en
Feedback

Don't get caught by a cheater! Telemetrio finds and tags such channels 👉 If you want to see the tag, subscribe

املا Имла

املا Имла

Open in Telegram

Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
279
Subscribers
No data24 hours
+37 days
+1530 days
Posts Archive
Repost from Dr. Bormotucher
Буа төзетеп, барлык басуларга су җиткереп, ташландык һәм харап булган җирләрне төзекләндерсен дип [Габдулла инакны] егерме җидесендә сишәмбе көн Мәрү вилаятенә билгеләп куйды. Телгә алынган инак Үтәлергә Тиешле Фәрман буенча эш йөртеп, әйтелгән көнне Хөкемдарлык Йорты Хивадан чыгып Һәзараспка барды. Анда бераз вакыт калып торып, сәфәр әсбапларын хәзерләгәннән соң, үз кулы астындагы гаскәр белән Һәзарасптан атланып Найман аягыннан (=төбәк атамасы) Ком (=чүл) эченә кереп, тизлек кылычы белән [озын] араны чабуда чиксез тырышлык күрсәтте. ⬇️⬇️⬇️

Repost from Dr. Bormotucher
"Зафәрнамә-и вилаят-е Казан"ның тел вайбларын тоясы килүчеләр 19 гасыр харәземле тарихчылар Мунис һәм Агяһинең "Фирдәвесел-ик
"Зафәрнамә-и вилаят-е Казан"ның тел вайбларын тоясы килүчеләр 19 гасыр харәземле тарихчылар Мунис һәм Агяһинең "Фирдәвесел-икъбаль" яки "Зөбдәтет-тәварих" исемле хезмәтләренә мөрәҗәгать итә ала. Беренче карашка артык купшы өслүб белән язылган күк күренсәләр дә, әкаль (минималь) күнекмәсе булган кеше укып аңларлык, бәлки укып ләззәт тә табарлык чыганаклар:
...Егермә йитеседә сишәмбе көне Мәрү вилаятыга намзәд кылды та кем бәндне баглатып барча мәзрәгаларга су йиткереп виран-у хараб булган йирләрне абад-у сираб кылгай. Инак-ы мәзбүр фәрман-ы ваҗибел-изган муҗибе белә гамәл кылып, мәзкүр булган көндә дарел-имарә-и Хивактын чыкып Һәзараспка барды. Анда бераз мөддәт мөтәваккыйф булып, әсбаб-ы сәфәрне мөһәйя-ву амадә кылгандын соң үзегә мөтәгалликъ чәриг белә Һәзарасптын атланып Найман аякыдын Ком эчегә кереп, тигъ-ы мөсарәгать белә катг-ы мәсафәт кылырга сәгый-е намәкъдүр тәкъдимга йиткерде.

قدر کیچ (سورهٔ قدردن) بو قدر کیچ یلده بر کیچ - بارچه کیچلر ایذگوسی؛ صافلانور تابدن بو کیچ مؤمن کوڭللر کوزگوسی. صافلانور اول، پاکلنور، - بیك زور خداینڭ دولتی؛ هم توشار اول کوزگولرگه کوك قاپوغی شه‌وله‌سی. شول قاپوغدن کوندرورمز تڭریمزگه بر تله‌ك، - بر قدر کیچ تڭری قارشنده مڭ آیدن ایذگوره‌ك. یون ماموقدای آیلنور ییرده بو کیچ ارواح و روح؛ هم فرشته صفلری ییرده یورور مڭلر گروه. اول ملائکلر جیارلر طول، یتیملر یاشلرن، بارچه کوچسزلر، ضعیفلرنڭ آهن، قارغشلرن. کوز یاشندن، تورلی رنجشدن یاصاب زور انجولر، اول ملائك عرش کرسی‌نی بیزار هم انجولر. طاڭ صزلغانچه یورورلر آیتمیچه هیچ بر کلام؛ تیك دیورلر: «بارچه مؤمنگه، مسلمانغه سلام!» Кадер кич (Сүрәи кадердән)   Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк. Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух; Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ. Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен, Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын. Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,   Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр. Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям; Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!» #منابع #توقای

شمال یاقدن چیغوب برق اوردی بر نور، ضیاسندن اهالی اولدی پرنور. مطابقدر مسماسنه اسمی، مناسبدر دخی اسمنه جسمی. نه دولت ملته، نه بخت و طالع، بو کز تون یاقدن اولدی شمس طالع. اگر ایتسه ایدی اسلام تجسم، باقوب بو «نور»ه ایدردی تبسم، - نیچک مرآت قاتنده زیفا دختر کولوب هر باقدقنچه باقمق ایستر. محل نشری عالی جای شاهدر که نور تخت پای پادشاهدر. نورڭ هر سطری حاوی تورلی معنی، کلام حکمت و معنایه مبنی. و هر اخباری صادق غیر کاذب؛ خلائق قلبی جالب و جاذب. هر طرفقه نور صاچار، مشهور اولور؛ سوزلری انجو کبی منثور اولور. چوغولسون مشتری قارئلری هم بولونسون ملّتڭ دردینه مرهم. جریده بر فریده، نامی «نور»در، تاتاره یاقتی کوندر هم سروردر. نه مدح ایتسه‌م ده نفسم اولمای قانع، همان مدح ایتمیه میال و طامع. آنی مدح و ثنامز تا ابددر، قلم گویا آنی مدحه اسددر. معارف نشری اولسون بزده عادت؛ بوڭا باغلی دورور بخت و سعادت. عبث اوتکارمیه‌لم ماه و سالی، ترقی ایده‌لم ایدوب تعالی. تعصبلر، تشیخلر نه لازم؟ اولالم جمله‌مز بر یوله عازم. بر بحر دیگر «ترجمان» بو ملّتڭ دردینه اولسون ترجمان؛ «نور» ده تنویرنده تکسیر ایتمسه‌ ایدی هر زمان. «حیات» اوچون ینه بر دیگر حیاتنه «حیات»ڭ غبطه ایتدی ارمنستانلر، ابد حی اولسون، آچلسون یولنه هب. Шималь яктан чыгып бәркъ, орды бер нур, Зыясыннан әһали улды пөрнур. Мотабикъдер мөсәммасына исме, Мөнасибдер дәхи исменә җисме. Нә дәүләт милләтә, нә бәхт-ү талигъ, Бу кәз төньяктан улды шәмес талигъ. Әгәр итсә иде ислам тәҗәссем, Бакыб бу «Нур»а идәрди тәбәссем, — Ничек миръат катында зифа дөхтәр Көлеп һәр бакдыкынча бакмак эстәр. Мәхәлле нәшре гали җай шәһәрдер; Ки нуры тәхетпае падишаһдыр. «Нур»ың һәр сәтры хави төрле мәгънә, Каляме хикмәт вә мәгънәя мәбна. Вә һәр әхбары — садыйк, гайре кязиб; Халаикъ калебе җалиб-ү җазиб. Һәр тарафка нур сачар, мәшһүр улыр; Сүзләре энҗе кеби мәнсүр улыр. Чугулсын мөштәри кариэләре һәм Булынсын милләтең дәрденә мәрһәм. Җәридә — бер фәридә, наме — «Нур»дыр, Татара якты көндер һәм сөрурдыр. Нә мәдхитсәм дә, нәфсем улмый канигъ, Һаман мәдхитмәя мәйял вә тамигъ. Аны мәдх вә сәнамыз та әбәддер, Каләм гүя аны мәдхә әсәддер. Мәгариф нәшре улсын бездә гадәт; Буңа багълы дорыр бәхт вә сәгадәт. Габәс үткәрмәялем маһ-у сали, Тәрәкъкый идәлем, идеб тәгали. Тәгассыблар, тәшәйехләр нә лазим? Улалым җөмләмез бер юла газим. Бер бәхр-е дигәр «Тәрҗеман» бу милләтең Дәрденә улсын тәрҗеман; «Нур» да тәнвирендә тәксир Итмәсәйде һәр заман. «Хәят» өчен янә бер дигәр Хәятына «Хәят»ың гыйбта Итде әрмәнстанлар, Әбәд хәй улсын, Ачылсын юлына һәб. #منابع #توقای

XIX йөздә Мөхәммәдҗан Болгари тарафыннан күчерелгән "Тәфсир-е иман" китабының беренче бите кырыенда хатын-кыз догасы (тулысын
XIX йөздә Мөхәммәдҗан Болгари тарафыннан күчерелгән "Тәфсир-е иман" китабының беренче бите кырыенда хатын-кыз догасы (тулысынча сакланмаган):
[...] фетнәләреннән саклагыл, [...] зәгыйфь кәнизәккә(*) [...]гыл вә Сине сәүгәннәрне [...]ны рузи кыл хәләлем вә җефетем илә. [Я Раб]б[и] дәргяһ-е би-ниязисең, Синнән гайре Аллаһы юк вә Синең дәргяһыңнан гайре дәргяһ юк. Я Рабб[и], тәмуг газабыннан вә газаб-ы каһреңнән хәлас кыл хәләлем вә җефетем илә. Оҗмах нигъмәтләрене вә рәхмәт вә ризаңны бу [...] вә дидарыңны(**) күрмәкне рузи кыл хәләлем вә җефетем илә. Я Рабб[и], бу догамны [...]ең вә кәрәмең илә барча әнбиялар вә әүлиялар хөрмәте өчен, хосусан [пәйгамбәр]ең Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм хөрмәте [өчен] кабул кыл. Дөрестлектә Син [...] ашкяра вә яшерен дога[ларны] ишетгүче вә белгүче. [...] рәхмәтең берлән, и рәхимлеләрнең Рәхимлерәге, Аллаһы Әкбәр! Тәмам булды.
(*)"Кәнизәк" сүзе биредә "Аллаһының хатын-кыз бәндәсе" мәгънәсендә кулланылган. (**)Дидар күрмәк - [Аллаһының, патшаның һ.б.] йөзен күрү шәрәфе.

"Диннән язгач дөнья нигә кирәк безгә? Әгәр дә Себер китсәң дә, бергә китәрмен - Аллаһы хур итмәс". (XIX гасыр мөслимәсенең то
"Диннән язгач дөнья нигә кирәк безгә? Әгәр дә Себер китсәң дә, бергә китәрмен - Аллаһы хур итмәс". (XIX гасыр мөслимәсенең тормыш иптәшенә хаты)(*). هو الله الباری سز که حلال جفتم فتح‌الله‌غه بز که جماعتنکز عرفی‌جمال‌دین بیک طارغوب عذر سوزلرمزنی کوندردک. زنهار عیف‌الله کبک تل جازوب(**) مسخره بولوب قایته کورمانکز - کل خلق «اوروس بولدنک» دیب یوزینکه توکرورلر. بو مسلمانلقدن تل جازغاچ مُطْلَق کافر بوله ایمش. کافر بولغاچ دنیا نیگه کیرک بزگه؟ اگر ده سبر کیتسانک ده برگه کیتارمن - الله خوار ایتماس. اگر تل جازسانک خاتونم بار دیب امید ایتمه. (*)متن‌ننک املاسی توزاتیلوب کیتوریله. (**)تل جازو - [حق] دیندن یازو.

بوکونگی کون اوکغایندن عزیز ایبداشلرمزگه باغشلاب ایکی پوست. Бүгенге көн уңаеннан газиз иптәшләребезгә багышлап ике пост. ⬇️⬇️⬇️

Иске татар имлясы – милләтебез хәзинәсе Иске имляда язылган мирасыбызны ничек танытып була? Гади халыкка, көндәлек тормышка у
Иске татар имлясы – милләтебез хәзинәсе Иске имляда язылган мирасыбызны ничек танытып була? Гади халыкка, көндәлек тормышка ул ничек үтеп керергә тиеш? Татарның кулъязма һәм басма китап мирасын яшьләргә аңлаешлы һәм кызыклы итеп ни рәвешле җиткерергә? Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсендә уздырылган түгәрәк өстәлгә җитәкчеләр, мөгаллимнәр, шәкертләр җыелып, шул хакта сөйләште. https://beznenmiras.ru/news/tatar-game/iske-tatar-imliasy-millatebez-xazinase 📲 Безнең Telegram

سین باشقورت دیب، سین تاتار دیب، أرلاشمایک، طوغانلر. سین باشقورت مو، سین تاتار مو - آنده توگل مسئله، باشقورتدن ده، تاتاردن ده اوروس طوا - وه‌ت بلا! منه قایده مسئله! أنعم آتنابایف Син башкорт дип, син татар дип, Әрләшмәек, туганнар. Син башкортмы, син татармы – Анда түгел мәсьәлә, Башкорттан да, татардан да Урыс туа – вәт, бәла! – Менә кайда мәсьәлә! #منابع

مبارک شهر قزانغه کیلوب یتماس بوروننده وقف‌لاری کورینه جانغه تمام جنت کبی سازدور منه شهر قزان‌نی یار اونار کرّه قاراسانک گر نظر ساین نازی اکثر همان فضلی عیان سازدور لبیبلر کوبلگی برله ادیبلر کوبلگی برله طبیبلر کوبلگی برله تمام ایلگه عیان سازدور Мөбарәк шәһр-е Казанга Килеп җитмәс борынында, Вакыфлары күренә җанга - Тәмам җәннәт кеби саздыр. Менә шәһр-е Казанның яр: Унар кәррә карасаң гәр, Назар саен назы әксәр, Һәман фазлы гаян саздыр. Ләбибләр күплеге берлә, Әдибләр күплеге берлә, Табибләр күплеге берлә Тәмам илгә гаян саздыр. محمد علی چقری‌ننک مدح قزان شعرندن #منابع

Repost from Dr. Bormotucher
Готовые концепты для наружного оформления, приуроченного к объявлению Казани культурной столицей исламского мира в 2026 году:
Готовые концепты для наружного оформления, приуроченного к объявлению Казани культурной столицей исламского мира в 2026 году: 1) вместо ایران (Иран) в том же графическом решении написать قزان; 2) вместо ایران ای سرای امید в том же цветовом* и почерковом решении привести бейт (двустишие) из "Зафар-наме-и вилайет-и Казан": قزاندین آش ایچادورلار بو جهان شهری ("Из казана отведывают яства, [Казань] - город мира!"). Не использование в оформлении города надписей на старотатарской арабице может подтолкнуть гостей к ошибочному выводу о неразвитости татарской мусульманской культуры. *Обломки изразцов бирюзового и кобальтового цвета были найдены на месте мечети Кул-Шарифа 16 века. UPD: подсказывают, что ещё про Казань можно привести фразу из Тукая: ای قزان! دردلی قزان! موڭلی قزان! نورلی قزان! и монетную легенду 15 в. بلغار الجدید

آنا تلنده ایسکی املا برله یازغان کشی اوزین دعا ترقیم قیلغان خطّاط کبی حسّ ایتارگه تییش. Ана телендә иске имла белән язган кеше үзен дога тәркыйм кылган хаттат кебек хис итәргә тиеш.

Татар телемезнең хикмәтләре бик күп, әфәндем. Габделкаюм Габденнасыйр угылы (Каюм Насыйри). Ләһҗә-и татари. - Җилд-е әүвәл. -
Татар телемезнең хикмәтләре бик күп, әфәндем. Габделкаюм Габденнасыйр угылы (Каюм Насыйри). Ләһҗә-и татари. - Җилд-е әүвәл. - Казан, 1895. - С. 8.

Урта гасыр төрки-татар әсәре "Кисекбаш китабы"ның Ленинград галимәсе Ялкын Сафа кызы Әхмәтгалиева тарафыннан хәзерләнгән тәнкыйди тексты (мәгълүмат өчен "Сәхифәләремез"гә рәхмәт). https://istp2012.wordpress.com/2024/06/20/kisekbash_ahmetgaleeva/ #منابع

Шәрех: шигырь классик фарсы һәм төрки мөселман суфый әдәбиятларында киң таралган сюжетка - Сөйгән Яр (ягъни Аллаһы Тәгалә, бу әсәрендә шагыйрь аны "Солтан-ы Хөсен", ягъни "Матурлык Солтаны" дип атый) белән рухи кавышуга омтылу һәм шул юлда очраган сынауларны кинаяле рәвештә тасвирлауга корылган. #چغتایچه

ای کونکول عشقیدا سین ایتما جفادین احتراز عاشق ایسانک عیب ایرور قیلماق بلادین احتراز عشق دشتی‌نینک هواسی هر نیچا مهلک ایسه اوز
ای کونکول عشقیدا سین ایتما جفادین احتراز عاشق ایسانک عیب ایرور قیلماق بلادین احتراز عشق دشتی‌نینک هواسی هر نیچا مهلک ایسه اوزکالاردیک قیلما اول مهلک هوادین احتراز مبتلالیق اوتی‌غه باشتین ایاق کویدوم یانا ایلانکیز ای دوستلار مین مبتلادین احتراز نیکا میندین احتراز ایلارسین ای سلطان حسن پادشه‌لار ایلاکان ایرماس کدادین احتراز بولمایین دیسانک مقید جان بیلا کونکلونک کیبی ای عبیدی ایلا اول زلف دوتادین احتراز عبیدالله خان شیبانی رحمة الله علیه И, күңел, гыйшкыда син итмә җәфадин ихтираз, Гашыйк исәң гаеп ирер кылмак бәладин ихтираз. Гыйшык дәштенең һавасы һәрничә мөһлик исә, Үзгәләрдик кылма ул мөһлик һавадин ихтираз. Мөбтәлалык утыга баштин аяк көйдем яна, Әйләңез, әй дустлар, мин мөбтәладин ихтираз. Нигә миндин ихтираз әйләрсен, әй Солтан-ы Хөсн? - Падишаһлар әйләгән ирмәс гәдадин ихтираз. Булмайын дисәң мокаййәд җан белә күңлең кеби, Әй Гобәйди, әйлә ул зөлф-е дутадин ихтираз! Гобәйдулла хан Шәйбани - рәхмәтуллаһи галәйһи #منابع #عبیدی #چغتایچه

عبیدالله خان‌ننک ترکی دیوانی. استانبول اونیویرسیتیتی کتابخانه‌سی نسخه‌سی. Гобәйдулла ханның төрки диваны (шигырьләре мәҗмугасы). Истанбул университеты китапханәсе нөсхәсе. عُبَیْدی تخلّصلی عبیدالله خان اوزبک شَیبانیلر نسلندن بر حکمدار بولوب هجری ۹۴۶ (میلادی ۱۵۴۰) نچی یلده وفاتدر. اول شَیبانیلر نسلنه نیگز صالغان محمد شَیبانی خان‌ننک برادرزاده‌سی (پله‌مه‌ننیگی)در. ترکی تلنده یازلغان بر دیوانی هم بر نیچه منظومه‌سی معلومدر. بعض زمانداشلری‌ننک سوزلرینه قاراغانده، فارسی هم عرب تللرنده ده شعرلر ایجاد ایتکان. چغاناق #منابع #عبیدی #چغتایچه

Хроникаль язма. Татарстан милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 8г, тышлык. سبرنی یارماق آلوبدر منکده بش ی
Хроникаль язма. Татарстан милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 8г, тышлык. سبرنی یارماق آلوبدر منکده بش یوز سکسان برنچی یلی، طوبلنی بنا قیلوب‌در منکده بش یوز سکسان آلتنچی یلی. ۱۶۶۵ نچی یلنده میترابولیت قاش آولغه(1) چیرکاو صالمش ایکن الحمد لله بهادور مُکاچ موغایتمازلارننک (2) همتی برلان بوزلمش. بابالارمزغه بوشالیویت ایدوب (3) طان (4) برله یر بیرکان چار فیطر الکساویچ اخوه‌لاری کناز ایوان الکساویچ ینه کناز فیطر الکساویچ طان ایله بیرلمش یر ۱۶۶۵ یل‌ننک ایچنده ایکان. حاج البوجایری (البومایری‌؟)ننک(5) منقولی. ایسکارمه‌لر: (1) قاش آول - بوکونگی کونده تومان اولکاسی یاولی تورا (یالوتوروفسک) رایونی آسلانه (آستانه) آولی. (2) بهادور مُکاچ موغایتمازلار - بو شخصلر طورنده معلومات طابه آلمادق. (3) بوشالیویت ایدوب - пожаловать ایتوب، یارلیقاب. (4) طان - дань، یاساق. (5) حاج البوجایری (البومایری؟) اسملی شخص طورنده معلومات طابه آلمادق. #منابع #تواریخ

بو کونده بر سرای آچدی اهالی - گوزلدر، مثلی اندر، قدری عالی عجیبدر چای و آش اسبابی حالی مرتّب، منتظمدر کاللآلی. فراش ایداننه زیفا پالاسلر، مزیّن هر طرف - اوستلر و آستلر. نقشلنمش و هر اطرافی مرآت توشامده پارلیور مصباح مشکات. قنادلی سراجی بڭزر آیه، مشابه رونقی یلدز سرایه. یاتور اوستالیده درلو جرائد که هر برسی بزم احواله عائد. گیزر اطرافیده ولدان سیار نمر ایتسه‌ڭ، آڭا غلمانی طیار. النده بونلرڭ شربتلری وار، یورشده یل کبی سرعتلری وار. گوزلدر هر یری - غیرتله معمور؛ اگر کورسه قالور حیرتده فغفور. بو مهمانخانه اولدی شهره فائق - دگل مهمان، الوغ شاهلره لائق. بودر شادلق ویرن دردلی قلوبه؛ قلوبی شاد اولمیان وارسون قلوبه. آچلمش یاڭی گللر، بهره‌لر زار، و مخصوص سوخته‌لرچون حجره‌لر وار. جهانده مثلی نادر بر قلوبدر، سرور الجنان هم نور القلوبدر. اولوب بر سوزده بر دردلی جماعت، چیغوب میدانه کوستردی صناعت. چالشوب، صرف ایدوب چوق پاره‌لر هم دوزوبن درلو تدبیر چاره‌لر هم شروع ایتسه، نه‌لر یاپماس بو ملت! شروعنڭ یوقلغی - ملتکه علت. دوام ایتسون، یاشاسون چوق بو بوستان هم اولسون شهرتی دیللرده داستان. نه مدح ایتسه‌م ده نفسم اولمای قانع، همان مدح ایتمیه میالی طامع. آنی مدح ثنامز تا ابددر، قلم گویا آنی مدحه اسددر. Бу көндә бер сарай ачты әһали — Гүзәлдер, мисле әндәр, кадре гали. Гаҗибдер чәй вә аш әсбабы хали; Мөрәттәб, монтазамдыр кәл-ләали. Фираш идәненә зифа паласлар; Мөзәйян һәр тараф — өстләр вә астлар. Нәкышләнмеш вә һәр әтрафы миръат; Түшәмдә парлайыр мисбах-ы мишкят. Канадиле сираҗи биңзәр айа, Мөшабиһ рәүнәкы «Йолдыз сарай»а. Ятыр өстәледә дөрлү җәраид, Ки һәрберсе безем әхвалә гаид. Гизәр әтрафыда вилдан-ы сәйяр, Нәмер итсәң, аңа гыйльманы тайяр. Әлендә бонларың ширбәтләре вар, Йөрештә җил кеби сөргатьләре вар. Гүзәлдер һәр җире — гайрәтлә мәгъмур; Әгәр күрсә калыр хәйрәттә фәгъфур. Бу миһманханә улды шәһрә фаикъ — Дәгел миһман, олуг шаһларга лаикъ. Будыр шатлык вирән дәрдле колүбә; Колүбе шат улмаян — варсын клуба. Ачылмыш яңы гөлләр, бәһрәләр зар, Вә махсус сухтәләрчөн хөҗрәләр вар. Җиһанда мисле надир бер клубтыр, Сөрүрел-җ[ин]ан һәм нурел-колүбтер. Улып бер сүздә бер дәртле җәмәгать, Чыгып мәйдана, күстәрде сәнәгать. Чалышып, сарф идеп чук парәләр һәм Дөзүбән дөрлү тәдбир чаралар һәм Шөруг итсә, нәләр япмас бу милләт! Шөругның юклыгы — милләткә гыйлләт. Дәвам итсен, яшәсен чук бу бостан Һәм улсын шөһрәте дилләрдә дастан. Нә мәдх итсәм дә, нәфсем улмый канигъ, Һаман мәдх итмәя мәйяле тамигъ. Аны мәдх-ү сәнамыз та әбәддер, Каләм гүя аны мәдхә әсәддер. #منابع #توقای