en
Feedback

Don't get caught by a cheater! Telemetrio finds and tags such channels 👉 If you want to see the tag, subscribe

Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Open in Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Show more
1 671
Subscribers
No data24 hours
-67 days
-630 days
Posts Archive
Бүгенге көн белән яшәмичә, истәлекләр яки өметләнү белән мәшгуль булуыбыз — еш кына канәгатьсезлекләребезнең сәбәпчесе. Эльчин Сафарли

Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. Аристотель

Телеңне кыска тот, баш(ың) сакланыр, Сүзеңне аз сөйләсәң, гомерең озынаер. Юсуф Баласагуни

Туган як җылысы йөрәктәге ташны, җанны эретә.

Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. Флүс Латыйфи

Мәңгелек дөньяны мизгел белән үзгәртәм дип яшә. Шәүкәт Галиев

Ачу килү изгелекләрне оныттыра. Ризаэтдин Фәхретдин

Акыл сатмау хәерле. Саткан әйбер кире кайтмый ул. Бикә Рәхимова

Бер Аллаһка ышану һәр балага туганда ук бирелгән. Бары тик ата-аналар гына алардан иудей, христиан яки мәҗүси ясый. Сахих аль-Бухари

Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар...

Җыябыз, җыябыз да ул белемне, шуңа таянып болыннарны юк итәбез, матурлыкны, җанны юк итәбез. Алар урынына ясалма болыннар, ясалма җаннар уйлап табабыз. Фәүзия Бәйрәмова

Без гел ашыгабыз, җитешмибез, яратып бетермичә дә онытырга тырышабыз, барысын да иртәгәгә калдырабыз. Ә бит "иртәгә" булмаска да мөмкин!..

Күп наданга иярүгә караганда, аз галимгә иярү яхшырак. Ризаэтдин Фәхретдин

Хыялсыз кеше – канатсыз кош ул! Хыял кешене яшәтә! Матурлыкка, яктылыкка, сафлыкка чакырган йолдыз ул! Таҗи Гыйззәт

Аллаһның биргәненә шөкер итегез, һәм шул вакытта иң бай кешеләрдән булырсыз.

Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә. Татар халык мәкале

Вокзал — ашыгучылар иле. Монда бар да вакытлыча, тормыштагы кебек... Марсель Галиев

Кем булып тууың түгел, кем булып үлүең мөһим. Мөхәммәд Окар

Дөрес сүзгә җавап юк! - Statistics & analytics of Telegram channel @dores_suz