en
Feedback
BARON

BARON

Open in Telegram

Альберт Шакиров

Show more
4 892
Subscribers
No data24 hours
+17 days
+2530 days
Posts Archive
BARON
4 892
Сайлаулар өчкөнлеге башланырга 1 атна вакыт калды. Шул уңайдан Геннадий Хазановның 1993нче елгы чыгышын куеп узам. «Предвыборный сходняк» дип атала ул. 9 минутка якын барган монологны тулаем карап чыгарга сәбәпләр күп: 1. Иң ахырдан Татарстаннан килгән җинаятьче бабайның сүзләре дә бар. Акцентка пародиясе бөтенләй туры килмәсә дә, әйткән сүзләре шәп. 2. Тамашачылар арасында берничә тапкыр Юрий Никулинны күрсәтәләр. Аның күкрәгендә 1990нчы елда бирелгән социалистик хезмәт герое йолдызы. Ул социализм да, ил дә җимерекләр өеме булып ятканда сугыш ветераны, юмор остасы Никулинның залда шул йолдызын киеп, елмаю әсәре дә күрсәтмичә утыруы үзе бер спектакль. Хазановның монологы башыннан ахырына кадәр сатира, хәтта ачы сатира. Аның максаты көлдерүдә генә түгел. Сатира җитешсезлеккә, гаделсезлеккә төртеп күрсәтеп авторның яки башкаручының фикерен җиткерә, үзгәрешләргә этәргеч, уйланырга сәбәп булып тора. Илен яклап кан койган Никулин авыр уйларда. 3. Никулин кебек бик җитди кыяфәттә утыручы тамашачылардан тыш шаркылдап көлүчеләр дә бар. Алар җинаятьчеләрнең халыктан таларлык акча калмаганга борчылуларын, жуликларның ала-кола партиялләр төзеп Думага омтылуын, властьта боларыннан да комсыз кешеләр булуын танып, кәкре көзгедәге чагылыштан көләләр. Бу да сатираның бер катламы. Чорны тасвирлый һәм халыкның бу сурәтне тануын күрсәтә торган катлам. 4. Хазанов башкаруындагы Паханның соңгы репликасы. «Федерация шурасына үрмәләргә кирәк, анда менсәк аскы палата да, өске палата да безнеке», - диюе. Бу бик кыю һәм үткен монолог укылганга 33 ел вакыт узган. Менә хәзер, сайлау алды ажиотажы аеруча сизелгәндә, чагыштырып карагыз әле.

BARON
4 892

BARON
4 892
Счастье есть - ашау бәхете, яки эш беткәч уйнарга ярый.

BARON
4 892
Хәерле иртә

BARON
4 892
Яңа уку елының икенче көне. Сәйдә имтихан тапшырып тагын бер мәктәпкә укырга керде. Фоатовна әйтмешли: "Ике кулыгызга бер эш - укыгыз!". Безне шулай тәрбияләделәр: "Сезне укытып чыгару, өйләндерү, торыр урынлы итүгә ярдәм безнең бурыч", - дип. Без дә шул юлдан барабыз, Аллага шөкер.

BARON
4 892
Балаларның тормышы яңа тәртипкә кереп барганда, үземә дә вакыттыр.

BARON
4 892
Чәчәкләр дә почти исән барып җитте. Телефоннан котлап бутап кына бер-икесе төшеп калды.

BARON
4 892
Зифа килде. Адымнарга шом иңде. Үзенекен бүгенгә йомгаклап, апасының сыйныфын да барлап кайтты.

BARON
4 892
Зифа беренче класска бара. Адымнар мәктәбе я тарала, я нык алга китә быел.

BARON
4 892

BARON
4 892
Запрос җибәрдем. Бу сорауның очына чыгарга кирәк. Бер вариант эшлэргә тиеш инде үзе - каналны ике телдә дә алып барсаң... тат
Запрос җибәрдем. Бу сорауның очына чыгарга кирәк. Бер вариант эшлэргә тиеш инде үзе - каналны ике телдә дә алып барсаң... татарча язма астына русча тәрҗемәсен дә теркәп бару минем өчен авыр түѓел. СММ белгеч эзлим. Кемнәр бар?

BARON
4 892
Озак көттермәделәр. Менә сезгә монетизация һәм реклама. Ник татар авторлары, башкаручылары рус теленә тартыла дигәнгә тагын б
Озак көттермәделәр. Менә сезгә монетизация һәм реклама. Ник татар авторлары, башкаручылары рус теленә тартыла дигәнгә тагын бер мисал.

BARON
4 892
Телеграм каналны "Яндекс Рекламная сеть" ресурсына теркәп куйдым. Бу каналга язмалар куеп барыр өчен махсус бот өстәдем. 2 сәгаттән каналның Яндекскак кызыклымы юкмы икәнлеге билгеле буласы.

BARON
4 892
Хәерле көн, милләт! Тиз генә яңалыклар: 1. Бүген түләүле каналда кыска гына яңа видео чыгачак. 2. Телеграм каналда Яндекс аша реклама җәлеп итү эксперименты башлып карыйм. Барып чыгар дип уйламыйм, чөнки татар телле каналлар реклама өчен кызык түгел. Мәсәлән ВКда мин үземнең берләшмәне үзем акча түләп тә релкамага куя алмыйм. Шулай да отказга кадәр булса да барып карыйм әле монда да. 3. МАКСтагы каналга да ялгап була монетизация, ләкин анда 1 000 язылучы булу кирәк. Авыр булмаса язылып куегыз әле - тикшереп карыйсы иде. менә сылтама: https://max.ru/join/XsAOIKPUgN8uFKqU97wtYHDGNKpmk9LvCcg9LLnlmUU 4. Әгәр монетизация эшләп китсә Яндекс реаламаны үзе көйләп үзе куеп бара торган бара - мин сайлап алган әйбер түгел, аптырамагыз. Карап карыйк.

BARON
4 892
Теләчедә бик матур һәм символик мәчет төзелеше башлана. Кулдан килгәнчә ярдәм итик. Бу хәбәрне тарату да ярдәм.

BARON
4 892
Арча районы "Ак Барс" хуҗалыгы басуларында эш кайный.

BARON
4 892
Байбулатның даһи этюдлары. Иҗат кешеләре шулай инде ул... Мин дә өйдә ялгызым калып эшләгәндә әллә кемнәрне куып чыгарырга туры килә. Это видео сделало мой день.😁

BARON
4 892
Минтимер Мингазов, Элина Сәфәрова, Тимур Метшин кебек затлы фамилияләр дәвамчыларын, Рәис аппараты җитәкчеләрен, ак смокинг кигән спорт министрын, генералларны, СИБУР белән Оргсинтез директорларын беръюлы бер генә «татар җыры» да «моңы» да, «сүзе» дә бер залга җыймый шул. Шул сәбәпле итоговый сорау: 3. Сәбәп татар сәнгатенең хәзерге торышы һәм мөмкинлекләрендәме, әллә элитаның зәавыгындамы? Җавап бирергә тырышып та карыйсым килми. Минем нинди акчага ничек итеп авыллар турында документаль фильмнар төшереп йөргәнемне белү дә бик җиткән.

BARON
4 892
Мин югында Казанда «Новая волна» фестивале гөрләп узып киткән икән. «Бизнес Онлайн»да фотографияләрен күреп кенә белдем. Үзем
Мин югында Казанда «Новая волна» фестивале гөрләп узып киткән икән. «Бизнес Онлайн»да фотографияләрен күреп кенә белдем. Үзем андый чараларга битарафмын, тик бик зурдан сөйләп куангач, игътибар итми булмады. Сораулар һәм уйланулар мондый: 1. Узган 1 ел эчендә Татарстаннан «Новая Волна» сәхнәсенә күтәрелерлек артист үсеп чыга алды микән әлле Крутойга быел да ярый алмаганнармы? Безнең артитслар Мәскәү кунакларының күңелен күрер өчен шортик киеп пляжда туп тибүдә генә булмагандыр бит инде?! 2. Гала-концертка судьялар да, главалар да, министрлар да, зур холдинг җитәкчеләре, эре чиновниклар һәм боларның барысының балалары да килгән икән. Аларның барысының да зәвыгын кәнәгатьләндерерлек йолдызлар җыелган бит: Биланнардан башлап Лолиталарга һәм Шуфутинскийларга кадәр. Киркоровлар һәм Лораклар янында безнең эстрада үзенчәлеклерәк күренә шул әлегә. Масштаб җитеп бетми ахрысы. Бәлкем шуңа күрә хәйран артист русча җырлауга да басым ясыйдыр? Яңа үрләр, яңа киңлекләр, яңа даирә тамашачы кирәк булганга?

BARON
4 892
Фоатовнаның ике туган көненең беренчесе бүген! Аның нинди көчле шәхес икәнен беләсез инде, шуңа туган көне дә бер генә түгел. Котлаулар кабул итә!