Татар дулкыны
Открыть в Telegram
Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny
БольшеСтрана не указанаКатегория не указана
300
Подписчики
+224 часа
+47 дней
+2030 дней
Архив постов
Татар мифологиясе зур экраннарга чыга!
7нче майда Рәсәйнең барлык кинотеатрларында «Шүрәле» мистик триллеры күрсәтелә башлыячак - бу режиссёр Алинә Насыйбуллинаның тәүге эше.
Фильмда Алинә Насыйбуллина үзе төп рольне башкара, шулай ук Рузил Миңнекаев, Максим Матвеев, Хаски һәм башка актёрлар уйныйлар.
Казанда 26нче апрель көнне киноның премьерасы узды. Казан тамашачысы киноны тәнкыйтьләде. Сәбәбе - актёрларның татар телендә сөйләшкәндә рус акцентлары. Ләкин мондый тәнкыйтьләргә карамыйча сез барыбер барыгыз, нинди генә шәһәрдә булсагыз да, карарга барыгыз!
*Киноның жанры триллер икәнен онытмагыз, шунлыктан яшь чикләве бар - 18+
〰️〰️〰️〰️〰️〰️
СҮЗЛЕК:
💡тәүге эш - первая работа, дебют
💡тәнкыйть - критика
💡сәбәп - причина
Безнең Яңа ел яллары озакка сузылды 😁
Каналның форматын һәм исемен яңартып - без кайтабыз!
Дулкынлану күңелле генә булсын 😉
Repost from Татар ядкарьләре
"Әбигә хат килгән", 1979
Зөфәр Гимаев
#арт_клуб_ТЯ
Әлеге сурәт балачакка алып кайтты, килешәсезме?
Repost from N/a
Мемның эчтәлеге:
Нигә уятасың? Нигә авылга бару өчен 05:00 торырга кирәк?
Бәлки моның өчен:
Актуаль сүз | Татар яңалыклары | t.me/tatar_word
TATAR MEMES | татар мем | t.me/tat_memes
Хәерле иртәләр!
1940 еллар җырлары.
#татар_җырлар.
Фазыл чишмәсе.
Сибгат Хәким сүзләре.
Халык музыкасы.
Җырны Рөкыя Ибраһимова Фазыл чишмәсе янында ишетте. Ул сугышта һәлак була. Җырга сүзләрне 1947 елда Сибгать Хәким яза. Җырның тексты аңа җиңел бирелмәде. Башта ул ике куплет уйлап тапкан, ләкин Меховщиков клубындагы концерттан соң халыктан аны озынайтырга таләп килде. Шулай итеп тагын өч куплет барлыкка килә.
Источник: https://100tatar.ru/40ru
Төрек Изнигында археологлар III гасыр фрескасын тапканнар. Анда "Яхшы көтүче" образында кәҗә күтәреп йөрүче сакалсыз яшь Гайсә Мәсих (Иисус Христос) сурәтләнгән. Бу фреска Гайсә Мәсихнең иң борынгы сурәтләреннән берсе булып тора.
Источник: https://t.me/bbbreaking/222475
Repost from Татар ядкарьләре
🐴Көнчыгыш календаре буенча, киләсе 2026 ел – Ат елы.
Шул уңайдан, татар халкында ат белән бәйле булган кайбер ышануларга тукталып аласы иттек.
🐴Бик күп халыклар мифологиясендә, фольклорында һәм язма әдәбиятында ат - кояш, яктылык, тизлек, бәхет һәм шул ук вакытта язмыш һәм үлем, икенче дөньяга күчү символы, иң югары дәрәҗәле һәм мификлаштырылган хайваннарның берсе.
🐴Халык күзаллауларының бер ишесе буенча - ат килеп чыгышы белән Күк патшалыгы вәкиле, Икенче карашлар буенча - Су асты дөньясы белән бәйләнгән, шулай ук аның Җир асты дөньясыннан булуына да ишарәләүче мисаллар бар. Мәсәлән, халкыбызның дастан, әкият, табышмак, мәкаль-әйтем, җырларында урын алган Акбүзат, Толпар образлары атның шул исәптән әлеге үзенчәлеген дә чагылдыра.
🐴Атның мифологик сыйфатлары турында аңа бәйле атрибутларның төрле ырымнарда кулланылуы буенча да сүз йөртә алабыз.
📍Әйтик, халкыбызда хәвеф-хәтәр килмәсен дип, ишек бусагасына ат дагасы кагып кую гадәте бар. Даганың бу очракта ат тоягыннан төшеп калган булуы шарт.
📍Озакка сузылган корылык булганда әби-бабаларыбыз ат башы сөяген агымсуга салып бәйләп куйганнар.
📍Атның тире кара көчләрдән саклый ала дигән ышануга нигезләнеп, ат тире сеңгән предметларны, мәсәлән, атның авызлыгын, иярен теге яисә бу чирне имләү, җен-зәхмәтне куркыту өчен кулланганнар.
#ат_елы
#ышануларыбыз
Repost from Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
+6
Ни өчен чыршы бизиләр? Кыш бабай каян барлыкка килгән? Ник Яңа ел кыш уртасында килә? Бу сорауларга җавап бар. Яңа еллар күңелле узсын!
Интертат газетасы:
«Рубль ныгыган». 2024 елның декабре белән чагыштырганда, рубль курсы долларга карата 31 процентка ныгыган. Икенче урында швед кронасы (19,9 процентка), өченче урында венгр форинты (19,4 процентка). Шулай ук бишлеккә Колумбия песосы (18,9 процентка) һәм чех кронасы (17,2 процентка) кергән.Источник: https://intertat.tatar/news/rubl-nygygan-2025-elda-dollarga-karata-in-nyk-kyimmatlangan-valyuta-bilgele-5877493
Елның төп уңышы?
🟢Яратмаган иске эштән китү - эшләүчеләрнең 29% шулай дип җавап биргән.
🟢Ял вакытында чын ял - 26% җавап биргән.
Эштәге проблемалар?
🟢Эшләүчеләрнең 58% компаниядә яки эштә өметләрен өзгән (разочаровались).
🟢46% профессиональ янган.
Источник: https://incrussia.ru/news/kazhdyj-tretij-rossiyanin-nazval-uhod-s-raboty-glavnym-uspehom-goda/
+4
Бүген төнлә.
Трамп Венесуэлага һөҗүм итәргә боерык (приказ) биргән, дип хәбәр итә CBS News журналисты Дженнифер Джейкобс (фото 1).
США хәрби-һава көчләре Венесуэла башкаласы - Каракас территориясендәге хәрби объектларга һөҗүм итте (видео 2).
Игуэроте аэропорты янында США авиаһөҗүменнән соң шартлау кадрлары (видео 3).
Венесуэла өстендә күк йөзе хәзер (фото 4).
Венесуэлада гадәттән тыш хәл (чрезвычайное положение) кертелә.
Венесуэла бронетехникасы Каракас урамнарында күренә (видео 5).
Колумбия Президенты (Венесуэла белән күрше ил) белдерде:
Венесуэла һөҗүмгә дучар булды! Америка дәүләтләре һәм ООН оешмалары кичекмәстән очрашырга тиешИсточник: https://t.me/bbbreaking/222525
Роструд Россиядә иң актуаль 5 һөнәрне атады:
● тегүче;
● автомобиль йөртүчесе;
● монтажчы;
● электрогазосварщик;
● табиб.
Источник: https://m.business-gazeta.ru/news/691502
+1
Россия Мәгариф министрлыгы укучылар белән конфликтлы хәлләр өчен педагогларга инструкция юллады.
Источник: https://edu.gov.ru/press/10915/minprosvescheniya-rossii-napravilo-v-regiony-instrukciyu-po-deystviyam-pedagogov-v-konfliktnyh-situaciyah/
Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте буенча депутаты Антон Горелкин:
VPN-сервислардан файдаланган өчен штрафлар кертергә планлаштырмыйбыз. Бу тема хәтта күтәрелми дә.Источник: https://tass.ru/ekonomika/26027307
Хәерле иртәләр!
1940 еллар җырлары.
#татар_җырлар.
Әдрән диңгез (Адриатическое море).
Таҗи Гыйззәт сүзләре.
Салих Сәйдәшев музыкасы.
Сәйдәшевнең театр музыкасыннан озын гомерле тагын бер композициясе. "Әдрән диңгез" 1948 елда Гыйззәтнең "Чын мәхәббәт" пьесасы өчен язылган. Көйне Сәйдәшев Казан университеты тулай торагында (в общежитии) албан студентлары җырларыннан яздырып алган. Көнчыгыш Европа музыкасы - ул шулай ук Төркия, Венгрия һәм башка илләр музыкасы. Әдрән Диңгез турындагы җыр экзотик булса да, татар тыңлаучысына бик якын яңгырый, чөнки ул анда төрки мотивларны таный.
Источник: https://100tatar.ru/40ru
+1
2 гыйнвар — халыкара Фәнни фантастика көне. Бу уңайдан татар әдәбиятының иң күренекле фантасты Адлер Тимергалинны искә алырга чакырабыз.
Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнварында туган (кичә аңа 95 яшь тулган булыр иде). Казан университетының астрономия бүлегендә, Ташкентта педагогика институтының физика-математика факультетында белем ала ул. Озак еллар дәвамында Татарстан китап нәшриятында фәнни-техник әдәбият мөхәррире булып эшли. Сүзлекләр төзүдә катнаша (мәсәлән, русча-татарча астрономия терминнары сүзлеген төзи), фәнни-популяр китапларны һәм дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итә.
Адлер Тимергалин — татар әдәбиятында фәнни фантастика жанрын үстерүгә гаять зур өлеш керткән шәхес. Аның әсәрләренә мавыктыргыч сюжет белән беррәттән тирән фәлсәфи, социаль, әхлакый проблемалар турында уйлану да хас.
Гомере буе туплаган белемен ул «Миллият сүзлеге» дигән уникаль энциклопедик басма төзүдә куллана. 3 том булып басылган бу китапта татар-төрки мәдәниятенең төрле күренешләре өйрәнелә.
Адлер Тимергалинның бай шәхси китапханәсенең бер өлеше хәзерге вакытта Татар китабы йортында саклана. Сез Адлер ага кулы тигән китаплар белән үзегез дә музейда таныша, эшли аласыз.
@tatbookhouse
Яңа елның беренче көнендә - 1 гыйнварда, берьюлы ике күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең юбилее! Моннан 140 ел элек язучы Фатих Әмирхан һәм 125 ел элек шагыйрь Һади Такташ туган!
Алар үз халкының бөек уллары һәм без алар белән горурланабыз!Источник: https://t.me/rustamminnikhanov/3244
Repost from Татар ядкарьләре
Татарда йорт янында чыршы утыртырга ярамый дигән ышану бар. Чыршы утыртсаң, бәхетсезлек килә, ялгыз каласың, ул йортта бала булмый дигән ышанулар бар. Агач йортны узып киткәч, имеш, чыршыны утырткан кеше яки йорт хуҗасы үлә дигән ышану да яши.
Бу юктан килеп чыккан уйдырма түгел, бу – халык педагогикасы. “Татар ядкарьләре” бу ышануның сәбәпләрен аңлата.
Repost from Татар ядкарьләре
Чыршыны без хәзер Яңа елның төп символы дип кабул итәбез. Ә чыршы – безнең төп агачларыбызның берсе. Төп төзелеш материалы, төп кәгазь чималы. Чыршы – иң музыкаль агач та, күпчелек уен коралларын нәкъ менә чыршыдан ясыйлар.
Чыршы белән бәйле мифлар, ышанулар да бик күп, чыршы әле күп кенә җырларыбызга да кергән.
“Татар ядкарьләре” “Яңа елның төп агачы” турында мәгълүматлар туплады.
