ru
Feedback
Татар дулкыны

Татар дулкыны

Открыть в Telegram

Татар дулкыны - татарлар турында татар телендә. Об актуальном для татар на татарском языке. https://t.me/tatar_dulkyny

Больше
Страна не указанаКатегория не указана
270
Подписчики
Нет данных24 часа
+37 дней
+1530 день
Архив постов
Дәүләт Думасы яңа закон кабул итте. Аның нигезендә медицина көллиятләрен һәм вузларын тәмамлаучылар 2 - 3 ел остаз җитәкчелег
Дәүләт Думасы яңа закон кабул итте. Аның нигезендә медицина көллиятләрен һәм вузларын тәмамлаучылар 2 - 3 ел остаз җитәкчелегендә (под руководством наставника) дәүләт яки муниципаль клиникада эшләргә тиеш. Соңгы укылышта закон формулировкалары йомшарды. Хәзер бу таләп ординатура программасына керүчеләр өчен кагыла. Ординатура тар белгечлек (узкая специализация) алу өчен кирәк. Эшләп бетерүдән баш тарткан очракта, тәмамлаучылар дәүләткә ике тапкыр түләргә тиеш була. Әгәр дә кеше ординатурага коммерцияле урынга керә икән, остаз җитәкчелегендә эшләргә кирәкми. Источник: https://www.interfax.ru/russia/1057359

Кичә-бүген җир өстендә поляр балкышларның (полярное сияние) киң зонасы формалаша. Татарстаннан матур фотолар шуның белән аңла
+1
Кичә-бүген җир өстендә поляр балкышларның (полярное сияние) киң зонасы формалаша. Татарстаннан матур фотолар шуның белән аңлатыла. Иң якты поляр балкышлар - Татарстанда, Башкортстанда, Россиядә түгел, ә Көнбатыш ярымшарда (в Западном полушарии) күрергә мөмкин. Моның сәбәбе быел кояшта иң көчле кабыну. Кабыну дүшәмбе көнне булды 🌝 Источник: https://t.me/tass_science/8217

- Русский Север? - Юк, бу Татарстан. - Ышанмыйм. Бәлки бу Photoshop? - Юк. Татарстанның Биектау районы, Мәмдәл авыл җирлеге.
+3
- Русский Север? - Юк, бу Татарстан. - Ышанмыйм. Бәлки бу Photoshop? - Юк. Татарстанның Биектау районы, Мәмдәл авыл җирлеге. Источник: https://t.me/ravilhisamytdinov_biektay/5206

Хәерле иртәләр! Без ХХ гасыр башы җырлары белән танышуны дәвам итәбез. #татар_җырлар монда басыгыз әле. Шахта Халык сүзләре һәм музыкасы Хатын-кызның җан (душевные) газапларын (страдания) тасвирлаган реалистик җыр. Аның сөйгәне (возлюбленный) чит илләргә акча эшләргә китә. Бәлки-озакка түгелдер... Кыш көне акча эшләргә киткән крестьяннар өчен хәтта махсус термин да булган — «зимагур» (зима — горе). Инкыйлабка (революция) кадәр күп татарлар Донбасс, Кузбасс, Урал, Караганда шахталарында эшләгән. Коточкыч шартларда (в тяжелых условиях), эсседә, әче тозлы суда, тире тузанында эшләгәннәр. Баш өстендә югары көчәнешле (высокого напряжения) чыбыклар эленеп торганда, ә чиста һавага кадәр — 200 метрга... Татарларның да язмышы (судьба) Донбасс белән бәйлеме? 🙄 Источник: https://100tatar.ru/ Иртәне җыр белән каршылау өчен, кушылыгыз: https://t.me/tatar_word/511

Шәһри Казан:
Биектау районының Олы Битаман авылында яшәүче Оркыя апа Баһавиедан шигъри тәлгәшләр. Әбекәйнең бүген дә зиһеңе аяз, хәтере әйбәт! Оркыя әбинең бүген әле туган көне дә - 90 яшьлеген бәйрәм итә! Котлыйбыз, ипле картлыгын кадерле тәрбиядә үткәрсен дигән теләкләр юллыйбыз.
Без дә котлауларга кушылабыз! Шат йөрәген һәм моңлы тавышын саклавын телибез. Ә сезгә тыныч йокылар! Источник: https://t.me/shahrikazan/40686 Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском https://t.me/tatar_word/541

Студентларның күбесе төнлә имтихан алдыннан әзерләнә. Ә татарларның күбесе татар теле кагыйдәләрен татар диктанты алдыннан бе
+4
Студентларның күбесе төнлә имтихан алдыннан әзерләнә. Ә татарларның күбесе татар теле кагыйдәләрен татар диктанты алдыннан берничә көн алдан искә төшерә. Безнең подписчиклар әлбәттә андый түгел 😘 Әмма кайбер кагыйдәләрне искә төшерү беркемгә дә зарарлы булмаячак. Источник: https://t.me/tatforum/4562 Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском https://t.me/tatar_word/536

Тагын сәнгать (искусство) дөньясыннан яңалык. Сулда - сәнгать әсәре (произведение), арт-объект. Тузанлы көзге. Рәссам фикерен
Тагын сәнгать (искусство) дөньясыннан яңалык. Сулда - сәнгать әсәре (произведение), арт-объект. Тузанлы көзге. Рәссам фикеренчә, чагылыш (отражение) - урта класс кешесе образының метафорасы. Музей җыештыручысы рәссамның ниятен (задумку) аңламады. Ир - ат пычрак көзгене идеаль рәвештә сөрткән һәм шуның белән арт-объектны тулысынча юк иткән. Җыештыручының эшен уңнан күрергә була. Рәссам матәмдә (в трауре), ә музей аңа компенсация түләргә тиеш. Источник: https://t.me/trends/21708

Татарстан Республикасы Милли музеена билет шимбә көнне 500 сумнан 600 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Третьяков галереясына билет
Татарстан Республикасы Милли музеена билет шимбә көнне 500 сумнан 600 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. Третьяков галереясына билет (Мәскәү, Лаврушинский тыкрыгы,10) 700 сум тора. Эрмитажга (Санкт-Петербург) билет 1500 сум тора. Намуссыз (недобросовестные) СМИ Татарстан Республикасы Милли музеена билет Эрмитажга караганда кыйммәтрәк дип яза. Бу дөрес түгел. Сәнгать (искусство) өчен түләргә кирәк, без шулай уйлыйбыз.

Гаилә ипотекасы буенча ставка киләсе елда ике тапкырга артырга мөмкин. Канунны (закон) ел ахырына кадәр кабул итәргә мөмкиннә
Гаилә ипотекасы буенча ставка киләсе елда ике тапкырга артырга мөмкин. Канунны (закон) ел ахырына кадәр кабул итәргә мөмкиннәр, ә киләсе елда ул үз көченә керәчәк. Ставка балалар санына карап төрле булачак. ▫️ 10 - 12% — әгәр бер бала булса; ▫️ ️6% — ике бала булса; ▫️ ️4% — өч бала булса. Өч бала булса, ставка хәзергегә караганда түбәнрәк була. Хәзер бердәм ставка 6%. Бу планлаштырылган үзгәрешләр турында Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты башлыгы Анатолий Аксаков хәбәр итте. Источник: https://ria.ru/20251111/ipoteka-2054068175.html

Лавров интервьюсыннан иң мөһиме: 1. Россия США-га ДСНВ буенча чикләүләрне (ограничения) "суыну" өчен (выпустить пар) бер елга озайтырга тәкъдим итә. Моның өчен США белән консультация кирәкми. Аны теләсә кайсы вакытта 5 февральгә кадәр озайтырга мөмкин; 2. Әгәр США өстенлекне (доминирование) күрсәтү өчен атом-төш коралын (ядерное оружие) кулланырга җыенса, США атом-төш сугышын булдырмау идеясен хупламый (не придерживаются); 3. США Көньяк Корея һәм Япония белән атом-төш коралын урнаштыру турында әңгәмә (диалог) алып бара. Бу Россия өчен ярамый; 4. Аляскадагы Трамп Украинадагы УПЦ (Украинская православная церковь) тыюына (запрету) ышана (поверить) алмады һәм моның белән аптырашта калды; 5. Россия США белән элемтәләрне (контакты) яңартырга омтыла (стремится); 6. Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре ышанычлы (отношения доверительные). 2026 елда тәмамлана торган дуслык турында килешү озайтылачак. Тулы видеоны монда карарга мөмкин: https://t.me/bbbreaking/219145

Халыкара яңалыклар (кыскача): 1. Словакия Премьер-министры Роберт Фицо: Россиянең катырылган (замороженные) активлары хисабына (за счет) Украинага кредит бирү сугышны ике елга сузачак. Словакия монда катнашмаячак. 2. Financial Times (FT): Украина армиясе хәрбиләр (военные) кытлыгы (дефицит) белән очраша (фронтның бер километрына уртача дүрт-җиде хәрби саклый). Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең шактый өлеше үз хәрби частьларына килгәнче үк дезертирлык итә. 3. Kyiv Post: США президенты Дональд Трамп администрациясе Украина турындагы ООН резолюциясеннән территориаль бөтенлек (целостность) турындагы сүзләрне төшереп калдырырга тели. Источник: https://t.me/bbbreaking/219155

Семей шәһәрендә яшәүчеләр Очучы Татар турындагы риваятьне (легенду) гасырдан артык саклыйлар һәм бер-берсенә тапшыралар. Уйла
+3
Семей шәһәрендә яшәүчеләр Очучы Татар турындагы риваятьне (легенду) гасырдан артык саклыйлар һәм бер-берсенә тапшыралар. Уйлап табучы (изобретатель) Гали Вәлиев Казанда туган. Семей шәһәре күчеп килде. Ул үзенең инженерлык могҗизалары (чудесами) белән Семей шәһәрен данга күмде (прославил). Шат балалар татар Да Винчи тарихын тыңлап кына калмыйлар, алар үзләренең иҗатында соклануларын (восхищение) белдерәләр. Аның турындагы якты мультфильм анимацияләр конкурсында иң яхшыларның берсе булды. Ә аннары мультфильм социаль челтәрләрне яулап алды. Мультфильм беренче ачучыларның искиткеч (чудесных) вакытларын искә төшерергә мөмкинлек бирә. Источник: https://milliard.tatar/news/legenda-o-letayushhem-tatarine-ozila-v-multfilme-detei-iz-kazaxstana-8545 Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском https://t.me/tatar_word/527

Просто ❤️ Видеоны карагыз! Казахстан балалары "Очучы Татар" ("Летающий татарин") турында мультфильм төшерделәр. Семей шәһәренең (Казахстан) Невзоровлар гаиләсе исемендәге музее мультипликация конкурсы үткәрде. Семей шәһәреннән талантлы рәссам (художник) һәм үз студиясенең педагогы Алина Малякова үз идеясен тәкъдим итте (предложила). Алина сюжетны озак эзләде. Һәм, ниһаять, тапты. Очучы Татар.
Исем генә безнең кызыксынуыбызны (интерес) уятты. Без балалар белән мәгълүмат эзләргә керештек. Безнең өметләр акланды (ожидания оправдались). Без иҗат өчен мөмкинлек таптык. Табигатьне дә, механизмнарны да, колоритлы җирле (местные) халыкны да сурәтләү (изображение) мөмкинлеге таптык. Шулай ук сюжет интригалады. Сюжет тарихны һәм фәнни фантастиканы үз эченә ала - дип сөйләде мультипликация авторы Алина Малякова
Источник: https://milliard.tatar/news/legenda-o-letayushhem-tatarine-ozila-v-multfilme-detei-iz-kazaxstana-8545 Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском https://t.me/tatar_word/526

Дизайнер Анита Грэй: Үземнең воркшопларым өчен материаллар эзләгәндә, мин 56 татар мифологик героен таптым. Мин аларны өйрәне
Дизайнер Анита Грэй: Үземнең воркшопларым өчен материаллар эзләгәндә, мин 56 татар мифологик героен таптым. Мин аларны өйрәнергә, визуальләштерергә һәм кодлаштырырга теләдем. Мин барлык булган татар мифологик геройлары белән татар орнаментлары ясарга телим. Шүрәле - беренче геройларның берсе. Ә ни өчен Шүрәле кебек персонаж кирәк иде? Балалар урманга качмасын, югалып калмасын өчен. Мин хәзер йөрим һәм һаман Шүрәле турында уйлыйм, нигә үлем кытыклап? Ә бит сабыйларны (младенцев) кытыкларга ярамый! Ә Су анасы ни өчен кирәк булган? Балалар йөрмәсеннәр, су коенмасыннар һәм батмасыннар өчен. Кешеләр табигатьтә яшәгәннәр. Аларга балаларны куркынычсызландыру (обезопасить) өчен күп нәрсә уйлап табарга кирәк иде. Без югалткан мәгънә һәм зирәклек шулкадәр күп... Источник: https://milliard.tatar/news/dizainer-anita-grei-ya-xocu-sozdat-ornamenty-so-vsemi-sushhestvuyushhimi-tatarskimi-mifologiceskimi-geroyami-8538 Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском https://t.me/tatar_word/525

14 - 16 ноября пройдет Всемирная образовательная акция «Татарча диктант». В Москве проверить свои знания родного языка можно
+2
14 - 16 ноября пройдет Всемирная образовательная акция «Татарча диктант». В Москве проверить свои знания родного языка можно на одной из трех площадок: Институт Каюма Насыри 📍Белореченская 19., к.2 (здание школы 1186 им.Мусы Джалиля) Дата: 14 ноября (пятница) в 18.30 Для участия необходимо пройти регистрацию по ссылке: https://forms.yandex.ru/u/6911e46c6d2d73065edd56bc Вход по паспорту. Татарский культурный центр Москвы (без регистрации) 📍Малый Татарский переулок, д.8 Дата: 15 ноября (суббота) в 12.30 часов 306 кабинет Центр исламской культуры и образования имени Ш. Марджани "Ихсан" 📍ул. Складочная, д.1, стр. 15, подъезд 3, этаж 2. Дата: 16 ноября (воскресенье) в 17.00 Для участия необходимо пройти регистрацию по ссылке: https://forms.gle/m8iPSYprc6UcjpsN6 Текст диктанта будет читать: Альбина Валиева - преподаватель татарского языка. Актуаль сүз | Татар яңалыклары | Новости на татарском https://t.me/tatar_word/522

Шулай ук кичә Камал театрында "М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры" гастрольләре башланды. БУРЕНУШКА /
+8
Шулай ук кичә Камал театрында "М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры" гастрольләре башланды. БУРЕНУШКА / БӨЙРӘКӘЙ Эльвира Садреева үз тәэсирләре белән уртаклаша:
Матур һәм куркыныч спектакль. Мәҗүсилек (языческое) үткәненә һәм ыру бәйләнешләренә (родовые связи) мөрәҗәгать итү турында спектакль. Муратовлар гаиләсенең каргышы (проклятие) турында. Монда кешенең тирән хайван табигатен уята торган нәрсә бар. Спектакльдә барысы да кара, бераз ак бар. Кем өчендер спектакль геройларның кара киемнәре аркасында бик караңгы, минем өчен ул бик матур һәм стильле. Кара төс - яктылык булмау. Монда беркемгә дә яктылык юк. Өйгә кайткач, хезмәттәшләрем белән «Бөйрәкәй» китабын эзләп интернетны актарып чыктык.
Источник: https://t.me/ipteshler/21384

Кичә Камал театрында "К.Ү.Р. Кә" спектакль премьерасы булды! ... Кечкенә авыл-планета. Анда идиллик иминлектә (благополучии) кешеләр яши. Ләкин көннәрдән бер көнне соңгы өч йөз елда беренче тапкыр борынгы радио сөйли башлады. Тавыш галактикаара ревизия уздыру турында хәбәр итә. Ревизия Җир планетасының кагыйдәләренә туры килү-килмәве тикшерәчәк... Источник: https://t.me/intertatgazeta/42169

Хәерле иртәләр! #татар_җырлар монда басыгыз әле. Ай, былбылым. Халык сүзләре һәм музыкасы Татар халык җырларының кайбер каноны бар. Әмма "альтернатив" юл да булган. Бу җыр аларның берсе. Тукай укытучысы һәм популяр җырчы Камил Төхфәтуллин, риваять буенча (по легенде), аны көньяктан алып кайткан. Ул төрекләргә дә, кырым татарларына да таныш яңгырый. Җырның тагын бер варианты билгеле, аның өчен сүзләрне Нәкый Исәнбәт 1956 елда язган. Аны Ренат Ибраһимов репертуарына керттеләр. Без Илһам Шакиров версиясен тәкъдим итәбез. Ул теләсә кайсы чор (эпохи) өчен актуаль. Источник: https://100tatar.ru/10ru Иртәне җыр белән каршылау өчен, кушылыгыз: https://t.me/tatar_word/511

Апанай мәдрәсәсендә "Апанай апайлары" мөнәҗәт төркеменә 3 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Тыныч йокылар! Источник: https://t.me/intertatgazeta/42130

77 яшьлек велосипедчы 40 метрлы чокырга егылып төшкән һәм исән калган... Сен-Жюльен-де-Пуан шәһәрендә яшәүче кибеткә велосипе
77 яшьлек велосипедчы 40 метрлы чокырга егылып төшкән һәм исән калган... Сен-Жюльен-де-Пуан шәһәрендә яшәүче кибеткә велосипедта киткән. Кире кайтканда ул тиешле борылышны узып китте һәм 40 метрлы Чокырга тәгәрәп төште. Өч көн дәвамында велосипедчы азык запасы һәм берничә шешә (бутылка) шәраб (вино) белән генә тукланды. Юл эшчеләре башта велосипедны, аннары картны күрделәр. Велосипедчының кечкенә генә җәрәхәтләре (травмы) һәм җиңелчә гипотермиясе генә булган. Источник: https://lenta.ru/news/2025/11/06/77-letniy-velosipedist-upal-v-40-metrovyy-ovrag-i-tri-dnya-pil-vino/