ch
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

前往频道在 Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

显示更多
1 716
订阅者
-224 小时
-67
-1730
帖子存档
Мәхәббәт ул бер-береңнән яхшылык, матурлык эзләү. Табарга теләгәннәр, таба белгәннәр бәхетле, ә табарга теләмәгәннәр, табарга өйрәнмәгәннәр — бәхетсез. Рабит Батулла

Мәхәббәт өч ел яшәми. Мәхәббәт өч көн дә яшәми. Ике йөрәк күпме теләсә, шул кадәр яши.

Халыкка файдалы булган эш үзеңә дә файдалы. Хөсни Кәрим

Талашу һәм үпкәләүләрсез мөнәсәбәтләр булмый. Көчлеләр талаша да, үпкәләшә дә, тик бергә кала. Ә көчсезләр алмаш эзли...

Тел — ата-ана әманәте, әманәтне балаңа тапшырмау — ата-анаңа хыянәт. Фирдәвес Зариф

Оныта белү — сәләт. Р. Мөхәммәдиев

Тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу кешенең иң зур бәхетедер. Мөхәммәт Мәһдиев

Безне иң каты яратучылар безнең арадан бик тиз китәләр...

Туган тел — саекмас чишмә.

Мәхәббәт ул — яшәргә теләү. М. Горький

Бәхетле булыр өчен, иң беренче чиратта, үз-үзең белән көрәшергә кирәк.

Башлагансың икән — җиң! Эрнест Хемингуэй

Чын ачыш — ул яңа җирләр ачу түгел, ә тормышка яңача карый башлау.

Бәхет кошын сатып та, атып та булмый. Габит Садыйков

Үз фикереңне үткәрергә тырыш. Бәхәскә кер, якла: ләкин аны көчләп башкаларга бөти итеп такма! Нури Арсланов

Вакытында әйтелгән сүз генә асыл. Алда әйтелсә — көлке, соңга калса — төссез. Факил Сафин

Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен! Каюм Насыйри

Югалган дусларыңны эзләү — үзеңне эзләү ул. Разил Вәлиев

Балаларың, оныкларың туган телендә сөйләшмәсә, "Мин — татар!" дип лаф оруыңнан ни файда?! Ләбиб Лерон