en
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

Open in Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
268
Subscribers
No data24 hours
+47 days
+1530 days
Posts Archive
Казанда яшәүче хатын-кыз 55 ел паспортсыз һәм туу турында таныклыгысыз яшәгән. Ул тугач, аның әнисе ЗАГСка мөрәҗәгать итмәгән
Казанда яшәүче хатын-кыз 55 ел паспортсыз һәм туу турында таныклыгысыз яшәгән. Ул тугач, аның әнисе ЗАГСка мөрәҗәгать итмәгән һәм баланы теркәмәгән. Ул балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрмәгән, рәсми рәвештә эшләмәгән, медицина ярдәме ала алмаган. Суд карары буенча 55 яшендә аңа туу турында таныклык биргәннәр.

Counter Strike уенының 77 яшьлек стримершасы "Ольга әби" елның иң яхшы уен мизгеле номинациясендә җиңүче булды. Аның турында без элегрәк язган идек.

Росфинмониторинг 2026 елның 1 сентябреннән СБП, «Мир» карталары һәм QR-код аша россиялеләрнең барлык акча күчерүләрен контрольдә тота алачак.

Украина сайлауларны 100 көн дәвамында үткәрергә һәм НАТОга керүдән баш тартырга әзер, дип яза Bild үз чыганакларына сылтама белән.

Печән Базарыннан менә шундый эксклюзив футболкалар сатып алу мөмкинлеге бар иде! Салих Сәйдәшев музее һәм Rakhim брендның урт
Печән Базарыннан менә шундый эксклюзив футболкалар сатып алу мөмкинлеге бар иде! Салих Сәйдәшев музее һәм Rakhim брендның уртак эше. Источник: https://t.me/saydash_muz/373

Узган ялларда Казанда Печән базары үтте. Источник: https://t.me/tatardesign_official/6374

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында дүртенче һәм аннан соңгы бала туу өчен 200 000 сум түләргә планлаштыралар. А
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында дүртенче һәм аннан соңгы бала туу өчен 200 000 сум түләргә планлаштыралар. Аны алу өчен Апас районы территориясендә кимендә бер ел яшәргә кирәк. Источник: https://t.me/tatmediaofficial/143668

Шәхри Казан: Шимбә көнне (в субботу) Баулы шәһәренең универсаль спорт залында «Нургали батыр» дип исемләнгән Нургали Усманов
+3
Шәхри Казан: Шимбә көнне (в субботу) Баулы шәһәренең универсаль спорт залында «Нургали батыр» дип исемләнгән Нургали Усманов истәлегенә яшьләр арасында милли көрәш буенча республика турниры узды.
Баулыда әлеге турнир 2014 елдан бирле үткәрелеп килә, без аны башта өлкәннәр арасында башлап җибәргән идек. Иң көчле көрәшчеләр килеп, шушы залда бил алышканнар иде. Шундый зур, матур көрәшне балалар да күрсеннәр, аны районда үстерү максатыннан башлаган эш бу,– дип сөйләде Вил Усманов.
Источник: https://shahrikazan.ru/news/sport/korascelar-baulyda-nurgali-batyr-turniryna-yeldy

Repost from N/a
Мемның эчтәлеге: Мин - Руслан. Татарча яхшы сөйләшә алмыйм Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word TATAR MEMES | тат
Мемның эчтәлеге: Мин - Руслан. Татарча яхшы сөйләшә алмыйм Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word TATAR MEMES | татар мем | t.me/tat_memes

Россия һәм Әфганстан арасында Халыкара ислам коридорын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Коридор Татарстанда маршрут башлану
Россия һәм Әфганстан арасында Халыкара ислам коридорын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Коридор Татарстанда маршрут башлану белән Россия территориясе аша узарга тиеш. Алга таба-Төрекмәнстан һәм Әфганстан.
Ислам коридоры хәләл продукцияне йөк ташуның (грузоперевозок) мөһим элементы булачак. Киләчәктә коры җир буенча да, елга һәм диңгез буенча да маршрутлар эшләнәчәк.
Россиядән Әфганстанга нефть продуктлары, үсемлек майлары, он (мука), шикәр, электр һәм нефть-газ җиһазлары (оборудование) экспортланачак. Яңа маршрут йөк ташуның түбән бәясе белән аерылып тора. Источник: https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstan-i-afganistan-gotovyat-k-zapusku-mezdunarodnyi-transportnyi-koridor-6009957

Россия халык өчен электр энергиясенең арзанлыгы буенча G20 илләре өчлегенә керде. Йорт хуҗалыклары өчен киловатт-сәгатьнең ур
Россия халык өчен электр энергиясенең арзанлыгы буенча G20 илләре өчлегенә керде. Йорт хуҗалыклары өчен киловатт-сәгатьнең уртача бәясе: 1. Согуд Гарәбстан - $0,05 2. Төркия - $0,066 3. Россия - $0,068 (5,26 сум) ... 18. Бөекбритания - $0,35 19. Италия - $0,37 20. Алмания - $0,4 Источник: https://ria.ru/20251206/strany-2060262814.html 2021 ел өчен график.

Хәерле иртәләр! 1930 еллар җырлары. #татар_җырлар. Сарман. Халык һәм Госман Әлмиев сүзләре. Халык музыкасы. Госман Әлмиев "Сарманны" беренче тапкыр 1938 елда Мәскәүдә башкарды. Җырчының туган җирендә бу җырны «Әрә» дип йөрткәннәр, ә Мәскәүдә җыр яңа исем алган. Госман Әлмиев кайбер сүзләрне үзгәртте. Шул ук вакытта, Сарман районына килеп эләккәч, Әлмиев анда башкача җырлауларына гаҗәпләнде: агач та, тирәк тә юк. Госман Әлмиев Совет халык җыры каноннарына нигез салды. Күпләр әлегә кадәр «Сарманның» конкрет авторы барлыгын белми. Источник: https://100tatar.ru/30ru

Шулай ук кичә Мәскәүдә Даян музыкаль ансамбле концерты да узды.

Кичә Мәскәүдә Салават концерты узды. Иң популяр өч җырны Салават чыгышы ахырына калдырган.

Томскида Roblox уен платформасын тыюга каршы митинг уза. Митингның куркынычсызлыгын полиция тәэмин итә. Источник: https://t.m
+2
Томскида Roblox уен платформасын тыюга каршы митинг уза. Митингның куркынычсызлыгын полиция тәэмин итә. Источник: https://t.me/bbbreaking/221281

Франция хакимияте Нотр-Дамның тарихи витражларын негрлар сурәтләре белән витражларга алыштырачак, дип хәбәр итә AFP. Әлеге ка
+3
Франция хакимияте Нотр-Дамның тарихи витражларын негрлар сурәтләре белән витражларга алыштырачак, дип хәбәр итә AFP. Әлеге карар җәмәгатьчелекнең (общественности) протестларына һәм экспертларның каршылыгына карамастан кабул ителде. Яңа витражлар - заманча рәссам Клер Табуре эше. Аның эше фотосурәтләрендә. Источник: https://t.me/bbbreaking/221274

Украина хәрби-диңгез көчләре реактив пилотсыз катерлар белән VIVA төрек судносына 13 декабрьдә һөҗүм итте. Судно көнбагыш мае ташыды. Судно Украинаның икътисади зонасында булган. Суднода Төркиянең 11 гражданы булган, экипажның берсе дә зыян күрмәгән. Төркия Тышкы эшләр министрлыгы (МИД) Россиядән һәм Украинадан Кара диңгездә хәрби хәрәкәтләрне туктатуны таләп итте. Источник: https://t.me/bbbreaking/221250

Мәскәүдән бер хатын кызы белән кечкенә Кар бабай ясады, ә соңыннан коммуналь хезмәткәр аның өчен фотосессия үткәргәнен күрде. Ир-ат ракурсны бик җентекләп сайлаган.