cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

САУЛЫК/ ЗОЖ

Основная группа: https://t.me/selametlek_kazan Для связи: Гульшан - @gulshanladi

Show more
Advertising posts
5 289
Subscribers
-224 hours
+157 days
+17930 days
Posting time distributions

Data loading in progress...

Find out who reads your channel

This graph will show you who besides your subscribers reads your channel and learn about other sources of traffic.
Views Sources
Publication analysis
PostsViews
Shares
Views dynamics
01
Без Казанга юл тоттык. Чаллы шәһәренә кереп чыктык. Чаллыларга сәлам🤚
7901Loading...
02
Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. 🔥 ▪️Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер сутын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. ▪️Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. ▪️Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суты эчәләр (көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә, пешкән чөгендер суты белән борын эчен юалар.
8583Loading...
03
Хатын-кызгаларга рационга кунжут кертергә кирәк🔽🔽🔽 Кунжут составында фитоэстрогеннар бар( хатын-кыз җенси гормоннарының аналогы) . Шулай ук кунжут канда холестеринны да киметә. Көнгә ике чәй кашыгы кунжут ашарга мөмкин.
91412Loading...
04
☀️🍃Бар җирдән матурлык эзлә - адашмассың, йөрәгеңне тыңла - ялгышмассың!. 🕊️Хәерле иртәләр, уңышлы көннәр!!!
9971Loading...
05
Әни белән кичкелеккә кыстыбый пешереп алдык🔥 хәзер көтү каршылап, сыер савып малларны карыйбыз! Әти эшкә командировкага китте.
1 2051Loading...
06
Тәмләткечләр ризыкка билгеле бер тәм өстәп кенә калмый, ә файдасы да бар. Мәсәлән🔽🔽🔽 ▪️Тмин һәм укроп ютәлдән файдалы. ▪️Бөтнек косасы килүне баса, баш авыртканда булыша. ▪️Петрушка организмнан артык суны чыгара һәм ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. ▪️Әниснең эч күпергәндә , эч катканда файдасы тия. ▪️ Куркума ябыктыра, чөнки аппетитны баса. ▪️Дарчин ( корицада) организмны чистарта торган табигый антиоксидантлар күп. Ул шикәр диабетын кисәтә. ▪️ Кардамон йөрәкне ныгыта , баш миендә кан әйләнешен яхшырта, сулышны сафландыра.
1 23419Loading...
07
МИН КАНӘГАТЬ! ''ДАЧНЫЙ ДВОРИК'' каналы безне илһамландыра, шуңа күрә ирем белән бакчадан алган уңыш та канәгатьләндерә! Безнең бакча ул эшләү урыны гына түгел, ул чын-чынлап безнең гаилә белән ял итү, җан тынычлыгы табу урыны да!!! КУШЫЛ һәм барлык бакча хыялларыгызны безнең белән тормышка ашыр!!! ⬆️ПРИСОЕДИНИТЬСЯ⬆️
1 2471Loading...
08
Кычыткан мае Сезонында бик файдалы кычыткан мае әзерләп куя аласыз🔽🔽🔽 ▪️Кычытканның яфракларын вак итеп турарга яки яшь яфракларын иттарткычтан чыгарырга кирәк. Банкага салырга һәм күмелерлек итеп, чистартылган үсемлек мае яисә зәйтүн мае салырга. Караңгы салкынча урында ике атна тотарга. Вакыт вакыт селкетеп алырга. Кычыткан яфраклары агарырга , ә мае каралырга тиеш. Сөзәргә һәм пыяла савытка салып, суыткычта сакларга кирәк. ▪️Кычыткан мае сызлаган буыннарга сөртергә була. Крем , шампуньга кушарга мөмкин, ул чәчләрне ныгыта, коелудан саклый.
1 23325Loading...
09
☝🏻 Һәрбер иртә кабатланмас сихри мизгелләр бүләк итә... 🌻🏡☀ Һәр яңа көн сезнең йөрәгегезне - мәрхәмәт, күңелегезне - бәхет, күзләрегезне шатлык очкыннары белән тутырсын, дуслар! 🙏🏻 Дүшәмбе иртәсе хәерле булсын! Матур, имин көннәр сезгә! 🙏🏻
1 2803Loading...
10
Бүген чәй янына алма пирогы белән бәрәңге пирәмәче пешереп алдым. Бик тәмле булды үзе ☺️
1 3900Loading...
11
Сыерчыкның балалары чыккан, әниләре көне буе ашарга ташый, болары чер чү килеп, авызларын ачып кына торалар☺️
1 3820Loading...
12
Бездә бүген көтү чираты. Сыерларны алырга килдем. Көтүлек авылдан ерак урнашкан, җәяү 20 минут килдем.
1 5080Loading...
13
🌿🏕Дарим отдых на двоих в живописном глэмпинге рядом с Казанью! Впереди классная летняя погода и мы решили разыграть для вас отдых на двоих в уютном треугольном домике в глэмпинге, который находится в 3 минутах от Свияжских Холмов. *фото в посте сделаны там ⏺Условия очень простые: 1. Подписаться на Казань на Максималках и наших друзей Go Kazan | Куда пойти в Казани 2. Нажать кнопку «участвую» под постом 3. Отправляйте этот пост тому, с кем хотите поехать, пусть тоже участвуют, так больше шансов на победу🥰 1 июня бот рандомно выберет победителя и мы вручим ему сертификат на аренду домика. Дату заезда вы выбираете сами❤️ Всем удачи!🍀
7900Loading...
14
https://t.me/kazancity/14086
10Loading...
15
Хәерле матур ял көннәре! Авылдан сәламнәр!!! 🐝🌿🌸🕊️🌷☀️
1 4501Loading...
16
Көтү кайтты , әни сыер сава. Былтыр әнигә сыер саву аппараты алдык. Чебенле вакытта бик булыша ди әни, ләкин аппаратны бик карап ремонтлап торырга кирәк ди. Кайчагында сыер алгы җилемдә сөт беткәч тибенә башлый һәм әни артын кул белән савып бетерә. Сез ничек савасыз? 🔥- кул бн 👍- аппарат бн 🙏- сыер тотмыйбыз
1 7110Loading...
17
Кан басымы ник югары? Кан басымының аскы күрсәткече югары. Бу берәр чир билгесе түгелме икән? ▪️Тонометрдагы беренче сан ( систолик басым) - йөрәк кыскаргандагы кан басымы. Икенчесе - йөрәк ял иткәндәге, ягъни диастолик басым, нормада ул 80 мм дан ким булмаска тиеш. Диастолада тайпылышлар булганда, йөрәк тиешенчә ял итми. ▪️Әлеге басым югарырак булган саен организм кислородка начаррак туена. Йөрәккә эш күп, ә ял әз эләгә, шуның өстенә йөрәк мускуллары начаррак туклана. ▪️Диастологик басымның югары булуына хроник йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге, тахикардия, тахиамитрия һәм йөрәк клапаннары яки кан тамырларындагы тайпылышлар сәбәпче булырга мөмкин. Сәламәт кешеләрдә ул физик активлык булмау , начар гадәтләр , йокы бозылу һәм стресс белән бәйле.
1 71313Loading...
18
Олыгайган акыллырак булган саен, без сәламәтлегебез турында ныграк уйланабыз. Вакыт - вакыт безнең һәрберебезгә файдалы киңәшләр, яңа тикшеренүләр һәм күрсәтмәләрдән торган буклет комачауламас иде🫶 Күз алдына китерәсезме, менә шундый заманча буклет телеграмда очрады ! Доктор Колесованың каналы, ул - киң профильле табиб-терапевт, 30 еллык стажы булган гаилә табибы😍 Тамара Михайловна ОРВИ, гипертония, йөрәк авырулары, диабет һ.б. кебек проблемалар турында видео язу һәм төшерү белән генә чикләнми, үз практикасыннан очраклар белән дә бүлешә. Шулай ук ул төрле авыруларны дәвалау өчен файдалы киңәшләр бирә, заманча һәм онытылган, әмма әлегә кадәр нәтиҗәле препаратлар, витаминнар һәм БАДлар турында яза ☕ ️ Моннан тыш, каналда медицина өлкәсеннән кызыклы ачышлар, танылган шәхесләр тормышыннан сәламәтлек турында фактлар һәм "сорау-җавап"рубрикасы бар. 💕Гомумән, сәламәтлекне иртәгәгә калдырмыйк, инде бүгеннән доктор Колесова белән бергә саулыгыбызны кайгыртыйк: https://t.me/+XoCKa98fyn42YTNi
1 6541Loading...
19
Телне дә чистарту зарур🔽🔽🔽 Тел шома түгел, анда азык калдыклары ябышып кала, кунык утыра. Алар чери һәм бактериялар үрчи башлый. Телдәге кунык - авыздан начар ис килү, галитозның төп сәбәпчесе. Тел үзе чистарырга тиеш, әмма ашказаны эчәк тракты чирләре телгә кунык утыруны көчәйтә. Шуңа иртән һәм кич телне дә чистартыгыз, моның өчен махсус җайланмалар да сатыла. Кайбер теш щеткаларының арткы ягында телне чистарту өчен дә кытыршы урыны була.
1 6302Loading...
20
🕌Изге җомга иртәсе хәерле булсын, дуслар! ☝🏻 Бүгенге көн сезнең тормышыгызны шатлыкка күмсен, йөрәгегезгә сөю бүләк итсен, күңелләрегезне якты моңга төрсен! Исән-имин , сау- сәламәт булыгыз!
1 6681Loading...
21
Йөрәгегез тәртиптәме? Йөрәк һәм кан тамырлары торышын тикшерә торган бер тест ясап карагыз әле! Тигез итеп басыгыз, бер аякны алга куегыз, кулларны ике якка күтәрегез. Күзләрне йомып, селкенмәскә тырышып басып торыгыз. 30 секунд чайкалмыйча тора аласыз икән, барысы да яхшы. Чайкалу, баш әйләнү , бер якка ава башлау кан әйләнеше бн проблемалар турында сиздерә дигән сүз.
1 78316Loading...
22
Бавырга файдалы продуктлар 🔽🔽🔽 ✔️Бавырга кабак, кабак орлыгының файдасы зур. Анда бавыр күзәнәкләре мембранасын төзүдә катнаша торган матдәләр( гепотопротекторлар) бар. ✔️Шулай ук кызыл чөгендернең файдасы зур! Чөгендер ашасагыз, ул бавыр күзәнәкләре өчен төзелеш материалы булып тора, шулай ук үт суын да куа. ✔️Өченче урында куркума, ул бавыр күзәнәкләрен токсиннардан саклый!
1 84521Loading...
23
Лавр яфрагы төнәтмәсе🔽🔽🔽 Лавр яфрагы төнәтмәсе ашказаны асты бизе авыруларыннан ярдәм итә. Термоска 10 лавр яфрагы салырга һәм 300мл кайнар су агызырга. Бер тәүлек төнәтеп сөзәргә. Ашарга 30 минут кала 50 мл эчәргә. Дәвалану курсы ике атна.
1 74634Loading...
24
Пәнҗешәмбе иртәләре хәерле булсын!!! Уңышлы көннәр теләп калабыз!!! 🌷🌿🕊️🐝🌸🔥🥰
1 7661Loading...
25
Көтү каршыларга килдек, барлыгы 12 генә сыер. Сезнең авылда сыер тоталармы, күпме??? ❤️- эйе 🔥- юк шул 🙏- эз сыер
1 8100Loading...
26
Автомобильләргә куела торган хуш исләндергеч зыянлы диләр! Аның зыяны нидә соң? ▪️Ясалма ароматизаторларның составында ацетон, натрий нитриты, бензол, фолмальдегид, фталатлар , башка канцерогеннар һәм башка аллергеннар кушыла. Ул сулыш юлларын ялкынсындыра, баш авыртуга сәбәп була. ▪️Мондый ароматизаторлар аллергиклар һәм бронхиаль астма булган кешеләргә куллану тыелган. Әгәр сез аларның өндәү белән язылган язуларын( противопоказания ) укысагыз , кулланудан баш тартачаксыз! Безнең машинада да тора ароматизатор, ә сез куясызмы??? ❤️- эйе 🔥- юк 👍- зыянсыз эйбер юк
1 88412Loading...
27
Тозлы һава сулау файдасы🔽🔽🔽 Тозлы лампа , башкача әйткәндә, галотерапия сеанслары сулыш алу әгъзаларына, тән тиресенә, нерв системасына, иммунитетка уңай йогынты ясый. Тозлы һава бигрәк тә бронхиаль астма, аллергия, бронхит, ларингит, гайморит, тонзиллит, ринит, фарингит һәм башка авырулардан, кан басымы артык югары яки ким булудан, тире авыруларыннан, йокысызлыктан интеккәндә булыша. Гомумән, тоз ионнары организмга уңай йогынты ясый.
1 79113Loading...
28
Хәерле иртәләр!!! 🌸🕊️🔥🌷🌿🐝 Матур көннәр, җиңел эш көннәре теләп калабыз!!!
1 7840Loading...
29
Чәй янына эремчек ясап алдым. Бу юлы кефир юк иде, катыктан ясадым. Бик тәмле килеп чыга, каты булмасын өчен суын да бераз калдырдым бу юлы. Сез ничек ясыйсыз???
1 9538Loading...
30
Яшәртә торган битлек рецепты🔽🔽🔽 1 чәй калагы желатинны 100 мл газсыз минераль суга салыгыз. 3 аш кашыгы бал һәм 0,5 стакан глицерин, пычак очына элеп төелгән аспирин өстәргә. Сулы савыт өстендә җылытырга кирәк, желесыман катнашма килеп чыгарга тиеш. Битлекне атнага ике тапкыр, йокларга ятарга ике сәгать алдан ясарга була. Бу доза бер ай кулланырга җитә, суыткычта саклагыз.
1 84117Loading...
31
Тузганак чәе иммунитетны күтәрә🔽🔽🔽 Тузганак чәе ашкайнату эшчәнлеген җайга сала, иммунитетны ныгыта, майларны тарката. Яхшылап юылган 8 тузганак чәчәген чәйнеккә салырга, өстенә 300 мл кайнар су агызып, 5-10 минут пешерергә. Тәменчә бал өстәргә була. Көнгә дүрт тапкыр 50 мл эчәргә ярый.
1 87838Loading...
32
Хәерле иртәләр!!! 🌷🐝🌿🔥🌸🕊️🎈 Көннәрегез уңышлы узсын, кәефләрегез күтәренке булсын!!!
1 8402Loading...
33
Әни сөтесте аертты , бигрәк тәмле инде🥰 Кемнәр ярата авыл сметанасын? ❤️- мин яратам 👍- ашар идем рәхәтләнеп 🙏- юк ашамыйбыз
1 9901Loading...
34
Какының файдалы яклары🔽🔽🔽 ✅Югары кан басымын төшерә, ✅Кан тамырларын ныгыта, ✅Аскарид суалчаннарын бетерә, ✅Шикәр чире вакытында ашарга киңәш ителә, ✅Азканлылыктан булыша, ✅Атеросклероз, полиневрит вакытында файдалы. Какыдан файдалы салат ясау ысулы: *150 г какы, *100 г пешкән бәрәңге, *15 г үсемле мае, *тоз, борыч. Яшь какы сабакларын һәм яфракларын чистартырга, вак итеп турарга. Пешкән бәрәңгене шакмаклап турарга, тирән савыт төбенә салырга. Шуңа какыны өстәргә, тоз-борыч, май салып, болгатырга.
1 91017Loading...
Без Казанга юл тоттык. Чаллы шәһәренә кереп чыктык. Чаллыларга сәлам🤚
Show all...
👏 13👍 3
Photo unavailableShow in Telegram
Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. 🔥 ▪️Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер сутын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. ▪️Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. ▪️Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суты эчәләр (көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә, пешкән чөгендер суты белән борын эчен юалар.
Show all...
👍 4👏 1
Photo unavailableShow in Telegram
Хатын-кызгаларга рационга кунжут кертергә кирәк🔽🔽🔽 Кунжут составында фитоэстрогеннар бар( хатын-кыз җенси гормоннарының аналогы) . Шулай ук кунжут канда холестеринны да киметә. Көнгә ике чәй кашыгы кунжут ашарга мөмкин.
Show all...
12🔥 4👍 3
Photo unavailableShow in Telegram
☀️🍃Бар җирдән матурлык эзлә - адашмассың, йөрәгеңне тыңла - ялгышмассың!. 🕊️Хәерле иртәләр, уңышлы көннәр!!!
Show all...
🙏 26👍 4 4🔥 2
Әни белән кичкелеккә кыстыбый пешереп алдык🔥 хәзер көтү каршылап, сыер савып малларны карыйбыз! Әти эшкә командировкага китте.
Show all...
🔥 29👍 15 5💯 1
Photo unavailableShow in Telegram
Тәмләткечләр ризыкка билгеле бер тәм өстәп кенә калмый, ә файдасы да бар. Мәсәлән🔽🔽🔽 ▪️Тмин һәм укроп ютәлдән файдалы. ▪️Бөтнек косасы килүне баса, баш авыртканда булыша. ▪️Петрушка организмнан артык суны чыгара һәм ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. ▪️Әниснең эч күпергәндә , эч катканда файдасы тия. ▪️ Куркума ябыктыра, чөнки аппетитны баса. ▪️Дарчин ( корицада) организмны чистарта торган табигый антиоксидантлар күп. Ул шикәр диабетын кисәтә. ▪️ Кардамон йөрәкне ныгыта , баш миендә кан әйләнешен яхшырта, сулышны сафландыра.
Show all...
👍 17 3🔥 2
00:35
Video unavailableShow in Telegram
МИН КАНӘГАТЬ! ''ДАЧНЫЙ ДВОРИК'' каналы безне илһамландыра, шуңа күрә ирем белән бакчадан алган уңыш та канәгатьләндерә! Безнең бакча ул эшләү урыны гына түгел, ул чын-чынлап безнең гаилә белән ял итү, җан тынычлыгы табу урыны да!!! КУШЫЛ һәм барлык бакча хыялларыгызны безнең белән тормышка ашыр!!! ⬆️ПРИСОЕДИНИТЬСЯ⬆️
Show all...
👍 11🙏 3
Photo unavailableShow in Telegram
Кычыткан мае Сезонында бик файдалы кычыткан мае әзерләп куя аласыз🔽🔽🔽 ▪️Кычытканның яфракларын вак итеп турарга яки яшь яфракларын иттарткычтан чыгарырга кирәк. Банкага салырга һәм күмелерлек итеп, чистартылган үсемлек мае яисә зәйтүн мае салырга. Караңгы салкынча урында ике атна тотарга. Вакыт вакыт селкетеп алырга. Кычыткан яфраклары агарырга , ә мае каралырга тиеш. Сөзәргә һәм пыяла савытка салып, суыткычта сакларга кирәк. ▪️Кычыткан мае сызлаган буыннарга сөртергә була. Крем , шампуньга кушарга мөмкин, ул чәчләрне ныгыта, коелудан саклый.
Show all...
👍 9👏 7🔥 1
Photo unavailableShow in Telegram
☝🏻 Һәрбер иртә кабатланмас сихри мизгелләр бүләк итә... 🌻🏡☀ Һәр яңа көн сезнең йөрәгегезне - мәрхәмәт, күңелегезне - бәхет, күзләрегезне шатлык очкыннары белән тутырсын, дуслар! 🙏🏻 Дүшәмбе иртәсе хәерле булсын! Матур, имин көннәр сезгә! 🙏🏻
Show all...
🙏 37 2👍 1🔥 1🥰 1🎉 1
Бүген чәй янына алма пирогы белән бәрәңге пирәмәче пешереп алдым. Бик тәмле булды үзе ☺️
Show all...
🔥 33👍 6 2😎 1