2 816
订阅者
无数据24 小时
-67 天
-1630 天
帖子存档
2 815
өлкән яшьтә искә төшерерлек хатирәләр булсын өчен, ул хатирәләрне хәзер барлыкка китерә башларга кирәк.
аннары соң булырга да мөмкин.
2 815
бу дөньяда иң авыры - үз-үзеңә хезмәт итү.
башкалар өчен ниләр генә эшләмисең: борчымаска тырышасын, очрашуларга вакытында киләсең, ашарга пешерәсең - кайгыртасың, бер сүз белән әйткәндә.
ә үзеңә бер дә яхшылап хезмәт иткәнең юк. нишләп?
2 815
Repost from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
™️ Шорт-лист №4 - конкурс «Новые имена - Яңа исемнәр»
2 815
шушы сораштыруда Алинә Закировага тавыш бирсәгез иде.
яраткан һәм минем күңелемә якын булган кешеләрем!
мин, бу каналны алып баручысы, «яңа исемнәрен» бәйгесендә катнашам, һәм миңа сезнең ярдәмегез кирәк.
сезне яратып һәм якын күреп, унсигез
2 815
өлкән буын вәкилләре яшьләрне беркайчан да аңламаячак.
без дөньяны киңрәк күрәбез.
бездә курку хисе юк.
ә аларда безне аңлау теләге юк. алар куркалар, без аларны алмаштырырбыз, дип куркалар.
ә безнең, моны аңлагач, аларның урынына тагын да тизрәк менеп утырасы килә башлый.
алар безне аңласалар, аңларга теләсәләр, без (яшьләр) алар белән узышмас та идек.
2 815
мин хәзәр
"мин үзем белән шундый горурланам"
һәм
"җитми, тагын да күбрәк эшләргә кирәк"
арасында.
2 815
ишеткәнсездер: яңа елгы Печән Базарына берничә көн генә калып бара.
бәйрәм рухын арттыру өчен «Казанские подарки» бренды белән бергә берәрегезгә шундый матур ефәк яулык бүләк итәргә булдык.
моның өчен нишләргә кирәк:
💥 @unsigez, @tatardesign_official һәм @tvoikazanskiepodarki телеграм-каналларына язылырга;
💥 «участвую!» төймәсенә басарга.
җиңүчене 12 нче декабрь көнне игълан итәчәкбез.
2 815
яраткан язылучыларым, унсигез «иң шәп телеграм-канал» номинациясендә җиңү яулый ала!
тавышыгызны монда калдыра аласыз: https://idel.top/vote/in-sap-telegram-kahal
рәхмәт!
2 815
әни авылдан төреп җибәргән май, әти күптән түгел аерткан, сыек тәмле бал, йомшак ак ипи һәм мәтрүшкәле чәй.
бәхетле җылы көз-кыш.
2 815
бу дөнья мәми-авызлар өчен барлыкка китерелмәгән.
син һәрвакыт үз фикереңне дәлилли алырга әзер булып торырга тиеш. кирәк вакытта "юк" дия белергә тиеш.
син үз уйларыңны, фикерләреңне, идеяләреңне курыкмыйча яңгырата белергә тиеш.
моны эшләргә өйрәнмәсәң, син кечкенә генә бер кортка әйләнәчәксең дә, өстеңдә мең дә бер кара олы карга очып йөри башлаячак. дөнья сине көн саен изәчәк.
син, көч җыеп, каршы сүз дәшкәнче, әлбәттә.
现已上线!2025 年 Telegram 研究 — 年度关键洞察 
