2 767
Subscribers
-324 hours
-267 days
+7230 days
Posts Archive
2 767
Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашуда катнашты
Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу узды. Әлеге очрашу «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында оештырылды.
Ихлас әңгәмәдән торган җылы кичәдә мөфти үзенең балачагы, яшьлек еллары, театр училищесында укуы, сәнгать белән бәйле эшчәнлеге һәм дин юлына килүе турында сөйләде.Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче «Татар студентлары ассоциясе» вәкилләре дә мөфти белән очрашуда катнашты. Әлеге чарада алар хәзрәтнең балачагы, театр белән хатирәләре турында белде, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап тапты.
2 767
Repost from ДәртФест 2024
+5
ДәртФест 2026: тулы программа🕌
1. МУЗЫКА СӘХНӘСЕ
🤩18:10–18:20 — Солтан Сафин
🤩18:20–18:40 — Динар Шәймәрданов
🤩18:40–19:20 — «Рухи моң» дуэты — Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов
🤩19:20–20:00 — Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм «Дөнья» этномузыка төркеме
🤩20:00–21:00 — Мәскәү андалуз ансамбле
Алжир, Сүрия һәм Россия музыкантларын берләштергән иҗади берләшмә. Гарәп илләренең борынгы академик музыкасына нигезләнгән уникаль яшь коллектив. 2020 елда оешканнан бирле ансамбль Россиянең заманча мәдәни мохитендә зур урын алып, төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый.
2. АРТ-ОБЪЕКТ
13:00–21:00 — formate мультимедиа инсталляциясе
3. ОСТАЗХАНӘЛӘР
🤩13:00 — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Исхакова үткәрә торган витраж техникасында рәсем ясау остазханәсе
🤩13:00 — «7 поводов» остаханәсеннән күн белән эшләү буенча «Лалә брелогы» остазханәсе
🤩14:00 — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Исхакова үткәрә торган каллиграфия остазханәсе
🤩14:00 — «7 поводов» остаханәсеннән «Келәм техникасында брелок» остазханәсе
🤩13:00, 15:00 — TATAR by Tubatay рестораныннан өчпочмак ясау буенча остазханә
🤩15:00, 15:30 — «Мехенди» көнчыгыш сәнгате белән танышу. Остазханәне рәссам-педагог Анна Афиногенова үткәрә
🤩15:00, 15:30 — «Чәй өчен үләнле капчык» дәресе. «7 поводов» остаханәсе.
🤩16:00 — «Яулык бәйләү сәнгате» — яулык бәйләүнең төрле ысуллары буенча остазханә
4. ТЕАТР СӘХНӘСЕ
17:00–18:00 — «Дөр» — Марсель һәм Мария Нуриевларның пластик спектакле
5. БАЛАЛАР СӘХНӘСЕ
🤩13:00–17:00 — Балалар өчен аквагрим һәм мехенди
🤩13:00 — «Әллүки» курайчылар студиясе, «Казан» бию ансамбле студиясе, 2нче татар гимназиясенең «Мәрҗән» милли бию студиясе
🤩13:30 — Сабын куыклары тамашасы («Бәйрәм»)
🤩14:00 — Лекторий. Балалар тәрбиясе: мөселман әхлагы мәсьәләләре.
Спикерлар: Рөстәм Хәйруллин, Гөлназ Әхмәтҗанова, Ләйсән Ганиева, Динара Фәйрушина
🤩15:00 — Балалар филармониясе: нәшидләр һәм мөнәҗәтләр
🤩15:30 — Крио-шоу («Бәйрәм»)
🤩16:00 — Лекторий. Балалар тәрбиясе аша традицион гаилә институтын ничек сакларга? Бер нәшрият тарихы.
Спикерлар: Резеда Фәрит кызы Акчурина, Ренат Хәбибуллин.
6. МИЛЛИ ДИЗАЙН-МАРКЕТ
13:00–21:00
2 767
+5
«Йорт» фестивальнең музыкаль программасы белән уртаклашабыз! Онытмас өчен саклап куй!
Фестиваль «Йортлар һәм язмышлар: Вознесенская/Островский урамнары» проекты кысаларында уздырыла. Әлеге проект Татарстан Республикасы Шәһәрләрне үстерү институтының «Күрше. Мирас» махсус проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
2 767
+9
🙂 ПЕЧӘН БАЗАРЫннан фотолар әзер!😍
🙂 Үзегезне таптыгызмы, фотоларыгыз белән бүлешкәндә, ПЕЧӘН БАЗАРЫН билгеләргә онытмагыз.
1нче көннән фотолар;
2нче көннән фотолар.
📸 Фотограф: Диляра Галимова
@tatardesign_official
2 767
Repost from ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
+9
🙂 ПЕЧӘН БАЗАРЫннан фотолар әзер!😍
🙂 Үзегезне таптыгызмы, фотоларыгыз белән бүлешкәндә, ПЕЧӘН БАЗАРЫН билгеләргә онытмагыз.
1нче көннән фотолар;
2нче көннән фотолар.
📸 Фотограф: Диляра Галимова
@tatardesign_official
2 767
6 сентября во дворе Национального музея Республики Татарстан пройдет мини-фестиваль «Йорт». Это заключительное событие большого проекта «Дома и люди: улицы Вознесенская/Островского», посвященного изучению истории Казани через историю одной улицы и людей, которые с ней связаны. Вход на все мероприятия свободный.
«Йортлар һәм язмышлар» проекты берничә ай дәвамында Казанның Островский урамының тарихын, архитектурасын, мәдәни хәтерен һәм бүгенге тормышын өйрәнде. Проект кысаларында экскурсияләр, лекцияләр, дискуссияләр, иҗади чаралар һәм пленэрлар уздырылды. Катнашучылар тикшеренүчеләр һәм рәссамнар белән бергә шәһәр урамына яңа караш формалаштырырга тырышты: урамны бары тик шәһәр мохите генә түгел, ә төрле чорлар һәм кешеләр тарихын саклаган үзенчәлекле архив буларак карадылар.
Проектның соңгы чарасы — «Йорт» мини-фестивале. Фестивальдә белем бирү, тикшеренү һәм иҗади программалар бер мәйданда очрашачак. Ул шәһәр тарихына сәнгать, әдәбият һәм музыка аша яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.
Полная программа фестиваля будет опубликована на сайте музея и социальных сетях. Следите за новостями!
#ЙортФест
2 767
Repost from ИДЕЛ – яшьләр журналы
+8
📰 29-30 августта «Печән базары» фестивалендә «Идел» журналы күчмә редакция оештырды.
Бер көн дәвамында «Идел»нең яшь авторлары — Фирүзә Ибраһимова һәм Азалия Сабитова «Ләчтит» гәҗитен чыгарды. «Печән базары»ның заманча тарихындагы беренче гәҗит бәйрәм кунакларына бик тиз таратылып бетте.
«Ләчтит»тә юмористик репортаж, фестиваль оештыручыларының кызык истәлекләре, чын гәҗиттәгечә белдерүләр һәм хатлар урын алды 🗞
Фото: Диләрә Галимова
2 767
Repost from ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
😎 ПЕЧӘН БАЗАРЫ — 2026 тәмам!
Ике көн бик тиз үтеп китте: җылы очрашулар, яңа танышулар, яңа милли киемнәр, җыр-моң белән истә калыр бу фестиваль! 🫶🏻Ә хәзер икенче көннең иң матур мизгелләрен бергәләп карап китик! ✨ 😎 Киләсе очрашуларга кадәр! @tatardesign_official
2 767
Repost from ИДЕЛ – яшьләр журналы
«Ләчтит». Печән базарында күргәннәрдән...
Ярминкә тәмамланды, «Печән базары»ның заманча тарихындагы беренче гәҗит әзер булды һәм үз укучысын табарга өлгерде!
Күчмә редакция эшенең иң кызыклы мизгелләре - видеода! Ничек сезгә безнең «Ләчтит»?⚡️
2 767
🌊 «Кабан күлләре тарихы һәм аларны савыктыру»
Кабан күлләренең тарихы, бүгенге хәле һәм аларны савыктыру турында сөйләштек✨Очрашуда профессор, биология фәннәре докторы, КФУ кафедрасы мөдире Нәфисә Мингазова катнашты💜 @tatardesign_official
2 767
🌊 «Кабан күлендә 100–200 ел элек ниләр булган?»
Кабан күленең тарихына күз салдык!
Гүзәлия Гыйматдинова белән җылы очрашу узды!
@tatardesign_official
2 767
🌊«Кабан күле белән бәйле риваятьләр һәм язмалар»
Кабан күле серләре һәм аның белән бәйле кызыклы риваятьләр белән танышабыз!✨
Фәнзилә Җәүһәрова сөйли! 💜
@tatardesign_official
2 767
Бүген Татарстан җөмһүрияте кабул ителүгә 36 ел!
🤩 Тарихыбызга горурлык һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Бәйрәм белән, милләттәшләр!
🟢Видеода 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү мизгелләре.
2 767
Карагыз әле, кунакларыбыз нинди матууур 😍
Язылмаган бер кагыйдә бар: Печән базарына милли киемнән килергә дигән✨
Үзегезне таптыгызмы? 🤩
@tatardesign_official
2 767
Repost from ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР
🙂 Бүгенге көннең матур мизгелләре💫
Кабан күле яры бүген җыр-моңга, җылы очрашуларга һәм татар мохитенә тулды ✨
🙂 ПЕЧӘН БАЗАРЫ иртәгә дә дәвам итә! 🫶
@tatardesign_official
2 767
🎶 «Халык җырларын халык җырлый» музыкаль кичәсе
Татар халык җырларын бергәләп җырлыйбыз, сез дә кушылыгыз! 💜
🎤Рәдиф Кашапов — алып баручы; 🎼 Азалия Минебаева — җырлый; 🪗 Зариф Закиров — баян; 🎹 Айдар Ниязов — клавишлар; 🎸Булат Шәйми — гитара.🎤Бу кичәдә төп башкаручы — сез! @tatardesign_official
