Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 716
مشترکین
-224 ساعت
-67 روز
-1730 روز
آرشیو پست ها
Мәхәббәт ул бер-береңнән яхшылык, матурлык эзләү. Табарга теләгәннәр, таба белгәннәр бәхетле, ә табарга теләмәгәннәр, табарга өйрәнмәгәннәр — бәхетсез.
Рабит Батулла
Мәхәббәт өч ел яшәми. Мәхәббәт өч көн дә яшәми. Ике йөрәк күпме теләсә, шул кадәр яши.
Талашу һәм үпкәләүләрсез мөнәсәбәтләр булмый. Көчлеләр талаша да, үпкәләшә дә, тик бергә кала. Ә көчсезләр алмаш эзли...
Тел — ата-ана әманәте, әманәтне балаңа тапшырмау — ата-анаңа хыянәт.
Фирдәвес Зариф
Тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу кешенең иң зур бәхетедер.
Мөхәммәт Мәһдиев
Үз фикереңне үткәрергә тырыш. Бәхәскә кер, якла: ләкин аны көчләп башкаларга бөти итеп такма!
Нури Арсланов
Вакытында әйтелгән сүз генә асыл. Алда әйтелсә — көлке, соңга калса — төссез.
Факил Сафин
Берәү чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!
Каюм Насыйри
Балаларың, оныкларың туган телендә сөйләшмәсә, "Мин — татар!" дип лаф оруыңнан ни файда?!
Ләбиб Лерон
اکنون در دسترس! پژوهش تلگرام ۲۰۲۵ — مهمترین بینشهای سال 
