uk
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 706
Підписники
-124 години
-47 днів
-1630 день
Архів дописів
Әгәр сез кем өчендер начарга әйләнгәнсез икән, димәк сез аның өчен артык күп яхшылык эшләгәнсез. Лев Толстой

Мәгънә турында уйла, сүзләр үзләре барлыкка килер. Льюис Кэрролл

Башка берәүгә ярдәм итү өчен бай һәм көчле булу кирәк түгел. Бары игътибарлы һәм ихтирамлы булу да бик җитә.

Ана теле дип сөйләшмисез. Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар "анам теле" дип сөйләшә. Татар теле, туган тел гыйбарәсе ана телен үтерергә тиеш түгел. Рабит Батулла

Хис һәм гамәлләрдә үзгәреш булсын өчен иң башта фикерләрне үзгәртергә кирәк.

Ызгыш-талаш юлы — мең, килешү юлы — бер генә. Татар халык мәкале

Язмышның иң зур бүләге — "булуың өчен рәхмәт" дип әйтерлек кешеләр. Эрсин Тезджан

Эш сөйгән бәхетен табар.

Мәхәббәт — яшьлекнең иң матур бизәге.

Кеше надан булса, ул аннан котыла алмый. Ул надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелә ала, әмма наданлык барыбер кала. Мөхәммәт Мәһдиев

Тамак тук булганда, бөтен әйбер ямьле күренә. Мөхәммәт Мәһдиев

Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.

Берәү күлләвеккә карап балчык кына күрә, ә берәү — анда чагылучы йолдызларны. Иммануил Кант

Сәгатеңне җимереп кенә гомер агышын туктатып булмый.

Күп фикерлә, аз сөйлә. Ризаэддин Фәхреддин

Агач — җимеше белән, адәм — эше белән.

Сәгать әкрен йөри, вакыт тиз уза. Шәүкәт Галиев

Гайрәттән яхшы дус юк.

Артта калган көннәр синеке түгел, алдагы көннәр – исән булсак, безнеке. Онытма: киләчәктә сине картлык көтеп тора. Көч бар чакта эшлисе эшне эшләп, яулыйсы үрләрне яулап калырга кирәк. Ычкындырма мөмкинлекне... Миргазиян Юныс

Безнең телебезне, милләтебезне без сакларга тиеш, чөнки ул Раббыбызның әманәте. Камил хәзрәт Самигуллин