ru
Feedback
📚Укы📚اقْرَأْ📚

📚Укы📚اقْرَأْ📚

Открыть в Telegram

Татар телен аңлаучы мөселманнар арасында Ислам дине буенча мәгълүмат таратуга багышланган канал.

Больше
472
Подписчики
Нет данных24 часа
-27 дней
-330 день
Архив постов
٩٠٧ — عن جابر بن عبد الله، قال: «نهى النبي ﷺ يوم خيبر عن لحوم الحمر الأهلية، وأذن في لحوم الخيل». («الصحيحة» ٣٥٩). 529(907) — Җәбир бине Габдуллаһ сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ Хәйбәр көнендә йорт ишәгенең итен ашауны тыйган, ә ат итен куллануны рөхсәт иткән. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 359.

٩٠٥ — عن ابن عمر قال: «نهى ﷺ عن مطعمين: عن الجلوس على مائدة يُشرب عليها الخمر، وأن يأكل الرجل وهو منبطح على بطنه». («الصحيحة» ٢٣٩٤). 528(905) — Ибне Гомәр сөйләгәнчә, (Пәйгамбәребез) ﷺ ашауның ике төрен: хәмер эчелә торган өстәл артында утыруны һәм шулай ук корсакка яткан килеш ашауны тыйган. 📚Силсилә Әс-Сахихә», 2394.

11 Гыйлем фазыйлэтлэре 04.mp38.00 MB

🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣0️⃣1️⃣дәрес: *Кыз үстерүнең ни өчен савабы зур?* Пәйгамбәребез: *“Кемнең өч кызы, яки өч кыз туганы булса, яисә ике кызы, яки ике кыз туганы булса һәм ул аларга игелек кылса, Аллаһы каршында аларның хакын бозудан курыкса, аңа җәннәт булыр”,* - дигән (Тирмизи риваяте). 👧Кызлар үстерүнең савабы турында күп хәдисләр килә. Моның хикмәте нәрсәдә соң?Күрәсең, кыз бала үстерүнең, аны тәрбияләүнең үз авырлыклары бар. Әмма, моның тагын бер ЗУР хикмәте бар: кыз баланы ата-анасы ничә еллар үстерәләр, яшьлекләрен, күпме көчләрен корбан итәләр. Буй җитүе була, каяндыр килгән бер егет кызыңның кулын сорый. Күз карасыдай кадерле балаңны хәләле итеп, үзе белән алып та китә. ❤️Йөрәк парәңне кияүгә ышанып тапшыргач, ул синеке түгел, иренеке инде. Хатын-кыз гомере буе иренә хезмәт итә. Менә шуңа күрә дә кыз баланы үстереп, хәләл ире кулына бирү иң зур, иң хәерле садака мисалы була. 👦Ә улларыбызга килгәндә, ир кеше хатынын, балаларын ничек кенә яратса да, аларга тырышып хезмәт итсә дә, дин кануннары буенча, аның өчен ата-анасы һәрвакыт беренче урында булачак. Димәк, без улларыбызны - үзебез өчен, ә кызларыбызны чит кеше өчен үстерәбез, тәрбия кылабыз. Раббым ризалыгын өмет итеп, кызларын яратып, көч түгеп үстергән ата-ананы җәннәт бакчалары көтә... 🤲Йә, Раббым, улларыбызга һәм кызларыбызга тәүфыйк, иман байлыгы бир. Аларны туры юлдан алып бар, адашканнар юлыннан ерак йөрт.

Repost from ХАК
КАБЕРДӘГӘЛӘР ИШЕТӘМЕ? Төп кагыйдә: Мәетләр ишетми. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Син кабердәгеләргә ишеттерә алмыйсың», — диде. Искәрмә: Мәет тик шәригатьтә әйтелгән аерым мизгелдә генә ишетә. Мәсәлән, Пәйгамбәребез ﷺ: «Бәндә каберенә куелганнан соң, урыннан кузгалып, иптәшләре китә башласа — хәтта ул аларның аяк киемнәренең тавышын ишетә...», — диде. Бу — тик күмгән мизгелгә генә кагыла. Алар һәрвакыт ишетеп тора яки җавап бирә ала дигән сүз түгел. НИ ӨЧЕН КАБЕР ХӘЛЛӘРЕ ЯШЕРЕЛГӘН? Аллаһ Тәгалә безгә кабер газабын ишеттерми. Пәйгамбәребез ﷺ: «Әгәр бер-берегезне күммичә (калудан курыкмасам), Аллаһтан сезгә кабер газабын ишеттерүен сорар идем», — диде. Монда ике зур хикмәт бар: 1) Бу дөньяда кешеләрнең иманнарын сынар өчен. 2) Кешеләр кабер газабын ишетеп, курыкканнан бер-берсен күммичә калмасыннар өчен. #Иман@hakdinebez

🕌 Вәгазь 🎤 Файдалы эшләрдә тырыш булыйк! 🔈 Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam

٩٧٠ — عن جابر: «أمرنا ﷺ بأربع، ونهانا عن خمس: ١- إذا رقدت فأغلق بابك، ٢- وأوك سقاءك، ٣- وخمر إناءك، ٤- وأطف مصباحك، فإن الشيطان لا يفتح باباً، ولا يحل وكاء، ولا يكشف غطاء، وإن الفأرة الفويسقة تحرق على أهل البيت بيتهم. ١- ولا تأكل بشمالك، ٢- ولا تشرب بشمالك، ٣- ولا تمش في نعل واحدة، ٤- ولا تشتمل الصماء، ٥- ولا تحتب في الإزار مفضياً». («الصحيحة» ٢٩٧٤). 970. Җәбир болай дип сөйләгән: «(Пәйгамбәребез  ﷺ) безгә дүрт нәрсә әмер итте һәм биш нәрсәне тыйды: 1). Йокларга ятканда ишекне биклә: 2). Күнәгеңне (бурдюк) бәйләп куй; 3). Савыт-сабаның өстен капла; 4). Утыңны (шәм) сүндер. Шәйтан ишекләрне ача, күнәкне чишә һәм савыт-сабаның өстен ача алмый, дөреслектә, үтә явыз тычкан ниндидер кешеләрнең йортын яндырырга мөмкин*. (Тыйган нәрсәләрдән): 1). Сул кул белән ашама; 2). Сул кул белән эчмә; 3). Бер сандали белән генә йөрмә; 4). Намаз вакытында плащка (киемгә) төренмә**. 5). Изар киемендә булган хәлдә, әгәр изар астында ыштан юк икән, бер аягыңны икенчесе өстенә куеп аркаңда ятма». («Әс-Сахихә», 2974).   * Мәсәлән, тычкан шәмне аударып яисә үзенә ут кабып йортта янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин ** Мәсәлән, психик авыруларны тынычландыру өчен куллана торган “тынычландыргыч күлмәк” кигән төсле төренү. Шулай ук, өскә киемне элеп куеп, җиңнән кулны чыгармыйча, шул рәвешле намаз уку.

٩٦٩ — عن جابر بن عبد الله، قال: قال ﷺ: أُمِرْتُ أن أقاتل الناس حتى يقولوا: لا إله إلا الله، فإذا قالوا: لا إله إلا الله؛ عصموا مني دماءهم وأموالهم؛ إلا بحقها، وحسابهم على الله، ثم قرأ: ﴿إِنَّمَا أَنتَ مُذَكِّرٌ، لَسْتَ عَلَيْهِم بِمُسَيْطِرٍ﴾». («الصحيحة» ٤٠٩). 969. Җәбир бине Габдуллаһ хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Миңа кешеләр белән алар Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы иләһ юк дип шәһәдәт китергәнчегә кадәр сугышу әмер ителде. Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы иләһ юк дип әйткәннәрнең каны да, малы да миңа хәрам булачак, иллә мәгәр моңа ниндидер башка бер хак булмаса гына, ә аларга исәп-хисаб Аллаһ карамагында». Соңыннан ул: «Син үгетлә. Син бит – үгетләүче генә. Син алар өстеннән мәҗбүр итүче хаким түгелсең» аятен укыды». (“әл-Гашия” сүрәсе, 21-22нче аятьләр). («Әс-Сахихә», 409).

٩٦٥ — عن عدي بن حاتم، قال: أتيت النبي ﷺ وفي عنقي صليب من ذهب، فقال: «يا عدي! اطرح هذا الوثن». وسمعته يقرأ في سورة براءة: ﴿اتَّخَذُوا أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَانَهُمْ أَرْبَاباً مِن دُون الله﴾، [فقلت: إنا لسنا نعبدهم]؟! قال: «أما إنهم لم يكونوا يعبدونهم، ولكنهم كانوا إذا أحلوا لهم شيئاً استحلوه، وإذا حرموا عليهم شيئاً حرموه، [فتلك عبادتهم]. («الصحيحة» ٣٢٩٣). 965. Гъәдий бине Хәтим болай дип сөйләгән: «Бервакыт мин Аллаһ илчесе ﷺ янына килдем һәм минем муенымда алтын тәре асылынып тора иде. Ул ﷺ : “И Гъәдий, бу потны алып ташла!” – диде. Мин аның “Бәраә” сүрәсеннән: «Алар (яһүдләр һәм насаралар) хәбәрдарларын (галимнәрен) һәм заһидларын (монахларын), Аллаһ урынына раббы итеп алдылар» (“әт-Тәүбә” сүрәсе, 31нче аять) аятен укыганын ишеттем. Мин: “Без бит аларга гыйбадәт кылмадык!” – дидем. Ул ﷺ: “Әйе, бәлки алар аларга (турыдан-туры) гыйбадәт кылмаганнардыр, әмма тегеләр аларга рөхсәт ителгәнне тыйдылар һәм тыелганны рөхсәт иттеләр, ә алар шушы нәрсәдә аларга иярделәр. Менә бу аларның аларга гыйбадәт кылулары була да инде”, – диде». («Әс-Сахихә», 3293).

٩٦٢ — عن سلمة بن قيس الأشجعي، قال: قال رسول الله ﷺ في حجة الوداع: «ألا إنما هن أربع: أن لا تشركوا بالله شيئاً، ولا تقتلوا النفس التي حرم الله إلا بالحق، ولا تزنوا، ولا تسرقوا». قال: فما أنا بأشح عليهن مني إذ سمعتهن من رسول الله ﷺ. («الصحيحة» ١٧٥٩). 962. Сәләмә бине Кайс әл-Әшҗәги болай дигән:  «Аллаһның илчесе ﷺ саубуллашу хаҗында болай дип әйткән иде: “Дөреслектә, шушы дүрт нәрсә: Аллаһка беркемне дә, бернәрсәне дә тиңдәш кылмагыз, Аллаһ хәрам кылган җанны үтермәгез, иллә мәгәр моңа хак булса гына, зина кылмагыз һәм урламагыз”. Мин бу сүзләргә саранлык күрсәтмәячәкмен, чөнки мин аны Аллаһ илчесеннән ﷺ ишеттем». («Әс-Сахихә», 1759).

٩٦١ — عن أبي هريرة مرفوعاً: «أكثروا من شهادة أن لا إله إلا الله قبل أن يُحال بينكم وبينها ولقنوها موتاكم». («الصحيحة» ٤٦٧). 961. Әбу Һурәйрадан (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә): «Сезнең һәм аның (ягъни үлем) арасында киртә барлыкка килгәнче ешрак “Ләә иләһә иллә Аллаһ” шәһәдәтен әйтегез һәм аны (шәһәдәт сүзләрен) үлем хәлендә ятучыларыгызга төшендерегез». («Әс-Сахихә», 467).

٩٥٨ — عن فضالة بن عبيد، أنه سمع رسول الله ﷺ يقول: «أفلح من هدي إلى الإسلام، وكان عيشه كفافاً، وقنع به». («الصحيحة» ١٥٠٦). 958. Фәдалә бине Губәйдтән хәбәр ителгәнчә, ул Аллаһ илчесенең ﷺ  болай дип әйткәнен ишеткән булган: «Исламга китерелгән (һидаять бирелгән), гомере җитешлектә* һәм аңа бирелгән нәрсәгә канәгать булган кеше уңышка иреште». («Әс-Сахихә», 1506).   *Көнлек нәрсәсе җитәрлек булу

٩٥٧ — عن عمرو بن عبسة مرفوعاً: «أفضل الهجرة أن تهجر ما كره ربك -عز وجل-». («الصحيحة» ٥٥٣). 957. Гамр бине Габбастан (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә): «Иң яхшы һиҗрәт – ул Бөек һәм Кодрәтле булган Раббыңа нәфрәтле булган нәрсәне калдыру». («Әс-Сахихә», 553).

٩٥٤ — عن معقل بن يسار مرفوعاً: «أفضل الإيمان الصبر والسماحة». («الصحيحة» ١٤٩٥). 954. Мәгъкыйль бине Ясәрдән (Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә): «Иманның иң яхшы чагылышы – ул сабырлык һәм йомшаклык». («Әс-Сахихә», 1495).