en
Feedback
унсигез

унсигез

Open in Telegram

яшә. алга атла. ярат.

Show more
2 816
Subscribers
No data24 hours
-67 days
-1630 days
Posts Archive
әйдә бу җәйне бергәләп онытылмаслык итик әле.

өлкән яшьтә искә төшерерлек хатирәләр булсын өчен, ул хатирәләрне хәзер барлыкка китерә башларга кирәк. аннары соң булырга да мөмкин.

бу дөньяда иң авыры - үз-үзеңә хезмәт итү. башкалар өчен ниләр генә эшләмисең: борчымаска тырышасын, очрашуларга вакытында киләсең, ашарга пешерәсең - кайгыртасың, бер сүз белән әйткәндә. ә үзеңә бер дә яхшылап хезмәт иткәнең юк. нишләп?

язгы кояш сиңа килешә.

™️ Шорт-лист №4 - конкурс «Новые имена - Яңа исемнәр»
Anonymous voting

шушы сораштыруда Алинә Закировага тавыш бирсәгез иде. яраткан һәм минем күңелемә якын булган кешеләрем! мин, бу каналны алып баручысы, «яңа исемнәрен» бәйгесендә катнашам, һәм миңа сезнең ярдәмегез кирәк. сезне яратып һәм якын күреп, унсигез

йөрәгең тибсен. калганы булыр.

яшьлек белән картлык очрашмый шул.

өлкән буын вәкилләре яшьләрне беркайчан да аңламаячак. без дөньяны киңрәк күрәбез. бездә курку хисе юк. ә аларда безне аңлау теләге юк. алар куркалар, без аларны алмаштырырбыз, дип куркалар. ә безнең, моны аңлагач, аларның урынына тагын да тизрәк менеп утырасы килә башлый. алар безне аңласалар, аңларга теләсәләр, без (яшьләр) алар белән узышмас та идек.

дөнья кыю кешеләрне ярата.

мин хәзәр "мин үзем белән шундый горурланам" һәм "җитми, тагын да күбрәк эшләргә кирәк" арасында.

🎉 Результаты розыгрыша: 🏆 Победитель: 1. аа ✔️Проверить результаты

ишеткәнсездер: яңа елгы Печән Базарына берничә көн генә калып бара. бәйрәм рухын арттыру өчен «Казанские подарки» бренды белә
ишеткәнсездер: яңа елгы Печән Базарына берничә көн генә калып бара. бәйрәм рухын арттыру өчен «Казанские подарки» бренды белән бергә берәрегезгә шундый матур ефәк яулык бүләк итәргә булдык. моның өчен нишләргә кирәк: 💥 @unsigez, @tatardesign_official һәм @tvoikazanskiepodarki телеграм-каналларына язылырга; 💥 «участвую!» төймәсенә басарга. җиңүчене 12 нче декабрь көнне игълан итәчәкбез.

минем күңел әле дә чын кышны көтә. буранлы салкын тылсымлы кышны.

яраткан язылучыларым, унсигез «иң шәп телеграм-канал» номинациясендә җиңү яулый ала! тавышыгызны монда калдыра аласыз: https://idel.top/vote/in-sap-telegram-kahal рәхмәт!

әни авылдан төреп җибәргән май, әти күптән түгел аерткан, сыек тәмле бал, йомшак ак ипи һәм мәтрүшкәле чәй. бәхетле җылы көз-кыш.

бу дөнья мәми-авызлар өчен барлыкка китерелмәгән. син һәрвакыт үз фикереңне дәлилли алырга әзер булып торырга тиеш. кирәк вакытта "юк" дия белергә тиеш. син үз уйларыңны, фикерләреңне, идеяләреңне курыкмыйча яңгырата белергә тиеш. моны эшләргә өйрәнмәсәң, син кечкенә генә бер кортка әйләнәчәксең дә, өстеңдә мең дә бер кара олы карга очып йөри башлаячак. дөнья сине көн саен изәчәк. син, көч җыеп, каршы сүз дәшкәнче, әлбәттә.

кемдер булса да минем никадәр арганымны күрсен һәм аңласын иде.

минем сезгә ошыйсым килми. минем үз-үземә ошыйсым килә.

иң көчле ялгызлык кешеләр арасында гына сизелә икән.