en
Feedback
ТРК "Саба дулкыннары"

ТРК "Саба дулкыннары"

Open in Telegram

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең официаль каналы. Реклама: 8(84362)2-43-11☎️ Радио "Дулкын" 105,6 FM📻🎧 СабаТВ👉🏻 Чәршәмбе, Җомга 17:30📽📺 Без башка соц. челтәрләрдә: https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group Безнең сайт: www.saba-rt.ru

Show more
1 636
Subscribers
-124 hours
-37 days
No data30 days
Posts Archive
Көз нигъмәте! Күрәсезме, монда җиде кишер ята. Иң нәнисен таба аласызмы?🥕👶
Көз нигъмәте! Күрәсезме, монда җиде кишер ята. Иң нәнисен таба аласызмы?🥕👶

📍 Мичән авыл җирлегендә гражданнар җыены узды Иске Мичән авылы мәдәният йортында җирлекнең гражданнар җыены булып узды. Чара
📍 Мичән авыл җирлегендә гражданнар җыены узды Иске Мичән авылы мәдәният йортында җирлекнең гражданнар җыены булып узды. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге башлыгы А.А. Гәрәев авылда 2021-2026 елларда башкарылган эшләр турында хисап бирде һәм киләчәккә планнар турында сөйләде. Докладтан соң очрашу ачык диалог форматында дәвам итте: халык үзләрен борчыган сорауларны җиткерде, ә җитәкчеләр һәр проблема буенча җентекле җаваплар бирде. Озак еллар «Саба»ҖЧҖнең Мичән бүлекчәсендә намуслы хезмәт куйган механизатор Ф.Сәйфетдиновның бүләкләнүе аерым игътибарга лаек. Аның исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү сәбәпле, аңа грамота тапшырылды.🎉

Кабак бәйрәме белән! Сюжетның тулы вариантын 11 сетябрь көнне 17 сәгать 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидиниесе аша карарга онытмагыз.

🏡✨ Чисталык һәр өйдән, урамнан, тыкрыктан башлана ♻️🗑 Иләбәр авылы урамнарына чүп салу контейнерлары куелды 🌳🪵 Контейнерл
🏡✨ Чисталык һәр өйдән, урамнан, тыкрыктан башлана ♻️🗑 Иләбәр авылы урамнарына чүп салу контейнерлары куелды 🌳🪵 Контейнерларга чүпне тиешенчә салыйк, бәрәңге сабаклары, агач ботаклары һәм башка шундый зур чүп калдыклары өчен махсус бункерлар куелачак. 😃 Авыл кешеләре контейнерларны күреп бик сөенде.

Хөрмәтле Саба районы халкы! Саба районы, Мамалай авылында яшәүче 3 яшьлек Хадиуллина Раниягә безнең ярдәм кирәк. Рания йөреп
Хөрмәтле Саба районы халкы! Саба районы, Мамалай авылында яшәүче 3 яшьлек Хадиуллина Раниягә безнең ярдәм кирәк. Рания йөреп китсен өчен, операция һәм реабилитация таләп ителә. Мөмкинлегегезгә карап, булышсагыз иде. Булышу өчен реквизитларны терким. Раниягә киләчәккә сәламәт адымнар ясарга ярдәм итик. Рәхмәт🤲🤲🤲 Ярдәм өчен реквизитлар: Карта реквизитлары: Ак барс: 2200530816620017 Саклык банкы: 2202208591222063 Т-банк: 2200396119417828 телефон барлык карталарга бәйләнгән Ак Барс, Саклык банкы, Т-банк, 89625578605 Алучы: Һадиуллина Әнисә Ивановна. Хәйриягә, операциягә, дәвалануга смс языгыз🤲🙏

Хәерле иртә, Саба!☀ Бүген Сабабызла матур кояшлы көн. Көндез һава температурасы +16 градуска кадәр күтәреләчәк, ә кич белән +
Хәерле иртә, Саба!☀ Бүген Сабабызла матур кояшлы көн. Көндез һава температурасы +16 градуска кадәр күтәреләчәк, ә кич белән +11 градус булачак. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының747 мм тәшкил итә. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 4-1 метр. Һәрберегезгә көзге кояшлы кәеф һәм уңышлы көн телибез!🌼🍁

📚Саба гимназиясенең 2 «А» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Билалова Айгөл Әнвәр кызы белән бергә искиткеч акциягә кушылып
📚Саба гимназиясенең 2 «А» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Билалова Айгөл Әнвәр кызы белән бергә искиткеч акциягә кушылып «дуслыкның әкияти сәгате»н оештырдылар. Уку-ул һәрвакыт кечкенә сәяхәт, ә аңа бөтен сыйныфың белән барганда, ул икеләтә кызыклырак була бара! Татарстан республикасының тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре Идел буе федераль округы проектларында: «IQ ИФО» олимпиадасында, «Балачакны кайтарырга» фестивалендә, «Ватан Геройлары» ИФО проектында һәм Идел буе федераль округының «Гвардеец» программасында, шулай ук Россия җәмгыяте чараларында актив катнашалар. "Белем» һәм «балачак навигаторлары» Бөтенроссия проекты, ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Росдетцентр» ФДБУ тарафыннан гамәлгә ашырыла✨

Монда алар балаларга укол гына ясамый. Куркуларын җиңәргә булыша, әти-әниләрне тынычландыра, ә иң авыр мизгелләрдә өметне сак
Монда алар балаларга укол гына ясамый. Куркуларын җиңәргә булыша, әти-әниләрне тынычландыра, ә иң авыр мизгелләрдә өметне саклап калырга тырыша. Балалар онкоүзәгендә 36 ел эшләүче шәфкать туташы Гөлнара Галләмова нәрсәләр турында сөйли? Тулырак: https://intertat.tatar/news/balalaryna-terak-bulyrga-telap-anilar-caclaren-pelaska-kyra-5880702

🤝Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы Олы Кибәче авыл җирлегендә җирлекнең соңгы 5 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенч
+3
🤝Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы Олы Кибәче авыл җирлегендә җирлекнең соңгы 5 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча гражданнар җыелышы булды. Җыелышта доклад белән авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин чыгыш ясады, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов йомгаклау сүзе белән чыкты.

Болытлы көндә сезгә әз генә җылы кояш нурларын бүләк итәбез🤗☀️
Болытлы көндә сезгә әз генә җылы кояш нурларын бүләк итәбез🤗☀️

8нче сентябрьдә, көндезге 14 сәгать 24 минутта, 129нчы номерлы Саба янгын сүндерү бүлегенә янгын турында хәбәр керә. Шәмәрдән
+2
8нче сентябрьдә, көндезге 14 сәгать 24 минутта, 129нчы номерлы Саба янгын сүндерү бүлегенә янгын турында хәбәр керә. Шәмәрдән авылының Октябрь урамы 14 адресы буенча урнашкан йортның җәйге верандасы яна. Торак йорт һәм башка каралты - кураларга зыян килмәгән. Бина иминиятләштерелгән. Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Карактан кала, уттан калмый, ди халык әйтеме. Зинһар өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, йорт-җирләребезне, сәламәтлегебезне һәм гомеребезне саклап яшик. Сакланганны саклармын, дигән Ходай!

Бу көннәрдә Югары Симет мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашында Югары Симет а
Бу көннәрдә Югары Симет мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашында Югары Симет авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин 2021-2026 елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты, планнар турында сөйләде. Төп докладтан соң очрашу ачык әңгәмә форматына күчте. Халык башлык урынбасарына һәм җирлек җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Расих Закирҗанов һәр проблема буенча тулы аңлатмалар бирде.

Хәерле иртә, Саба! ☀️ Бүген Сабабызда көн болытлы. Көндезге температура +13° градус, ә кичкә таба +7° градуска кадәр төшәчәк.
Хәерле иртә, Саба! ☀️ Бүген Сабабызда көн болытлы. Көндезге температура +13° градус, ә кичкә таба +7° градуска кадәр төшәчәк. Һава басымы терекөмеш баганасының 743 мм тәшкил итә. Җил көньяктан, секундына 2-4 метр. Һәрберегезгә уңышлы көн, яхшы кәеф телибез! Кәефләрегез күтәренке булсын!☺

Кемнәр аңа дәгъва итә ала һәм акчаны ничек алырга? Гариза бирү өчен вакыт аз кала. Тулырак: https://intertat.tatar/news/30-se
Кемнәр аңа дәгъва итә ала һәм акчаны ничек алырга? Гариза бирү өчен вакыт аз кала. Тулырак: https://intertat.tatar/news/30-sentyabr-tatarstanda-gaila-tulavena-gariza-tapsyrunyn-songy-kone-5880703

❗️Хөрмәтле сайлаучылар! Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе бинасында ремонт эшләре ба
❗️Хөрмәтле сайлаучылар! Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, 2483 нче номерлы сайлау участогы вакытлыча Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе бинасына күчерелә. Адресы: Байлар Сабасы ш.т.б., З.Йосыпов ур., 47нче йорт

Алимент, штраф яки башка бурычлар аркасында автомобиль йөртү хокукын вакытлыча чикләргә мөмкин. Әмма барлык очракларда да мон
Алимент, штраф яки башка бурычлар аркасында автомобиль йөртү хокукын вакытлыча чикләргә мөмкин. Әмма барлык очракларда да мондый чара кулланылмый. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zapret-na-vremennoe-lisenie-prav-komu-ne-mogut-ogranicit-pravo-vodit-avto-5928858