en
Feedback
املا Имла

املا Имла

Open in Telegram

Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
256
Subscribers
+224 hours
+57 days
+1330 days
Posts Archive
بیر یولی اگر گمان ایماستور تدریج ایلا هم یامان ایماستور. تدریج ایلا طفل اولور خردمند، ساکن‌لیک ایلا قمیش بولور قند. یوز ییل ک
بیر یولی اگر گمان ایماستور تدریج ایلا هم یامان ایماستور. تدریج ایلا طفل اولور خردمند، ساکن‌لیک ایلا قمیش بولور قند. یوز ییل کیشی عمر اگر تیلار، بیل: کیم صبر کیرک‌دور انکا یوز ییل. علیشیر نوایی. لیلی و مجنون Бер юлы әгәр гөман имәстер, Тәдриҗ илә һәм яман имәстер. Тәдриҗ илә тыйфел улыр хирәдмәнд, Сакинлек илә камыш булыр канд. Йөз йыл кеше гомер әгәр теләр, бел: Кем сабыр кирәктер аңа йөз йыл. (Берәр юл әгәр шик тудырмаса, [Аңардан] акырынлап [бару] да начар түгел. Акырынлап сабыйга акыл керер, Сиздермәстән камыш шикәргә әйләнер. Кеше [үзенә] йөз еллык гомер теләсә, бел: Аңа йөз еллык сабыр [да] кирәк.) Галишир Нәваи. Ләйли вә Мәҗнүн. #منابع #چغتایچه #نوایی

روس جغرافیا جمعیتی طرفندن ییبارلگان علمی سفر اعضالرینه یاردم کورساتکانی اوچون شرقی ترکستانده‌غی لوکچونک ولایتی وانکی (حاکمی)
روس جغرافیا جمعیتی طرفندن ییبارلگان علمی سفر اعضالرینه یاردم کورساتکانی اوچون شرقی ترکستانده‌غی لوکچونک ولایتی وانکی (حاکمی) محمود سلطان‌غه مذکور جمعیت اسمندن تشکرنامه. هجری ۱۳۱۶ نچی، میلادی ۱۸۹۸ نچی یل. Рус җәгърафия җәмгыяте тарафыннан җибәрелгән гыйльми сәфәр әгъзаларына ярдәм күрсәткәне өчен Шәркый Төркестандагы Лөкчүң вилаяте ваңы (хакиме) Мәхмүд солтанга әлеге Җәмгыять исеменнән тәшәккөрнамә (рәхмәт хаты). Һиҗри 1316, милади 1898 ел. Мөнирә Габделгазыйм кызы Сәлахетдинованың бу хатка багышланган мәкаләсе. #منابع

عربی: الیواقیت تشتری بالمواقیت والمواقیت لا تشتری بالیواقیت ترکیچه‌سی: یاقوتلر طابوله‌در وقت بلان، وقتلر طابولمایدر یاقوت بلان Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән. #منابع

اوزبکلرده «کلاسیک» معناسنده اوزمزننک مسلمان «ممتاز» (мөмтаз) سوزی قوللانیله ایکان: ممتاز ادبیات = کلاسیک ادبیات. ممتاز کلمه‌سی‌ننک اصل معناسی - «اوستونلکگه اییه». Үзбәкләрдә "классик" мәгънәсендә үзебезнең мөселман "мөмтаз" (ممتاز) сүзе кулланыла икән: мөмтаз әдәбият = классик әдәбият. "Мөмтаз" сүзенең асыл мәгънәсе - "өстенлеккә ия". #لغات

چیستان (طابشماق) اول نه‌در کیم، باشی یوزدر، قولی ایکی یوز ایرور، بیلی بردر، پایی ایللیک، سوزی شیرین‌در آننک؟ (Ул нәдер кем, башы йөздер, кулы ике йөз ирер, Биле бердер, пае* иллег, сүзе шириндер** аның?) *Пай - аяк **Ширин - татлы. درست جواب: قرآن (ابجد حسابی بوینچه ق=۱۰۰، ر=۲۰۰، ا=۱، ن=۵۰) Дөрес җавап: Коръән (әбҗәд хисабы буенча "Коръән" сүзендәге беренче хәреф "каф" (ق) = 100, икенче хәреф "рә" (ر) = 200, өченче хәреф "әлиф" (ا) = 1, дүртенче хәреф "нун" (ن) = 50). چغاناق #منابع

اوز تجربه‌‌مدن میلادی ۱۵۸۰-۱۵۹۰‌ نچی یللرده اوفا اویازنده خدمت ایتکان Енурус اسملی یوموشلی چپ-چی اوروس کشیسی‌ننک تلگه آلنوون (РГАДА, ф. 1173) اوستای آلام. مونکا اوخشاش کورنش تاتارلرده ده بولغان: تاتارلر اوز بالالرینه اوروس اسملری قوشقانلر. میلادی ۱۷-۱۸ نچی عصرلرده بو علامت آیروچه کینک قولاچ آلسه کیرک. چغاناقلرده ایوانای (Иванай)، مسکو (Москов)، نیچای (Нечай) اسملی مسلمان کشیلری اوچری. بو توغریده عبدالقیوم بن عبدالناصر (Каюм Насыйри) بولای یازه: «روایت قیلالر موندن ۱۵۰ یل یاکه آرتوغراق یللرده اوروس اسمی بلان آتالغان مسلمانلر کوب ایکان. بزننک عمرمزده بعضی کشیلر بار اوروس اسمی بلان. شول سببلی اوّلگی ریویزیه یازلغان یللرده قایسی کشی‌ننک اسمی اوروسچه بولغاننی کراشون دیب اَیتوب یازغانلر. شوندای خلق‌ننک ۱۷۲۷ نچی یللرده بیرگان کاغذلری‌ننک ریشینیه‌سی حاضرده ده تمام بولغانی یوق» (Татар халык авыз иҗаты. Риваятьләр hәм легендалар. - Казан, 1987. - С. 142). قزانده‌غی تاتار بیسته‌لری خلقنده ده (البتده، مسلمانلرده) ۱۹ عصرده ده Кузнецов, Медведев, Соловьёв دیگان فامیلیه‌لیلر اوچرای. #منابع

Repost from Dr. Bormotucher
زویه اویازی یوموشلی تاتاری نیتچای تنکری قولی‌ اوغلی‌* طرفندن میلادی ۱۶۳۰-۱۶۴۰ نچی یللرده کوچرلگان بتی دعالق‌ننک بر پارچه‌سی.
زویه اویازی یوموشلی تاتاری نیتچای تنکری قولی‌ اوغلی‌* طرفندن میلادی ۱۶۳۰-۱۶۴۰ نچی یللرده کوچرلگان بتی دعالق‌ننک بر پارچه‌سی. تاتارستان دولت آرخیونده صاقلانه. Зөя өязе йомышлы татары Ничай Тәңреколый угылы* тарафыннан милади 1630-1640 нчы елларда күчерелгән бөти догалыкның бер парчасы. Татарстан дәүләт архивында саклана. *Свияжский служилый татарин Нечай Терегулов.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында кулъязмаларның берсендә 19 йөз ахыры - 20 йөз башында бер кадимче тарафыннан язылган шактый озын, ләкин тулы килеш сакланмаган дини-тәрбияви эчтәлекле бер шигъри әсәр күрдем. Моңарчы андыйны очратканым юк иде. Дикъкатемне җәлеп иткән юллар:
کناهلردن ربادن اقبحی یوق جماع قیلسه آناسون اوله شولوق Гөнаһлардан рибадан әкъбәхе юк - Җимаг кылса анасын ула шул ук (кгз. 20а). ولکن بو زمان عرفی که دورت مویوشنده دورت کشی Вә ләкин бу заман горефе - Ки дүрт мөешендә дүрт кеше (кгз. 27б) (мәет җирләгәндә кабер почмакларында тору күздә тотыла - янәсе, бидгать гамәл. - И.М.). کرک بایغاچ ده حج بارماق مدارس مسجدننک (کذا) صالماق بولارننک قایسی‌دور اقدم واجب اول حجنک قیلماق کورورمز بعض بر بای‌لار حجه بارمای مچد (کذا) صالار مچد صالوب حج قالوب اوزونکنی قیلماغیل فی النار اول اسبونی سن بنمه مچد صالغاچ قیلام دیمه فرض ترتیبنی قویمه شریعت حکمی شول یویمه Кирәк баегач та хаҗ бармак, Мәдарис-мәсҗеднең (کذا) салмак. Боларның кайсыдыр әкъдәм? - Ваҗиб әүвәл хаҗың кылмак. Күрермез: бәгъзе бер байлар Хаҗҗа бармай мәчед (کذا) салар. Мәчед салып, хаҗ калып Үзеңне кылмагыл фин-нар! Ул әсбене син бенмә, Мәчед салгач кылам димә, Фарыз тәртибене куйма, Шәригать хөкме шул - юйма! (кгз. 29б).
Үзе һәм әсәре турында намәгълүм назыйм болай дип яза:
من فقیر من اهل التقصیر بر امره شروع ایتدمکه بر ترکی رسالة ترکی لغتی اولدقدان بزوم بلغار اهلینه خصوصا عواملرینه اغر کلدکدن بعض غیر معمول‌لرون و بعض معمول‌لارنی الحاق ایدوب او[ز] لسانمزچه بر رسالة یازماغه شروع ایتدمکه فائده آلان‌لاردان دعاء خیرلارنی امید ایدرک... Мән фәкыйрь мин әһлит-тәкъсыйр бер әмрә шөруг иттем ки, бер төрки рисалә төрки лөгате улдыктан, безем Болгар әһеленә, хосусан гавамларына, агыр килдектән, бәгъзе гайре мәгъмүлләрен вә бәгъзе мәгъмүлләрене илхак идеп ү[з] лисанымызча бер рисалә язмага шөруг иттем ки, файда аланлардан дога-и хәерләрне өмид идәрәк... (кгз. 31а).
#منابع

۱۵-۱۶ عصرلرده «صغناقی» دیگان عربی خط (یازو توُری) بولغان ایکان. آلتون اورداده مسلمان مدنیتی‌‌ننک اوسکانلگی‌ کورساتکچی (صغناق
۱۵-۱۶ عصرلرده «صغناقی» دیگان عربی خط (یازو توُری) بولغان ایکان. آلتون اورداده مسلمان مدنیتی‌‌ننک اوسکانلگی‌ کورساتکچی (صغناق - یوچی اولوسی مرکز شهرلرندن برسی). 15-16 гасырларда "Сыгнакый" дигән гарәби хатт (язу төре) булган икән. Алтын Урдада мөселман мәдәниятенең үскәнлеге күрсәткече (Сыгнак - Ючы Олысы мәркәз шәһәрләреннән берсе). Niyazi. Nevayi'nin Sözleri ve Çağatayca Tanıklar. Ankara, 2011. S. 602. #لغات

Хәлфин Ибраһим. Әхвал-е Чыңгыз хан вә Аксак Тимер вә тәварихлара махсус бәгъзы кыйсем кыйтгалар. 1819. 163 бит Эчтәлек: - Мөкаддимә -- Сәбәб-е тәэлиф -- Мөнадат 1 Фи шәҗәрә-и Чыңгыз хан 2 Кыйсса-и Чыңгыз хан 3 Кыйсса-и Аксак Тимер 4 Фи бәян-ы шәҗәрә-и Идегә би 5 Фи бәян-ы мәсакин вә мәкян 6 Фи бәян-ы тарих - Дәрвазә-и газыйм - Китапның лөгате #منابع

Хәлфин Ибраһим. Әхвал-е Чыңгыз хан вә Аксак Тимер вә тәварихлара махсус бәгъзы кыйсем кыйтгалар. 1819. 163 бит Эчтәлек: - Мөк
+3
Хәлфин Ибраһим. Әхвал-е Чыңгыз хан вә Аксак Тимер вә тәварихлара махсус бәгъзы кыйсем кыйтгалар. 1819. 163 бит Эчтәлек: - Мөкаддимә -- Сәбәб-е тәэлиф -- Мөнадат 1 Фи шәҗәрә-и Чыңгыз хан 2 Кыйсса-и Чыңгыз хан 3 Кыйсса-и Аксак Тимер 4 Фи бәян-ы шәҗәрә-и Идегә би 5 Фи бәян-ы мәсакин вә мәкян 6 Фи бәян-ы тарих - Дәрвазә-и газыйм - Китапның лөгате #منابع

بلغار (قازان) ولایتی باش قلعه‌لری‌ بولر، بلغار هم قازان‌ننک بورونغی تاریخلرین اویرنگان عالم، آرخیولوگ فیاض شریف اوغلی خوجین وفات. اورنی اوجماخده بولسون. Болгар (Казан) вилаяте башкалалары Бүләр, Болгар һәм Казанның борынгы тарихларын өйрәнгән галим, археолог Фаяз Шәрип улы Хуҗин вафат. Урыны оҗмахта булсын.

⬆️⬆️⬆️ Сөембикә ханбикәнең исеме XVI гасырда ничек яңгыраган? Профессор И.В.Зайцев Мәскәү янындагы бер зиратта моңарчы өйрәнелмәгән ике мөселман кабер ташының калдыкларын табып бастырган. Ядкярләрнең берсе 1594 елның октябрендә 27 яшендә вафат булган Сөенбәк каныш исемле ханымның каберенә куелган булган: (۱) قال النبی علیه السلام الدنیا ساعة فجعلها طاعة (۲) قال النبی علیه السلام الدنیا مزرعة الآخرة (۳) تاریخ منکدا اوچدا محرم ایی‌ننک آخرینده دوشنبه کون قایب‌الله (۴) سلطان یوجونی سوین‌بک قانیش ییکرمی یتی یاشنده دنیادین نقیل (کذا) قیلدی (1) Калән-нәби галәйһис-сәлам: "Әд-дөнья сагатен фә-җгаләһе тагатән". (2) Калән-нәби галәйһис-сәлам: "Әд-дөнйа мәзрәгател-ахирә". (3) Тарих мең дә өчтә, мөхәррәм айының ахырында дүшәнбе көн Кайбулла (4) солтан йөҗене(*) Сөенбәк каныш(**) йегерме йите йәшендә дөнйадин нәкыль кылды. (*) Йөҗен (йөчен?) - кече туган тиешле хатын-кыз. (**) И.В.Зайцев бу сүзне кайын (قاین) "родственница" дип укыган, ләкин аның язылу рәвеше каныш (قانیش) "ханбикә" дип укыласына ишарә итә. Зур бер ихтимал белән мәгълүм Казан ханбикәсенең исеме дә үзе исән чагында шул ук "Сөенбәк" рәвешле әйтелгәндер. "Сөембикә" язылышы һәм әйтелеше татар текстларына рус чыганакларыннан 19 гасыр ахырында кергәнгә охшый. #منابع

photo content

طهران‌ شهری‌ننک میترو اصتانصه‌ اسملری آراسنده مینکا قالسه شهرلرمزننک یر آتامالری (تاپانیمیکاسی) اوچون ده منه دیگان ملی هم ماتور یانکغراشلی اسملر بار: کتاب میدانی، آهنک [اورامی]، محمدیه [پارکی] الخ. Таһран шәһәренең метро ыстанса исемнәре арасында, миңа калса, шәһәрләребезнең җир исемнәре (топонимикасы) өчен дә менә дигән милли һәм матур яңгырашлы исемнәр бар: "Китап мәйданы", "Аһәң [урамы]", "Мөхәммәдия [паркы]" һ.б.

Repost from N/a
جایی کیلگاچ: صوکغی وقتده «قازان» یازوون مقبول کوره باشلادم: ۱) تجربه‌سز اوقوچیلر اوچون اوکغایلی ۲) عرب هم فارسی سوزلکلرینه «قازان» روشنده کرگان ۳) «قازان» یازلشی ترکی چغاناقلرده ده اوچرای.

ХХ йөз башындагы иске имлада берничә сүздә беренче Ә авазын белдерер өчен еш кына ئـ билгесе кулланылган: Әллә - ئلله (الله "
+1
ХХ йөз башындагы иске имлада берничә сүздә беренче Ә авазын белдерер өчен еш кына ئـ билгесе кулланылган:
Әллә - ئلله (الله "Аллаһ" сүзе белән бутамас өчен) Әле - الی) ئلی ила (гарәпчә юнәлешне белдерүче предлог) яки الی eli (төрекчә "кулы" сүзе) белән бутамас өчен).
Гомумән алганда, бу алым үзен аклаган дип уйлыйм. Сезнең фикерегез ничек? Ризамын - 👍 Риза түгелмен - 👎 (тг-премиум язылучыларыннан бер генә тавыш бирүләре сорала). #قواعد

گر فراقینک محنتی بودور من بیچاره‌غه تاپماغای‌سین بو مینی (کذا) دلخسته‌دین نام و نشان هر قچان چیقسانک خرامان قدّ و آغزینکنی کو
گر فراقینک محنتی بودور من بیچاره‌غه تاپماغای‌سین بو مینی (کذا) دلخسته‌دین نام و نشان هر قچان چیقسانک خرامان قدّ و آغزینکنی کوروب آه برله تینک چیقار اولدم بدن‌دین اوشبو جان عاقبت بر کون حسینی‌نی جفا تیغی بیله قتل قیلغوم‌دور دیدینک ای دوست بسم الله روان Гәр фиракың михнәте будыр мин бичарага, Тапмагайсың бу мин* дилхәстәдин нам-у нишан. Һәркачан чыксаң хораман, кадд-у агзыңны күреп, Аһ берлә тиң чыкар ул дәм бәдәндин ошбу җан. Гакыйбәт, бер көн Хөсәйнине җәфа тигы белә Кател кылгымдыр, дидең - әй дуст, бисмиллаһ, рәван! *Чыганакта "мине" дип язылган. (Әгәр синнән аерылу михнәте шушы булса мин бичарага, Тапмассың мин, яралы күңелленең, һичбер әсәрен. Нәзакәтле атлап кайчан гына чыксаң да, [зифа] буең һәм [матур] иреннәреңне күреп, "Аһ" итү белән чыгар тәннән шушы җан. Ниһаять, бер көн "Хөсәйнине җәфа кылычы белән Үтерермен", дидең - әй дус*, Хода хакы өчен, тизрәк!) *Әй, дус - суфый әдәбиятта "сөйгән ярга", ягъни Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать. سلطان حسین بایقرا رحمة الله علیه Чыганак #منابع #چغتایچه #حسینی

⬆️⬆️⬆️ Сәнәднең хәзерге төрек язуында укылышы: (1) Yuvan (2) Dimitri (3) Orus. (4) Mezkur zimmi miri üseradan olup hayli müddet kürek çekip emekdar ve ihtiyar olmağla (5) azad olunup mürur u 'ubur ettiği mahallerde min ba'd rencide olunmamak babında ber vech-i (6) temessük ıtıkname verilmiştir. Tahriren fi evahir-i şehr-i rebi'ü'l-ahir sene ihda ve sittine ve elfin. [Pençe:] Ka'immakam-ı Sadr-ı A'zam ...... Сәнәднең татарча тәрҗемәсе: Юван Димитри урыс. Әлеге зимми хөкүмәт карамагындагы әсирләрдән булып, озак вакыт ишкәк ишеп күп эш күрсәтеп картайганга азат ителде. Моннан ары аны, кая барса да, кыерсыттырмау өчен документ рәвешендә [шушы] гыйтыкнамә бирелде. 1061 нче елда рәбигыль-ахир аеның ахыргы көннәрендә язылды. [Пәнчә:] Баш вәзирнең каиммәкамы ...... #منابع #عثمانلیچه

Кырым татарларына әсир төшеп, төрек кадыргасына (галерасына) ишкәкче итеп сатылган рус дворяны Кузьма Телицынга госманлы каим
Кырым татарларына әсир төшеп, төрек кадыргасына (галерасына) ишкәкче итеп сатылган рус дворяны Кузьма Телицынга госманлы каиммәкамы (баш вәзир вазифаларын башкаручы түрә) тарафыннан бирелгән гыйтыкнамә (азат ителү турындагы сәнәд). Телицын 13 ел әсирлектә калып, картайганнан соң төрекләр тарафыннан азат ителә һәм ватанына кайта. Шартлы билгеләр: түгәрәк җәя эчендәге рәкамнар (6) - сәнәдтәге юлларның тәртип саннары; Кәза (کذا) - "сәнәдтә сүз шулай хата белән язылган" дигәнне белдерә (латинча "sic", русча "так"). (۱) یوان (۲) دیمتری (۳) اوروس (۴) مذکور ذمی میری اسارادن (کذا) اولوب خیلی مدت کورک چکوب امکدار و اختیار اولمغله (۵) اذاد (کذا) اولنوب مرور و عبور اتدوکی محللرده من بعد رنجیده اولنمامق بابنده بر وجه (۶) تمسک عیتق نامه (کذا) ویرلمشدر تحریرا فی اواخر شهر ربیع الآخر سنه احدی وستین والف(*) [پنجه(**)]: قائم مقام صدر اعظم ...... (*)Һиҗри 1061 ел рәбигыль-ахир аеның соңгы ун көне милади 1651 елның апреленә туры килә. (**)Пәнчә (پنجه) - баш вәзирнең яки каиммәкамның туграсыман махсус имзасы. Чыганак ⬇️⬇️⬇️