es
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Ir al canal en Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Mostrar más
1 716
Suscriptores
-224 horas
-67 días
-1730 días
Archivo de publicaciones
Кешеләр бай булырга теләми; кешеләр башкалардан байрак булырга тели. Джон Стюарт Милль

Син үзеңне зурлама, кеше сине зурласын. Татар халык мәкале

Үткен тел — бәхет, озын тел — бәла!

Һәрвакыт көрәшергә кирәк, ишетәсеңме? Һәрвакыт! Хәтта үз-үзең белән дә. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, елмаеп көрәшергә. Теләгәнеңә, хыял яки максатыңа омтылырга кирәк. Ахырга кадәр. Һәрчак.

Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.

Яшь барган саен, аңлыйсың: дусларның саны түгел, сыйфаты мөһим.

Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас. Г. Әпсәләмов

Үз җаныңда тынычлык тап. Калган бары да сине үзе табыр.

Татарлар һәм башкортлар — гомер-гомергә туганнар, дуслар. Шулай булып калсын! Ничек кенә аркабызга суксалар да, без бирешергә тиеш түгел. Без — бердәм халык! Фирдүс Тямаев

Йөрәкне сакларга кирәк. Һәм үзеңнекен генә түгел.

Тормышның һәр мизгеленнән ләззәт ала белсәң генә, рух күтәренке була. Марсель Галиев

Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал. Татар халык мәкале

Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзеңнең хата эшләреңне онытма. Ризаэддин Фәхретдин

Дөресен сөйләш, истә калдырырга ансат булыр. Марк Твен

Иҗат — гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык. Хәсән Туфан

Берәр кешедән үч алырга теләсәгез, ул кешене онытыгыз, хәтерегездән чыгарып ташлагыз. Ул кешенең исемен башка беркайчан да телгә алмагыз. Иң көчле, җайлы үч алу ысулы шушы. Януш Леон Вишневский

Теләсәң, мең ысул табарсың, теләмәсәң — мең сәбәп...

Әгәр ышанмасыннар дисәң, дөресен сөйлә. Әхсән Баян

Китап укучыга беркайчан да күңелсез түгел. Ирвин Уэлш

Мәхәббәт ул бер-береңнән яхшылык, матурлык эзләү. Табарга теләгәннәр, таба белгәннәр бәхетле, ә табарга теләмәгәннәр, табарга өйрәнмәгәннәр — бәхетсез. Рабит Батулла

Дөрес сүзгә җавап юк! - Estadísticas y analítica del canal de Telegram @dores_suz