ТРК "Саба дулкыннары"
Kanalga Telegram’da o‘tish
"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең официаль каналы. Реклама: 8(84362)2-43-11☎️ Радио "Дулкын" 105,6 FM📻🎧 СабаТВ👉🏻 Чәршәмбе, Җомга 17:30📽📺 Без башка соц. челтәрләрдә: https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group Безнең сайт: www.saba-rt.ru
Ko'proq ko'rsatish1 643
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
-17 kunlar
-1230 kunlar
Postlar arxiv
Repost from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
+6
❕⛽️Внимание всем водителям: прочитайте эти карточки перед поездкой на АЗС
Спойлер: бензин есть.
Напомним, ранее мы разбирали новый социальный тренд под другим углом - ознакомьтесь и с этой подборкой.
@tatmediaofficial | Telegram замедлен, читайте Татмедиа в MAX
+1
Әгәр балтырган пешерсә❗️
❌Бөтен җирдә очрый торган, 2,5-3 метр биеклектәге балтырганның (борщевик), беренче карашка, бернинди зыяны юк кебек. Ул юл кырыенда, бакча артында, алан, урман кырыйларында үсә. Балалар һәм бу үсемлек турында бөтенләй белмәүчеләр өчен бу үсемлек бигрәк тә куркыныч.
Әгәр дә балтырган суты эләксә, нишләргә❓
📌Балтырган тигән урынны кул белән ышкымагыз. Югыйсә, сез аны бөтен тәнегезгә таратачаксыз.
📌Балтырганның үтәкүренмәле, агулы суты тәнгә тиеп, кояш нуры тәэсире астында, тәнне пешерә. Шуңа тизрәк өйгә, бинага керергә кирәк.
📌Балтырган суты тигән урынны кер сабыны белән юып төшерегез, шул урынга составында спирт булган сыекча сөртегез.
📌Шуны истә тотыгыз: сулы кабарчыкны тишәргә ярамый!
📌Киемне алыштыру зыян итмәс, анда балтырган суты, яисә орлыгы калган булырга мөмкин.
📌Хәлегез начарайса, табибка мөрәҗәгать итегез.
+8
🚦Саба районында юл хәрәкәте иминлеге буенча киңәйтелгән комиссия утырышы узды!🚦
Бүген Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендәге комиссиядә Наил Агишев һәм Фәрит Гатауллин катнашты. Монда доклад ясаучылар 6 айга хисап тотты.
⚠️Җәйге сезонда мототехника саны арта, ә балалар арасында аның кулланылуы — аерым борчу чыганагы. Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Марат Гаязов әйтүенчә, күп ата‑аналар фаҗига китерү куркынычы турында уйлап та карамыйча, балаларына мотоцикл, питбайк, скутер һәм квадроцикллар алып бирәләр.
Юлларда игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!🙏
#СабаРайоны #ЮлИминлеге #БезКуркынычЮлларда
+6
Буген Саба муниципаль районы бинасының киңэшмэлэр залында"Юл хэрэкэте иминлеге" комиссиясенең кинэйтелгэн утырышы булып узды. Утырышта сүз юлларда төрле транспорт белэн хэрэкэт иткэндэ куркынычсызлык кагыйдэлэрен саклау,төрле фажигаларга юл куймау, юлларның сыйфатын саклау турында барды.
Утырышны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитэкчесе, "Юл хэрэкэте иминлеге" комиссиясе рэисе М.Р.Кэримов алып барды.
+1
🎊 Сатыш авылында яшәүче Суфия Әбүбәкер кызы Ситдиковага бүген 95 яшь. Аны юбилее белән котлыйбыз!
Ситдикова Суфия Әбүбәкер кызы 1931 елның 14 июлендә Саба районы Сатыш авылында дөньяга килә. Бүгенге көндә 8 онык, 16 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Суфия апа балалары тәрбияседә гомер кичерә.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Сатыш авыл җирлеге. Социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се. казуда. “Авыр сугыш елларында ашарга булмады, басуда кыштан калган бәрәңге, кычыткан, сары чәчәк ашадык. Ипине дә бик аз бирәләр иде” дип сөйли Суфия апа.
Сугыш беткәннән соң, Зеленодолский шәһәренә китә. Анда заводта эшли. Фаезраһман улы Сатыш авылы егете Хатипка кияүгә чыга. Алар тигезлектә 4 бала үстерәләр, бер балалары бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән. Туган авылы
+2
“Карлыган ун елга яшәртә” - дип фаразлый белгечләрКарлыганның иң кызарган, иң тәмлеләнгән вакытында аның көнен билгеләп үтәләр. Карлыганның файдасы турында шушы язмадан укып, белә аласыз👇 🍃Карлыган, эчәклектәге ялкынсыну процессларын киметә. Ә сәламәт эчәклек - яхшы ашкайнату гына түгел, ә нык иммунитет та, чөнки безнең иммун системасының күпчелек өлеше нәкъ менә эчәклектә яши. 🍃Карлыган калий һәм җитен мае кислотасына бай. Беренчесе йөрәк ритмын һәм артериаль кан басымын көйләүдә мөһим роль уйный. Җитен мае кислотасы, үз чиратында, иммунитетны ныгыта, баш миенең эшчәнлеген яхшырта һәм авырлыкны киметергә булыша. 🍃Карлыганда шулай ук С, К, В төркеме витаминнары, минераллар (тимер, магний, бакыр), шулай ук төрле органик кислоталар бар. Шуңа күрә, белгечләр раславынча, кара карлыганны көндәлек рационга кертү гомер озынлыгын ун елга арттырырга мөмкин! (Фотода Эзмә урта мәктәбе укучылары)
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с
Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все
долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное
обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать
контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще
удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку
всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-
59-00
#КонтрактМинобороныРТ
+7
341 наезд за полгода, 19 погибших — снова о безопасности пешеходов в Татарстане
В карточках — свежая статистика, реальные ДТП и правила, которые действительно работают. Листайте и покажите детям.
#БезопасностьНаДорогах #Пешеходы #ГИБДД_Татарстан #ПДД
Хәерле көн барчабызга да! Бүген Сабабызда болытлы һава торышы, көндез +21, кич +17 градус. Урыны белән яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 11 метр тизлектә. Һава басымы терекөмеш баганасының 739 миллиметрын тәшкил итә.
"Саба дулкыннары" сезгә яхшы кәеф, уңышлы эш көннәрен тели!
+1
Шәмәрдән авылында яшәүче Фәхретдинова Сәрия Шәяхмәт кызының 95 яшьлек олуг юбилее белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Сәрия апа!
Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 95 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Ничә яз, җәй, көз һәм кыш-шушы еллар эчендә җилле, давыллы, буранлы, янгырлы көннәрегез дә, кояшлы, аяз, җылы һәм матур көннәрегез дә аз булмагандыр. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне, үз аякларыгызда йөреп, тынычлыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, онык-оныкчыкларыгызга куанып, һәр туган таңга сөенеп яшәгез.
Туган көнегез килеп ишек каккач,
Еллар үтә диеп уфтанмагыз.
Күңелегездә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмәгез.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта,
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Үткән еллар матур гомер дисез
Борчылмагыз узган елларга.
Исәнлекне күбрәк бирсен ходай
Иминлеклэ
26 июнь -1 июль көннәрендә Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында узган «Абилимпикс-2026» чемпионатында Саба районыннан да команда уңышлы чыгыш ясады. Һөнәри осталык ярышларында ветераннарыбыз Илдус Рафиков “Беренче ярдәм” (1 урын), Рифат Рәшитов “Ризык әзерләү” (2 урын) һәм Ленур Биктимеров “Вокал” (4 урын) компетенцияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Бүген батыр якташларыбыз белән “Дулкын” радиосында әлеге чемпионат хакында сөйләштек.
+1
Олы Кибәче авылында гомер кичерүче Хәсәнова Бибикадерия Гомәр кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Бибикадерия апа!
Сезне шушы олуг юбилеегыз белән котлап, сәламәтлек, Аллаһы Тәгалә биргән гомерегезне саулыкта, сызланмыйча, шатлыкта, муллыкта яшәвегезне телибез. Сез дә үзегезнең яшьтәшләрегез кебек үк катлаулы чорның бөтен авырлыкларын, ачлыгын, ялангачлыгын, авыр хезмәтен татып үскәнсез. Яшьтән тормыш арбасын җигелеп тартуыгызга карамастан, авырлыкларга бирешмичә, хеәмәттән тәм, тормыштан ямь табып гомер итәсез.
Утлар,сулар кичтегез,батмадыгыз,
Авыр еллар буйлап атладыгыз,
Бирешмәдегез җилгә,буранга
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Кибәче авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.
+8
Күпфункцияле яңа мәдәният йорты Олы Нырты һәм Завод Нырты авыллары арасында урнашкан. Биредә 100 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханә, спортзал, теннис, бильярд, музей, тренерлар составы һәм балалар түгәрәкләре өчен бүлмәләр булдырылган.
+7
🎉 Бүген районыбызның Олы Нырты авылында күпфункцияле яңа мәдәният йортын ачу һәм аны газга тоташтыру тантаналары үтте. Шулай ук Саба районы Эзмә һәм Шәмәрдән авыллары газ бүлү станцияләре арасында газүткәргеч-закальцовка файдалануга тапшырылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, ҖЧ "Газпром межрегионгаз" җәмгыяте генераль директоры Сергей Густов, ҖЧ "Газпром трансгаз Казан" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов һәм "Газпром межрегионгаз Казань" Акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айдар Таһировлар катнашты. 2,9 км озынлыктагы объект Татарстан Республикасының 2026-2030нчы елларга газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру үсеше Программасы кысаларында төзелгән. Әлеге газүткәргеч кулланучылар өчен газ белән тәэмин ителешне ышанычлы итә һәм Саба районының 200гә якын йорт биләмәсен газга тоташтыру мөмкинлеген арттыра.
Күпфункцияле яңа мәдәният йорты Олы Нырты һәм Завод Нырты авыллары арасында урнашкан. Ике катлы бу бинаның мәйданы 987 кв.метр. Биредә 100 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханә, юыну, киенү-чишенү бүлмәләре булган спортзал, теннис, бильярд, тренерлар составы һәм балалар түгәрәкләре өчен бүлмәләр бар. Объект "Газпром межрегионгаз" хәйрия проекты кысаларыднда сафка баскан. Бинаны газлаштыру өчен 160 метрга якын озынлыкта газ челтәре төзелгән, газ котелы һәм хисаплау приборы урнаштырылган. "Авыл мәдәният учакларын газга тоташтыру белән без биредә эшләүчеләрне һәм рухи ял итәргә килүчеләрне елның һәр фасылында җылылылык белән тәэмин итәбез. Без бу эшне ил буйлап алып барабыз һәм ул дәвам итәчәк", - дип белдерде ҖЧ "Газпром межрегионгаз" җәмгыяте генераль директоры Сергей Густов.
+3
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!
Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.
Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.
Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.
Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.
Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00
#КонтрактМинобороныРТ
🚧 Саба муниципаль районының Шекше авылында юлны асфальтлауга әзерлек бара. Эшләрне җаваплылыгы чикләнгән «МДСУ-1» җәмгыяте башкара. Хәзерге вакытта алар суүткәргеч торбалар салалар.
Җәй кояшлы, җылы көннәре белән сөендерсә дә, яшеннәре куркыта.⚡️ Аннан ничек сакланырга икәнлеген, шушы карточкада күрә аласыз.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклагыз!
+1
💐Оет авылында гомер кичерүче Сабирова Фәния Әхәт кызын 90 яшьлек олуг юбилее белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Фәния апа!
Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, тыныч тормыш, имин көннәр, күңел тынычлыгы телибез.
90 яшь тулды инде, диеп
Уфтанмагыз, бер дә моңаймагыз
Башланмаган дистәләрне башлап
Матур итеп яшәгез, картаймагыз.
Алдагы гомер елларыгызны тынычлыкта, муллыкта, кадерле һәм хөрмәтле
кеше булып, үз аякларыгызда йөреп үткәрегез. Сәламәтлегегез нык, гомерегез озын, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Балаларыгызга, оныкларыгызга терәк булып, аларның кадер-хөрмәтен һәрдаим тоеп, рәхәттә яшәргә язсын сезгә.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Шыңар авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.
