Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 717
مشترکین
+124 ساعت
-37 روز
-1430 روز
آرشیو پست ها
Берәү күлләвеккә карап балчык кына күрә, ә берәү — анда чагылучы йолдызларны.
Иммануил Кант
Артта калган көннәр синеке түгел, алдагы көннәр – исән булсак, безнеке. Онытма: киләчәктә сине картлык көтеп тора. Көч бар чакта эшлисе эшне эшләп, яулыйсы үрләрне яулап калырга кирәк. Ычкындырма мөмкинлекне...
Миргазиян Юныс
Безнең телебезне, милләтебезне без сакларга тиеш, чөнки ул Раббыбызның әманәте.
Камил хәзрәт Самигуллин
Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була.
Разил Вәлиев
Ир бозылса — гаилә бозыла, хатын бозылса — халык бозыла.
Татар халык мәкале
Ничек инде ана сөте белән кергән телне ташлап, чит телдә язарга була?
Миргазиян Юныс
Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата.
Зөлфәт Хәким
Тормыш – аклы-каралы зебра түгел, ул – шахмат тактасы. Монда барысы да синең ничек йөрүеңнән тора.
Байлык, мөлкәт артыннан куарга кирәк түгел, үлгәч аның берсен дә үзең белән алып китә алмыйсың. Хәләл көч белән тапкан мал гына бәрәкәтле һәм файдалы.
Ялгышудан курыкмагыз. Әгәр ялгышкансыз икән инде, ялгышыгызны таный белегез һәм бүтән кабатламаска тырышыгыз.
اکنون در دسترس! پژوهش تلگرام ۲۰۲۵ — مهمترین بینشهای سال 
