4 888
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-27 روز
-530 روز
آرشیو پست ها
4 888
Онытылмый кая барсын, үзем үк буталып йөргәч…
Нурулла Гариф октбрьнең икесеннән бирле язып искә төшереп тора Казан алыну вакыйгаларының чираттагы елы җиткәнне. Мин үземчә: «2 нче октябрь ул иске календарь буенча. Хәтер көнен 15е билгелиләр бит, шунда язасы булыр», - дип йөрим. Тик берсе дә төгәл түгел булып чыкты. Хәзерге стильгә дөресләп күчергәндә 13 нче октябрь ул Казанны алган көн.
1552нче елның 22 августы (2 сентябре) камалыш башлана, 2 (13) октябре Казан алына.
15нче октябрь Хәтер көнен 1989нчы елда беренче уздырган хөрмәткә кереп калган дата.
Бер вакыйгага күпме сан, күпме көн һәм бер бер дә калмаган хәтер. Сүз дә юк, Казан ханлыгы яулап алыну бер көнлек кенә фаҗига түгел, тик елның билгеле бер көнендә бергә искә алу кирәк һәм тиешле гамәл.
15 нче октябрь чарасын, аның форматын һәм эчтәлеген белә башлаганнан үз итмәдем. Барып караганым булмады, күнел тартмады. Мин белгәндә аңа ниндидер агрессив төсмер кергән иде инде. Әмма аңа карап тарихи факт, фаҗига үзгәрми. Аңа карап безнең хәтер саегырга тиеш түгел.
Социаль челтәрләрдә бу темага кагылышлы комментарийларның елдан-ел җетеләнеп, шул ук вакытта бик сай белемгә таянып, маңгайга-маңгай бәрелә торганга үзгәрүе нык борчый. Тарихны сәясиләштерүнең җүңлегә илтмәгәнен көн дә күреп торабыз. Чор фаҗигасына үпкә, ачу хисе бүгенге яшәшне бугазларга тиеш түгел. Әмма хәтерне дә кысарга ярамый. Без үз хаталарыбызны да, үз каһарманнарыбызны да искә алырга хаклы. Тыныч һәм татау тормышның нигезе шунда гына.
1552нче ел вакыйгалары турында никадәр аз искә алсак, аларның әһәмиятен никадәр төшерсәк, бүгенгебездә алар шуның кадәр ешрак милләт һәм динара ызгыш-талашка сәбәп булачак.
4 888
Тагын бер зур эшкә тотынып йөреш. Без төшергән объектларның барысы турында да тәфсилләп сөйләргә ярамый. Шулай да кайбер кызыклы кадрларын күрә алырсыз эш барышында.
4 888
+2
Хәерле иртә милләт!
Мерчны төрлечә эшләргә була. Күп очракта аны ясап чыгарып саталар. Ә мин сезгә күчтәнәч итеп бирәм. Үзегезгә яраклы һәм ошаклы киемгә үзегез принт ясатып ала аласыз. Бер генә үтенеч: бу мәхшәрнең кемнән башланганын белеп торсыннар өчен «Baron» дигән имзаны да төшерергә онытмагыз.
Беренче сүрәттә легендар «Мырау батыр» «Чапты атым казанга» спектакльләренә һәм аларның икесендә дә уйнаган Наил Әюповка оммаж күрерсез. Бал ашап торучы аю Мырау батырдан алынган чын кадр. Миннән анда 3 хәреф кенә өстәлде. яхшылабрак карасагыз, күрерсез.
Сериянең дәвамы бар.
4 888
Менә шул сезгә. «Ник кабат бу теманы күтәрергә булдың?», - дисәгез, «Бер үк сүз сөйләп, бер үк тема белән еллар буе тәгәрәгән челтрәвикләр булганга күрә», - диярмен.
Хәләл дип сатылган иттә дә дуңгыз табылган заманда акча арасында нинди пычрак булмас.
4 888
Андрей Алистаровның кызыклы күзәтүе бар: Френдекс» эшендә китерелгән зыянны 300 миллион сум дип билгеләү, пирамидаларга акча тыгып төп башына утырган кешеләрнең якынча 1% гына полициягә гариза язганны күрсәтә.
Дубай Дубаялары эзләүгә бирелгәнче тупланган материал да шуны күрсәтә: бөтен кеше дә үзенең ялгышуын, алдануын танырга, чыгып сөйләргә теләми. Андыйлар күбрәк булган саен ачылган эшләрнең нигезе дә сыек, барышы да озак.
Френдексның Тәбриз Әхтәмовын артыннан йөрүчеләр булганга күрә кайтара алдылар Россиягә. Дубаяларны да тынычлыкта калдырырга ярамый. Соңгы бер ай эчендә Илүсә дә социаль челтәр сәхифәсенә кайтып, яңадан берсеннән-берсе хикмәтле хатирәләр, акланулар, яңа идеяләр язып ята. Хәзер ул йөзен күрсәтми, калган дубаяларның язмышы, Сэнсей дигәннәренең хәзерге тормышы миңа караңгы. Әмма Илүсә белән Раушанның авызлары ябылмый. Сүз өстен сүз язып, күз буяп, 3 ел булган газапларны әйләндереп сөйләп, мөәмин мөселманнар булып, ярдәм сорап, җайлап кына оештыручылардан корбаннарга әверелмәкчеләр.
4 888
- Ә Айдар Мадияровны ник оныттылар, тапмадылар икән?
- Халыкара розыскта булган мошенниклар янына чит илгә Никифоров ничек тыныч кына йөрде икән?
- Еллар буе Дубайда хәтта яшеренмичә дә виллалар, машиналар сатып алып яткан каракларны ник бөкләп алып кайтмыйлар икән?
- Боларның бөтен җыйган акчаларын таба алырлар микән?, - дигән сораулар туарга тиеш түгел.
Моның өчен криптовалюта биржалары мөмкин кадәр тизрәк рәсмиләштерелергә, танылырга, көйләнергә, салым базасына кертелергә тиеш. Сатсыннар, алсыннар, ирекле һәм ачык эшләсеннәр. Схемалар уйлап чыгарып, карталар алыштырып түгел. Дәүләткә дә файда, кешегә дә эш.
Хәтта Марат Мифтахов (Клубника) да «Тема есть, нужна турецкая карта», - дип ыржаеп утырганда бу өлкә яшәячәк, эреле-ваклы куыклар кабарып-шартлап торачак. Аннан соң, пирамида очында Никифоров дәрәҗәсендәге кешеләр дә торганны исәпкә алганда, җиңел акча акчасызларны гына түгел бик акчалы һәм бик зур мөмкинлекле кешеләне дә җәлеп итә. Шуңа да кемдер табылмый, кемдер югала, каядыр яшеренгән акчалар кала, эшләр сузыла.
4 888
Финанс пирамидалары һәм аларга охшаш проектлар «темалар» әле дә бар. 2022нче елда таралган төркемнәрне әле дә хөкем итеп бетерә алмыйлар. Димәк, хәзерге көндә актив рәвештә кеше җәлеп итәргә тырышучы мошенниклар турында 2030 нче елда гына ишетәчәкбез. Шушы минутларда кемдер хыяллана-хыяллана «криптовалюта обучениесе», «хәләл инвестицияләр», «трейдинг», «биржа», яки тагын берәр модный сүз белән шашып баерга хыялланып йөрүен дәвам итә. Дөрес, аларны жәллисе юк - үзләре гаепле. Күпме әйтеп торган өстенә тиз арада зур акча дип кызыкканнар икән, рәхәтен күрсеннәр.
Мине күбрәк бу пирамидаларны, схемаларны оештыручылар. Аларның бөтен эш тәртибен белә торып, ишелеп төшкәнче мөмкин кадәр күбрәк акча әйләндереп калучылар борчый. Менә андыйларга гыйбрәт булсын өчен, качып котылу мөмкин түгеллекне күрсәтү өчен дөңьяның теләс кайсы почмагында эзәрлекләү, теләсә кайсы илдән экстрадиция механизмнары көйләнгән булу зарур.
4 888
Ә менә хатыны Эльыира һәм бабасы Тәбриз белән бергә куанышкан Айдар Мадияров беркайда да күренми дә, ишетелми дә. Гәрчә аның «Френдекс» пирамидасына мөнәсәбәтле булуы шушы кыска видеодан да ачык күренә. Бу хакта тикшерү органнары да белә, чөнки Айдар да федераль һәм халыкара эзләүдә.
Шунысы бар: Төркиягә чыгып качкач, Тәбриз белән Эльвирадан аермалы буларак, Айдар кабаттан ниндидер темаларга алынып, ни эшләгәнен күрсәтеп, кабаттан аудитория җыярга омтылмады. Бер кеше булса да күләгәдә калсын, бер кеше булса да калган милекне, активларны саклап калсын дигән тактикадырмы, башкасыдырмы - белмим. Әмма Айдар Мадияров турында кулга алынган дигән мәгълүмат юк. Димәк, хатыны белән бабасыннан аермалы буларак, Айдарның яшереп торырга сәләтле кешеләре бар. Ни өчен алар хатынына да ярдәм итми?, - дисәгез, икесен дә алып калу артык әрсезлек булачак. Бәлкем бу гаиләнең яшерен счётында чыннан да бер тиен дә юктыр, тик гаделлек унаштыру өчен генә булса да хөкем көтә халык.
