cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

САУЛЫК/ ЗОЖ

Основная группа: https://t.me/selametlek_kazan Для связи: Гульшан - @gulshanladi

Show more
Advertising posts
5 267
Subscribers
+424 hours
+1387 days
+32230 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

Яз көне организмны авырулардан, стресслардан һәм язгы депрессиядән сакларга тырышырга кирәк. Моның өчен нинди яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә аерым игътибар бирергә һәм язын туклану рационына нәрсәләр кертергә кирәк? 🌱Диетагызны микро һәм макроэлементлар белән тутыру өчен, яшелчәләргә аеруча игътибар итегез. ✅Яшь кәбестә, суган, кишер, редис, чөгендер, яфраклы цикорий, фенхель – бу табигать бүләкләре витаминнар балансын саклауның авыр эшендә ышанычлы союздашлар булачак. Шулай ук, яшел үләннәр өстәргә. ✅Яз көне яшел суган, кресс-салат, бөтнек, пет­рушка, яфраклы салат, руккола салаты, кузгалак актуаль. ✅Җимешләрдән банан һәм цитрусларга (апельсин, грейпфрут, лимон, мандарин) өстенлек бирегез, шулай ук хәзер сатуда төрле сортлы алмалар күп.
Show all...
1
Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. ☕Чәйнең файдасын санап бетереп булмый. Аның составына 500 гә якын микроэлементлар керә. ☕Чәй - эчәсе килүне баса, көч кертә, баш мие эшен яхшырта, организмнан "агулы" макдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә. ☕Чәйнең төрләре - кара, яшел, бер генә сала торган, вак, уртача, эре яфраклы чәйләр бар. Структурасы буенча - бөртекле, яфраклы, такта чәй була. ☕Чәйнең файдасы - әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз, салкын тигәндә, төрле үләннәр дә кушып ясалган чәй бик файдалы. Бөртекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын дә бетерә. ☕Чәй турында ялган - куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә, киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була, ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә; кичәге чәй организм өчен "агулы"; пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар; әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә.
Show all...
👍 7🔥 1🥰 1
Хәерле иртәләр белән!!! 🐝☀️🌷🌿🕊️🎈 Көннәрегез матур булсын, барсы да яхшы булсын! Сау- сәламәт булыйк!!!🙏
Show all...
🙏 13 2🔥 2
Күпләр җәяү йөрү аяклар өчен генә файдалы дип уйлый. Аның исә бөтен организмга файдасы бар. Әйтик, күп йөргәндә умыртка баганасы тукымалары һәм буыннар ныгый, ни өчен дигәндә, мускуллар киеренкелеге вакытында кан башка вакытта барып җитә алмаган нокталарга кадәр килә. Шуның белән аларны кислородка баета. Тиз йөргәндә, тукымалардан агулы матдәләр һәм шлаклар куып чыгарыла. ✔️Җәяү даими йөргән кешеләрнең йөрәкләре яхшы эшли башлый, организмнан холестеринны чыгара, кан басымы көйләнә. Хәтта ки остеопороз белән онкология дә чигенә, диләр. Җәяү йөрү нәтиҗәсендә ябыгучылар турында да еш ишетеп торабыз. Калорияләрне «яндыру» өчен ул менә дигән форсат. Көн дә урамда җәяү йөреп керү картаю процессын да акрынайта икән. Белгечләр исәпләп чыгаруынча, һәр көн ярты гына сәгать җәяү йөрү дә 🔽🔽🔽 ▪️сөякләр белән мускулларны ныгыта; ▪️йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүдән саклый; ▪️кан басымын көйли; ▪️стресстан котылырга ярдәм итә; ▪️кандагы шикәр күләмен җайга сала.
Show all...
👍 29 5👏 2
Витаминнар һәм минераллар чыганаклары буенча Шпаргалка 👆 ‼️ Күпчелек витаминнар һәм минералларны без ризыктан алабыз. Алар яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә генә түгел, ә ит, балык, йомырка, сөт продуктларында, ярмаларда, орлыкларда һәм чикләвекләрдә дә бар. Бу продуктлар азрак эшкәртелгән саен, аларда күбрәк файдалы матдәләр сакланып калган. Барлык кирәкле макро - һәм микроэлементларны алу мөһим, чөнки минералларның берсе дефициты башкаларның балансын боза. ‼ Кеше сәламәтлеге өчен кальций, фосфор, калий, натрий, хлор, магний, тимер, цинк, йод, хром, бакыр, фтор, молибден, марганец, селен мөһим. Бәхеткә, алар барысы да ризыкта. Безнең белән кал!
Show all...
12👏 5👍 2🔥 1
Лавр яфрагы буыннарны чистарта🔽🔽🔽 ✔️Зурлыгына карап, 3-5 лавр яфрагын 300 мл суга салып, 5 минут кайнатырга. Кайнатканда савытның капкачын япмаска, болай бөерләргә зыян салу ихтималы булган эфир майларының бер өлеше парга әйләнә. Аннан 4-5 сәгатькә төреп куярга яки термоста төнәтергә. Төнәтмәне 12 сәгать буе аз-азлап эчәргә кирәк. ✔️3 көн эчкәч, бер атна тәнәфес ясарга һәм дәвалану курсын тагын кабатларга. Бу көннәрдә иттән баш тартырга кирәк. Лавр яфрагы төнәтмәсе буыннарны чистарта, тозларны чыгара.
Show all...
👍 9👏 1
Колибри - дөньяда аяклары өстә булган халәттә дә, артка таба да оча ала торган бердәнбер кош. Аның татарча атамасы - чебенкош. Татар атамалары турында күбрәк беләсегез килсә, @tatarbaда кызыклы мәгълүматлар бик күп. ТАТАРБА - мәгълүмати танып белү каналы. Биредә татар халкының матур яңгырашлы бай теле, зиһен зирәклеге, үзенчәлекле сәнгате, горурланырлык шәхесләре турында сүз алып барырбыз. Кызыклы мәгълүматлар күп булачак, кушылыгыз! Т - "Татар теле һәм әдәбияты" тукталышы - дүшәмбе; А - "Атаклы шәхесләр" тукталышы - сишәмбе; Т - "Татар сәнгате" тукталышы - чәршәмбе; А - "Акыллы фикерләр" тукталышы - пәнҗешәмбе; Р - "Рухият" тукталышы - җомга; Б - "Бәйгеләр" тукталышы - шимбә; А - "Атамалар" тукталышы - якшәмбе. @tatarba       
Show all...
👏 11👍 2👌 1
Ә хәзер стресстан котылуның берничә чарасын тәкъдим итәбез🔽🔽🔽 ✅Чәй эчү. Стресстан котылуның иң гади һәм беренче ысулы булып чәй эчү тора. Аның төрләре гаять күп, үз күңелеңә хуш килгәнен сайлап алырга мөмкин. Тик шулай да стресстан иң яхшы булыша торганы - яшел чәй. ✅Хобби. Үзең яраткан һәм сине ялыктырмаган эш белән шөгыльләнү тынычландыра. ✅Спорт. Күп кенә табиб һәм психологлар стресстан котылырга теләүчеләргә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Спорт эчеңдә җыелган негативтан коткарырга булыша. ✅Ярдәм итү. Кемгә дә булса ярдәм кулы сузу тынычланырга булыша икән. ✅Эчеңдәгене кәгазьгә төшерү. Кәгазьгә язылган проблема шунда ук хәл ителә ала. Ул сорау бирми, сине бүлдермичә тыңлый, үзенекен сөйләп шулай ук аптыратмый ✅Табигатьтә йөреп керү. Саф һава кан әйләнешен яхшырта, шуның нәтиҗәсендә синең башың да яхшырак эшли башлый, начар уйларга да урын калмый. ✅Якыннарыңны кочаклау. Гади һәм бушлай булган әлеге чара чыннан да үзеңне күпкә яхшырак хис итәргә ярдәм итәр: кәефең күтәрелер, борчуларың китә
Show all...
👏 15👍 3🔥 2🙏 2
Хәерле иртәләр белән!!! Яңа атнага да аяк бастык, көтеп алынган яллар да узып китте! 🐝☀️ ____ Көннәр җылытсын, кояш безгә елмаю бүләк итсен! Уңышлы атналар насыйп булсын!!!🌷🐝🌿🌸🕊️☀️
Show all...
🙏 26🔥 3👍 1 1👾 1
Бүген сеңлемнәр кунакка килде, кичкелеккә манты пешереп алдым 😊
Show all...
👍 53 5🔥 1💯 1