cookie

Sizning foydalanuvchi tajribangizni yaxshilash uchun cookie-lardan foydalanamiz. Barchasini qabul qiling», bosing, cookie-lardan foydalanilishiga rozilik bildirishingiz talab qilinadi.

avatar

Сөләйман Солтан Кормаши

Галимнәребезнең сүзләрен татар телендә тапшырабыз. Онлайн дәресләребезне дә күзәтеп бар

Ko'proq ko'rsatish
Reklama postlari
1 290
Obunachilar
+224 soatlar
-17 kunlar
-430 kunlar

Ma'lumot yuklanmoqda...

Obunachilar o'sish tezligi

Ma'lumot yuklanmoqda...

Тиздән, ин шәә Аллаһ. Әлхәмдүлилләһ, Ураза гаетләре узды һәм бар мөселман хәзер зур түземсезлек белән Зөлхиҗҗә аен көтә. Җәбирдән (Аллаһ аннан һәм әтисеннән дә разый булсын) тапшырылган хәдистә Аллаһ Илчесе ﷺ болай дигән: «Бу дөньяның иң хәерле көннәре булып Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне санала!». («Сахих әт-тәргыйб», 50; «Сахих әл-Җәмигъ»,1133). Ә хәзер үзегезгә: «Мин бу 10 көннең ИҢ ХӘЕРЛЕ, ИҢ ЯХШЫ булуының сәбәбен, өстенлекләрен беләмме?» – дип сорау биреп карагыз әле. Бу көннәрдә Аллаһ тарафыннан синең өчен нинди бүләкләр әзерләнгәнен беләсеңме? Кызганыч, күпләребез белми шул. Ә бит, югыйсә, бу көннәр – дөньяның ИҢ ХӘЕРЛЕ көннәре!!! Аллаһның рәхмәте, Раббыбыз безгә шушы бушлыкны тутырырга ярдәм итеп, сезнең игътибарыгызга өр яңа китап әзерләп бетерергә насыйп итте. Бу китап Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә булган бөек өстенлекләрне аңлата, безне шушы көннәрдә булачак зурдан-зур әҗер савапларга әзерли, күңелләребездә өмет-мәхәббәтне арттыра, гыйбадәтләребезгә ләззәт өсти торган хезмәт булыр дип ышанабыз. Әле тагын, шуңа өстәп, Зөлхиҗҗәнең унынчы көнендә булачак ЗУР БӘЙРӘМЕБЕЗ – Корбан гаете һәм Корбан чалу белән бәйле булган бик күп мәгълүматлар белән дә танышырсыз, ин шәә Аллаһ! Җаныгызны борчыган, төрле уйдырмалар, дәлилсез сүзләр белән кушылып беткән сорауларга җавап табарсыз дип ышанып калабыз! Һәм, иң мөһиме, бу хезмәт белән танышып, Аллаһның рәхмәте белән, шушы зур гыйбадәтне Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәте буенча кылырсыз дип өметләнәбез!
Hammasini ko'rsatish...
👍 1
Түбәндәге язмага басып, «Бөек шәфәгать», анда булган кайбер вакыйгалар белән таныша аласыз, ин шәә Аллаһ. «Дөрес җавапны беләсем килә».
Hammasini ko'rsatish...
Пәйгамбәребез сәҗдәдә күпме вакыт торачак?Anonymous voting
  • Өч көн
  • Бер ай
  • Ике атна
  • Ярты көн
0 votes
👍 1
Пәйгамбәребез сәҗдәдә күпме вакыт торачак?Anonymous voting
  • Ярты көн
  • Бер ай
  • Ике атна
  • Өч көн
0 votes
«БОЛАЙ ГЫНА» сәхифәсеннән) Пәйгамбәребезнең ﷺ «Бөек шәфәгате» хакында беләсез инде. Аллаһ рөхсәт иткәч кенә, ул ﷺ Кыямәт көненең исәп-хисабы башлануын сорап, Аллаһка ялварачак. Рөхсәт бирелгәнче, ул Аллаһ каршында сәҗдәгә китәчәк. Болар сахих хәдисләрдә хәбәр ителә. Хәдисләрдә, шулай ук, Пәйгамбәребезнең ﷺ күпме вакыт сәҗдәдә булачагы да хәбәр ителә. Кайсыгыз белә, Аллаһ Илчесе ﷺ, гомуми итеп алсак, сәҗдәдә никадәр вакыт торачак икән?).
Hammasini ko'rsatish...
👍 3
Татар галимнәребезнең хезмәтләрен безгә ирештереп, күп нәрсәләргә "күзләребезне ачарга" ярдәм иткәннәре, Мәрҗәни, Баруди, Фәхретдин кебек галимнәребезнең юлын бәян кылганнары өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына рәхмәтебезне җиткерәбез! Без сөйләгәнне "ата-бабаларыбыз да" сөйләгән икән, Әлхәмдүлилләһ!
Hammasini ko'rsatish...