📚Укы📚اقْرَأْ📚
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар телен аңлаучы мөселманнар арасында Ислам дине буенча мәгълүмат таратуга багышланган канал.
Ko'proq ko'rsatish474
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
+17 kunlar
+230 kunlar
Postlar arxiv
Repost from Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу
٩٥٨ — عن فضالة بن عبيد، أنه سمع رسول الله ﷺ يقول: «أفلح من هدي إلى الإسلام، وكان عيشه كفافاً، وقنع به». («الصحيحة» ١٥٠٦).
549(958) — Фәдалә бине Губәйдтән хәбәр ителгәнчә, ул Аллаһ илчесенең ﷺ болай дип әйткәнен ишеткән булган: «Исламга китерелгән (һидаять бирелгән), гомере җитешлектә* һәм аңа бирелгән нәрсәгә канәгать булган кеше уңышка иреште».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 1506
*Көнлек нәрсәсе җитәрлек булу
📙 "Тәйсирул-Гәлләм Гөмдәтүл-Әхкәм китабына аңлатма"
💎 Хәҗ китабы.
💎 08 бүлек: Мәккәгә керү.
💎 219 нче хәдис. Ибн Гөмәр хәдисе.
🔖عَنْ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ عُمَرَ رضي الله عنهما قَالَ: ((دَخَلَ رَسُولُ اللَّهِ - صلى الله عليه وسلم - الْبَيْتَ , وَأُسَامَةُ بْنُ زَيْدٍ وَبِلالٌ وَعُثْمَانُ بْنُ طَلْحَةَ , فَأَغْلَقُوا عَلَيْهِمْ الْبَابَ فَلَمَّا فَتَحُوا: كُنْتُ أَوَّلَ مَنْ وَلَجَ. فَلَقِيتُ بِلالاً , فَسَأَلَتْهُ: هَلْ صَلَّى فِيهِ رَسُولُ اللَّهِ - صلى الله عليه وسلم -؟ قَالَ: نَعَمْ , بَيْنَ الْعَمُودَيْنِ الْيَمَانِيَيْنِ)) .
💎 ГабдуЛлаһ ибне Гөмәр әйтте: “Аллаһ илчесе Аллаһ йорты булагн Кәгьбәгә керә һәм аның белән бергә Усәмә ибне Зәйд һәм Биләл һәм Госман була. Алар кергәч артларыннан ишекне ябып куйдылар. Кайчан ишекне ачтылар мин беренче булып кердем, Биләлне очраттым һәм аннан сорадым: “Аллаһ илчесе Кәгьбә эчендә намаз укыдымы?”, әйтте: “Әйе, ике йәмән баганасы арасында”.
Бухари 1598; Мөслим 1329;
🌱 02:51
✏️ Хәдиснең мәгънәсе.
🌱 04:42
✏️ Госман ибне Тальхә һәм Биләл хакында.
🌱 16:11
✏️ Хәдистән чыккан файдалар 1-8.
🌱 28:27
✏️ Галимнәрдәге ихтиләф.
Кәгьбә эчендә фарыз намазын укырга ярыймы?
Repost from Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
Яки сылтамага басып күчерә аласыз:
Денежный перевод СБП
https://qr.nspk.ru/AS1A000FM3JIEH898Q883CS4LFUM9COV?type=01&bank=100000000008&crc=8F7D
Аллаһ Тәгалә биргән садакаларыгыз
Repost from Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
+1
🕌 МӘЧЕТ ТӨЗЕЛЕШЕНӘ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ЧАКЫРАБЫЗ!
Аллаһның рәхмәте белән, Арча районында «Арчабаш» мәчетен төзү өчен рөхсәт алынды!
Әлхәмдүлилләһ, мәчет төзелешенә кагылышлы барлык документ эшләре тәмамланды. Инде, Аллаһ насыйп итсә, мәчетебезнең төзелешен башлыйбыз.
Бу — бер генә кешенең түгел, бөтен мөселман җәмәгатьчелегенең уртак изге эше.
🕌 Мәчет — намаз укый торган урын гына түгел. Ул Коръән өйрәнү, гыйлем алу, балаларга тәрбия бирү һәм кешеләрне берләштерү урыны.
🤲 Сез дә бу изге эштә үз өлешегезне кертә аласыз. Кем мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтергә тели — түбәндәге реквизитлар буенча ярдәм җибәрә ала:
💳 Реквизитлар:
Номер счёта: 40703810829930000125
Название: МЕСТ МУС РО - ПРИХОД МЕЧЕТИ "АРЧАБАШ" С.НИЖ МЕТ АРС МУХТ ЦЕНТР РЕЛ ОРГ - ДУХ УПР МУС РЕСП ТАТАРСТАН
ИНН: 1685019192
КПП: 168501001
Банк: ФИЛИАЛ "НИЖЕГОРОДСКИЙ" АО "АЛЬФА-БАНК"
БИК: 042202824
Кор. счёт : 30101810200000000824
Яки сылтамага басып күчерә аласыз:
Денежный перевод СБП
qr.nspk.ru/AS1A000FM3...
Аллаһ Тәгалә биргән садакаларыгызны кабул итсен, малыгызга бәрәкәт бирсен һәм бу изге эштә катнашкан һәрбер кешегә әҗер-саваплар насыйп итсен!
«Кем дә кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә, Аллаһ аңа Җәннәттә йорт төзер». ( Имам Әхмәт риваяте, 2157)
Repost from Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ
📙 "Аллаһның күркәм исемнәрен аңлау"
🔖 Аллаһ исемнәреннән: الجَمِيل
💎 98. Әл-җәмиил / الجَمِيل
- Матур. Күркәм. 💎
📙 "Аллаһның күркәм исемнәрен аңлау"
🔖 Аллаһ исемнәреннән: الجَمِيل
💎 98. Әл-җәмиил / الجَمِيل
- Матур. Күркәм. 💎
Repost from Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу
٩٥٤ — عن معقل بن يسار مرفوعاً: «أفضل الإيمان الصبر والسماحة». («الصحيحة» ١٤٩٥).
546(954) — Мәгъкыйль бине Ясәрдән (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә): «Иманның иң яхшы чагылышы – ул сабырлык һәм йомшаклык».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 1495
Repost from Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу
٩٥٣ — عن الشريد بن سويد الثقفي، قال: قلت: يا رسول الله! إن أمي أوصت إلى أن أعتق عنها رقبة، وإن عندي جارية سوداء نوبية؟ فقال رسول الله ﷺ: «ادع بها»، فقال: «مَنْ ربك؟»، قالت: الله، قال: «من أنا؟»، قالت: رسول الله، قال: «اعتقها؛ فإنها مؤمنة». («الصحيحة» ٣١٦١).
545(953) — Шәрийд бине Сүәйд әс-Сәкафи болай дигән: «Мин: “И Аллаһның илчесе! Әнием миңа аның исеменнән кол азат итәргә дип вәсыять әйтеп калдырган иде. Миндә кара тәнле “нубийя”ле* булган кол хатын бар”, – дидем. Аллаһның илчесе ﷺ: “Бу кол хатынны чакыр әле”, – диде һәм аннан: “Раббың кем?” – дип сорады, ул: “Аллаһ”, – диде. (Пәйгамбәребез ﷺ): “Ә мин кем?” – диде, ул: “Аллаһның илчесе”, – дип җавап бирде. (Пәйгамбәребез ﷺ): “Җибәр (азат ит) аны, дөреслектә, ул мөэминә хатын”, – диде».
📚Силсилә Әс-Сахихә», 3661.
*Якынча Суданның көньягында яшәгән халык вәкиле
