләре шактый. Аларда аю еш кына геройның ярдәмчесе ролендә чыгыш ясый һәм ул йомшак күңелле, беркатлы итеп сурәтләнә. Мәкаль-әйтемнәрдә исә, без аны көчле, куркыныч җәнлек буларак бәялибез. Мәсәлән, «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Аю көче белән, кеше акылы белән мактаныр». Аю атамасының килеп чыгышына килсәк (что касается происхождения названия медведь), телче галимнәр аны гомумтөрки аю сүзеннән дип атыйлар һәм бу атаманың бик күп төрки телләрдә дә нәкъ шулай кулланылуын билгелиләр. Источник: https://t.me/tatar_yadkarlare/11254

Хәерле иртәләр! 1930 еллар җырлары. #татар_җырлар. Сагыну. Муса Җәлил сүзләре. Заһид Хәбибуллин музыкасы. Җырның исеме русча «Томление» дип тәрҗемә ителә. 1930-1940 елларда аны Мөнирә Булатова җырлаган. Риваять буенча, Хәбибуллин җырны «Шүрәле» балетында биюче беренче хатыны - балерина Мәрьям Карамышевага, багышлаган. Источник: https://100tatar.ru/30ru

Шулай ук иртәгә Казанда Печән базары ачыла.
Шулай ук иртәгә Казанда Печән базары ачыла.

Иртәгә Мәскәүдә шундый чара узачак.
Иртәгә Мәскәүдә шундый чара узачак.

Repost from N/a
Мемның эчтәлеге: Кыш, зинһар, кал әле! Мин сине йомшак тәпиләремдә саклармын. Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word TATAR MEMES | татар мем | t.me/tat_memes

Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы урамнары инде Яңа елга бизәлеп тә куйган! Ә кыш һаман килми... Источник: https://t.me/shahrikazan/41613

Яңа ел электробуслары Мәскәүдә йөри башлады. https://t.me/mosjournal/26666

Казанның төп чыршысын монтажлау тәмамлана. Источник: https://t.me/tatmediaofficial/143333
Казанның төп чыршысын монтажлау тәмамлана. Источник: https://t.me/tatmediaofficial/143333

Рөстәм Миңнеханов:
Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм! Илебезнең төп законы дәүләтчелекнең ышанычлы терәге, социаль тотрыклылык һәм гражданнарның хокукларын тәэмин итү гаранты булып тора. Татарстаныбыз илебез белән бергә динамик рәвештә үсә һәм, Конституциягә таянып, киләчәккә ышаныч белән карый. Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!
Источник: https://t.me/rustamminnikhanov/3196

Гафу итә алсагыз, гафу итегез! 9 декабрьдә Хәсән Туфанның туган көне турында оныттык... Сөембикә журналы мәгълүматны карточка
+8
Гафу итә алсагыз, гафу итегез! 9 декабрьдә Хәсән Туфанның туган көне турында оныттык... Сөембикә журналы мәгълүматны карточкаларда төзеде.
Татар шигъриятенең горурлыгы, йөз аклыгы, күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 9 декабрьдә 125 ел булды. Елар узган саен, аның иҗаты тагын да тирәнрәк, затлырак икәнен тоясың. Ә күз алдына ул һаман бер сурәттә – аксыл костюмнан, ак чәчле, озын буйлы һәм озынча ак йөзле, йомшак тавышлы шагыйрь булып килеп баса. «Кайсыгызның кулы җылы? Бәйлисе бар йөрәкне...» дигән шигъри юллары күңелдә яңгырый башлый... «Әйткән идең», «Ромашкалар», «Агыла да болыт агыла»лар...
Источник: https://t.me/suumbike/7458

Океан тирәнлегеннән акыл. Иң акыллы диңгез хайваннары булып традицион рәвештә дельфиннар санала. Тик бу бары тик "яхшы пиар" гына. Сигезаяклылар (осьминоги) да дельфиннар кебек зирәк һәм акыллы. Гадәти сигезаякның (Octopus vulgaris) якынча 500 млн нерв күзәнәге (нервные клетки) бар. Мәче, күсе һәм башка хайваннарда да шулкадәр үк. Ә аларның зирәклеге турында без яхшы беләбез. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә (опыты показали), сигезаяклар җиңел өйрәнәләр, предметларны ышанычлы (уверенно) кулланалар һәм тәҗрибә тәмамлангач, бүләкләүне көтәләр. Алар күп адымлы бурычларны үти, башваткычларны чишә алалар. Алар конкрет нәтиҗәгә ирешү өчен үз гамәлләрен (действия) планлаштыралар. Источник: https://t.me/npnauka/10632

ЦБ РФ Мәскәү Арбитраж судына Euroclear-га дәгъва бирде (подал иск). Euroclear депозитариясенең гамәлләре (действия) ЦБ РФ-ка
ЦБ РФ Мәскәү Арбитраж судына Euroclear-га дәгъва бирде (подал иск). Euroclear депозитариясенең гамәлләре (действия) ЦБ РФ-ка зыян китерде. Euroclear гамәлләре нәтиҗәсендә ЦБ РФ үз акчалары һәм кыйммәтле кәгазьләре белән туарыла алмый (не может распоряжаться). Россия алтын валюта резервларын ЦБ РФ рөхсәтеннән башка куллану законсыз булып тора. Мондый гамәлләр халыкара хокукка каршы килә. Мондый гамәлләр шулай ук активларның суверен иммунитеты принцибын боза. Россия банкы өстәмә хәбәр итүдән башка мәнфәгатьләрне яклау өчен мөмкин булган барлык хокукый һәм башка механизмнарны кулланырга хокуклы (имеет право). Бигрәк тә хәзерге вакытта фикер алышына торган ЕС инициативалары гамәлгә ашырылса. Источник: https://t.me/bbbreaking/221179

Киев Донбасс-та буфер зона булдыруга риза, дип хәбәр итә Le Monde. Шул ук вакытта Украина хакимияте Украина һәм Россия армияләрен фронт сызыгының ике ягына чыгаруны кирәк дип саный, дип хәбәр итә газета. Источник: https://t.me/bbbreaking/221186

Татарстан туристларының яраткан ял итү урыннарының берсе - Яльчик күле (Марий Эл) - тиз арада сазлыкка (в болото) әверелә. Ол
Татарстан туристларының яраткан ял итү урыннарының берсе - Яльчик күле (Марий Эл) - тиз арада сазлыкка (в болото) әверелә. Олы һәм Кече Яльчик күлләре көз көне сизелерлек кечерәйгән. Су берьюлы берничә метрга чигенде. «Марий Чодра» милли паркы хезмәткәрләре (сотрудники) АН РТ галимнәренә гидрогеологик тикшеренү уздыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Тикшеренү әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк. Эколог Владилен Тойшев сүзләренчә, төп факторлар: * Глобаль җылыну. Ул суның артык кызуына һәм суүсемнәрнең көчле чәчәк атуына китерә. * Табигый карст процесслары. Бәлки, күлне туендырган җир асты чишмәләре ябылгандыр. Яки су яңа җир асты чокырына киткән. Источник: https://t.me/iatatarinform/17008

"Кара үлем" сәбәбе вулкан атылу булырга мөмкин. "Кара үлем" 1346-1353 елларга туры килгән икенче чума пандемиясе булды. "Кара
"Кара үлем" сәбәбе вулкан атылу булырга мөмкин. "Кара үлем" 1346-1353 елларга туры килгән икенче чума пандемиясе булды. "Кара үлем" ул вакыттагы Европа халкының яртысын алып киткән. XIV гасырда тагын берничә чума пандемиясе булган, ә бу чума штаммнары XIX гасырга кадәр дөнья буйлап таралуын дәвам иткән. Чума пандемиясе, мөгаен, көчле вулкан ату аркасында башлангандыр. Халыкара галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның мәкаләсе Communications Earth & Environment журналында басылып чыкты. Тикшеренүчеләр (исследователи) мәгълүматларны чагыштырдылар һәм һәлакәт (катастрофа) сценариен тасвирладылар. 1345 ел тирәсендә бер яки берничә вулкан атылу (извержение) атмосфераны көл белән каплады. Бу хәл кояш яктысын киметте. Димәк, суыту һәм берничә ел начар уңыш булды. Италия шәһәр-дәүләтләре Алтын Урда контролендә булган Кара диңгез буендагы колонияләрдән ашлык импортлый башлаганнар. Әмма кораблар азык — төлек кенә түгел, ә күзгә күренми торган пассажир-чума кузгатучы (возбудителя) Yersinia pestis бактериясен дә китереп җиткергән. Шулай итеп, вулканның атылуы читләтеп кенә авыру өчен Европа ишекләрен ачты. Источник: https://t.me/milliardtatar/20068

Хәерле иртәләр! 1930 еллар җырлары. #татар_җырлар. Рәйхан. Халык сүзләре һәм музыкасы. Җәүдәт Фәйзи язганча, җырны Татарстан радиокомитетына Зифа Халикова алып килде. Ул аны 1933 елда Куйбышевта (Самарада) ишетте. Аның профессиональ колагы шунда ук «Урман кызы» һәм «Гөлйөзем ариясе» заманча композицияләренең йогынтысын (влияние) ишетте. Берничә елдан соң аны Мәрьям Рахманкулова оркестр белән җырлады. Шул вакытта Фәйзи яңа строфалар өстәде. Аны канонга Нәкый Исәнбәт шул ук исемдәге драма белән тулысынча беркетте (закрепил). Источник: https://100tatar.ru/30ru