Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 674
مشترکین
-224 ساعت
-17 روز
-630 روز
آرشیو پست ها
Ата йөрәге — таудан өлкән, ана йөрәге — диңгездән тирән.
Татар халык мәкале
Дөнья искиткеч матур! Гүзәллекне тоя белгән бер генә кеше дә аңа битараф кала алмый. Аллаһның кодрәтен тоеп, шөкер кылып яшәргә язсын!
Гыйлем — икеләнү вакытында юлдаш, аулакта иптәш, дошманнарга каршы торачак ышанычлы бер корал булыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә — гыйлемдер.
Ризаэддин Фәхреддин
Гыйлемнән артык байлык, наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Акчаң булса бар да дус шул, бар да яр. Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр...
Үткәнеңне аңлаучы, киләчәгеңә ышанучы, хәзер сине ничек бар, шулай кабул итүче генә чын-чынлап якын кешең була.
Кешене кеше итеп ике әйбер тота: ялганнан курку һәм дөреслектән курыкмау.
Галимҗан Гыйльманов
Әгәр кыз егет аркасында елый икән, димәк ул аны чын-чынлап ярата. Әгәр егет кыз аркасында елый икән, ул аны яраткан күк башканы беркайчан да ярата алмаячак.
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
Ризаэтдин Фәхретдин
Сезнең чыннан да хыялыгыз бармы? Ә ул чынга ашсын өчен сез бүген нәрсә эшләдегез?!
Эндрю Мэтьюз
Балыкның кайнар табага эләгүендә кармактагы суалчанны гаепләргә кирәкми.
Зөлфәт Хәким
Хаталардан ерак йөрегез! Уйланылмаган һәр адымның төбендә упкын ятуын онытмагыз!
Эш белән мәшгуль булыгыз. Бу – җирдә иң арзан дару. Һәм иң нәтиҗәлеләрнең берсе.
Дейл Карнеги
