Дөрес сүзгә җавап юк!
Открыть в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Больше1 716
Подписчики
-224 часа
-67 дней
-1730 день
Архив постов
Кешеләр бай булырга теләми; кешеләр башкалардан байрак булырга тели.
Джон Стюарт Милль
Һәрвакыт көрәшергә кирәк, ишетәсеңме? Һәрвакыт! Хәтта үз-үзең белән дә. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, елмаеп көрәшергә. Теләгәнеңә, хыял яки максатыңа омтылырга кирәк. Ахырга кадәр. Һәрчак.
Татарлар һәм башкортлар — гомер-гомергә туганнар, дуслар. Шулай булып калсын! Ничек кенә аркабызга суксалар да, без бирешергә тиеш түгел. Без — бердәм халык!
Фирдүс Тямаев
Тормышның һәр мизгеленнән ләззәт ала белсәң генә, рух күтәренке була.
Марсель Галиев
Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзеңнең хата эшләреңне онытма.
Ризаэддин Фәхретдин
Берәр кешедән үч алырга теләсәгез, ул кешене онытыгыз, хәтерегездән чыгарып ташлагыз. Ул кешенең исемен башка беркайчан да телгә алмагыз. Иң көчле, җайлы үч алу ысулы шушы.
Януш Леон Вишневский
Мәхәббәт ул бер-береңнән яхшылык, матурлык эзләү. Табарга теләгәннәр, таба белгәннәр бәхетле, ә табарга теләмәгәннәр, табарга өйрәнмәгәннәр — бәхетсез.
Рабит Батулла
Уже доступно! Исследование Telegram 2025 — ключевые инсайты года 
