Дөрес сүзгә җавап юк!
前往频道在 Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
显示更多1 715
订阅者
-224 小时
-67 天
-1730 天
帖子存档
Кагылып алу, елмаю, матур сүз әйтү, эчкерсез мактау яисә аз гына булса да кайгыртуның көчен без еш кына бәяләп бетермибез. Ә бит аларның барысы да әйләнә-тирә тормышыбызны үзгәртә ала.
Лео Ф. Баскаглиа
Тормыш — ул талчыбыктан үрелгән каз оясы. Һәркем җайлап урнашыр өчен казына-тибенә, рәтли-тигезли, оя тирәсендә булганнарны рәхимсез тешли-чеметә. Сирәк җан иясе үз янына кавемдәшен сыйдыра.
Нәбирә Гыйматдинова
Тормышның һәр көне көрәш, шуны онытма. Төптән уйларга өйрән, беркайчан да алдан кычкырып чыкма, ахыргы сүз синнән булсын.
Зифа Кадырова
Рамазан — Сабырлык ае. Сабырлыкның савабы исә җәннәттер.
Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.с.)
Сезгә минем турында сөйләүче миңа сезнең турында сөйли. Бу турыда беркайчан да онытмагыз.
Хыяллану — яхшы, әмма аны чынга ашыру өчен нәрсә дә булса эшләсәң генә. Диванда ятып хыяллану — бәдрәфтә балык тоту белән бер.
Мин егылачакмын, тагын егылачакмын, тагын... Тик мин баскач, барысы да егылачак.
Хюррем Султан
Иртәгә үзеңдә булдырырга теләгән әйберне бүген үк булдыр; иртәгә котылырга теләгәннән бүген үк котыл.
Аквиналы Томас
现已上线!2025 年 Telegram 研究 — 年度关键洞察 
