en
Feedback
📚Укы📚اقْرَأْ📚

📚Укы📚اقْرَأْ📚

Open in Telegram

Татар телен аңлаучы мөселманнар арасында Ислам дине буенча мәгълүмат таратуга багышланган канал.

Show more
474
Subscribers
No data24 hours
No data7 days
No data30 days

Data loading in progress...

Attracting Subscribers
Sep '26
September '26
+2
in 0 channels
August '26
+3
in 0 channels
Get PRO
July '26
+5
in 0 channels
Get PRO
June '26
+1
in 0 channels
Get PRO
May '26
+6
in 0 channels
Get PRO
April '26
+7
in 0 channels
Get PRO
March '26
+4
in 0 channels
Get PRO
February '26
+10
in 0 channels
Get PRO
January '26
+34
in 0 channels
Get PRO
December '25
+38
in 0 channels
Get PRO
November '25
+46
in 0 channels
Get PRO
October '25
+9
in 0 channels
Get PRO
September '25
+16
in 0 channels
Get PRO
August '25
+6
in 0 channels
Get PRO
July '25
+10
in 0 channels
Get PRO
June '25
+5
in 0 channels
Get PRO
May '25
+14
in 0 channels
Get PRO
April '25
+18
in 0 channels
Get PRO
March '25
+10
in 0 channels
Get PRO
February '25
+10
in 0 channels
Get PRO
January '25
+18
in 0 channels
Get PRO
December '24
+22
in 0 channels
Get PRO
November '24
+28
in 0 channels
Get PRO
October '24
+29
in 0 channels
Get PRO
September '24
+17
in 0 channels
Get PRO
August '24
+11
in 0 channels
Get PRO
July '24
+1
in 0 channels
Get PRO
June '24
+5
in 0 channels
Get PRO
May '240
in 0 channels
Get PRO
April '24
+1
in 0 channels
Get PRO
March '24
+4
in 0 channels
Get PRO
February '24
+17
in 0 channels
Get PRO
January '24
+27
in 0 channels
Get PRO
December '23
+269
in 0 channels
Date
Subscriber Growth
Mentions
Channels
24 September0
23 September0
22 September0
21 September0
20 September0
19 September0
18 September0
17 September0
16 September0
15 September+1
14 September0
13 September0
12 September0
11 September0
10 September0
09 September0
08 September0
07 September0
06 September0
05 September0
04 September+1
03 September0
02 September0
01 September0
Channel Posts
Икенче мөһим мәсьәлә дә бар: хакыйкый өшкерүче хатын-кызны үзе белән генә калырга чакырмый. Ул: «Ирегез белән килегез, балагыз белән килегез, яныгызда мәхрәмегез булсын», – дип әйтәчәк. Әгәр берәр өшкерүче: «Үзең генә кил», – дип шарт куйса, андый кешедән сакланырга кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез ﷺ: «Бер ир кеше чит хатын белән бергә генә калмасын. Чөнки аларның өченчесе — шайтан», – дигән. 📚 (Тирмизи риваяте, 2165). Өченче мәсьәлә, өшкерүче чит хатын-кызга кагылырга тиеш түгел. Башына, кулына, карынына яки күкрәгенә кагылу –  шәригатьтә рөхсәт ителми. Хатын-кызга аның ире яки мәхрәме ярдәм итә ала. Шуңа күрә өшкерүчегә барыр алдыннан: «Ул ничек өшкерә? Нинди аятьләрне һәм нинди догаларны укый?» – дип сорарга кирәк. Шәригатьтә өшкерүнең шартлары бар. Ул Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез ﷺ өйрәткән догалар белән башкарылырга, ә укыла торган сүзләрнең мәгънәсе аңлаешлы булырга тиеш. Кайвакыт кешеләр: «Фәлән урында бер өшкерүче бар икән, аңа баргач, файдасы тия икән», – дип сөйлиләр. Ләкин шуны онытмыйк: шифаны бирүче – бары тик Аллаһы тәгалә. Кайвакыт Аллаһы безнең иманыбызны сынау өчен төрле сәбәпләр аша шифа бирергә мөмкин. Шуңа күрә шарлатаннарга ышанып алданудан сак булу зарур. Коръән белән үз-үзебезне өшкерергә өйрәнергә тиеш. Өшкерүчеләргә генә таянып калмыйк. Пәйгамбәребез ﷺ үзен өшкерә торган булган һәм өммәтен дә шуңа өйрәткән. Бигрәк тә өйдә тынычлык булсын өчен Коръән укуның әһәмияте зур. Пәйгамбәребез ﷺ: «Өйләрегезне зиратка әйләндермәгез. Чөнки намаз,  «Бәкара» сүрәсе укылган өйдән шайтан кача», – дигән 📚 (Мөслим риваяте, 780). Шуңа күрә һәр көн бер бит, ике бит булса да Коръән укырга тырышыйк. Коръән укылган йортта Аллаһыны искә алу була һәм бу – мөэминнең өе өчен зур хәерлелек. Өйдә тынычлык бетүнең бер сәбәбе – Аллаһыны зикер итүдән ераклашу. Пәйгамбәребез ﷺ «Бохари» һәм «Мөслим» җыентыкларында килгән хәдистә: «Фәрештәләр эт һәм җанлы сурәтләр булган өйгә кермиләр», – дигән. Шуңа күрә мөселман кеше үз йортындагы нәрсәләргә дә игътибар итәргә тиеш. Намаз укыганда да мөмкин кадәр сурәтләр булмаган чиста урында намаз уку хәерле. Шуңа күрә күңелдәге борчу-мәшәкатьне чын мәгънәсендә бетерергә ярдәм итә торган иң бөек гамәлләрнең берсе — Аллаһыга якынаю, Аны искә алу һәм Коръән белән бәйләнешне ныгыту. Мөэмин кеше йөрәгенең тынычлыгын кешеләрдән түгел, ә иң беренче чиратта Аллаһыдан эзләргә тиеш. Аллаһы тәгалә Коръәндә әйтә: «Һичшиксез, күңелләр Аллаһны искә алу белән тынычлана» 📚 («Рагыд» сүрәсе, 28нче аять). Шуңа күрә, иманыбызга тугры булып, Коръәнне укып, аның хөкемнәре белән яшәргә тырышсак, Аллаһы тәгалә безгә Үзенең рәхмәтен һәм шифасын бирер, ин шәә Аллаһ. Әгәр Аллаһыны зикер итүдән ерагая башласак, күңелебез дә бушап калыр. Шайтан кешене гел борчуда, гел куркуда һәм өметсезлектә яшәтергә тели. Аллаһ сакласын! Әгәр без Аллаһыны еш искә алсак, күңелебезне Аның белән бәйләсәк, телебездә: «Әлхәмдүлилләһ», «Ин шәә Аллаһ», «Бисмилләһ» кебек зикерләр булса, Аллаһының рәхмәте белән, күңелебездә тынычлык һәм иминлек сизә башларбыз. Коръән – иман китерүчеләр өчен шифа һәм рәхмәт. ✏️ Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482

2
🤲  Иман китерүчеләргә шифадыр   Аллаһ тәгалә адәм балаларын төрле сынаулар белән сынап тора. Шул сынауларның берсе – төрле чирләр, авыртулар.   Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Аллаһ тәгалә нинди генә чир иңдермәсен, аның белән бергә шифасын да иңдерә». 📚(Бохари риваяте). Димәк, шифаны эзләп табарга гына кирәк. Бүгенге көндә төрледән-төрле чирләр артканнан-арта бара: җан чирләре дә, тән чирләре дә күбәя. Һәм менә шушы барча чирләргә каршы бер көчле дәва бар. Ни кызганыч, иманыбыз зәгыйфь булу, гыйлемебез җитмәү сәбәпле, без ул дәваны бик аз кулланабыз, хәтта әле аны куллана да белмибез. Ул дәва – Коръән, Коръән белән дәвалану, аның аша шифа алу. Аллаһы тәгалә Коръәннең берничә урынында безгә шифаның Үз Китабында барлыгын бәян кылды. Аллаһы тәгалә «Исра» сүрәсенең 82нче аятендә әйтә: «Без Коръәнне иман китерүчеләр өчен шифа һәм рәхмәт итеп иңдерәбез. Ә залимнәрнең ул бары тик зыяннарын гына арттыра». Галимнәр бу аятьне тәфсир кылып, Коръәндә төрле чирләргә карата шифа барлыгын аңлаталар. Әмма Аллаһы тәгалә биредә бер искәрмә ясый «иман китерүчеләр өчен». Чөнки мөэминнең дәрәҗәсе югарырак. Мөселманнар арасында монафикъ кеше дә булырга мөмкин. Ә мөэминнең күңелендә, йөрәгендә, бернинди шиксез, бары тик Аллаһыга, Кыямәт көненә, фәрештәләргә, тәкъдиргә һәм иманның башка нигезләренә ышаныч була. Шуңа күрә Аллаһы тәгалә: «...иман китерүчеләр өчен шифа», – дип әйтә. Ягъни, дингә ихлас күңелдән кергән, иманны тулысынча кабул иткән мөэминнәр өчен Коръәндә шифа бар. Аллаһы тәгалә шул ук аятьтә дәвам итеп: «Ә залимнәрнең ул бары тик зыяннарын гына арттыра», – ди. Шуңа күрә Ул Коръәннең хакыйкый шифасын, иң элек, иман әһелләренә бирә. Аллаһы тәгалә башка аятьләрендә дә Коръәннең файдасы турында бәян кыла. Галимнәр Коръән аятьләренә нигезләнеп, аның шифасын берничә төргә бүлеп аңлаталар. Беренче төре, шик-шөбһәләрдән шифа. Коръән кешене төрле шик-шөбһәләрдән дәвалый. Кеше кайвакы: «Кыямәт көне чыннан да булырмы икән? Бу галәм белән кем идарә итә икән? Мин дөрес юлдан бараммы икән? Дөрес яшимме икән?» – дип шикләнә. Аллаһы тәгалә Коръәндә дәлилләр китереп, кайсы юлның дөрес икәнен аңлата. Аллаһы тәгалә кешене тынычландыра. Кеше: «Күпме генә изгелек кылсам да, миңа рәхмәт әйтмиләр, игелегемне күрмиләр», – дип борчылырга мөмкин. Аллаһы тәгалә аны тынычландырып, хәтта тузан бөртеге кадәр генә изгелек кылса да, Кыямәт көнендә аның әҗерен алачагын хәбәр итә. «Дөрес эшлимме? Дөрес юлдан бараммы?» – дип шикләнүчеләргә Аллаһы тәгалә «Исра» сүрәсенең 9нчы аятендә әйтә: «Хакыйкатьтә, бу Коръән иң туры юлга күндерә». Ягъни, туры юлдан барырга теләсәк, Коръәннең хөкемнәренә иярергә тиешбез. Икенче төре, Коръәндә тән авыруларыннан да шифа бар. Аллаһы тәгалә «Фуссиләт» сүрәсенең 44нче аятендә Коръән турында болай ди: «Ул –  иман китергәннәр өчен һидаять һәм шифадыр». Коръәннең тән авыруларына да шифа булуына тормыштан берничә мисал китерик. Беренчесе – Ибн Габбас (Аллаһы аннан риза булсын) белән бәйле риваять. Бу хәдис «Мөстәдрак әл-Хәким» җыентыгында килә. Бер кеше Ибн Габбас (Аллаһы аннан риза булсын) янына килеп, борыныннан кан китүдән зарлана. Ул төрле табибларга мөрәҗәгать иткән, әмма дәва таба алмаган. Ибн Габбас (Аллаһы аннан риза булсын) аңа Коръән укып дәва кыла. Берникадәр вакыттан соң бу кешенең хәле яхшыра һәм борыныннан кан агу туктый. Икенче дәлил – «Сәхих әл-Бохари» җыентыгында килгән мәшһүр хәдис. Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ сәхабәләрен сәфәргә җибәрә. Ул вакытта хәзерге кебек кунакханәләр булмаган. Мосафирлар юлда, кайда кич җитсә, шунда тукталып ял иткәннәр. Сәхабәләр бер авыл янына килеп җитәләр һәм шул авылда төн үткәрергә телиләр. Алар авыл халкына: «Без – мосафирлар», – дип әйтәләр Ул заманнарда мосафирларга хөрмәт күрсәтү, аларны кунак итү гадәте булган. Әмма бу авыл халкы сәхабәләрне кунак итү түгел, хәтта авылда калырга да рөхсәт бирми. Сәхабәләр авыл читенә чыгып, шунда төн уздырырга калалар. Шул төнне авыл башлыгын чаян чага. Аның хәле начарлана башлый. Авылдагы кешеләр аны дәваларга тырышалар, әмма файдасы тимәгәч, аларның берсе:«Бүген авылга мосафирлар килгән иде. Без аларны кунак итмәдек. Бәлки, аларда берәр дәва бардыр?» – ди. Шунда бер кешене сәхабәләр янына җибәрәләр. Ул: «Башлыгыбызны чаян чакты. Сездә аңа ярдәм итә алырлык берәр дәва бармы?» – дип сорый. Сәхабәләрнең берсе: «Әйе, бар. Әмма безнең бер шартыбыз бар. Сез безне кунак итмәдегез. Шуңа күрә без моны сезгә билгеле күләмдә сарык биргән очракта эшләрбез», – ди. Авл халкы ризалаша. Шунда сәхабәләрнең берсе барып, чаян чаккан кешене «Фатиха» сүрәсен укып өшкерә. Риваятьләрдә аның «Фатиха» сүрәсен укыганы да, гомумән, Коръән укыганы да әйтелә. Ничек кенә булмасын, ул кешене Коръән аятьләре белән өшкерә. Өшкергәннән соң авыру кешенең хәле яхшыра һәм ул аякка баса. Галимнәр бу хәдискә нигезләнеп, өшкерүнең файдасын аңлаталар. Әгәр өшкерүче иманлы булса, Аллаһыга ихлас күңелдән ялварса һәм Коръән белән дөрес итеп өшкерсә, Аллаһы аның аша шифа бирергә мөмкин. Бүгенге көндә күп кенә кешеләр, бигрәк тә олы яшьтәгеләр, тез авыртуыннан интегә. Бер танышым үзе белән булган гаҗәп хәлне сөйләде. Ул табибка барып, тезе авыртудан зарланган. Табиб моны тикшергән дә: «Могҗиза булалмый. Моны операциясез берничек тә дәвалап булмас», – дигән. «Миңа аның «могҗиза була алмый» дигән сүзе җитте. Кайттым да, Коръәнне алып, андагы аятьләрне укып, үземне өшкерә башладым», – дип үзенә ничек шифа табуы турында сөйләде ул. Коръәндә дә, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтендә дә Аллаһы тәгаләдән шифа сорап укый торган күп догалар бар. Шушы кеше дә берникадәр вакыт дәвамында Коръән укып һәм Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтендә килгән догалар белән өшкереп йөри. Соңыннан табибка баргач, табиб аның хәлен күреп шакката. Коръән – Аллаһы биргән шифа чараларының берсе. Өченче төре – җан һәм рухи авырулардан шифа. Коръән, шулай ук, күңелдә җыелган төрле авырулардан, борчу-мәшәкатьләрдән, рухи авырлыклардан шифа булырга мөмкин. Шулай ук, күз тию, сихер һәм бозым кебек нәрсәләрдән саклану һәм алардан дәвалану өчен дә өшкерүнең шәригатьтә үз урыны бар. Пәйгамбәребез ﷺ бервакыт өенә кайткач, хезмәтчесенең йөзендә үзгәрешләр күргән һәм: «Аңа күз тигән. Аны өшкерегез», – дигән 📚(Бохари риваяте, 5739). Димәк, Коръән һәм, шулай ук, Пәйгамбәребез ﷺ өйрәткән догалар белән өшкереп дәвалану – шәригатьтә билгеле булган ысул. Пәйгамбәребез ﷺ «Сахих Мөслим»дә килгән хәдистә: «Кем кардәшенә ярдәм итә ала икән, ярдәм итсен», – дигән. Әгәр кешенең гыйлеме бар, ул дин хөкемнәрен белә һәм өшкерә ала икән, кардәшенә ярдәм итәргә тиеш. Әмма, шул ук ваакытта, өшкерүгә бәйле кайбер мәсьәләләрне ачыклап китәргә кирәк. Галимнәр Коръән һәм Пәйгамбәребез ﷺ өйрәткән догалар белән өшкерүчеләрне берничә төргә бүлеп аңлаталар. Беренче төр – дөрес итеп өшкерүчеләр. Алар Коръәнне дөрес укыйлар, тәҗвид кагыйдәләрен беләләр һәм Пәйгамбәребез ﷺ өйрәткән догаларны кулланалар. Мәсәлән, кайсы җирегез – башыгызмы, карыныгызмы яки башка урыныгызмы авырта , шул урынга уң кулны куеп, «Бисмилләһ» дип әйтү һәм Пәйгамбәребез ﷺ өйрәткән догаларны уку турында сөннәттә күрсәтмәләр бар. Әлеге гамәлне башкарган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Икенче төр – нияте яхшы, әмма гыйлеме җитмәгән кешеләр. Аларның кешеләргә булышасы килә, әмма Коръәнне һәм догаларны дөрес укый белмиләр. Мәсәлән, гарәпчә укый белмәскә мөмкиннәр яки догаларны кириллица белән генә өйрәнеп, сүзләрне дөрес әйтмәскә мөмкиннәр. Мондый очракта сак булырга кирәк. Өченче төр – шарлатаннар, ягъни ялганчылар. Кызганычка, алар арта бара. Мондый кешеләр түбәтәй кияргә, яулык бәйләргә, өстәлләренә Коръән куярга, намазлык җәеп куярга мөмкиннәр. Әмма аларны кайбер билгеләргә карап аерырга мөмкин. Мәсәлән, син килеп керүгә, ул кеше: «Син фәлән нәрсә эшләгәнсең, шуңа күрә авырыйсың», – дип яшерен нәрсәләрне сөйли башласа, мондый кешедән сак булырга кирәк. Чөнки киләчәкне һәм яшеренне Аллаһыдан башка беркем дә белми. Кайбер кешеләр: «Бу – аның карәмәте», – дип әйтергә мөмкиннәр. Ләкин чын мәгънәсендә карәмәт бирелгән кеше аны күрсәтеп, мактанып йөрми. Чөнки ихлас кеше үзенең изгелеген Аллаһы белән ике арада саклый.
4
3
🕋Гөмрә дәресләре: 2⃣ нче дәрес 🕋 Гомрә кылу фазыйләте һәм нинди микатлар бар 🔈 Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482
6
4
Гамәлне күбрәк кылсаң гөнаһка эләгүең бар •Динебез Ислам•
12
5
No text...
12
6
+1
📙 "Аллаһның күркәм исемнәрен аңлау" 🔖 Аллаһ исемнәреннән: المَنَّان 💎 101. Әл-мәннәән / المَنَّان - Нигьмәтләрне бирүче. 💎
12
7
Ничек дингә чакырырга? •Динебез Ислам•
20
8
No text...
19
9
Үзен югары хис итүчеләргә •Динебез Ислам•
23
10
No text...
20
11
🕌 Вәгазь 🎤 Каты бәгырьлебулма! 🔈 Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482
17
12
Бурычтан котылу догасы 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFc
Бурычтан котылу догасы 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Телеграм:https://t.me/tatislam РуТуб: https://rutube.ru/channel/38324482
14
13
1026 силсилә.mp3
14
14
Ибне Натур исемле патша, Илья шәһәренең әмире, Һиракль белән икесе Сирия җиренең мөфтиләре булалар. Һиракльның күңелендә борчу барлыкка килә. Кайбер монахлары моны күреп Һиракльга әйтәләр: "Синең хәлең безгә ошамый!" Һиракль әйтә: "Мин бер төнне йолдызларга карап шундый нәрсә белдем: сөннәткә утыртылган кешеләрнең патшасы җиңде. Бу өммәттә кайсылары ул?" Монахлар җавап бирә: "Яһүдләрдән кала сөннәткә утыртылган кешеләрне белмибез без. Ләкин алар сине куркытмасыннар. Барлык әмирләргә яз, алар шәһәрләрендә булган барлык яһүдләрне үтерсеннәр ". Шулай сөйләшеп утырганда бер кеше килеп Аллаһның илчесе ﷺ турында хәбәр җиткерә. Һиракль үзенең кешеләрен Аллаһның илчесе ﷺ барлыкка килгән җиргә җибәрә, сөннәткә утыртылганмы ул яки юкмы икәнен белергә. Шунда бу кешеләр аңа карап: "Бу илче һәм аның кырыенда булганнар сөннәткә утыртылган кешеләр",- дип әйтәләр. Шунда Һиракль әйтте: "Ул кеше - бу өммәтнең патшасы, менә ул чыкты!" Шулвакыт Һиракль үзенең иптәшенә хат яза, ул үзе шикелле белемле була, һәм Химс дигән җирлеккә китә. Анда барып та җитәргә өлгерми, аңа ул иптәшеннән хат килә. Һәм ул да: "Әйе, бу – Пәйгамбәр",- дип әйттә. Шунда Һиракль бөтен Рим патшаларын чакыра, үзенең патша сараена җыя, бөтен ишекләрен бикләп куерга әмер итә. Балконга чыгып аларга эндәшә: "Әй Рим әһелләре, уңышка һәм туры юлга ирешәсегез киләме? Патшагыз сездә калуын телисезме? Әле генә чыккан Пәйгамбәр артыннан иярәчәксезме? Аңа присяга бирәчәксезме? Шунда бу патшалар шушы сүзләрне ишеткәннән соң кыргый ишәкләр сыман ишеккә ыргылалар, ләкин чыга алмыйлар. Бу хәлне күргәч Һиракль аларның иман китерүләренә өметен өзә, һәм әйтә: "Боларны кире миңа кайтарыгыз. Мин сезгә бу сүзне юри генә, тикшерү өчен генә әйттем, үзегезнең динегезне яратасыз микән дип тикшереп карарга булдым сезне. Һәм сез үзегезнең динегездә нык торасыз икән!". Шунда бу патшалар бу сүзләрен ишеткәннән соң, аңа сәҗдә кылалар, аңа ризалык белдерәләр. Һәм бу Һиракльның Ислам диненә иң якынайган вакыты була, ләкин ул аны кире кага". 📚Силсилә әс-Сахихә, 3607.
14
15
Шуннан соң Һиракль Дихьяны чакыра, һәм Пәйгамбәребез ﷺ җибәргән хатны аңа тапшыралар. Шунда ул хатны укый, һәм анда болай дип язылган була: "БисмиЛләһи әр-Рахмән әр-Рахим. (Рәхимле, шәфкать иясе булган Аллаһның исеме белән). Бу хат Мөхәммәттән, Аллаһның илчесеннән, Римның зур патшасына- Һиракльга. Һәм туры юлдан баручыларга сәлам. Һәм соңыннан: Мин сине Ислам диненә чакырам. Ислам динен кабул ит, һәм син котылырсың. Сиңа Аллаһ әҗерен ике тапкыр бирер. Ләкин син Исламга керүне кире каксаң, синең артыңнан ияргән барлык насараларның гөнаһлары синең өстеңдә булыр. "Әй китап әһелләре,әйдәгез бер сүздә килешик: Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмыйк, Аллаһка беркемне дә,бернәрсәне дә тиңдәш китермик, бер-беребезне Раббыбыз итеп алмыйк. Әгәр алар киге кагалар икән, аларга әйт: Без – мөселманнар дип шәһадәт китерегез!"". Шунда Әбү Суфьян әйтә: "Шунда Һиракль хатны укып бетергәч, аның янында булган башка патшалар аның тирәли йөри башлыйлар, бү сүзләрне йөрәкләре белән кабул итмиләр, кычкыра башлыйлар, безне чыгарып җибәрәләр. Һәм шунда мин үземнең иптәшләремә әйттем: "Бу Әбү Кәбшәнең улы зур дәрәҗәгә ирешә ахрысы. Хәтта аннан бу сары тәнлеләрнең патшасы да курка. Аллаһ минем йөрәгемә Ислам керткәнчегә кадәр бу кешенең безне җиңүе турында бер дә шикләнмәдем.
15
16
Шуннан соң мин синнән аның артыннан кемнәр ияргәне турында сорадым, данлыклы кешеләрме я инде көчсез булганнармы. Син "көчсез булганнар" дип җавап бирдең. Нәкъ шулай! Илчеләр артыннан бары тик көчсез булган кешеләр генә иярә. Шулай ук мин синнән мөселманнарның саны турында сорадым- арталармы алар я инде кимиләрме. Син "алар арталар" дип әйттең. Нәкъ шулай! Иман гел арта камил булганчыга кадәр! Һәм мин синнән сорадым шул диннән чирканып чыгучылар барлыгы турында. Син "алай чыгучылар юк" дип әйттең. Нәкъ шулай! Әгәр иман йөрәккә керә икән, нәкъ шулай була, кеше бу иманын калдырасы килми. Һәм мин синнән "аның хыянәт итүе турында билгелеме" дип сорадым. Син "юк" дип җавап бирдең. Нәкъ шулай! Илчеләр беркайчан да хыянәт итмиләр! Һәм мин синнән аның нәрсә әмер итүе турында сорадым. Син "Ул сезне бер Аллаһка гына гыйбадәт итәргә чакыра,һәм потларга гыйбадәт итүдән тыя, намаз турында әмер итә, хаклыкны гына сөйләргә, тыйнаклыкка чакыра" дип җавап бирдең. Әгәр син әйткән сүзләр дөрес икән, ул кеше шушы минем аяк астында булган җирләр белән идарә итәчәк. Мин белдем пәйгамбәрнең чыгачагын, ләкин уйламадым аны гарәпләр арасыннан чыгар дип. Әгәр мин белсәм аның белән очрашуымны, мин һичшиксез ул очрашуга әзерләнер идем. Әгәр мин аның янында булсам, мин аның аякларын юар идем".
11
17
Шунда Һиракль сорый: "Берәр кеше бармы шул дингә кереп шул диннән ачуланып, чирканып кире чыгып киткән?" Әбү Суфьян: "Юк",- дип җавап бирә. Һиракль: "Сез бу кешенең элекеге тормышта алдаганын күрдегезме?" Әбү Суфьян:"Юк",- дип җавап бирде. Һиракль: "Аның бер тапкыр булса да хыянәт иткәне булдымы?"Әбү Суфьян: "Юк, ләкин без аның белән килешү төзедек, һәм миңа әле билгесез, ул бу килешүендә торыр микән",- дип җавап бирде. Шуннан соң Әбү Суфьян әйтте: "Һәм башка бер сүз дә әйтә алмадым пәйгамбәр турында". Һиракль тагын сорау бирә: "Сез аның белән сугышасызмы?" Әбү Суфьян әйтте: "Әйе". Һиракль сорый: "Ничек аның белән сугыш? Кайсыгыз җиңә?" Әбү Суфьян әйтә: "Алмашучан уңыш белән. Кайвакыт без җиңәбез, кайвакыт без җиңеләбез". Шулвакыт Һиракль сорый: "Ул сезгә нәрсә әмер итә?" Әбү Суфьян: "Ул безне бер Аллаһка гыйбадәт кылырга һәм Аңа беркемне һәм бернәрсәне дә тиңдәш китермәскә әмер итә. Һәм әти-бабаларыбыз әйткән нәрсәләрне калдырырга куша. Шулай ук ул безне намаз укырга өнди, хаклыкны гына сөйләргә, тыйнаклыкка һәм туганлык җепләрен ныгытырга чакыра". Шунда Һиракль тәрҗемә итүчегә әйтә: "Әйт аңа: "Мин аннан бу кешенең нәселе турында сорадым, һәм ул данлыклы нәселдән дип җавап бирде. Нәкъ шулай! Әгәр Аллаһ илче җибәрә икән, бу илчене данлыклы нәселдән чыгара. Һәм шуннан соң мин аңардан бу кешегә кадәр берәр кешенең "Мин– пәйгамбәр" дип әйткәне булдымы дип сорадым. Ул "Юк" дип җавап бирде. Әгәр ул "Әйе" дип җавап биргән булса, мин әйтер идем: "Димәк бу хәзерге кеше алдан әйткән кешенең дәрәҗәсенә ирешергә тели". Шулай ук мин синнән сорадым: "Аның әти-бабасыннан патша булган берәрсе бар идеме?" Син "Юк" дип җавап бирдең. Әгәр син аның әти-бабасыннан берәр патша бар дип әйткән булсаң, ул үзенең әти-бабасының патшалыгын үзенә кайтарырга тели, шуңа пәйгамбәр булырга тели дип әйтер идем. Шунда мин: "Бу кешене ул "Мин-Пәйгамбәр" дип әйткәнчегә кадәр алдалауда таптыгызмы? Син "Юк"дип җавап бирдең . Әгәр ул кешеләрне алдап йөрми икән, димәк Аллаһ турында бигрәк тә алдамаячак.
11
18
571(1026) — Әбү Суфьян ибн Хәрб хәбәр итте: «Ул Ислам кабул иткәнче чит илгә караван белән чыгып китә. Һәм Сирия җирлегендә сату-алу белән шөгыйльләнә. Бу Пәйгамбәребез ﷺ Әбү Суфьян һәм курайшлар белән сугышмау турында килешү төзегән вакыт була. Һиракль Византияның Рим империясының патшасы Әбү Суфьянның һәм курайшларның якын тирәдә булуларын ишеткәч, аларны үзе янына чакыра. Әбү Суфьян үзенең иптәшләре белән килә, һәм анда барлык патшалар җыелган була. Шуннан соң Һиракль алар өчен тәрҗемә итүчене чакыра һәм әйтә: "Сезнең кайсыгыз үзенең туганлык җебе белән үзен пәйгамбәр дип атаган кешегә якынрак?" Әбү Суфьян әйтте: "Мин аңа иң якыны". Һиракль әйтә: "Әбү Суфьянны минем каршыма утыртыгыз, ә аның иптәшләрен аның артына утыртыгыз". Шуннан соң тәрҗемә итүчегә әйтә: "Әйт аларга: "Хәзер мин бу кешегә сорау бирәчәкмен, әгәр ул мине алдаса, аның арттагы иптәшләре аның алдаганын миңа белгертсеннәр". Әбү Суфьян әйтте: "Аллаһ белән ант итәм, әгәр минем халкым мине алдакчы дип әйтүләреннән курыкмаган булсам, мин һичшиксез аның сорауларына җавап биргәндә алдалар идем". Шуннан соң Һиракль иң беренче итеп пәйгамбәрнең ﷺ нәселе турында сорый. Әбү Суфьян әйтте: "Ул безнең арада данлыклы нәсел иясе". Һиракль сорый: "Мөхәммәдкә хәтле кешеләр "Мин – Пәйгамбәр" дигән сүз әйттеләрме?" Әбү Суфьян: "Юк",- дип җавап бирде. Шунда Һиракль сорый: "Аның әти-бабасыннан патша булган берәрсе бар идеме?" Әбү Суфьян: "Юк",- дип җавап бирә. Шунда Һиракль сорый: "Аның артыннан кемнәр иярә: данлыклы бай кешеләрме яки көчсез булган хәерче кешеләрме?" Әбү Суфьян әйтте: "Хәерче, мескен кешеләр иярә". Шунда Һиракль сорый: "Алар( мөселманнар) артып баралармы яки кимиләрме?" Әбү Суфьян: "Юк, алар артып баралар".
19
19
БУРЫЧТАН КОТЫЛУ ДОГАСЫ+1
БУРЫЧТАН КОТЫЛУ ДОГАСЫ
16
20
🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣0️⃣9️⃣дәрес: үзеңә теләгәнне күршеңә телә. Пәйгамбәребез ﷺ: *“Кем уттан котылып, җәннәткә керергә теләсә, Раббысы хозурына Аллаһыга һәм ахирәткә иман китереп кайтсын; үзенә карата кешеләрнең ничек булуларын теләсә, үзе дә аларга шундый булсын”,*- дигән (Мөслим риваяте). Әлеге хәдис безне башкалар белән дөрес мөгамәлә кылырга өйрәтә. Беркем дә үзенә карата яман мөгамәлә кылуларын теләми. Шулай булгач, үзең дә башкаларга яман мөгамәләдә булма. Мөэмин булуның нигезе шушы кагыйдәгә кайта: *"Җанымның Хуҗасы белән ант итеп әйтәм: "Үзенә теләгәнне күршесенә(яки кардәшенә)" теләмичә, кеше мөэмин була алмас"*(Мөслим риваяте). 🤲 Йә, Раббым, үзебезгә теләгән яхшылыкны, күршеләребезгә дә теләргә тәүфыйк бир.
24