cookie

ما از کوکی‌ها برای بهبود تجربه مرور شما استفاده می‌کنیم. با کلیک کردن بر روی «پذیرش همه»، شما با استفاده از کوکی‌ها موافقت می‌کنید.

avatar

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

Дуслар, бу төркемгә төрле могъҗизалы хәлләр турында, чынга ашкан төшләрегез турында языгыз. @Elmiraisx - админ

نمایش بیشتر
پست‌های تبلیغاتی
3 442
مشترکین
+524 ساعت
+557 روز
+15030 روز

در حال بارگیری داده...

معدل نمو المشتركين

در حال بارگیری داده...

Безнең авылда кешеләр юк диярлек иде ул вакытта. 90 нчы еллар. Яшьләр шәһәргә күченеп беттеләр. Йортлар бушап калды. Берничә йортта гына өлкәннәр яшәп калды. Әби дә авылда яшәде. Әби үлгәч тә янында мин, апай, әни һәм ритуальщиклар гына иде. Мин гроб кырында басып тордым. Ә әни белән апай гроб алдында. Басып торабыз шулай кинәт әбинең күзләре ачылып китте. Нәкъ әни белән апай янына төбәлде күзләре. Сездә мөселманнарда бар микән ул шундый билге юк микән. Бездә әгәр мәетнең күзләре шулай кемгә таба төбәлсә аның артыннан шул кеше китәчәк диләр. Мин кырыйда торганлыктан миңа ул күзләр төбәлмәде. Ә әни белән апай чыннан да әби үлгәннән соң бер-бер артлы яшьли китеп бардылар.
نمایش همه...
😢 16👍 7🤔 5
Photo unavailableShow in Telegram
Карагыз әле нинди яхшы төркем таптым. Отпуска айларында бик кирәкле. 🤗 ➡️Список шикарных ресторанов в москве где цены по 200₽ ➡️Речные прогулки по Москве 97₽ ➡️Бесплатный кофе по понедельникам ➡️Бесплатные экскурсии по мск ➡️Москвариум обзорная москва сити бесплатно Язылып калыгыз ➡️«БЕСПЛАТНО Һәм СКИДКАЛАР» ⬅️ көн саен кая барырга булганын язып баралар. Мәскәүгә барсагыз бик кирәкле төркем бу ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/skidkifree/11544
نمایش همه...
👍 1
1999почкама операция булды бик авыр кичердем хэр кон иртэн тэрэзэгэ кугэрчен килде мин курэм мине саклап утыручы апалар курмэде
نمایش همه...
🕊 12👍 2
Аллах сакласын миндэ Бер кенне узебезнен янда Елгага тештем берсэк жилэк булмасмы дип.Берсэк жыйдымда БИК каты болыт килеп каты яшнэп янгыр яурга тотынды, угэ кайтырга чыктым ярдан ескэ Таба менергэ юл Таба алмыйм менэ торган сукмагым юкка чыкты ,узгэ тештэн тормаша тормаша мендем инде.Карасам сукмагым янындук килеп чыкты,шайтан алыштыра ул Алла сакласын🥺
نمایش همه...
👍 12👻 3
Үлем исереге дигән сүз дә дөрес икән кызлар. Бакча күршебез бар иде безнең. Актык күрешүдә нәкъ исерек кебек йөрде. Салдың мәллә син дип тә сорадык әле үзеннән. Юк диде. Ә үзе исерек кебек инде менә. Шул менә  үләсе төнендә кич әле сөйләшеп тә утырдык. Хатын төшкә керде ди. Җәтмәңге бүген салдыр дип әйтте ди. Бакча Идел елгасы кырында безнең. Күрше җәтмә куя иде гел. Менә шул төндә җәтмәсен салдырырга чыккан көймәсе  белән. Без ишетми дә калдык. Обычно аның көймәсен төшергәнен ишетә идек. Иртән күршеләр уятты Саша җәтмәсен чыгарганда суга төшеп үлгән диделәр. Менә теге дөнья юк дигәнгә ничек ышанмаска инде.
نمایش همه...
👍 22
Дүрт ел элек миңа январь аенда төш керде. Төшемдә минем әби һәм әбинең әнисе авылда киртәнең теге ягында басып торалар. Минем бөтен балачагым шул өйдә авылда үтте. Анда хәзер әниләрем яшиләр. Көзге матур көн икән. Кояшлы. Мин аларны әйдә керегез, чәй эчәрбез дип чакырам. Әби миңа, юк кызым әле вакыт түгел. Синең белән көз көне, октябрьдә очрашырбыз ди елмаеп. Уянып киттем. Ни уйларга белмим. Нәрсәне аңлата икән бу төш дим. Курыктым да. Ике атнадан мин үземнең балага узганымны белдем. Октябрьдә кызым туды. Кызыма карыйм да күргән төшем искә төшә гел. Кызым нәкъ әбиемә ошаган. Октябрьдә очрашырбыз диюе шуңа булдымы икән әллә.
نمایش همه...
😱 25👍 16
Photo unavailableShow in Telegram
Хәзер иң актуаль сорауларның берсе - СӘЛАМӘТЛЕКНЕ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА? Шушы темага ТАТАРЧА канал калдырам әле сезгә, язылып куегыз. Мондый мәгълүматлар китап-журналларда түләүле була, ә монда язылу бушка, бер авырлыгы да юк. Ссылка буенча керәсез дә "подписаться" дигәнгә басасыз: ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/saulik_kazan
نمایش همه...
👍 4
Мин университетта укыганда Вера исемле дус кызым белән бер әбидә яшәдек. Әбинең квартиры бик пычрак иде, ремонт ясалмаган. Түләве кыйммәт түгел иде. Без аны җыештырып бераз ямьләндереп җибәрдек. Әби безнең бүлмәгә бик сирәк керә иде. Бер ел әйбәт кенә укыдык. Аннан соң Вера шәһәр тормышына кереп китте. Бер егет белән танышты. Аның мотоциклы бар иде. Төннәрен шул егете белән мотоциклда йөреп соң гына кайта башлады. Ә миңа аның шулай йөрүе ошамады. Бер бер хәл булыр төсле иде. ...Ул кичне Вера көтеп алды. Чөнки аның егете аны әниләре белән таныштырырга тиеш иде. Вера сөенечтән көне буе балкып йөрде. Егете килгәч, алар чыгып киткәндә Верага әйтеп куйдым. Иртәгә зачет бик соңга калып кайтма дидем. Алар киткәч курссташ егетемне чакырдым. Без бик дус идек. Бергә зачетка әзерләндек. Бергә күңелле иде. Шпаргалкалар яздык. Шулай утырып төнге бер дә тулган. Дустыма кайтып торма, иртәгә бергә барырбыз, Верага да зачетта булышырбыз дип сөйләштек тә аңа идәндә урын җәеп бирдем. Мендәргә башны куюга йокыга киткәнмен. Шунда төш күрәм. Вера суга бата икән, кычкырам, кулымны сузам коткарырга, шул чак ишек тавышына уянып киттем. Вера кайтты, йокы аралаш күрәм бүлмәгә кергәнен. Үзем уйлыйм дус егетнең өстенә баса күрмәсен дип. Вера баскан саен идән шыгырдый. Минем карават янына килеп җитте. Йокы аралаш бар ят. Иртәгә зачет дидем дә тагын йокыга киттем. Иртән уянгач карасам Вера өйдә юк. Ул бөтенләй кайтмаган. Университетка килдек. Зачетны бирдек. Вера күренмәде. Соңрак безгә Вераның егете белән төнге икедә мотоциклары белән бәрелеп үлгәнен хәбәр иттеләр. Мин бит аны нәкъ шул вакытта квартирга кайтканын күрдем. Шул ук көнне мин ул квартирдан киттем. Курссташ егетем үзләренә яшәргә чакырды. Чөнки шул хәлләрдән соң мин ул квартирда калырга курыктым. Дус егетемдә яши башлагач безнең дуслык мәхәббәткә әйләнде. Без тормыш кырып җибәрдек. Ирем белән Вераны гел искә алабыз, каберенә барып йөрибез. Быел дустыма 50 яшь тулган булыр иде. Язганнарым дога булып барсын.
نمایش همه...
😢 45👍 20👀 1
00:35
Video unavailableShow in Telegram
Бер төркем куям сезгә дуслар. Бәйләргә яратучылар бардыр бәлки монда ВЯЗАНИЕ | Своими руками🧶 дип атала Бөтен схемалар да бушка. Төрле әйбер бәйли аласыз. Уенчыклар да бәйләргә өйрәтәләр♥️ ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/+9cjlvgG7QIEzZjUy
نمایش همه...
9.64 MB
👍 5
Мин балалар бакчасында эшләгәндә башка сыймас хәл булган иде. Шуны сезгә язарга булдым.  Әле эшли генә башлаган вакытым иде ул вакытта. Эш көне ахырында ике бала калды минем белән. Әти-әниләрен көткән вакытта без мозаика җыеп утыртык. Кышкы көн. Караңгы тиз төшә. Ут янып тора. Без мазаика җыеп утыра торган өстәлдән ерак түгел туалетка бара торган проем. Анда ут юк. Менә шул яктан ниндидер тавыш килде дә мин торып карарга киттем.Карап килдем бар да яхшы. Но килеп кенә утырган идем приемный ишегенә шакыйлар. Аптырап киттем анда бит ишек бикле түгел. Приемныйга чыксам бер яшь кенә, карап торуга нормальный хатын кыз басып тора. Иягендә миңе бар. Только йөзе әллә нинди аксыл. Сез кем артыннан артыннан килдегез дип сорадым. Чөнки мин ул хатынны күргәнем булмады. Эшли генә башлаган вакыт бит. Мин Марина артыннан килдем ди. Әллә нинди тавышы да әле аның. Тере кешенеке тавышы кебек түгел. Хәзер дидем дә балалар янына кереп киттем. Маринаны җитәкләп әйдә анда сине алырга килгәннәр таныш кешеме ул сиңа әйтерсең дип алып чыктым. Чыксак бер кеше дә юк. Мин аптырашта калдым. Маринага 6 яшь. Бик акыллы бала иде. Миңа син апа ычкындың мәллә дигән кебек карап куйды. Бер баланы алып киттеләр. Марина белән икәү генә калдык. 20 минуттан әтисе килде алырга. Әтисенә бер хатын килде, шундыйрак иде дип тасвирлап бирдем. Ул Маринаны хатыны янына машинага чыгарып куйды да минем янга кереп үкереп елап җибәрде. Аннан соң үзен кулга алып кайгылы хәл турында сөйләде. Маринага ике яшь булганда дүрт ел элек әнисе кызын балалар бакчасына алырга барганда килеп кенә җитәм дигәндә машинасы авария эләгеп яна башлаган. Һәм ул шунда үлгән булган. Юлда бозлавык булган ул көнне. Фотосын күрсәткән иде нәкъ шул фотодагы хатын иде. Бу хәлне искә алган саен курку да сизмим, ә Маринаның әнисен жәллим. Ул бит баласын сөеп үстерә алмаган. Баласы янына барган юлда үлгән бит. Ничек, кем, нәрсә Маринаның әнисе кыяфәтендә килде. Бу сорауга җавапны кеше таба алмас мөгаен.
نمایش همه...
😱 46👍 16
یک طرح متفاوت انتخاب کنید

طرح فعلی شما تنها برای 5 کانال تجزیه و تحلیل را مجاز می کند. برای بیشتر، لطفا یک طرح دیگر انتخاب کنید.