en
Feedback
املا Имла

املا Имла

Open in Telegram

Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.

Show more
The country is not specifiedThe category is not specified
256
Subscribers
+224 hours
+57 days
+1330 days
Posts Archive
صنعی فهم ایجادی Сонгый (ясалма) фәһем иҗаты 🙃 #شایارتو
صنعی فهم ایجادی Сонгый (ясалма) фәһем иҗаты 🙃 #شایارتو

Уен Яшертен язу белән язылганны укып карагыз: قزون شلدی توتودعتون بوش قهسل‌عی، بهغود شلدی بهغود اصیتی بوش قهسل‌عی. Җавапны комментларга кирил хәрефләре белән языгыз.

Мөселманча яшертен язу турында кызык мәгълүмат. Яшертен язу Яшертен язар өчен шушы түбәндәге ачкычны белергә тиеш: کم صلا او
Мөселманча яшертен язу турында кызык мәгълүмат.
Яшертен язу Яшертен язар өчен шушы түбәндәге ачкычны белергә тиеш: کم صلا او حط در سه له(*) Яшертен язган вакытта кирәк хәрефләрне югарыдагы ачкычның һәр сүзенең киресенчәсеннән алына. Мәсәлән, کم дигәндә ک хәрефе م га, م хәрефе ک гә йөри. Ачкычта булынмаган хәрефләр үз урыннарында йөриләр. Үрнәк: هیلسینکی فینلاندیه‌نڭ باش شهریدر. لیهعینمی فینص‌نریلنڭ بوش شلدیرد. Һилсинки Финляндиянең баш шәһәредер.
Чыганак: Хәмидулла Хәсән. Яңа иман шарты һәм белемлекләр. Һелсинки, 1968. 108 бит. (*) Гадәттә бу хәрефләр башкачарак тәртиптә китерелә: کم صلا او حط له در سع Аларны истә калдырыр өчен фарсыча бер икеюллык та бар: کم صلا او حط له در سع حرف منقوط را به جایش دع Кәм, сала, әү, хат, ләһ, дәр[-ү] сәгъ - Хәрфе мәнкут-ра бә-җаеш дәгъ. (Кәм, сала, әү, хат, ләһ, дәр, сәгъ - Нокталы хәрефне үз урынында калдыр(**). (**) Мөселман яшертен язуында бер-берсен гарәп әлифбасындагы ноктасыз хәрефләр генә алыштыра, нокталы хәрефләр сүзләрдә үз урыннарында калалар.

یازوچیلق مجنونیتنه «خوش کیلدنک» دیه‌یک! ماتور بولسون دیسانکز کوبراک تزمه فعللر قوللانکز: اثرلنمک متأثر بولمق قوللانلمق مستعمل بولمق فائده‌لنمق استعمال ایتمک آشیقمق عجله ایلمک صوراشمق استفسار قیلمق الخ سلام بلان، ایسکی املانکز Язучылык мәҗнүниятенә (графоманиягә) "хуш килдең" диик! Матур булсын дисәгез, күбрәк тезмә фигыльләр кулланыгыз: Әсәрләнү Мөтәәссир булу Кулланылу Мөстәгъмәл булу Файдалану Истигъмаль итү Ашыгу Гаҗәлә әйләү Сорашу Истифсар кылу һ.б. Сәлам белән, Иске имлагыз #شایارتو

https://m.business-gazeta.ru/news/707860 وَأَعِدُّوا لَهُمْ مَا اسْتَطَعْتُمْ مِنْ قُوَّةٍ أَلَا إِنَّ الْقُوَّةَ الرَّمْيُ أَلَا إِنَّ الْقُوَّةَ الرَّمْيُ أَلَا إِنَّ الْقُوَّةَ الرَّمْيُ آلارغه قارشی حالنکزدن کیلگانچه قوّت طوپلانکز. حقیقتاً قوّت - اوق آتمقده‌در، قوّت - اوق آتمقده‌در، قوّت - اوق آتمقده‌در (حدیث شریف) Аларга каршы хәлегездән килгәнчә куәт туплагыз. ХакЫйкатән, куәт - ук атмактадыр, куәт - ук атмактадыр, куәт - ук атмактадыр (Хәдис-е шәриф). #منابع #احادیث

دلبرا هجرینک اوتیدا یانامن اورتانیب وصلینک تیلارمن یانا من کعبه عزمیدین منکا سین مدّعا بولماسانک البته اندین یانامن Дилбәра! Һәҗрең утыда янамын, Үртәнеп васлең теләрмен яна мен. Кәгъбә газмедин миңа син мөддәга Булмасаң, әлбәттә андин янамын. (Әй, ярым! Синнән аерылу утында янамын, Үртәлеп, синең белән кавышырга телим янә мин. Кәгъбәгә бару ниятемә син сәбәпче булмасаң, Әлбәттә аннан(1) янамын(2). (1) Ягъни, Кәгъбәгә бару ниятеннән. (2) Янамын (чагатайча) - кайтамын. #منابع #چغتایچه #امیری #تویوغلر

Niyazi. El-Luğatu 'n-Neva'iyye ve 'l-İstişhadatu 'l-Cağata'iyye. (Nevayi'nin sözleri ve çağatayca tanıklar. Mustafa S. Kaçalin). 2011 Ниязиның чагатайча-госманлыча "Абушка" сүзлеге (Кереш, Мәтен, Күрсәткечләр, Факсимиле) #لغات #چغتایچه

Niyazi. El-Luğatu 'n-Neva'iyye ve 'l-İstişhadatu 'l-Cağata'iyye. (Nevayi'nin sözleri ve çağatayca tanıklar. Mustafa S. Kaçali
+5
Niyazi. El-Luğatu 'n-Neva'iyye ve 'l-İstişhadatu 'l-Cağata'iyye. (Nevayi'nin sözleri ve çağatayca tanıklar. Mustafa S. Kaçalin). 2011 Ниязиның чагатайча-госманлыча "Абушка" сүзлеге (Кереш, Мәтен, Күрсәткечләр, Факсимиле) #لغات #چغتایچه

اوزم قش مین، اوزم یاز مین، اوزم قورای، اوزم ساز... کمگه‌در مین بیک کوبدر، کمگه‌در مین بیک آز. چشمه ده مین، طاشقون ده مین، طنچ ده مین، شاشقون ده. آیلانوب قایتدم نیچه قات مین کوکلرگه آشدم ده. اوزم جای ده، اوزم قش ده، اوزم بالق، اوزم قوش. آیقاله کونکل، چایقاله اوزی طولی، اوزی بوش. قای چاق عقللی کبک‌من، قای چاقلرده یولار ده... بلمیم قایچان یلارغه ده، بلمیم قایچان کولارگه. درویش ده مین، یولداش ده مین، قرص ده، یواش ده مین. بولوطلر قابلامغانده آی ده مین، قویاش ده مین. اوزم جای مین، اوزم کوز مین، اوزم قیغاچ، اوزم توز. اوزم قییق بولغانده ده اویم طوری، سوزم توز. توزمسز ده، توزم ده مین، سیزله‌در یوزمده... اوزم‌ننک مین کملگمنی بلمیم ئلی اوزم ده. #منابع

واق صالو (вак салу) - ناسبای قابو (насыбай кабу). خیر مونده شاکرد دیه‌رلك کشیلر ده یوق. اسخالاستیکا هم واق صالوب میلری چرگان بر نیچه بولاچاق صوری قورتلر غنه. Хәер, монда шәкерт диярлек кешеләр дә юк. Схоластика һәм вак салып миләре черегән берничә булачак сорыкортлар гына. (ره‌مییف ئیـ. واقتلیُ تاتار مه‌تبوعاتیُ. قازان، ۱۹۲۶. ص. ۲۶). "Насыбай (насвай)" кәлимәсенең зур ихтимал белән рус асыллы сүз булуын белә идегезме? #لغات

محمود کاشغری‌ننک «دیوان لغات الترک»نده‌ مقیَّد «باشسز بورک بولماس، تاتسز ترک بولماس» آیتمنده‌گی «تات» سوزی‌ننک ایکی تعبیری: ۱) تات(لر) ـ ترکی بولمغان خلقلرننک عموم آتاماسی؛ ۲) تات(لر) - کوچمه هم یارم کوچمه ترکیلر کوزلگندن اوطراق طورمشلی خلقلر. Мәхмүд Кашгариның "Диван-ы лөгатит-төрк"ендә мокаййәд (=теркәлгән) "Башсыз бүрек булмас, татсыз төрек булмас" әйтемендәге "тат" сүзең ике тәгъбире: 1) тат(лар) - төрки булмаган халыкларның гомум атамасы; 2) тат(лар) - күчмә һәм ярымкүчмә төркиләр күзлегеннән утырак тормышлы халыклар. #لغات

Госманлы падишаһы Икенче Мәхмүд (1808-1839) тарафыннан башкарылган хөсн-е хатт (каллиграфия) үрнәге (сөлес язуы): و ما توفیقی
Госманлы падишаһы Икенче Мәхмүд (1808-1839) тарафыннан башкарылган хөсн-е хатт (каллиграфия) үрнәге (сөлес язуы): و ما توفیقی الّا باللّه کتبه محمود بن عبد الحمید خان Чыганак

"Ватаным Татарстан" газетасындагы Җомга чыгарылышларныда 09.1998 - 02.1999 арасында Җәүдәт Миңнуллин белән Рәиф Мәрданов үзенчәлекле 14 дәрестән торган колонканы алып барганнар. 14 дәресен дә табып, тәкъдим итәбез. 💳  - иганәче булып ярдәм итү (boosty) 💻  - платформабыз 📣  - каналыбыз

Солтанхөсәен Байкара газәлләренең хәзерге татарчага тәрҗемәләре Утка яндыр сәрвине(1), буе сылу булмаса, Җилгә очыр гөлне, йөзе матур булмаса. Сәрви белән гөлне тамаша кылырга теләгем юктыр, Бакчада ул гөл йөзле сәрвине(2) күрә алмасам. Нигә керфекләреннән сафлар тезде, әгәр җан[ым] мәмләкәтенә Һөҗүм итү(3) күзләренең һәрвакыттагы теләге булмаса? Булмас иде мәҗнүнлек сахрасында аптырап йөрүем, Күңелем зөлфенең бөдрәсенә төшмәсә. Теләк гәүһәрен табу мөмкин түгел, әй иптәш, Кавышу өмете белән [түгелгән] йөз яшең дәрья булмаса. Әй, сакый(4)! Мәй тот, [чөн]ки аерылышу кайгысыннан котылып булмас, Кулымда һәрвакыт алсу шәрап мөлдерәп тулган касә булмаса. Әй, Хөсәйни(5)! Шәрап эчсәм яр кулыннан, [миңа] барыбер: Булса [ул] мәңгелек гомер бирүче тереклек суы, я булмаса. Керфекләремнән, әй күңел, һәрвакыт канатлар яса, Аерылышу сахрасыннан [Аның белән] кавышу авылына очып бар. Мин теләк әһеле булдым, күңелемә гыйшык төшкәч, әй сәрвиназ! Нинди генә теләк белдерсәм да, син назлан. Күренмәвемнән [файдаланып], әй илче[м], хикәяләүне туктатма, Ахырына ничә тапкыр җитсәң дә, [хикәяләүне] яңадан башла. Серемне [сиңа] язып, әй хат, авызыңны мөһерләдем, Сөйгән ярым әгәр сине ачса, [аңа] серемне аңлат. Гыйшык дәртемне һәрдаим арттыра, ә сабырымны киметә, Син [миңа карата] гаделсезлекне күп, тугрылыкны аз кыла калсаң да. Әй, тәкъдир! Мин аңа тәмам әсир булганга күрә, Бөдрәсен карак яки чытлыклануын әләкче кыл. Әй, Хөсәйни, күңелемне былбыл кебек сайраттың икән, Һич югы ул гөлбакча гөле авылын укчы кыл(6). (1) Сәрви агачы - сылулык һәм матурлык гәүдәләнеше. (2) Гөл йөзле сәрви - шагыйрьнең күңеле төшкән ярга киная. (3) Һөҗүм итү - хәрфИян "үтерү һәм талау" (катл-ү ягма). (4) Сакый - мәй (шәрап) өләшүче хезмәтче. (5) Хөсәйни - Солтанхөсәен Байкараның әдәби псевдонимы (тәхәллесе). Газәл жанры кануны буенча, шигырьнең соңгы бәйтендә шигырь авторы үзенә мөрәҗәгать итә. (6) Соңгы ике бәйтнең мәгънәсен аңлап җиткермәдем. #منابع #چغتایچه #حسینی

ایسکی ترکی مسلمان متنلرین، باخصوص چغتای هم عثمانلی شعرلرین و شعریّتن، یخشی توشونور اوچون فارسی تلن هم فارسی ادبیاتی‌ننک اوبرازلر سیستیماسن بلو ضرور. اوزمنی آندای بلگچ دیب آیته آلمایم ئلیگه: Иске төрки-мөселман текстларын, аерым алганда чагатай һәм госманлы шигырьләрен һәм шигъриятен, яхшы төшенер өчен фарсы телен һәм фарсы әдәбиятының образлар системасын белү зарур. Үземне андый белгеч дип әйтә алмыйм әлегә:

Repost from Dr. Bormotucher
Сез белә идегезме? Кирилл азбукасын яки латин алфавитын кулланганга, телебездә иң кыска сүз - "у" (او) фигыле. Мөселман әлифбасын кулланганда иң кыска сүз - гарәп теленнән кергән "вә" (و) теркәгече.

اوتغه یاندور سرونی اول قدّ رعنا بولماسه ییل‌گا بیرگیل گل‌نی اول رخسار زیبا بولماسه سرو بیرله گل تماشاسیغه میلیم یوقتورور باغ ارا اول سرو گلرخ‌دین تماشا بولماسه نیگا صف‌لار چیکتی مژگان‌دین اگر جان ملکی‌گا کوزلاری‌نینگ میلی هر دم قتل و یغما بولماسه بولماغای ایردی جنون دشتیدا سرگردان‌لیغیم زلفی پیچ و تابیدین باشیمدا سودا بولماسه گوهر مقصود تاپماق ممکن ایرماس ای رفیق یوز یاشینگ تا وصل امیدی بیرله دریا بولماسه ساقیا می توت‌که هجر اندوهی‌دین بولماس خلاص هر دم ایلکیم‌دا لبالب جام صهبا بولماسه ای حسینی باده ایچسام یار ایلیندین تینگ دورور بولسه آب خضر و عمر جاودان یا بولماسه (سلطان حسین بایقرا) کیرپیگیم‌دین ای کونگول هر دم قنات‌لار ساز قیل هجر دشتی‌دین وصالی کوییگا پرواز قیل مین نیاز اهلی توشوب‌مین عشق ارا ای سرو ناز هر نیچه کیم مین نیاز ایتسام عیان سین ناز قیل غایبیم حالی‌دین ای قاصد حکایت قیلما بس هر نیچه انجامی‌غه ییتسانگ یانا آغاز قیل ایلادیم ای نامه رازیمنی یازیب آغزینگ‌نی مهر یار اگر کوکسونگنی قیلسه چاک شرح راز قیل عشق ایتار شوقومنی هر دم کوپراک و صبریمنی آز گرچه سین بیدادنی کوپ یا وفانی آز قیل ای فلک چون مین انگا بولدوم اسیر آرتوقسی‌دور طرّه‌سین طرّار یاخود غمزه‌سین غمّاز قیل ای حسینی کونگلی چون بلبل کیبی قیلدینگ هوا باری اول گل گلشنی کویینی اوق انداز قیل (سلطان حسین بایقرا) Утга яндыр сәрwне, ул кадд-ы рәгъна булмаса, Йилгә биргел гөлне, ул рохсар-ы зиба булмаса. Сәрw берлә гөл тамашасыга мәйлем юк торыр, Баг-ара ул сәрw-е гөлрохдин тамаша булмаса. Нигә сафлар чикте мөжгяндин, әгәр җан мөлкегә Күзләренең мәйле һәрдәм катл-ү ягма булмаса. Булмагай ирде җөнүн дәштедә сәргәрданлыгым Зөлфе пич-ү табыдин башымда сәwда булмаса. Гәwһәр-е максуд тапмак мөмкин ирмәс, әй рәфикъ, Йөз яшең та wасел өмиде берлә дәрья булмаса. Сакыйа! Мәй тот ки, һәҗер әндуһыдин булмас хәлас, Һәрдәм илкемдә ләбаләб җам-ы саһба булмаса. Әй, Хөсәйни! Бадә эчсәм яр илендин, тиң дорыр: Булса аб-ы Хызр-у гомр-е җаwидан, я булмаса. (Солтанхөсәен Байкара) Керпегемдин, әй күңел, һәрдәм канатлар саз кыл, Һәҗер дәштедин wисале күйегә пәрwaз кыл. Мин нияз әһле төшепмен гыйшк-ара, әй сәрwиназ! Һәрничә кем мин нияз итсәм гаян, син наз кыл. Гаибем халедин, әй касыйд, хикәят кылма бәс, Һәрничә әнҗамыга йитсәң, яна агаз кыл. Әйләдем, әй намә, разымны язып, агзыңны мөһр. Яр әгәр күксеңне кылса чакь, шәрхе раз кыл, Гыйшк итәр шәwкымны һәрдәм күпрәк-ү сабрымны аз, Гәрчә син бидадны күп я waфаны аз кыл. Әй, фәләк! Чөн мин аңа булдым әсир артуксыдыр, Торрәсен таррар яхуд гамзәсен гаммаз кыл. Әй, Хөсәйни, күңле чөн былбыл кеби кылдың һаwa, Бары ул гөл-е гөлшәне күйене ук-әндаз кыл. (Солтанхөсәен Байкара) #منابع #چغتایچه #حسینی

Repost from Dr. Bormotucher
Лист из альбома "Муракка'-и Гульшан", созданного в Индии при дворе великого могола Джахангира (1605-1627). Художник - Абу-л-Х
+1
Лист из альбома "Муракка'-и Гульшан", созданного в Индии при дворе великого могола Джахангира (1605-1627). Художник - Абу-л-Хасан. Лист содержит две газели тимуридского правителя Хорасана Султан-Хусейна Байкара (1469-1506) и сценки придворной жизни: в нижнем поле слуга жарит дичь на вертеле, в левом нижнем углу - по-видимому, высокопоставленный придворный (см. перо на чалме) с подоткнутыми полами халата, выше - юный слуга переливает вино из кувшина в изящный сосуд с узким горлом, выше - слуга несёт на подносе гранаты и груши, юный виночерпий-ساقی наливает из сосуда вино в пиалу, чтобы подать государю. Государь (Джахангир? Султан-Хусейн Байкара?) сидит на троне и читает своё новое стихотворение (перед ним калам, чернильница и ножницы). За спиной правителя - оруженосец, держащий колчаны с луком и стрелами. Любителям татарской (и не только татарской) старины можно обратить внимание на ноги персонажей: на них надеты лёгкие кожаные сапожки (читек<эч итек), они обуты в туфли на небольших каблуках (кәвеш<перс. کفش).

Укучыларга мөрәҗәгать 1836 ел тирәсендә күчерелгән бер рисалә ахырында серле язу бар: "Китап" ләфызда "язмак, бетмәк, тасвир"
Укучыларга мөрәҗәгать 1836 ел тирәсендә күчерелгән бер рисалә ахырында серле язу бар:
"Китап" ләфызда "язмак, бетмәк, тасвир". Ләфыз би-хоруф-ы [hи]җа такта хәрефләре берлә сурәтләмәк. Кирәк "Баб-ы фазыл" улсын, кирәк "Баб-ы фазыл" булмасын - мәсаил фокаһаның бер таифәсендә "китап" тип ирерләр.
"Такта хәрефләре" - нинди хәрефләр ул? Белсәгез, яки укылышыбыз ялгыш була калса, шул турыда хәбәр итсәгез иде. МЗКК НВФ-1641, кгз. 21а. #مسئله

اوکتابر باشی. طِمِق، قویاشلی کون. ۱۹۳۰-۱۹۵۰ نچی یللرده ایدل-اورالده یازلغان دعالق. 1930-50 нче елларда Идел-Уралда язылган до
اوکتابر باشی. طِمِق، قویاشلی کون. ۱۹۳۰-۱۹۵۰ نچی یللرده ایدل-اورالده یازلغان دعالق. 1930-50 нче елларда Идел-Уралда язылган догалык.