cookie

Мы используем файлы cookie для улучшения сервиса. Нажав кнопку «Принять все», вы соглашаетесь с использованием cookies.

avatar

Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

👩🏻Сез хуҗабикәме? 💃🏻Тиктормас хатын-кыз? 🤱Бала ялындагы әни? 📖Яисә файдалы мәгълүмат эзлисезме? Здесь есть все для вас➡️: рецепты, упражнения, полезные советы, лайфхаки и статьи. ----------------------------------- Для связи: @rinasabir

Больше
Рекламные посты
3 402
Подписчики
Нет данных24 часа
-67 дней
-4830 дней

Загрузка данных...

Прирост подписчиков

Загрузка данных...

Фото недоступноПоказать в Telegram
Мунчадагы хыянәт (язмыш) Без үскәндә уң як күршебездә Шамилә апа яши иде. Үткән-сүткәндә бала-чаганы буш итмәсә дә, авылда аны бик күп хатыннар яратмый иде. Яратмый гына түгел, күпләр аны күралмый иде.  Шамилә апа - әниләрнең чордашы. Шулай булса да, ни сәбәпледер, кияүгә чыкмый калган. Ә шулай да югалып калмаган, ялгызлыктан интекмәгән дип сөйлиләр. Озын төннәрне үзе генә газапланып уздырмаган. Хатыннар шуңа күрә яратмаганнар да инде аны. Көннәрнең берсендә әни әтине нәкъ менә шул Шамилә апа белән тотты. Миңа ул вакытта 11-12 яшьләр булгандыр, аны-моны белештерми идем. Фермадан бераз иртәрәк кайтып кергән әни көянтә-чиләкләрен алып, мунча ягып җибәрергә уйлады. Мунчабыз ул вакытта яңа гына салынган, сап-сары бүрәнәләрен бүгенгедәй хәтерлим. Үз алдына җырлый-җырлый берни белештермичә мунчага килеп кергән әни, җен-пәри яки албасты күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана үзе, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүрәнә тәгәрәтеп килеп, бастырып куйды. "Шунда гына торыгыз, чыгармагыз", - диде дә, үзе каядыр чапты. Без ишегалдында абый белән икәү калдык. Ни уйларга белмибез, бик куркыштык. Ул арада әни үзе белән авыл советы җитәкчесе, колхоз председателе, тагын берничә хатын ияртеп килеп тә керде. Ишекне ачкач, бер-бер артлы әти белән Шамилә апа чыгып басты. Алга таба ни булгандыр, белмим, чөнки безнең икебезне дә урам ягына чыгарып җибәрделәр. Шул вакыйгадан соң әни бик озак вакыт елап йөрде. Әти китүен китмәде, әмма әни дә озак вакыт гафу итә алмыйча йөрде әле аны. Билгеле, тиз генә онытып булмый инде. Шамилә апа да әллә кайда түгел бит, терәлеп торган күршедә генә яши. Карамасаң да күрәсең, тыңламасаң да ишетәсең. Без, бер-бер арты мәктәпне тәмамлап, укырга китеп беттек. Берничә көнлек бәйрәм вакытында гына кайтып-китеп йөрибез. Әлеге вакыйганы бергәләшеп телгә алып сөйләшмәсәк тә, аны беребез дә онытмады. Ул көн һәрберебезнең күңелендә иде. "Шамилә апагыз бераз авырып тора икән әле", - дигән хәбәрне чираттагы кайтуыбызның берсендә әни сөйләде. Ике айга якын хастаханәдә ятып чыккан, хәзер участок фельдшеры килеп, укол салып йөри. Аягына ясаган операция урынын да көн саен ачып, чистартып, яңадан бәйләргә кирәк икән. Шамилә апаның балалары булмады, ул дөм ялгыз хатын иде инде. Табиб килә дә китә бит инде ул, ә тормыш итәргә үзеңә кирәк. Юынырга, бераз булса да ашарга пешерергә, йомышларыңны йомышларга, дигәндәй. Сәламәт кешегә бу берни түгел, ә авыру өчен шактый зур эш бит ул. Пешергәч, юасы да бар әле җитмәсә. Гадәттә, авылыбыз аның-ише вакытта беркайчан да читләшмәде. Чират торып ашарга пешерәләр, керен юалар, мунча ягып кертәләр иде. Ә Шамилә апа янына бер хатын да аяк басмады, хәлең ничек дип белешмәде. Чөнки яшьрәк чагында бөтенесен елаткан бит ул, күпчелекнең ирләре аның белән төн уздырган, шуның аркасында күпме ызгыш, күпме талаш булган. Без боларның барысын да әнә шул ялга кайткан көннәрне әни сөйләүләреннән генә белдек. Әмма соңгысында әни бик борчылган иде, Шамилә апаны кызганып сөйләде, авыр хәлдә калса да бер дә сөенмәде. Зур юлга безне автобуска утыртып җибәргәч тә өйгә кермәгән әни, туп-туры Шамилә апа йортына атлаган. Теге вакыйгадан соң күпме еллар узып, гомергә бергә яшәсәк тә, алар бер-берсе белән беркайчан да исәнләшмәде. Безгә дә рөхсәт юк иде. Ике хатын ул көнне кичке көтү кайтканчы сөйләшкәннәр. Әни, чыгып та тормыйча, ашарына да пешергән, урын-җирләрен дә алыштырган, чиләк белән су кайнатып бөтен идәннәрен юып чыккан. Бер көн дә калмыйча бөтен эшен эшләп йөргән әнигә тора-бара тагын берничә хатын кушылган. Үткәннәр онытылмаса да, берсе дә ачуын сакламаган. Әнә шулай, кайчандыр үзләрен елатып яшәткән Шамилә апаны алар 8 ай кулдан ашаттылар әле, чишендереп ышкып-ышкып юындырдылар. Аның шәрә тәнен үзләренең үк ирләре иркәләгәнен берсе дә уйламыйча калмагандыр. Дәвамы комментарийда ⤵️ ⤵️ ⤵️
Показать все...
👍 20
00:15
Видео недоступноПоказать в Telegram
Бутылканың тоткычы өзелсә аптырап калмагыз, шушы ысулны кулланыгыз👍 Сезгә ничек, ошыймы? ❤️ - әйе, бик шәп 👍 - кулланып карыйсы булыр 🙏 - минем болай эшләп караган бар Ошаса, үзегезгә саклап куегыз❤️
Показать все...
4.35 MB
👍 20
Фото недоступноПоказать в Telegram
🌱БОРЫЧЛАРГА КҮП СУ СИПМӘГЕЗ (ФАЙДАЛЫ КИҢӘШНЕ ҮЗЕГЕЗГӘ АЛЫРГА ОНЫТМАГЫЗ😊) Бу чир дә, бактерия дә, инфекция дә түгел. Күп очракта су күп сипкәннән барлыкка килә. Борычларга әз генә су сибү җитә. Яфраклары артык суны үзләштереп бетерә алмагач, шундый төрткеләр барлыкка килә. Аннан яфраклары коела башлый, тамырлары череп, үсенте үлә. Алдан күреп җитешсәгез, җирен киптерергә кирәк. Йомшартыгыз, савытларына өстәмә тишекләр тишегез. Бик җылы урынга куегыз яки туфрагын алыштырыгыз. Кояшлы тәрәзә төбенә куегыз. Ничек тә җирен киптерү ягын карагыз. Бер атнадан “Эпин” препараты сиптерегез. Кояш нурлары күрмәсә, куе булса, җилләп утыра алмаса, температура уйнаса да “водянка” барлыкка килә. Бу шулай ук помидорда да, кәбестәдә дә була.
Показать все...
👍 7
Фото недоступноПоказать в Telegram
Пицца 🤣 *️⃣1 ст. җылы су *️⃣3 аш кашыгы оливковый яки сыек май *️⃣5 гр. коры чүпрә *️⃣2 чәй калагы шикәр комы *️⃣0,5 чәй калагы тоз *️⃣2 ст. он. Камыр басабыз да бераз ял иттерәбез. Мин камырны юка гына җәям. Эчлеккә үзегез нәрсә яратасыз, шуны саласыз. Кетчуп, казылык, тозлы кыяр, суган, гөмбә, помидор, сыр. Венера Ибраһимова
Показать все...
🔥 6
Фото недоступноПоказать в Telegram
💛🍀Сары мәтрүшкә – буынга дәва Буын авыртудан интеккәндә түбәндәге ысул ярдәмгә килер: 1 аш кашыгы киптерелгән сары мәтрүшкәгә 1 стакан кайнар су салып төнәтәбез. 15–20 минут тоткач, шуңа тукыма кисәген манып, авырткан урынга куеп торабыз. Өстенә пакет ябып, җылы итеп төреп куябыз. Бер сәгатьтән компрессны алабыз.
Показать все...
👍 7
00:47
Видео недоступноПоказать в Telegram
Гадәти булмаган нарезка ысуллары куюны дәвам итеп...😍😍😍 Сезгә ничек, ошыймы? ❤️ - әйе, бик шәп 👍 - кулланып карыйсы булыр 🙏 - минем болай эшләп караган бар Ошаса, үзегезгә саклап куегыз❤️
Показать все...
9.25 MB
20
Фото недоступноПоказать в Telegram
🧴Аякларны карасаң гына... Үкчә тиресен йомшарту ысуллары: 🔻1 стакан сыек сабынга яки гельгә тоз салып бутагыз да сулы табакка салыгыз. Аякларны шунда ярты сәгать тотыгыз; 🔻табак суга 1–2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10–15 минутка тыгып торыгыз; 🔻5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга, шуңа 1,5 литр кайнап торган су өстәргә кирәк. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган табакка бушатыгыз. Аякларны шунда 20–30 минут тотыгыз. ‼️Мондый процедуралардан соң үкчә тиресен махсус щетка яки пемза белән ышкып, скраб белән дә чистартырга онытмагыз. Скрабны үзлегеңнән дә ясарга мөмкин. Моның өчен әфлисун кабыгын ваклап, зәйтүн мае өстәп богатыгыз да үкчәләргә сөртегез. 20 минуттан юып төшергәч, үкчә тиресенең йомшарып, чистарып калганын күрерсез.
Показать все...
👍 10 1
00:11
Видео недоступноПоказать в Telegram
💍 Кызлар, карагыз әле нинди шәп ысул. Йөзек размерын җайлы гына итеп үлчибез!👍 📌Сез дә бу ысулны кулланып карагыз әле! ✔️Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝 #лайфхак
Показать все...
5.96 KB
👍 18
00:39
Видео недоступноПоказать в Telegram
КУЛЛАРЫБЫЗ МАТУР БУЛСЫН ӨЧЕН ШӘП КҮНЕГҮ ✅ Башта 10 минутлык разминкадан башлыйбыз ✅ Соңрак төп тренировкага күчәбез ✅ 3 тапкыр 14-16 кабатлап эшлибез #красивое_тело Полезные советы | Лайфхаки😋
Показать все...
3.40 MB
👍 4 2
Фото недоступноПоказать в Telegram
⚡️Баш өянәге булганда, нәрсә ярдәм итә? 💬Баш өянәге борчыганда, тавышсыз караңгы бүлмәгә кереп ятып торыгыз, чөнки көчле ут һәм тавышлар баш авыртуны көчәйтә генә. Ярты сәгать кенә ял итеп алсагыз да, җиңеллек тоярсыз. Ваннага җылы су тутырып, шунда кереп утырыгыз. Әлеге процедура баш авыртуга сәбәп булган кан тамырларын киңәйтергә булыша. 💬Чигәләргә составында ментол булган бальзам сылагыз. 💬Магний эчә башлагыз. Әлеге элемент җитмәү баш миендәге нерв күзнәкләре автивлыгын үзгәртә. Магнийны куллана башлаганчы, табиб белән киңәшләшегез, анализлар бирегез.
Показать все...
🙏 4
Выберите другой тариф

Ваш текущий тарифный план позволяет посмотреть аналитику только 5 каналов. Чтобы получить больше, выберите другой план.