cookie

Utilizamos cookies para mejorar tu experiencia de navegación. Al hacer clic en "Aceptar todo", aceptas el uso de cookies.

avatar

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

Дуслар, бу төркемгә төрле могъҗизалы хәлләр турында, чынга ашкан төшләрегез турында языгыз. @Elmiraisx - админ

Mostrar más
Publicaciones publicitarias
3 601
Suscriptores
+6424 horas
+817 días
+23730 días

Carga de datos en curso...

Tasa de crecimiento de suscriptores

Carga de datos en curso...

Бу хәл турында бергә эшләгән егет сөйләгән иде. Ул бездә водитель булып эшләде. Гаиләдә алар өч бала булган. Иң олысы апалары Коля (водитель егет) һәм аның энесе Святослав. Энесе белән яшь аралары ел ярым гына булган. Алар бер берсе өчен үлеп торганнар. Күршеләре инә белән җеп дип йөрткәннәр аларны. Коля кая барса да артыннан энесе ияреп йөргән. Берничә ел элек (точно хәтерләмим инде) энесе үлгән. Армиядән кайткач энесе белән бергә дуслары янына очрашырга барганнар. Төнге өчтә кайтырга чыкканнар. Юл аркылы чыкканда боларны машина бәрдерә. Рульдә исерек ир була. Коля исән кала ә энесе шунда ук җан биргән. Берсендә Коля ерак туганнарына машина белән барган. Һәм руль артында йокыга киткән. Шунда төш керә ди. Имеш ул машинада кемнедер көтеп утыра икән. Шулчак арткы ишекне ачып энесе машинага кереп утыра. Абый нихәл. Күптән күрешмәдек ди. Коля да сөенә аны күргәч. Кая йөрдең син ди аңа. Хәлләрең ничек ди. Энесе минем хәлләр әйбәт ә менә хәзер синең башың авыртачак дип әйтә дә, Коляның башын берничә тапкыр руленә бәрә. Бәргән саен пип-пип дип машина сигнал бирә. Коля энесенә җитте инде авырттырасың бит ди этеп җибәрә дә тагын башы бәрелгәнгә уянып китә. Караса моның каршына кычкырта кычкырта фура ыжгырып килә ди. Коля йокыга китеп машина каршы юлга чыккан була. Ул тиз генә рулен борып юлдан чыгып өлгерә. Әгәр энем уятмаган булса шунда ди мин дә аның янында булган булыр идем хәзер. Башка сыймаслык хәлләр бар бу дөньяда дип сөйләгән иде
Mostrar todo...
🙏 29👍 6😢 5👀 1
Ул елны, миңа 8 яшь иде. Бабай урын өстендә авырып ята иде. Башта ул больницада ятты аннары аны өйгә кайтардылар. Әби ул вакытта вахтер булып эшләп йөри иде. Төнге сменаларга чыга иде. Ә без әни бабай һәм мин өйдә кала идек. Ул төнне мин су эчәсе килеп уянып киттем. Караңгы булгач курка идем. Ут яндырмакчы булам выключательгә басам ут янмый. Ике өч тапкыр басып карадым. Әнине дә уятасы килмәде. Ә кухняга караңгы коридор аша барырга кирәк иде. Курка курка киттем. Кире килгәндә бабай ята торган бүлмә яныннан үткәндә миңа дәшкәннәрен ишеттем. Бабайның бүлмә ишеге бераз ачык тора иде. Мин инде бабайга нәрсәдер кирәктер дип ишеген ачып җибәреп кердем дә баскан җирдә кузгала алмыйча катып калдым. Бабайның кроваты янында ниндидер абый тора иде. Актан киенгән үзе. Мин кычкыра да алмыйм, авызны ачтым да карап торам. Ул абый миңа таба борылды да - нәрсә карап торасың курыкма мин аның артыннан килмәдем яшәсен әле ди. Аннан соң стенага таба атлады да күршеләргә кереп киткән кебек юк булды. Шуннан соң мин куркудан кычкырып әни янына йөгереп килдем. Әни уянды, бабай да уянган минем тавышка. Мин күргәнне сөйләдем. Ә бабай берни күрмәдем. Мин синең тавышка уяндым ди. Иртән йокыдан торгач без күрше апайның үлгәнен ишеттек. Как раз теге кеше шуларга кереп киткән иде. Ә бабай киресенчә терелә башлады. Шуннан соң 5 ел яшәде әле.
Mostrar todo...
👍 35😢 11👀 1
Бер булган хэлне языйм эле. Больница эшләгән вакыт. Ирина Владимировна сосудистый хирург иртэн эшкэ килэ. Без медсестралар иртэнге чэйне эчеп телевизордан сериал карап утырабыз. Анын килгәнен без сизми калдык. Ул килгэн дэ операционныйны карап чыгарга булган. Ну бар да порядокта микэн дип инде. Ишекне ачса операция остэлендэ ир ат мэете ятканын курэ, безнен янга килеп, нишлэп операция остэлендэ мэет ята ди. Безнен кузлэр акайды. Нинди мэет булсын анда дибез. Бергэ операционныйга киттек. Ишекне ачтык э анда остэл буш....Шул конне бер ир атка операция ясарга туры килде. Ирина аны кургэч агарынып китте. Чонки ул нэкъ шул ир атнын мэетен кургэн булган. Операция авыр булмады. Авыруны яхшы хэлдэ чыгарып салдылар. Икенче конне эшкэ килгэч тонлэ улгэнен ишеттек ул ирнен. Без нэрсэ уйларга да белмэдек. Ничек менэ шулай анын кузенэ куренгэн ул.
Mostrar todo...
😱 17😨 15👍 9
Минем күршенең кайнанасы үлде (рус хатыны). Күмгәннең тугызынчы көнендә кайнанасының ниндидер документларын таба алмыйча интегәләр. Күрше оныгын алып кайнанасы яшәгән авылга кайтып өеннән эзләп карамакчы була. Анда да көне буе эзли таба алмый. Кич җитә оныгы белән йокларга яталар. Төнлә күрше кемдер аңа эндәшеп чакырганга уянып китә. Уянып тәрәзәгә таба караса үлгән кайнанасы тора ди. Ул күршегә документларының кая ятканын әйткән дә юкка чыккан. Күрше шуннан соң таң атканчы күзне йомарга куркып яттым ди. Көн яктыргач кайнанасы әйткән урыннан документларны карарга була. Чыннан да шул урыннан таба. Булмас димә дөнья бу.
Mostrar todo...
👍 35👀 10
00:39
Video unavailableShow in Telegram
 ТУРЕЦКИЕ РЕЦЕПТЫ🍓дип атала торган төркемгә керегез әле дуслар. Рецептлары рус теленә тәрҗемә ителгән. Бик күп төрле, тәмле ризыклар пешерү рецептлары күп анда ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/+0QqK-OwPQaxlMzBi
Mostrar todo...
4.31 MB
👍 8
Безнең авылда кешеләр юк диярлек иде ул вакытта. 90 нчы еллар. Яшьләр шәһәргә күченеп беттеләр. Йортлар бушап калды. Берничә йортта гына өлкәннәр яшәп калды. Әби дә авылда яшәде. Әби үлгәч тә янында мин, апай, әни һәм ритуальщиклар гына иде. Мин гроб кырында басып тордым. Ә әни белән апай гроб алдында. Басып торабыз шулай кинәт әбинең күзләре ачылып китте. Нәкъ әни белән апай янына төбәлде күзләре. Сездә мөселманнарда бар микән ул шундый билге юк микән. Бездә әгәр мәетнең күзләре шулай кемгә таба төбәлсә аның артыннан шул кеше китәчәк диләр. Мин кырыйда торганлыктан миңа ул күзләр төбәлмәде. Ә әни белән апай чыннан да әби үлгәннән соң бер-бер артлы яшьли китеп бардылар.
Mostrar todo...
😢 18👍 10🤔 6👀 3
Photo unavailableShow in Telegram
Карагыз әле нинди яхшы төркем таптым. Отпуска айларында бик кирәкле. 🤗 ➡️Список шикарных ресторанов в москве где цены по 200₽ ➡️Речные прогулки по Москве 97₽ ➡️Бесплатный кофе по понедельникам ➡️Бесплатные экскурсии по мск ➡️Москвариум обзорная москва сити бесплатно Язылып калыгыз ➡️«БЕСПЛАТНО Һәм СКИДКАЛАР» ⬅️ көн саен кая барырга булганын язып баралар. Мәскәүгә барсагыз бик кирәкле төркем бу ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/skidkifree/11544
Mostrar todo...
👍 1
1999почкама операция булды бик авыр кичердем хэр кон иртэн тэрэзэгэ кугэрчен килде мин курэм мине саклап утыручы апалар курмэде
Mostrar todo...
🕊 14👍 3👻 1
Аллах сакласын миндэ Бер кенне узебезнен янда Елгага тештем берсэк жилэк булмасмы дип.Берсэк жыйдымда БИК каты болыт килеп каты яшнэп янгыр яурга тотынды, угэ кайтырга чыктым ярдан ескэ Таба менергэ юл Таба алмыйм менэ торган сукмагым юкка чыкты ,узгэ тештэн тормаша тормаша мендем инде.Карасам сукмагым янындук килеп чыкты,шайтан алыштыра ул Алла сакласын🥺
Mostrar todo...
👍 14👻 4😱 2
Үлем исереге дигән сүз дә дөрес икән кызлар. Бакча күршебез бар иде безнең. Актык күрешүдә нәкъ исерек кебек йөрде. Салдың мәллә син дип тә сорадык әле үзеннән. Юк диде. Ә үзе исерек кебек инде менә. Шул менә  үләсе төнендә кич әле сөйләшеп тә утырдык. Хатын төшкә керде ди. Җәтмәңге бүген салдыр дип әйтте ди. Бакча Идел елгасы кырында безнең. Күрше җәтмә куя иде гел. Менә шул төндә җәтмәсен салдырырга чыккан көймәсе  белән. Без ишетми дә калдык. Обычно аның көймәсен төшергәнен ишетә идек. Иртән күршеләр уятты Саша җәтмәсен чыгарганда суга төшеп үлгән диделәр. Менә теге дөнья юк дигәнгә ничек ышанмаска инде.
Mostrar todo...
👍 24👀 3
Elige un Plan Diferente

Tu plan actual sólo permite el análisis de 5 canales. Para obtener más, elige otro plan.