uk
Feedback
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

Відкрити в Telegram

Здесь есть все для вас➡️: рецепты, упражнения, полезные советы, лайфхаки и статьи. Сез хатын-кыз?! Файдалы мәгълүмат эзлисезме?Димәк бу канал сезнең өчен!🥰Рәхим итегез💓 ----------------------------------- Для связи: @rinasabir

Показати більше
5 431
Підписники
-124 години
-147 днів
-2830 днів

Триває завантаження даних...

Хмара тегів
Немає даних
Виникли проблеми? Будь ласка, оновіть сторінку або зверніться до нашого support-менеджера.
Вхідні та вихідні згадування
---
---
---
---
---
---
Залучення підписників
вересень '26
вересень '260
в 0 каналах
серпень '26
+7
в 0 каналах
Get PRO
липень '26
+5
в 0 каналах
Get PRO
червень '26
+2
в 0 каналах
Get PRO
травень '26
+5
в 0 каналах
Get PRO
квітень '26
+21
в 1 каналах
Get PRO
березень '26
+26
в 1 каналах
Get PRO
лютий '26
+413
в 4 каналах
Get PRO
січень '26
+342
в 2 каналах
Get PRO
грудень '25
+27
в 0 каналах
Get PRO
листопад '25
+304
в 3 каналах
Get PRO
жовтень '25
+172
в 1 каналах
Get PRO
вересень '25
+151
в 2 каналах
Get PRO
серпень '25
+43
в 0 каналах
Get PRO
липень '25
+130
в 1 каналах
Get PRO
червень '25
+76
в 0 каналах
Get PRO
травень '25
+1 174
в 8 каналах
Get PRO
квітень '25
+51
в 1 каналах
Get PRO
березень '25
+13
в 0 каналах
Get PRO
лютий '25
+15
в 0 каналах
Get PRO
січень '25
+119
в 1 каналах
Get PRO
грудень '24
+50
в 0 каналах
Get PRO
листопад '24
+95
в 0 каналах
Get PRO
жовтень '24
+87
в 0 каналах
Get PRO
вересень '24
+696
в 2 каналах
Get PRO
серпень '24
+189
в 0 каналах
Get PRO
липень '24
+258
в 1 каналах
Get PRO
червень '24
+57
в 0 каналах
Get PRO
травень '24
+241
в 4 каналах
Get PRO
квітень '24
+974
в 6 каналах
Get PRO
березень '24
+1 090
в 4 каналах
Get PRO
лютий '24
+24
в 0 каналах
Get PRO
січень '24
+13
в 0 каналах
Get PRO
грудень '23
+8
в 0 каналах
Get PRO
листопад '23
+8
в 0 каналах
Get PRO
жовтень '23
+17
в 0 каналах
Get PRO
вересень '23
+19
в 0 каналах
Get PRO
серпень '23
+144
в 0 каналах
Get PRO
липень '23
+725
в 0 каналах
Get PRO
червень '23
+61
в 0 каналах
Get PRO
травень '23
+479
в 0 каналах
Get PRO
квітень '230
в 0 каналах
Get PRO
березень '23
+1
в 0 каналах
Get PRO
лютий '23
+2
в 0 каналах
Get PRO
січень '23
+4
в 0 каналах
Get PRO
грудень '22
+2
в 0 каналах
Get PRO
листопад '22
+3
в 0 каналах
Get PRO
жовтень '22
+4
в 0 каналах
Get PRO
вересень '22
+3
в 0 каналах
Get PRO
серпень '22
+7
в 0 каналах
Get PRO
липень '22
+12
в 0 каналах
Get PRO
червень '22
+14
в 0 каналах
Get PRO
травень '22
+15
в 0 каналах
Get PRO
квітень '22
+30
в 0 каналах
Get PRO
березень '22
+720
в 0 каналах
Дата
Залучення підписників
Згадування
Канали
06 вересня0
05 вересня0
04 вересня0
03 вересня0
02 вересня0
01 вересня0
Дописи каналу
Гөлҗимеш җыеп кал Беренче кыраулар төшү белән гөлҗимешләр балланып китә. Бу көннәрдә гөлҗимеш яратучылар аларны җыя, киптерә.
Гөлҗимеш җыеп кал Беренче кыраулар төшү белән гөлҗимешләр балланып китә. Бу көннәрдә гөлҗимеш яратучылар аларны җыя, киптерә. Гөлҗимешнең файдаларын, баксаң, санап бетерерлек түгел икән: ✅ С витаминына бай (кара карлыганга караганда да күбрәк) ✅ В төркеме витаминнары ✅ Е, К, А, РР витаминнары ✅ Кальций, марганец, органик кислоталар һәм башка организмга кирәкле, файдалы матдәләр күп икән. 📍кан басымын көйли 📍йөрәккә уңай тәэсир итә 📍холестеринны киметә 📍кан тамырларын чистарта һәм ныгыта 📍инфаркттан саклый 📍матдәләр алмашын яхшырта 📍гемоглабинны күтәрә 📍иммунитетны яхшырта 🍵 Төнәтмәсен ашарга ярты сәгать кала эчәргә киңәш ителә. Шул ук вакытта тәүлегенә 1 литрдан да күбрәк эчәргә ярамый. Имбир тамыры һәм бал да кушып эчсәң, бөтенләй дә авырмыйсың икән. ☝Сынап карагыз.

2
Төшләремә керә өч тәрәзә, Ачылмалы иде уртасы. Тик бер генә көнгә кунак булып Шул йортыма килә кайтасы. Уянасым килә таң атка
Төшләремә керә өч тәрәзә, Ачылмалы иде уртасы. Тик бер генә көнгә кунак булып Шул йортыма килә кайтасы. Уянасым килә таң атканда Мичтә пешкән икмәк исенә. Әни тәгәрәткән бәрәңгеләр, Коймаклары төшә исемә... Күкрәгенә терәп Әти кискән Икмәк тәмен килә тоясы. Рәхмәтләрен әйтә белдек микән - Җылы булган да соң оясы. Дүртпочмаклы өстәл артларында Дөнья булган икән түгәрәк. Түгәрәкләп кабат дөньяларны Эххх, утырасы иде бергәләп... Рауза Хафизова
126
3
🍄‍🟫 Гөмбә чоры Ничек агуланмаска? 1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы - бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң
🍄‍🟫 Гөмбә чоры Ничек агуланмаска? 1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы - бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып атып эшкәртергә кирәк. 2. Аз-азлап кына ашарга. 3. Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне кайдан җыйганын белеп булмый. Агулансаң, нәрсә эшләргә? 1. Активлашкан күмер кабырга; 2. Ашказанын юдыртырга; 3. Эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга); 4. Күбрәк сыеклык эчәргә. 5. Кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә! ❓Кызлар, ә сез гөмбә җыясызмы? Алардан ниләр әзерлисез? ❤ әйе, җыям, бик яратам 🔥 җыеп бирсәләр әзерлим 👍 без бөтенләй гөмбә ашамыйбыз 💯 бик сирәк җыябыз һәм ашыйбыз
155
4
Помидор һәм кыярдан кышка салат Бик тәмле салат рецепты. 3 кг помидор, 4 кг кыяр кирәк була. Помидорны мясорубкадан чыгарабыз
Помидор һәм кыярдан кышка салат Бик тәмле салат рецепты. 3 кг помидор, 4 кг кыяр кирәк була. Помидорны мясорубкадан чыгарабыз, кыярны турыйбыз. Помидорны чыгарганда 3-4 тырнак сарымсак, ярты әче борыч салабыз. 200 гр сыек май, 3 аш кашыгы тоз салып кайнатырга куябыз. 15 минут кайнагач, 200 гр шикәр комы, 150 гр уксус, 6-10 түгәрәк борыч салып, кыярны да өстәп тагын 15 минут кайнатабыз. 🫙Стериль банкаларга тутырабыз. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
190
5
Гөрәҗдә (груздь) маринадлау «Маринадланганын да көтмичә шунда ук ашарга мөмкин, бик тәмле»... 🔻Гөмбәне яхшылап юарга һәм, су
Гөрәҗдә (груздь) маринадлау «Маринадланганын да көтмичә шунда ук ашарга мөмкин, бик тәмле»... 🔻Гөмбәне яхшылап юарга һәм, су салып, кайнатырга куярга. 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салырга. Капкачы ачык килеш 30 минут кайнатырга. 🔻Суын түгәргә, агып торган суда юарга. Кәстрүлгә чиста су салырга, шулай ук 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салып, гөмбәне икенче тапкыр кайнарга куярга. Кайнап чыккач 5-6 дәфнә яфрагы, 15 түгәрәк борыч, 4-5 укроп зонтигы, 2 баш сарымсак, 10 карлыган яфрагы, 100 грамм аш серкәсе, 1 бал кашыгы лимон кислотасын 100 мл суда болгатып салырга. 🔻Гөмбәне тозлыкта 10 минут пешерергә. Аннары банкаларга тыгызлап тутырырга, 1 литрлы банкага 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм өстенә кадәр тозлык салырга. Тимер капкач белән ябарга һәм банкаларны иртәнгә кадәр астын өскә әйләндереп куярга. Кышка салкын урында яки суыткычта сакларга. Замирә РӘҖӘПОВА рецепты
199
6
🚩🤩13 сентябрь КАЗАНда ЛӘЙЛӘ ДӘҮЛӘТОВА хитларыннан торган концертка 2️⃣ кешегә (2 шәр билет) ЧАКЫРУ УЙНАТАБЫЗ🔥 🌸🎤 Ляйля Д
🚩🤩13 сентябрь КАЗАНда ЛӘЙЛӘ ДӘҮЛӘТОВА хитларыннан торган концертка 2️⃣ кешегә (2 шәр билет) ЧАКЫРУ УЙНАТАБЫЗ🔥 🌸🎤 Ляйля Давлетова – в Казани! Разыгрываем приглашения на концерт! 🎫 🗓️13 сентября на сцене столицы выступит известная татарская поэтесса, автор сотен любимых хитов – Ляйля Давлетова. Её песни знает и поёт вся республика, а теперь есть шанс услышать их вживую! 🎫 Билеты тут ➡️ https://kzn.kassir.ru/koncert/leyla-davletova?ysclid=mtir42hntf578006270 🏆🏆🏆🏆🏆 ✅ РОЗЫГРЫШТА «КАТНАШАМ!» га БАСЫП КАТНАШ❗️МОНДА ➡️ https://max.ru/afishatatar/AaBdWv5xb1Y 🌏 @tatartoday
147
7
Немає тексту...
293
8
Әче борычтан аджика 🌶 Әче борычтан әзерләнгән аджика, хәтта болгар борычы өстәлгән булса да, термик эшкәртүгә мохтаҗ түгел.
Әче борычтан аджика 🌶 Әче борычтан әзерләнгән аджика, хәтта болгар борычы өстәлгән булса да, термик эшкәртүгә мохтаҗ түгел. Чили борычы үзеннән-үзе консервант булып тора, ул йогышсызландыру үзлегенә ия. Димәк бу, микроблар аны яратмый һәм мондый мохиттә тереклек итә алмый дигән сүз. 🫙Аны банкада суыткычка куеп кыш буе сакларга мөмкин. Безгә кирәк булачак: әче кызыл борыч (орлык­лары белән), татлы борыч – берәр кило, 2 баш сарымсак, 2 аш кашыгы өеп тоз. Борыч һәм сарымсакны иттарткыч аша чыгартыр­га, тоз өстәргә. Катнашманы 8-10 сәгатькә калдырырга, банкаларга тутырырга. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез👌 Югалтмас өчен саклап куегыз
393
9
Бабай мырлый: "Төнлә аркам туңды, Нигә юрганымны килеп япмадың? Акча күп ашый, дип,саранланып, Төнгә каршы газны якмадың! " Ә
Бабай мырлый: "Төнлә аркам туңды, Нигә юрганымны килеп япмадың? Акча  күп ашый, дип,саранланып,  Төнгә каршы газны якмадың! " Әби көлә: "Юри юрганыңны Ачып куйдым бит үзем. Синең каты колагыңа Кермәгәч әйткән сүзем. Тиздән кышлар җитә, дидем. Киез итегем тишелгән. Ишек атлап чыгар хәл юк, Кар керә тишегеннән. Пенсияң бар, яңаны ал, Диеп, котылдың ансат. Тагын йөз ел киям әле, Астына олтан салсаң. -Әнә шул йөз елдан куркып, Салмыйм да инде олтанны. Бер гасырлык әби белән Яшәмәс ирнең солтаны!!! -Гомер буе яшь кызларны Күзләп күзең туймады! - Диеп , әби чыгып китте Кулына алып комганын. Мышык-мышык килеп әби Бакчаларны урады. Карты белән бергә узган Тигез гомерен уйлады. Уңга бакты - ялгыз карчык, Ә сулда - ятим бабай. Уйга батты шулчак әби, Ник йөрим, дулап болай. Өстәлемдә пар чинаяк, Баскычта парлы галуш.
362
10
Ишек ачып , өйгә керсәм – Кадерле якын тавыш... Сүзсез калды әби, сөенечтән Ишек ачып, өйгә керешкә. Итегенә олтан салып утыра Ир солтаны бераз бөрешкән. Бабай карчыккаен каршы алды Итекләрне алып кулына. Кидерде аларны әби аягына, Тезләнеп алдына тын гына. Башын күтәрде дә күзләренә бакты, Елмайды ул шундый иттереп. Карчык аның түбәтәен төзәтте Бизәген маңгаена туры китереп. Бу мизгелне тәсвирларга җитми сүзләр. Сөйләшәләр бары төсен җуйган күзләр. Кояш кебек балкый җыерчыклы йөзләр. Аңлый алар, алда аз калды шул көзләр... P. S. Бүген әби газны полный хутка якты. Үз юрганын да карты өстенә япты - Уйлый торгач, хәйләсен дә тапты. Мендәрен алып, бабай янына барып ятты. (Авторы билгесез)
288
11
Һәркемгә дә ярап бетеп булмый, Кыек җирең барыбер табалар. Һәркем карый үзенең ,, күзлегеннән"- Берәр гаеп барыбер тагалар. Һ
Һәркемгә дә ярап бетеп булмый, Кыек җирең барыбер табалар. Һәркем карый үзенең ,, күзлегеннән"- Берәр гаеп барыбер тагалар. Һәркемгә дә ярап бетеп булмый, Һәр кешенең караш үзенчә. Шулай булган, шулай булачак та- Бу бер язылмаган төшенчә. Хаклы икәнеңне хаклар өчен, Кирәк бик күп киртә үтәргә... Киртәләрне әгәр үтә алсаң, Дөнья сине үзе күтәрә. Тормыш-көрәш! Аның җилләре дә Каршы яктан исә күбрәк. Шул җилләргә каршы баса алсаң, Күкрәк сулыш ала киңерәк... Һәркемгә дә ярап бетеп булмый- Аяк чалучылар табыла. Гел нахакка әйткән авыр сүзләр Йөрәгеңә килеп кадала... Акны-кара диләр, тукый-тукый- Ә мин АК дип торам кабатлап. Ничек инде, ак ул кара булсын? Бар җанымны бирәм исбатлап... Менә шуңа ярап булмый инде. Нишлисең бит- шундый булынган. Гаделлелек нәселдәнме икән, Әллә инде эчкән суыңнан? Гүзәлия Исламова
280
12
Кызыл шомырттан компот ясыйбыз 🍷Кызыл шомырттан компот бик тәмле килеп чыга. Өч литрлы банканы стерильләштерәбез, төбенә 200
Кызыл шомырттан компот ясыйбыз 🍷Кызыл шомырттан компот бик тәмле килеп чыга. Өч литрлы банканы стерильләштерәбез, төбенә 200-250 грамм шомырт салабыз, алма, кара миләш, чия, кура җиләге өстәсәң дә була, төрләндереп ясыйбыз. Өстенә кайнап чыккан су агызабыз, суытабыз, яңадан кәстрюльгә бушатып, 200 грамм шикәр комы өстәп кайнатабыз. Аннан банкага салып тимер капкач белән ябабыз. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез👌 Югалтмас өчен саклап куегыз
292
13
Алмадан как ясау Алманың эчен чистартабыз. Кабыгын әрчемәскә дә мөмкин. Алма якынча 1 килограмм булырга тиеш. Калын төпле кәс
Алмадан как ясау Алманың эчен чистартабыз. Кабыгын әрчемәскә дә мөмкин. Алма якынча 1 килограмм булырга тиеш. Калын төпле кәстрүлгә бушатабыз һәм төбенә ярты стакан су салып, талгын утта пешәргә куябыз. Алма йомшаргач, блендер белән пюре булганчы изәбез. Пюрены болгатып торып, артык дымы парга әйләнсен өчен тагын бераз сүрән утта тотып алабыз. Пешерү кагазе (пекарская бумага) алабыз. Аның өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм катнашманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 миллиметрдан да калын итмичә кәгазьгә җәябез. Пюре кибеп, кулга ябышмый башлаганчы духовкада иң сүрән утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Как кипкәч тулысынча суынганны көтәргә кирәк. Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кәгазьне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз һәм сак кына салдырабыз. Алма кагы әзер! ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
331
14
🍏 Алма ашау өчен 7 сәбәп 1. Алма Альцгеймер авыруыннан саклый. 2. Алма яман шешкә каршы профилактик чара булып тора. 3. Алма
🍏 Алма ашау өчен 7 сәбәп 1. Алма Альцгеймер авыруыннан саклый. 2. Алма яман шешкә каршы профилактик чара булып тора. 3. Алма холестерин күләме артуга юл куймый. 4. Алма йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы. 5. Алма шикәр авыруыннан саклый. 6. Алма артык гәүдә авырлыгыннан котылырга ярдәм итә. 7. Алма тешләрне саклый. Алма яратасызмы? ❤ әйе, бик тә 🔥 көн дә 1 алма ашап куям 🥰 бик яратмасам да, файдалы булгач ашыйм 💯 бик яратып бетермим
344
15
Өйдә наггетсы пешерәбез Балалар нагетсы дигән ризыкны бик ярата. Шуны өй шартларында бик тиз, җайлы итеп әзерләү ысулы бар. 1
Өйдә наггетсы пешерәбез Балалар нагетсы дигән ризыкны бик ярата. Шуны өй шартларында бик тиз, җайлы итеп әзерләү ысулы бар. 1️⃣Тавык түшкәсен (1 куриная грудка) шакмаклап, ваклап турарга.  2️⃣Шуңа бер йомырка сытарга, 3 аш кашыгы он өстәргә.  3️⃣150 грамм каты сырны угычта уып кушарга.  4️⃣Тоз, борычны тәменчә салырга.  5️⃣Барысын бергә болгатып, майлы табада кыздырырга. 6️⃣Кайнар килеш бигрәк тә тәмле! Ашларыгыз тәмле булсын! @ inziliaakhmetgaraeva
352
16
Кышкылыкка солянка әзерләү рецепты Хатын-кызларга хәзер нинди аш пешерим икән дип баш ватасы юк. Җәй аенда әзерләп куясың да,
Кышкылыкка солянка әзерләү рецепты Хатын-кызларга хәзер нинди аш пешерим икән дип баш ватасы юк. Җәй аенда әзерләп куясың да, кыш буе тәмләп ашыйсың. Шуларның берсе — әзер солянка. Солянка әзерләү өчен кирәк булачак: 2 кг. кәбестә, 2 кг. помидор, 1 кг. суганны турыйбыз, 1 кг. кишерне кыргычтан уабыз.  Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 10 данә кара борыч (10 штук), 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез. Теләгән кеше солянкага гөмбә дә сала ала. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк. Тәмле булсын! ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
331
17
Сливадан соус Теләсә кайсы аш-суга үзенчәлекле һәм бик тәмле тәм өсти. Кирәк булачак: 2 кило слива, 1 баш суган, 1 сарымсак т
Сливадан соус Теләсә кайсы аш-суга үзенчәлекле һәм бик тәмле тәм өсти. Кирәк булачак: 2 кило слива, 1 баш суган, 1 сарымсак теше, 3,5 стакан шикәр комы, 2 стакан алма уксусы, 1 аш кашыгы гәрчич порошогы, 1 аш кашыгы төелгән имбир, 1 чәй кашыгы төелгән корица, 1 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, ярты чәй кашыгы төелгән гвоздика. Сливаның төшләрен алабыз. Йомшагын суган һәм сарымсак белән бергә блендерда изәбез. Килеп чыккан катнашманы калын төпле кәстрүлгә салабыз. Калган ингредиентларны өстәп, кайнатып чыгарабыз. Әледән-әле болгатып, 1-1,5 сәгать чамасы пешерәбез. Кайнар соусны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. “Второй” белән ашау өчен үтә дә тәмле ризык!
346
18
Кышкылыкка солянка әзерләү рецепты Хатын-кызларга хәзер нинди аш пешерим икән дип баш ватасы юк. Җәй аенда әзерләп куясың да,
Кышкылыкка солянка әзерләү рецепты Хатын-кызларга хәзер нинди аш пешерим икән дип баш ватасы юк. Җәй аенда әзерләп куясың да, кыш буе тәмләп ашыйсың. Шуларның берсе — әзер солянка. Солянка әзерләү өчен кирәк булачак: 2 кг. кәбестә, 2 кг. помидор, 1 кг. суганны турыйбыз, 1 кг. кишерне кыргычтан уабыз.  Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 10 данә кара борыч (10 штук), 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез. Теләгән кеше солянкага гөмбә дә сала ала. Әмма аны салганчы 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк. Тәмле булсын! ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
1
19
Йөрәк ишеткән сүзләр - бары синең өчен! 📝 Яңа караш тудыручы уйлар 📝 Хикмәтле фикерләр 📝 Җанны тынычландыручы сүзләр Син д
Йөрәк ишеткән сүзләр - бары синең өчен! 📝 Яңа караш тудыручы уйлар 📝 Хикмәтле фикерләр 📝 Җанны тынычландыручы сүзләр Син дә безнең белән бул🩵 https://max.ru/channel_tatarcha_uylar
346
20
Алмадан как ясау Алманың эчен чистартабыз. Кабыгын әрчемәскә дә мөмкин. Алма якынча 1 килограмм булырга тиеш. Калын төпле кәс
Алмадан как ясау Алманың эчен чистартабыз. Кабыгын әрчемәскә дә мөмкин. Алма якынча 1 килограмм булырга тиеш. Калын төпле кәстрүлгә бушатабыз һәм төбенә ярты стакан су салып, талгын утта пешәргә куябыз. Алма йомшаргач, блендер белән пюре булганчы изәбез. Пюрены болгатып торып, артык дымы парга әйләнсен өчен тагын бераз сүрән утта тотып алабыз. Пешерү кагазе (пекарская бумага) алабыз. Аның өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм катнашманы булдыра алганча тигез итеп, 7-8 миллиметрдан да калын итмичә кәгазьгә җәябез. Пюре кибеп, кулга ябышмый башлаганчы духовкада иң сүрән утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Как кипкәч тулысынча суынганны көтәргә кирәк. Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кәгазьне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз һәм сак кына салдырабыз. Алма кагы әзер! ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
384