uk
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 707
Підписники
-124 години
-37 днів
-1630 день
Архів дописів
Тел — ата-ана әманәте, әманәтне балаңа тапшырмау — ата-анаңа хыянәт. Фирдәвес Зариф

Оныта белү — сәләт. Р. Мөхәммәдиев

Тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу кешенең иң зур бәхетедер. Мөхәммәт Мәһдиев

Безне иң каты яратучылар безнең арадан бик тиз китәләр...

Туган тел — саекмас чишмә.

Мәхәббәт ул — яшәргә теләү. М. Горький

Бәхетле булыр өчен, иң беренче чиратта, үз-үзең белән көрәшергә кирәк.

Башлагансың икән — җиң! Эрнест Хемингуэй

Чын ачыш — ул яңа җирләр ачу түгел, ә тормышка яңача карый башлау.

Бәхет кошын сатып та, атып та булмый. Габит Садыйков

Үз фикереңне үткәрергә тырыш. Бәхәскә кер, якла: ләкин аны көчләп башкаларга бөти итеп такма! Нури Арсланов

Вакытында әйтелгән сүз генә асыл. Алда әйтелсә — көлке, соңга калса — төссез. Факил Сафин

Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен! Каюм Насыйри

Югалган дусларыңны эзләү — үзеңне эзләү ул. Разил Вәлиев

Балаларың, оныкларың туган телендә сөйләшмәсә, "Мин — татар!" дип лаф оруыңнан ни файда?! Ләбиб Лерон

Барлык ябык ишеккә дә шакырга һәм барлык ачык ишеккә дә керергә кирәкмәгәнен яшь барган саен аңлыйсың...

Тел — халыкның акылын, гореф-гадәтен дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Гомәр Бәширов

Өч нәрсә күңелгә кайгы китерер: яман юлдаш, яман хатын, яман холык. Әбелмәних Каргалый

Булырдай кечкенәдән "мин баш" дияр, булмастай үлгәнче "мин яшь" дияр.

Әгәр сез кем өчендер начарга әйләнгәнсез икән, димәк сез аның өчен артык күп яхшылык эшләгәнсез. Лев Толстой