ch
Feedback

不要被骗子欺骗!Telemetrio 会找到并标记这些频道 👉 如果想查看标记,请订阅

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 672
订阅者
-124 小时
-67 天
-730 天
帖子存档
Йомшак йөрәкләр белән авыр юлларны үтеп булмый. Нихаль Атсыз

Кеше ашап туяр, байлыкка туймас. Рифат Җамал

Беркайчан да кешенең узган гомереннән көлмә, чөнки үз киләчәгеңне син белмисең!

Сәламәт ярлы авыру корольдән бәхетлерәк. Артур Шопенгауэр

Дөнья бара ава-түнә — кояшы чыкса, йолдызлары сүнә. Рифат Җамал

Аллаһы Тәгалә башта кешене сынап карый да, аннан сабыр иткәннәрне юмарт итеп бүләкли.

Кеше белән кеше арасын ике нәрсә боза: берсе — ялган, икенчесе — дөреслек.

Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел. Татар халык мәкале

Кешегә күпме яхшылык эшләп тә, ул аны күрмәскә, кадерен белмәскә мөмкин. Ә менә әгәр дә ялгышып булса да бер начарлык кылсаң, син инде аңа гомерлек дошман булып кала аласың...

Бөек кешенең ике йөрәге бар: берсе газап чигә, икенчесе өметләнә. Хәлил Җөбран

Карт агачта да яшь бөреләр була. Рифат Җамал

Әгәр Аллаһ сине бәхетле итәргә теләсә, иң авыр юл буенча җибәрә. Чөнки бәхеткә җиңел юллар булмый.

Күңел тынычлыгы булганга шөкер итүдән башлана.

Хакимнәрдән йә исеме, йә бары исе кала. Рифат Җамал

Иң саф һәм эчкерсез күзләр — балаларда. Аларда усаллык, ялган һәм нәфрәт юк.

Әгәр халык үз мәдәниятеннән аерылып чыкса, ул таркалачак һәм этнос буларак яшәвеннән туктаячак. Гаяз Исхакый

Җәннәт — әниләрнең аяк астында. Хәдис

Озак яратсаң, игътибар итми башлыйлар. Күп кичерсәң, моннан файдалана башлыйлар. Барысына да әзер булсаң, бәяләми башлыйлар. Бары ташлап киткәч кенә кайтара алмаячак кешеләренең никадәр кадерле булуын аңлыйлар.

Бел: сиңа киләсе булмаган әйбер сиңа килмәс, сиңа киләсе әйбер сине әйләнеп узмас. Хәдис

Кешегә сагынуыңны әйтә бел. Бу мөһим.