fa
Feedback
ТАТФОРУМ

ТАТФОРУМ

رفتن به کانال در Telegram

Татар яшьләре яңалыклары

نمایش بیشتر
2 703
مشترکین
-124 ساعت
-37 روز
-3430 روز
آرشیو پست ها
Repost from N/a
Подкастның икенче ачык съемкаларына чакырабыз! Приглашаем на вторую открытую съемку подкаста🦋 Кыскасы: ике кунак, бер фамили
Подкастның икенче ачык съемкаларына чакырабыз! Приглашаем на вторую открытую съемку подкаста🦋 Кыскасы: ике кунак, бер фамилия һәм... татарча нишевый сәхифәләр. Кунакларым — Рәмис абый Латыйпов һәм аның кызы Айгизә Латыйпова. Монда темаларны да билгелисе түгелдер, просто килегез, карагыз! Теркәлү — сылтама буенча. Вкратце о съемках: два гостя, одна фамилия и... татарские нишевые блоги. Мои следующие гости — папа и дочь Рамис и Айгиза Латыповы. Будем говорить не только о блогинге, но и воспитании, рекордном муравейнике в Гиннессе, профессии. Нужна регистрация. ✨ 2 август 18:00 🖼️ Мәскәү базары / Московский рынок (беседка со стороны ул.Энергетиков) Ачык яздыру «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында уза. «Күрше. Мирас» — ТР Рәисе ярдәмендә ТР шәһәрләрен үстерү институты гамәлгә ашыра торган «Күрше» фестиваленең бер өлеше.

1–2 август көннәрендә Казанда «ТАРИХ ФЕСТ» тарихи фестивале узачак! Ике көн дәвамында кунакларны Идел буе Болгар дәүләте, Алт
1–2 август көннәрендә Казанда «ТАРИХ ФЕСТ» тарихи фестивале узачак! Ике көн дәвамында кунакларны Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына багышланган бай мәдәни-белем бирү программасы көтә. Фестиваль кысаларында галимнәр һәм медиа-авторлардан лекцияләр, музей экспозицияләре, перформанс, иммерсив һәм авторлык экскурсияләр, концертлар, тарихи дефиле, квиз һәм һөнәрчеләр ярминкәсе узачак. Чара Татарстан Республикасы Милли музее территориясендә (эчке ишегалды, җәйге сәхнә һәм музей заллары) үтәчәк. «ТАРИХ ФЕСТ»ны Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Миллиард.Татар» медиапроекты оештыра. Проектның партнёрлары: «Тархан» һәм «ТН-Мирас». 📎Фестиваль программасы һәм тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tatmuseum.ru/events/tarikh-fest-2026/

Казанда «Зуля Камаловага багышлау» трибьют концерты узачак! 8 нче август көнне 19:00 сәгатьтә Казанда Татарстанның атказанган
Казанда «Зуля Камаловага багышлау» трибьют концерты узачак! 8 нче август көнне 19:00 сәгатьтә Казанда Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы һәм этно-музыкант Зуля Камалова иҗатына багышланган «Зуля Камаловага багышлау» трибьют-концерты узачак!
Зуля Камалова — татар музыкасын дөньяга таныткан иң әһәмиятле артистларның берсе. Ул татар халык музыкасына заманча яңгыраш биреп, аны халыкара сәхнәләргә чыгарды һәм бүген дә аның иҗаты яшь буын музыкантларын яңа эзләнүләргә илһамландыра.
Концертта татар инди- һәм этно-сәхнәсенең танылган вәкилләре, популяр башкаручылар, шулай ук махсус кунаклар — Геннадий Лаврентьев һәм Марат Taturas чыгыш ясаячак. Алар Зуля Камалова репертуарындагы җырларны үзләренең яңача интерпретациясендә тәкъдим итәчәк. Проект концерт белән генә чикләнми, аның кысаларында шулай ук лекция (паблик-ток) һәм проект презентациясе дә узачак.

Яңа курс! Икътисад һәм мәдәният: чынбарлык һәм хыяллар 1. Заманча татар мәдәниятендә милли тәңгәллек 👩‍🦰Гөлназ Бәдретдин, сәнгать белгече, «Печән базары» фестиваленә нигез салучы 2. Татарлык һәм упкын: милләт вә миллияткә бер караш 🧑‍🦰Илдар Шәфыйков, бәйсез тикшерүче, үзэшчән 3. Татар музыкасын ничек үзгәрткәннәр һәм тәкъдим иткәннәр: 1970-2020 нче еллар тәҗрибәсе 🧑‍🦰Рәдиф Кашапов, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, «Yummy Music» лейблының креатив директоры 4. Дискуссия. Татар кешесе базарда: сатып алучы нәрсә өчен түли? 👩‍🦰🧑‍🦰Катнашалар: Илдар Әюпов, Гөлназ Бәдретдин, Резедә Әгълиуллова, Регина Ягъфәрова. Модератор — Рәдиф Кашапов.

پیام ویدیو00:10

پیام ویدیو00:11

Бүген безнең «Мирас» аланында кунакта Татар яшьләре форумының җаваплы сәркәтибе Эльмира апа Валиева Һәм Бөтендөнья Татар яшьләре форумы активисты Алинә апа Фалахова❤️

Казанда татар мәдәнияте турында «Tartaria: милләт коды» очрашулар циклы башланды Проектның максаты – мәдәниятне традицион тар
Казанда татар мәдәнияте турында «Tartaria: милләт коды» очрашулар циклы башланды
Проектның максаты – мәдәниятне традицион тарихи күзлектән генә түгел, ә көнкүреш, символлар, гореф-гадәтләр, әйберләр һәм аларның мәгънәләре аша ачу.
Очрашулар кысаларында татар мәдәнияте җиде төрле юнәлештә тикшерелә: йорт, әйбер, бизәк, фольклор образы, музыка, кулъязма һәм шәһәр. Программаның кураторы булып тарихчы, мәдәният белгече Энже Дусаева тора. Циклның беренче очрашуы 8 июльдә узды. Ул «Мәдәният хәтере буларак музыка» темасына багышланган иде. Алда тагын алты очрашу көтелә:
🌿
16 июль – «Архетиплар һәм образлар: татар фольклорын сәнгатьчә үзләштерү».
Спикер: сәнгать белеме кандидаты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән укытучысы Светлана Авдошина.
🌿
22 июль – «Дөнья моделе буларак йорт».
Спикер: язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова.
🌿
12 август – «Татар шәһәр кешесе: кем ул?».
Спикер: тарихчы Илдар Шәфыйков.
🌿
19 август – «Китап һәм кулъязма: татарлар дөньяны ничек саклаган һәм күчереп язган».
Спикер: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.
🌿
26 август – «Текст буларак әйбер: хәтерли торган әйберләр — сандык, самовар, сөлге, көзге, китап».
Спикер: Алия Салихова (КФУ, Муллин йорты).
🌿
17 сентябрь – «Хат кебек бизәк: татар орнаменты һәм визуаль хәтер».
Спикер: Елена Гущина (КФУ).
📎Әлеге очрашучыларда теләгән һәркем катнаша ала.

Салих Сәйдәшев музеенда винил атнасы дәвам итә 💿 Бүгенге кичә «миньоннар» һәм «сыек пластинкалар»га багышланачак. Музей ишег
Салих Сәйдәшев музеенда винил атнасы дәвам итә 💿 Бүгенге кичә «миньоннар» һәм «сыек пластинкалар»га багышланачак. Музей ишегалдында Рымбаеваны, Магомаевны, Ленинны, аз танылган башкаручыларны, шулай ук сирәк очрый торган татар һәм башкорт музыкасын да тыңларбыз, фикер алышырбыз. «Матур музыкадан тыш, Айгөл Усмановадан күп төрле тәмлүшкәләр көтә», – диделәр оештыручылар.
Башлана: 18:30 сәгатьтә 📍Адресы: Горький урамы, 13 🎫 Бәясе: 300 сум. Билетларны моннан алып була.
13-19 июль көннәрендә музей ишегалдында винилга багышланган берничә чара үткәрелә. Программада төрле жанрдагы кичәләр бар, һәркем үзенә кызыклысын таба ала.
🎶
15 июль, 18:30 – «Шүрәле. Балачактан өлкәннәр тарихы»
Куратор
Александра Елагина. 400 сум.
🎶
16 июль, 18:30 – «ГрамПерформанс»
Грампластинкалар астында хореография перформансы. Куратор
Альбина Ногманова. 300 сум.
🎶
17 июль, 18:30 – «Сәйдәшев кунак бүлмәсе: музыка, дуслык һәм мәхәббәт»
Дресс-кодлы, чәй эчүле һәм вальслы иммерсив кичә. Кураторлар
Исмаил Сафиулов, Зәрринә Азимова. 1000 сум.
🎶
18 июль, 18:30 – «Әти-әниләребезнең «ниша»лы 90нчы еллары»
Стриминглар булмаган чорда өйдә нәрсә тыңлаганнар? Куратор
Элина Ситдикова. 300 сум.
🎶
19 июль, 20:30 – Ретро-дискотека
Бу кичне ВИА башкаруындагы хитларга биибез. Куратор
Ләйсән Миңлебай. 500 сум.
🚩Шулай ук музей винил проигрывательләр ясау буенча мастер-класслар да оештыра (5-10 кешелек төркемнәр өчен). Катнашырга теләгәннәр алдан язылырга тиеш.

🎶 16 июля приглашаем вас на летний концерт «Музыка нашей улицы»! 📍 Двор Дома татарской книги (ул. Островского, 15) Этот муз
+1
🎶 16 июля приглашаем вас на летний концерт «Музыка нашей улицы»! 📍 Двор Дома татарской книги (ул. Островского, 15) Этот музыкальный вечер откроет новый культурно-исследовательский проект «Күрше. Мирас», посвященный истории и памяти одной из старейших улиц Казани. В программе: 🎤 открытый микрофон 🎵 живая музыка 🤝 теплые встречи ✨ особая атмосфера летнего двора Приходите провести вечер вместе, услышать истории улицы и стать частью большого проекта по сохранению культурного наследия города. 🕡 Начало в 18:30 🎟 Вход свободный 🎶 16 июльдә сезне «Безнең урам көе» җәйге концертына чакырабыз! 📍 Татар китабы йорты ишегалды (Островский ур., 15) Бу музыкаль кичә Островский урамының тарихына һәм мәдәни хәтеренә багышланган «Күрше. Мирас» мәдәни-тикшеренү проектына старт бирәчәк. Программада: 🎤 ачык микрофон 🎵 тере музыка 🤝 җылы очрашулар ✨ җәйге кичнең күңелле мохите Бергәләп урам тарихын яңача ачыйк һәм шәһәр мирасын саклау проектының бер өлеше булыйк! 🕡 Башлана — 18:30 🎟 Керү ирекле.

Күпләргә таныш булган Leylek проекты мобиль кушымта гына түгел, ә тулы веб-сайт буларак эшли башлады. Яңартылган версиядә сез
Күпләргә таныш булган Leylek проекты мобиль кушымта гына түгел, ә тулы веб-сайт буларак эшли башлады. Яңартылган версиядә сезне күп кенә яңа мөмкинлекләр көтә: ❤Исемнәр сүзлеге.
Биредә татар исемнәренең зур каталогы бирелгән.
Исем карточкалары.
Һәр исемгә аерым карточка булдырылган, анда исемнең мәгънәсе, характеристикалары һәм башка файдалы мәгълүматлар тупланган.
Исемнәрне чагыштыру.
Сез ике исемне янәшә куеп, аларның аермаларын һәм үзенчәлекләрен чагыштыра аласыз.
Яңартылган эзләү.
Хәзер исемнәрне аларның мәгънәсе буенча да эзләү мөмкинлеге бар, шулай ук эзләү системасына яңа исем сыйфатлары өстәлде.
Сакланган исемнәр.
Үзегезгә бигрәк тә ошаган исемнәрне саклап кую өчен махсус функция барлыкка килде.
Көн исеме.
Һәр көн өчен аерым исем тәкъдим ителә.
Тагын бер мөһим яңалык — Leylek хәзер өч телдә эшли: татарча, русча һәм инглизчә. Үзегезгә уңайлы булган телне сайлый аласыз. Leylek тулысынча бушлай һәм ачык проект.
Әгәр Leylekнең үсешенә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, донатлар аша ярдәм итү мөмкинлеге бар.
Т-Банк
,
Boosty
яки криптовалюта аша күчерергә мөмкин.
📒Сезнең ярдәмегез проектка яңа мөмкинлекләр өстәргә һәм татар IT-проектларын үстерергә зур этәргеч бирәчәк. Сайтны https://www.leylek.tatar адресы буенча карап була.

Шулай ишетелә биииит🤪

Бүген безгә кунакка Ванкуверда (Канада) яшәүче танышыбыз Николай килде. Николай быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланы
Бүген безгә кунакка Ванкуверда (Канада) яшәүче танышыбыз Николай килде. Николай быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тюркология юнәлеше буенча магистратураны тәмамлады. Үзе тумышы белән Иркутск шәһәреннән, әнисе татар, Канадага күченеп киткәненә инде 24 ел узган. Татар телен «Ана теле» онлайн мәктәбендә өйрәнгән, киләчәктә телне тагын да камилләштерергә һәм фәнни эшчәнлеген дәвам итәргә тели.

«Әлиф битләре»: «Әлиф»тән җәйге китап челленджы 📚 Уфаның «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге «Әлиф битләре» д
«Әлиф битләре»: «Әлиф»тән җәйге китап челленджы 📚 Уфаның «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге «Әлиф битләре» дигән җәйге китап челленджына кушылырга чакыра. Бу нәрсә
Проект кысаларында кызыклы һәм танылган шәхесләрдән аларга бигрәк тә каты тәэсир иткән китаплар турында сораштырганнар. Нәтиҗәдә, «Әлиф битләре» дигән китаплар исемлеге төзелгән.
Бик тиздән «Әлиф» каналында тулырак серияле постлар чыга башлаячак: биредә әлеге сораштыруда катнашкан уфалылар үзләре сайлаган китапны ни өчен укырга кирәк дип санауларын аңлатачак. Ничек катнашырга
▸ «Әлиф битләре» исемлегеннән ким дигәндә БЕР китап укыгыз. ▸ Социаль челтәрләрегездә яки
каналдагы
постлар астында комментарийләрдә укылган әсәргә карата фикерегез белән бүлешегез, пост ахырында #СтраницыАлифа хэштегын куярга онытмагыз. Әлеге әсәр сездә нинди уйлар, хисләр уятты? Пост астына китапның фотосын яки үзегезнең укып утырган чакта төшкән фотогызны да беркетсәгез була.
📍
Тәкъдим ителгән исемлектән күбрәк китап укыган саен, бүләкләр оту мөмкинлеге да арта.
Катнашучыларны нинди бүләкләр көтә❓ ❤Йомгаклау постында искә алынып, барлык актив катнашучыларга «Әлифнең җәйге укучысы» исеме биреләчәк. ❤Иң матур, төпле рецензия авторларын Уфаның билгеле шәхесләре кулыннан призлар һәм «Әлиф» иҗтимагый киңлегеннән махсус бүләкләр көтә. 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 Катнашыйк, җәйне әдәби дулкыннарда үткәрик 📚

«Абага чәчәге» проектының рәсми сайты барлыкка килде
Әлегә сайт яшүсмерләргә һәм мәктәп укучыларына комикс сәнгате аша креатив һөнәрләр белән танышырга, үзләренең иҗат потенциалын ачарга ярдәм итә.
Проект кысаларында веб-комикслар гына түгел, ә махсус профориентацион мастер-класслар да оештырыла.
Аларда катнашучылар комиксларның ничек барлыкка килүен өйрәнә, рәсем техникалары белән таныша һәм иҗат юнәлешендәге һөнәрләр турында күбрәк белә ала.
Проект эшчәнлеге белән веб-сайт аша танышырга мөмкин. Комикслар ясау буенча остаханәгә дә биредә язылып була.

Телисеңме безнең белән🏐

«Яр буенда биюләр» Оренбургтагы Урал елгасы яры бәйрәм мәйданына әверелгән. 🧑‍🦰👩‍🦰«BERGӘ» Оренбур яшьләр оешмасы шушы көн
+4
«Яр буенда биюләр»
Оренбургтагы Урал елгасы яры бәйрәм мәйданына әверелгән.
🧑‍🦰👩‍🦰«BERGӘ» Оренбур яшьләр оешмасы шушы көннәрдә җырлы-биюле кичләр оештыра. Биредә татар милли биюләре буенча мастер‑класслар, халык уеннары, бию импровизациясе, җыелма биюләр һәм халык көйләре баянда янгырый. Шәһәр халкы өчен бу яңарыш булган: күп кешеләр җыелган, кичәнең уртасында ук:
«Киләсе мондый чара тагын кайчан булачак?» – дип сорый башлаганнар.
Киләсе «Яр буенда биюләр» 26 июль көнне 19:00 сәгатьтә булачак. 📍Җыелу урыны: Урал елгасы яр буе (җәяүле күпер янында).

Repost from N/a
🚀🇺🇳 anobject.tatar яңартылды! Соңгы өч көн эчендә без проектны тулысынча яңарттык. Бу яңарту тышкы күренешкә генә түгел, ә
🚀🇺🇳 anobject.tatar яңартылды! Соңгы өч көн эчендә без проектны тулысынча яңарттык. Бу яңарту тышкы күренешкә генә түгел, ә каталогның эшләвенә һәм проектлар белән идарә итүгә дә кагыла. 📚 Каталог яңарды • Яңа проектлар өстәлде, хәзер каталогта 76 татар IT-проекты бар. • Иске, актуаль булмаган, яә хәзер яңартылмый торган проектлар алып куелды. • Һәр проектның үз логотип-сүрәте бар. • Карточкалар тулырак булды, уңайлы пагинация өстәлде. • «Иң яңа» һәм «Иң популяр» проектларны карап була. • Лайклар һәм караулар саны системасы. 🪪 TatarID • Email аша авторизация. • Бөтен MslmTatSoft проектлары белән уртак аккаунт. 💖 Проектны хуплау һәм спонсорлар Т-Банк, Boosty һәм криптовалюталар аша проектны хуплау мөмкинлеге өстәлде. Спонсор буларак, сезнең проект anobject.tatar сайтының баш битендә иң беренче күрсәтеләчәк. Бу проектыгызга күбрәк күренүчәнлек һәм шул ук вакытта татар IT-проектларны үстерүгә үз өлешегезне кертергә мөмкинлек бирәчәк! Безнең проект тулысынча бушлай. Әгәр аның үсешенә кечкенә генә донат белән ярдәм итсәгез, без бик шат һәм рәхмәтле булыр идек! 💚 [RU]

Вчера мы раскрыли карты: нашим гостем стала Гульназ Бадретдин! ✨ Беседа получилась искренней и наполненной. Главной темой наш
Вчера мы раскрыли карты: нашим гостем стала Гульназ Бадретдин! ✨ Беседа получилась искренней и наполненной. Главной темой нашего разговора стал фестиваль татарской культуры «Печән базары». Мы погрузились в самые истоки его зарождения. Конечно же, мы не могли обойти стороной и личные истории Гульназ. Она поделилась тем, кто стал ее проводником в мир татарской культуры, открыв ей новые смыслы. Мы также затронули важные темы идентичности и поиска себя. Как сохранить традиции, чтобы они не превратились в музейные экспонаты, а жили, дышали и вдохновляли нас сегодня? Гульназ поделилась своим видением такого актуального вопроса. Наш разговор коснулся и мира театра, современных постановок и, конечно же, будущего театрального искусства. А еще мы поговорили о важности составления родословной, о том, как знание своих корней помогает нам лучше понять самих себя и свое место в этом мире. 🔥Главный вывод, который мы сделали из этой беседы, прост, но очень важен: история — это не просто набор фактов. Это наша опора, наш фундамент. Чтобы уверенно говорить о своей культуре, чтобы чувствовать ее глубину и красоту, необходимо знать, откуда ты родом. 🎧Приглашаем вас послушать нас и Гульназ на любой удобной платформе по ссылке: https://tn-nasledie.mave.digital/ep-28 Подписывайтесь на нас: ВКонтакте | MAX Проект реализуется при поддержке «ТН-Наследие».

Безнең Райнур бер атнада 2 рейтингка эләкте! 🤩«БИЗНЕС ONLINE» басмасы төзегән еллык рейтингта Райнур 30 яшькә кадәрге иң пер
+1
Безнең Райнур бер атнада 2 рейтингка эләкте! 🤩«БИЗНЕС ONLINE» басмасы төзегән еллык рейтингта Райнур 30 яшькә кадәрге иң перспективлы яшьләр исемлегенә кергән. Аның турында язучылар:
«IT өлкәсеннән иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә күчкән бу егеттә ике юнәлештә дә зур потенциал бар», – дип билгели.
🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩 🤩Ә «Inkazan» басмасы уздырган халык тавыш бирүендә Райнур 20,8% тавыш җыеп, икенче урынны яулаган.
Беренче урында «Рубин» футболчысы Илья Рожков, өченчедә исә КФУ аспиранты Анастасия Витвицкая.
Райнурны чын күңелдән котлыйбыз 🔥