Чуашстан татарлары
Open in Telegram
Хөрмәтле якташларыбыз, кадерле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! "Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе"нең телеграмм каналына рәхим итегез! Бергә булыйк - бердәм булыйк! nkotatar21@mail.ru
Show more2 830
Subscribers
No data24 hours
-27 days
-1330 days
Posts Archive
2 830
+1
Әссәләмүаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ
хөрмәтле дин кардәшләребез, газиз милләттәшләребез!
Чуашстан Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменә безнең сугышчылардан (фронттагы егетләребездән) гуманитар ярдәм күрсәтүне сорап хатлар килгәләп тора. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.
Курск өлкәсендәге контртеррористик операция зонасында булган 44073 нче хәрби часть хәрбиләреннән Чуашстан Диния Нәзарәте исеменә гуманитар ярдәм турында хат килде. Сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен, кыска вакыт эчендә кирәкле әйберләрне җыеп, аларга тапшыру бик мөһим.
📍Ярдәмегезне
Чуашстан Диния нәзарәте счетына
яки шушы +79033896416 телефон номеры аша Мансур хәзрәтнең Сбербанк картасына күчерә аласыз.
📍Акча күчергәндә :"Помощь СВО", - дип күрсәтүегезне сорыйбыз.
Ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Егетләребезне исән-сау көтеп калабыз!
2 830
Чираттагы гуманитар ярдәм партиясе бүген фронтка, Курск юнәлешенә китте.
Үткән атна ахырында Тукай авылы халкы ярдәме белән Чуваш Республикасы Чик сакчылары берлеге 17 нче КамАЗны гуманитар ярдәм белән җибәргән иде.
Ә бүген, бер атнадан да азрак вакыт узгач, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе ярдәме белән чираттагы, гуманитар ярдәм белән 18 нче Камаз төяп җибәрелде.
Мондый зур һәм бәяләп бетергесез эш, волонтер Геннадий Николаевич Филиповның, аның хезмәттәшләренең торышлыгы һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән башкарыла. Һәр ата саен диярлек дистәлгән кубометр пиломатериаллар, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар Курск өлкәсенә җибәрелә. Хәзерге вакытта бу эш бик кирәк һәм мөһим: җимерелгәнне торгызу һәм яңасын төзү. Моңа теләге булган һәр кеше кушыла ала.
2 830
+9
🇷🇺Үзебезнекеләр өчен тегәбез.
Шыгырдан авыл мәдәният йортындагы “Үзебезнекеләр өчен тегәбез” волонтерлык хәрәкәте үз эшен чын күңелдән дәвам итә. Сугыштагы солдатларыбызга, госпитальдә дәваланучы яралыларыбызга ярдәм итү – изге эш.
Халык бердәм рәвештә, үз тегү машиналарын мәдәният йортына алып килеп, коллективлашып эшлиләр. 2025 елда 300дән артык ятак кирәк-яраклары комплекты җибәрү – зур нәтиҗә. Ә быел гыйнвардан госпитальдәге солдатларга мендәрләр, кроватьлар һәм носилкалар өчен җәймәләр тегә башлавыгыз – үтә мөһим ярдәм. Мәдәният йортына тегү машиналарын алып килеп, бердәм тегү эшенә керешүегез, гуманитар ярдәм тартмасының тулылануы – авыл халкының битараф булмаганын күрсәтә. Чыннан да, сынау көннәрендә илгә һәрбер ярдәм – зур өлеш. Барыгызга да рәхмәт!
Мондый мисаллар бүтән авылларга, районнарга да үрнәк булырлык.
Җиңүне якынайтуга тырышкан һәркемгә – саулык һәм көч.
2 830
29 апрель - Чувашия Республикасы дәүләт символлары көне.
📍Дәүләтчелек символларына хөрмәт белән карау-җәмгыять мәдәнияте күрсәткечләренең берсе, чөнки алар халыкның тарихын, аның үткәнен һәм бүгенгесен, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен һәм киләчәккә яңа омтылышларын чагылдыра.
📍Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне ихлас күңелдән Чувашия Республикасы Дәүләт символлары көне белән котлыйбыз!
📍Гражданнарда ватанпәрвәрлек хисе дәүләтнең символларына ихтирам белән караудан уяна. Флаг, Герб һәм Гимн хокукый һәм тәрбияви вазифаларны гына үтәп калмый, ә бәһасыз тарихи-мәдәни мирасны да тәшкил итә, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерә, аның рухи куәтенең мөһим өлеше булып тора.
📍Дәүләт символлары халкыбызның күп гасырлык тарихын, үзенчәлеген һәм зирәклеген гәүдәләндерә, туган якка мәхәббәт һәм республикабыз өчен горурлык тәрбияли.
Безне, төрле буыннар һәм халыклар вәкилләре булуыбызга карамастан, Чувашия Республикасы һәм Россия Федерациясе язмышы, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык берләштерә. Бүген шушы бәйрәм көнендә без иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендәге уңай үзгәрешләргә юнәлдерелгән зур бурычларны хәл кылуда үзебезнең катнашуыбызны тагын да ныграк тоябыз.
📍Без Чуашстанда яшәүче татарлар үзебезнең Республикабызны яратабыз, шунда яшәвебез белән горурланабыз!
📍Барыгызга да тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек, яраткан республикабызның киләчәктә дә үсүен һәм чәчәк атуын телибез!
2 830
+5
Аллаһ Тәгалә Дагистанга җибәргән авыр сынау турында һәркемгә мәгълүм. Көчле яңгырлар сәбәпле меңләгән йортларны су басты, дин кардәшләребез бер сәгать эчендә йортсыз, мал-мөлкәтсез калдылар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм әйтте:
«Күргәнеңчә, мәрхәмәт, мәхәббәт һәм кызгану күрсәтүләрендә мөэминнәр бер тәнгә тиң: аның берәр әгъзасы авырта башласа, башка әгъзалар да йокысызлык һәм бизгәк белән җавап бирәчәк». (Әл-Бохари, Мөслим).
Аллаһыга шөкер, безнең милләт халкы мөселман кардәшләрне бу бәлада ялгыз калдырмады.
Ил буенча себелеп яшәүче милләттәшләребез Дагистанда зыян күрүче дин кардәшләребезгә актив ярдәм итә башлады.
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте дә акча җыюны игълан иткән иде. Бу акча җыю гына түгел- бу безнең тормышка ашкан уртак догабыз.
Чувашиядә яшәүче татар-мөселманнар гына түгел, хәттә башка милләт һәм дин кешеләре дә бу изге эшкә кушылдылар.
Кичә, 27 апрель көнне, сезнең ярдәмегез белән җыелган барлык акчаны Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов Дагистанга барып зыян күрүчеләргә иң кирәклесен сатып алыр өчен Благотворительный фонд "Инсан"га тапшырды.
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән барлык ярдәм кулы сузган юмарт кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Алга таба да игелектә, Аллаһ юлында бергә булырга насыйп итсен!
Биргән садака барыбызны да бәла-казалардан сакласын, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына сәбәп булсын!
Аллаһы Раббыбыз газап чигүчеләрнең газапларын җиңеләйтсен, иманнарын ныгытсын, ярдәменнән ташламасын, ә ярдәм итүчеләргә малларына, йортларына бәрәкәт бирсен, ике дөнья бәхете белән бүләкләсен!
2 830
+2
Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе вәкиле Салихов Ахать Мнир улы «Сәләт-Батыр» командасы составында «Туган телем — татар теле» проекты кысаларында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган тантаналы кичәдә чыгыш ясады. Бу чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеенә багышланган иде.
Бу — татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү юнәлешендә мөһим вакыйга.
Чара татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә татар теленең абруен күтәрү, татар яшьләрендә туган телгә тирән хөрмәт хисе тәрбияләү, татар телендә сөйләшүне намус эше итеп кабатлау максатында оештырылды.
Иҗади конкурс һәм семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Чувашия Республикасының Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, «Сәләт» яшьләр үзәге, «Сәләт» Татарстан төбәк яшьләр фонды, «Сәләт Батыр»НОЦ тарафыннан оештырылды.
Проектта Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 20 районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чара мәртәбәле кунаклар катнашуында узды.
"Телебез камилләшсен, үссен, милләтебез чәчәк атсын. Бу элемтә әлеге проектта катнашучы һәрберебезгә көч бирсен! Бергә булыйк, бердәм булыйк!"- дип теләде проектны оештыручыларга һәм катнашучыларга ТР рәисе ярдәмчесе, "Беренчеләр хәрәкәте" ТР Республика бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
2 830
+9
Шәрәфетдинов А. Ш. истәлегенә традицион шашка-шахмат турниры.
26 апрель көнне Батыр муниципаль округының "Татар Согыты урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Шәрәфетдинов Әгъзаметдин Шәйхетдин улы истәлегенә традицион шашка-шахмат турниры узды. Менә 20 ел инде Әгъзаметдин Шәйхетдин улы безнең белән юк, әмма аның турында хәтер исән.Ул бик талантлы шәхес иде. Кайда гына эшләмәсен, халык күңелендә тирән эз - истәлек калдырды.Хезмәт юлын ул мәктәптә физика һәм математика укытучысы булып башлый, аннары авылда беренче фермер була һәм гомеренең азагында туган авылында икмәк пешерү цехы төзи.Менә 21 ел инде аның икмәк пешерү цехында икмәк, пирог , бәлешләр пешерелә һәм тирә-юньдәге халыкка таратыла. Моның өчен һәм башка бик күп яхшылыклары өчен аңа авылдашлары, дуслары, туганнары рәхмәтле. Ул үзенә дә, башкаларга да таләпчән иде.Һәрвакыт һәм һәркайда гаделлек теләде.Үзе шашка һәм шахматны бик ярата иде.
15 нче тапкыр уздырыла торган турнирга төрле урыннардан 100 дән артык зирәк уен сөюче җыелды.
Рәсми ачылышта сәламләү сүзе белән Татар Согыты территориаль бүлеге начальнигы Козлов Д. М, Татар Согыты урта мәктәбе директоры Козлова Ф. Ф., яшьләр сәясәте һәм спорт секторының баш белгеч-эксперты Ахметов Ф. Ф., Әгъзәметдин абыйның туган сеңлесе - Фәймә апа, студент елларыннан якын дусты Рәхимҗанов Ф. Г. чыгыш ясадылар.
Уен балалар һәм өлкәннәр арасында төрле төркемнәрдә узды.Турнирга квалификацияле уенчылар да, башлап җибәрүче һәвәскәрләр дә килде.Шахмат буенча көрәш нәтиҗәсендә яшүсмерләр арасында урыннар шулай билгеләнде:
Кызлар арасында шахмат буенча: Айзатуллова Азалия(Татар Соты урта мәктәбе) - 2 урын.
Шашка буенча яшүсмерләр арасында: Быков Владимир (Татар Согыты урта мәктәбе)- 2 урын; Гайнуллин Данир (Татар Согыты урта мәктәбе)- 3 урын.
Шашка буенча кызлар арасында:
Салахова Галия (Татар Согыты урта мәктәбе)- 1урын;
Минебаева Рания (Урмай урта мәктәбе)- 2 урын;
Акшева Илия(Урмай урта мәктәбе)-3 урын.
Ярышларның баш хөкемдары: Сафиуллов Р.З. - педагогик хезмәт ветераны бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чуашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Әгъзам Хәлим улы Шакиров исеменнән юбилярга Рәхмәт хаты тапшырылды.Тантана барышында шулай ук күптән түгел Канаш шәһәрендә узган "Могҗизалы шашка" буенча республика ярышларында 3 урынны алган Козлов И А. җитәкчелегендәге Татар Согыты урта мәктәбе укучылары командасын да котлап үттеләр.
Барлык катнашучыларга һәм турнирны оештыручыларга, хөкемдарларга, шулай ук иганәчеләргә - Татар Согыты авылы халкына зур рәхмәт әйтәсе килә.Турнирны башлап җибәрүчеләр Абянов И.А., Мөхетдинов И.Т. һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт.
2 830
+7
Беренче номерлы Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе "Татарча диктант" акциясендә катнашты.
2 830
Халкыбыз гасырлар дәвамында бишек җырлары иҗат иткән, сабый беренче изге сүзләрне әнисе көйләгән бишек җырларыннан ишеткән. Тукайның «Бишек җыруы» шундый вариантларның берсе булып тора.
2 830
+7
💢 Батыр муниципаль округы «Паттар» спорт мәктәбе укучылары — егетләр һәм кызлар арасында мас-рестлинг буенча Россия беренчелеге призерлары.🏆
Ярышлар Чабаксар шәһәрендә узды. Илнең 50 төбәгеннән иң көчле спортчылар катнашты: Саха - Якутия, Башкортстан, Чувашия, Татарстан республикалары. Спортның тамырлары якут халкының «мас тардыhыы» (русча "Мас-рестлинг") дигән милли уеныннан килеп чыккан.
Татар теле төркемендәге тугандаш халыкларда «таяк тартыш» дип атала.
Безнең мас - рестлерларның уңышы — атлетларның үзләренең дә, аларның тренерларының да олы тырышлыгы, хезмәте, үҗәтлеге һәм көйле эшнең нәтиҗәсе.
*Камилә Шәрипова-көмеш призер.
*Эльвина Земдиханова, Данияр Земдиханов һәм Мәдинә Камалетдинова - бронза призерлары.
Спортчы балаларны, аларның остазы Илфак Алеевны зур уңышлары белән котлыйбыз ! Ирешкән натиҗәләрдә тукталып калмаска, алга барырга телибез.
2 830
+2
🎼 Кызыл Камыш авылының "Ислам нуры" ансамбле икенче ел рәттән - 1нче дәрәҗәле лауреатлар.
Бу бик шатлыклы хәбәр! Кызыл Камыш авылының «Ислам нуры» ансамбле — чын мәгънәсендә үз төбәгенең мәдәниятен, телебезне һәм рухи мирасыбызны саклаучылар. Аларның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Туган тел көне» уңаеннан узган концертта катнашып, «Бишек җыры» белән чыгыш ясап, 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булулары — зур казаныш.
Тукайның «Бишек җыры» — бала күңеленә салынган беренче моң, әни мәхәббәтенең иң нечкә бизәге. Бу җырны залда яңгырату бик тә тәэсирле һәм җаваплы эш. Ансамбльнең бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга тагы да иҗат уңышлары, татар сәнгатен тагын да киңрәк таратуларын телибез. 🎶
Бу җиңүне тормышка ашыру өчен күрсәткән финанс ярдәме өчен Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакировка зур рәхмәт! Сезнең ышаныч- безнең өчен бик мөһим.
Туган телебез һәрвакыт яңгырасын!
2 830
+9
Бер күрешер өчен килдек без...
Сүз Чуашстанда туып-үскән, хәзер Татарстанда яшәп иҗат итүче артистлар концерты турында бара.
Чарада Чуашстан Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Чуашстан татарларының милли -мәдәни берләшмәсе рәисе Ә.Х.Шакиров, Чуашстанның татар мәктәпләре укытучылары һәм активист укучылары, мәдәният йортлары коллективлары катнашты.
Бу чараны Чуашстан татарларының “Якташлар” җәмгыяте (җитәкчесе Фәнис Киаметдин улы Чабатов) оештырды һәм анда түбәндәге танылган артистлар катнашты:
· Татарстанның атказанган артистлары: Илсур Мортазин, Мәүлидә Нургали, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина.
· Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре: Фәридә Фәйзуллина.
· Автор-башкаручылар: Руслан Мөхәммәтҗанов, Ләйсән Ветрова.
Бу концертның төп максаты — Чуашстанда туып-үсеп, хәзер Татарстанда иҗат итүче артистларны туган җирләре, туганнары, дуслары һәм якташлары белән очраштыру, берләштерү. Чара Чуашстанның татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга, яшь буынга татар рухын, сәнгатен танытуга зур өлеш кертә. Мондый очрашулар — милләтара дуслыкны, мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга юнәлдерелгән изге гамәл.
2 830
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукайның туган көнендә татар дөньясында тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса – Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер.
Халкыбыз “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора!
