uk
Feedback

Не попадись на ботовода! Telemetrio знаходить і позначає такі канали мітками 👉 Хочеш бачити мітку, оформляй підписку

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 674
Підписники
-224 години
-17 днів
-630 днів
Архів дописів
Ата йөрәге — таудан өлкән, ана йөрәге — диңгездән тирән. Татар халык мәкале

Дөнья искиткеч матур! Гүзәллекне тоя белгән бер генә кеше дә аңа битараф кала алмый. Аллаһның кодрәтен тоеп, шөкер кылып яшәргә язсын!

Иң җиңеле — читтән карап тәнкыйтьләү.

Гыйлем — икеләнү вакытында юлдаш, аулакта иптәш, дошманнарга каршы торачак ышанычлы бер корал булыр. Ризаэддин Фәхреддин

Елга һәрвакыт ике ярлы була. Рабит Батулла

Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә — гыйлемдер. Ризаэддин Фәхреддин

Гашыйклар ай яктысында да кызына. Шәүкәт Галиев

Гыйлемнән артык байлык, наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр. Ризаэддин Фәхреддин

Җилгә каршы очкан саен кошлар югарырак күтәрелә. Уинстон Черчилль

Акчаң булса бар да дус шул, бар да яр. Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр...

Акыллы хатаны үзеннән эзли, акылсыз — башкалардан.

Батыр үлеме — марҗадан. Татар халык мәкале

Үткәнеңне аңлаучы, киләчәгеңә ышанучы, хәзер сине ничек бар, шулай кабул итүче генә чын-чынлап якын кешең була.

Кешене кеше итеп ике әйбер тота: ялганнан курку һәм дөреслектән курыкмау. Галимҗан Гыйльманов

Әгәр кыз егет аркасында елый икән, димәк ул аны чын-чынлап ярата. Әгәр егет кыз аркасында елый икән, ул аны яраткан күк башканы беркайчан да ярата алмаячак.

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Ризаэтдин Фәхретдин

Сезнең чыннан да хыялыгыз бармы? Ә ул чынга ашсын өчен сез бүген нәрсә эшләдегез?! Эндрю Мэтьюз

Балыкның кайнар табага эләгүендә кармактагы суалчанны гаепләргә кирәкми. Зөлфәт Хәким

Хаталардан ерак йөрегез! Уйланылмаган һәр адымның төбендә упкын ятуын онытмагыз!

Эш белән мәшгуль булыгыз. Бу – җирдә иң арзан дару. Һәм иң нәтиҗәлеләрнең берсе. Дейл Карнеги